Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Алдагы ай Алдагы көн Киләсе көн Киләсе ай
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Хәлим Җәлалов – артист Download as iCal file
Якшәмбе, 27 Апрель 2014Караулар : 13130

Хәлим Бәдри улы Җәлалов – Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (1992).

Хәлим Җәлалов Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.

1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков (һ.б.) кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г.Камал исемендәге академия театрында эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М.Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка танылды.

Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home