Ураза (Рамазан)

Принтерга
(102 тавыш, уртача 3.58 )

Кыскача

Ураза тоту – таң атканнан башлап кояш батканчыга хәтле ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан, начар сүзләрдән, начар уйлардан тыелып тору.

Таң ату вакыты (утренние сумерки) – иртәнге намаз (аль-фаджр) вакыты,

Кояш бату вакыты (закат) – ахшам намазы (аль-магриб) вакыты.

Сәхәргә ният кылу: «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри рамәданә минәл фәҗри иләл мәгриби халисән лилләһи тәгалә». Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен ихлас белән ният кылдым таң вакытыннан башлап, кояш батканчы Рамазан уразасын тотарга.

Авыз ачу һәм дога кылу: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү фәгъфирли йә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү». Мәгънәсе: Әй, Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен генә тоттым, Сиңа гына иман китердем, Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да гафу кыл.


 

Ураза тотканда рөхсәт ителгән һәм тыелган нәрсәләр

Ураза тотканда тыела:

1. Ашау-эчү;

2. Җенси якынлык кылу;

3. Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;

4. Мунчага кереп озак утыру;

5. Суга чумып коену;

6. Тәгам вә сагыз чәйнәү;

7. Ифтарсыз ике көн тоташ ураза тоту;

8. Авыруы артачагын белә торып ураза тоту.

 

Ураза тотканда рөхсәт ителә:

1. Сатып алыначак малны татып карау;

2. Күзгә дару салу, сөрмә тарту;

3. Балага ризык чәйнәп бирү;

4. Мыек вә иренне майлау;

5. Тешләрне пакълау (пастасыз хәерлеләк);

6. Кан алдыру;

7. Сөлек салдыру;

8. Комган белән госел коену;

9. Мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү.

10. Әз генә косу.

11. Йоклап алу.

12. Авызны су белән чайкап алу.

13. Теш арасына кысылып калган, борчактан кечкенә бер аш кисәген йоту.

14. Медицина ягыннан мәҗбүр булган вакытта тамырга, тәнгә, инъекция куйдыру.

15. Хуш исләр иснәү.

16. Ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу.

17. Дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка кую.

 

Ураза кемнәргә тиеш түгел?

1. Авыру яки мосафир кешегә;

2. 7 яшькә хәтле балаларга;

3. Хатын-кызның күрем көннәре яки нифас (бала тапканнан соң 40 көн) булса;

4. Йөкле яки бала имезә торган хатын-кыз үзенә яки баласына зарар килүдән курыкса;

Шушы гамәлләр сәбәпле калган ураза Рамазан ае беткәннән соң каза кылыныр.

 


Рамазан ае турында

Ураза хиҗри календарь буенча бер ай – Рамазан ае буе тотыла. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аеның беренче көненнән башлап Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү фарыз. Фитр сәдакасының күләме 3260 грамм хөрмә яки 3260 грамм арпа (гадәттә диния назәрәте аның акчалата күләмен билгели).

Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.

Бер кешенең ялгышлык белән бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки онытып ашаса яки су эчсә, уразасы бозылмый.

Ураза бәйрәме – Рамазан аеның тәмамлану уңаена багышланган җәмәгать белән кылына торган бәйрәм, ике рәкәгать бәйрәм намазын (Гает намазын) уку белән билгеләнә.
Ураза вә Корбан бәйрәм намазларының укылуы – динебездә важиб эшләрдән санала.
Бәйрәм намазлары беткәч, мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, хәерле теләкләр телиләр. Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш чыгып ярты сәгать чамасы вакыт үткәннән соң укыла.

Кадер кичәсе – Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәдне (салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

“Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә”

“Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе?”

“Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк”

“ Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр ( җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә”

“Тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә”.

Коръән, 97 нче сүрә.