Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Алдагы ай Алдагы көн Киләсе көн Киләсе ай
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мәҗит Рәфыйков – язучы, Бату Мулюков – композитор Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 17 Апрель 2014Караулар : 13672

Мәҗит Рәфыйков – татар язучысы, шагыйре.

Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җиде сыйныф белем алгач, күрше авылдагы урыс мәктәбендә укый, 1940-1942 елларда Оренбургта фельдшерлык-акушерлык мәктәбен тәмамлый. 1943 елда ул хәрби-пехота училищесына укырга җибәрелә, ә аннан соң фронтка китә, сугышларның берсендә каты яраланып, инвалидлыкка чыга, хәрби хезмәттән азат ителә. Шуннан соң ул туган төбәгендә фельдшерлык вазифалары башкара.

1944 елдан М. Рәфыйков Башкорт дәүләт педагогика институтында, аннары Казан университетының рус филологиясе факультетында укый. Биредә укыганда нахак гаеп белән кулга алына, 1950-1955 елларда Иркутск өлкәсендәге лагерьларда сөргендә була. Аннан кайткач, Татарстан китап нәшриятында һәм “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакцияседә эшли.

М. Рәфыйков, үзенең иҗат юлын шигърияттән башласа да, соңрак проза һәм тәрҗемә өлкәсендә зур эшләр башкара. Аның “Илһам авазы”, “Сиңа ничә яшь?” һәм “Су башы” дигән проза китаплары дөнья күрде. Ул татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте. Татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре (Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Н.Дәүли, Хәсән Сарьян һ.б. әсәрләре) аның тәрҗемәсендә русча басыла. Шулар арасында Ш.Камалның – “Матур туганда”, Н.Дәүлинең – “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион”, Х.Сарьянның “Әткәм һәнәре” кебек әсәрләре бар. Аның үз әсәрләре дә рус телендә үзенең тәрҗемәсендә басылып чыкты.

Мәҗит Рәфыйков 1988 елда вафат булды.

 

Бату Гатаулла улы Мулюков – күренекле татар композиторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

1928 елның 17 апрелендә Үзбәкстандагы Байсун авылында укытучы гаиләсендә туа. Озакламыйча аларның гаиләсе Оренбургка күчеп килә. Бату кечкенәдән музыкага тартыла, баянда, скрипкада, рояльдә уйнарга өйрәнә.

1948 елда Б. Мулюков Оренбург музыка училищесына укырга керә. 1949 елда Бату Оренбургка концерт белән килгән Салих Сәйдәшев белән очраша һәм аның тәкъдиме белән Казанга укырга килә. Ул музыка белемен башта Казан музыка училищесында, аннары Казан дәүләт консерваториясендә ала. 1957 елда консерваторияне тәмамлагач, актив иҗат эшчәнлеге башлана. Төрле мәктәпләрдә хор коллективларының җитәкчесе буларак, аның иҗаты бу вакытта хор өчен җырлар белән бәйләнештә, ул үз тәҗрибәсендә хорның закончалыкларын, тавышның җырлау мөмкинлекләрен белеп җиткерә. Нәтиҗәдә аның “Ел фасыллары”, “Татарстан” кантаталары языла. Бу елларда ул “Бәйрәм увертюрасы” һәм симфоник оркестр өчен Татарстан нефтьчеләренә багышланган “Хезмәт турында поэма”сын иҗат итә. Аның ике сюитасы, романслары һәм тынлы оркестр өчен маршлары, балалар өчен инструменталь һәм вокаль әсәрләре барлыкка килә. М.Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча эшләнгән “Мәхәббәт өчен җаза” операсы республиканың музыка-театр тормышында күренекле вакыйга була. Бу әсәре өчен автор һәм спектакльне куючы төркем 1984 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Композиторның соңгы эшләреннән “Тукай” ораториясе һәм “Сөембикә” (Н.Ханзафаров либреттосы) операсын күрсәтергә була. Б.Мулюков 40 елдан артык гомерен музыка иҗатына багышлый, төрле музыка жанрларында нәтиҗәле эшли. Ул ике опера, зур хор, симфоник һәм тынлы оркестр өчен әсәрләр, халык уен кораллары оркестры әсәрләре авторы. Композиторның иҗат мирасы шулай ук камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләрне үз эченә ала.

Б. Мулюков 25 елдан артык үзенең иҗат эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә педагогик эш белән уңышлы рәвештә бергә бәйләп алып бара.

 

Музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен композиторга Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Бату Мулюков 1999 елның 25 октябрендә вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home