Туган көнең белән, әнием (кышта туганнарга)

Принтерга
(7 тавыш, уртача 2.86 )

Син бит әни, яшәешнең яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә, бер үк исән сау бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

 

Шатлык куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

 

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

 

Син бит, әни, безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле, якын кешебез.

 

Еллар уза диеп моңсуланма,

Гел яшьлектә калсын күңелең

Шатлыкларга күмелеп, безнең белән

Гөрләп үтсен калган гомерең.

 

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,

Кояш бирсен наз һәм яктылык.

Балаларың, оныкларың сиңа

Китерсеннәр иде гел шатлык.

 

Гомерләрнең кадерләрен белеп

Яшә әле җирдә куанып.

Сәламәт бул, борчу–хәсрәт күрмә,

Тормышларың торсын нурланып.