Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Шәхси үсеш турында 25 дөреслек

E-mail Принтерга pdf
(8 тавыш, уртача 4.13 )

Диплом сезгә яхшы эш табарга ярдәм итәр, тик ләкин шәхси үсеш кенә сине чын-чынлап баетачак. Ә түбәндәге 25 кагыйдә бу юлда ярдәмче булыр.

1. Алган белем үсеш дигән сүз түгел, иң мөһиме – аларны куллана белү.
2. Эш белән тәэмин ителмәгән яхшы фикер – начар фикер.
3. Мөмкинлекләрне эзләргә түгел, ә тудырырга кирәк.
4. Кеше гомеренең 10% көтелмәгән хәлләрдән, ә калган 90% -- кешенең шуларга ничек итеп җавап бирүеннән тора.
5. Беркайчан да соңартмагыз – бүген башламаган эшне иртәгә бетереп булмый.
6. Планнарыгызны тормышка ашыру өчен иң яхшы шартларны көтеп тормышыгызны уздырмагыз.
7. Иртәгәсе уңышың бүгенге эшеңнән тора.
8. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Еш кына алар иң кирәк вакытта пәйда була.
9. Тәртип ул иң зур теләкләрегезне шушы минут теләкләренә алыштырып яшәмәс өчен кирәк.
10. Юл авыррак булган саен ахырында зуррак уңыш көтәр.
11. Катлаулы заманалар мәңгегә түгел, ләкин кеше үзе барысын да катлауландыра икән – бу мәңгегә.
12. Бик күп уңышлы кешеләр уңыш казанганчы күп кенә уңышсызлыкларга дучар булган.
13. Бер кешедә уңышлы булып тумый.
14. Дөньяда без белмәгән әйберләр бихисап.
15. Кимчелекле план аның бөтенләй булмавына караганда хәерлерәк.
16. Башта “әйе” диеп җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Бу сезнең тормышыгызны төрләндерер һәм максатыгызны табарга ярдәм итәр. Аннары соң “юк” дип җавап бирергә өйрәнергә кирәк: барлык артык әйбердән баш тартып максатыңа ирешер өчен.
17. Ничек кенә булмасын, сез бары тик бер генә кешегә эшлисез – үзегезгә. Иң мөһиме, белергә: сез нәрсә сатасыз һәм кемгә?
18. Безнең барыбызның да көчле якларыбыз бар. Кемдер булдыралганны сез эшли алмассыз һәм киресенчә.
19. Мең начар фикер тудырмыйча яхшысын тудыралмассың.
20. Эшле һәм эшлекле – икесе ике нәрсә.
21. Уңышлы һәм бәхетле булу – икесе ике нәрсә.
22. Һәрбер очрак та сайлау мөмкинлеге бирә.
23. Уңыш – ул башкалардан түгел, ә үз-үзеңнән өстен булу.
24. Тормышта теләсәң кем булыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
25. Сезнең бәхетле булырга хокукыгыз бар. Бу хокукны куллану бары тик сезнең үзгездән тора.

Оригинал: hacklive.ru

Тәрҗемә: Тазбаш

 

 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Блог Мәкаләләр Шәхси үсеш турында 25 дөреслек