Сабантуй

Принтерга
(22 тавыш, уртача 4.41 )

Сабантуй (сабан –  плуг,  туй – свадьба,   ягъни сабан туе – свадьба плуга, сабан бәйрәме мәгънәсендә) – искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы әлеге бәйрәмнең тарихы  бик борынгы төрки бабаларыбызга барып тоташа. Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан әрчелеп язгы кояшның җирне җылыткан беренче нурлары белән бергә үткәргәннәр. Ул иң элек  хәвеф-хатәрсез генә җирдән мул уңыш җыеп алуны ялваруны хәтерләткән йолалардан, җиргә корбан бирүдән, аш-су хәстәрләүдән гыйбәрәт булган.  Тора-бара чорлар, тарихи вакыйгалар йогынтысында бәйрәмнең уздырыу вакыты, структурасы үзгәреш кичерсә дә асылдагы мәгънәсе, эчтәлеге, әһәмияте: халыкны бер мәйданга җыеп, берләштереп күңел ачуы, көч сынашуы – үзгәрешсез калган. Йөгереш, ат чабышы, көрәш, капчык сугышы кебек ярышларны уздыруны ата бабаларыбыз буыннардан буынга күчереп, саклап килгәннәр.

Казан ханлыгы чорында Сабантуйның иң массакүләм, зур бәйрәм булганлыгы билгеле.

Егерменче гасыр башында бу бәйрәмне кыр эшләре башланганчы түгел, ә чәчү, сабан тәмамлангач уздыра башлыйлар. Ул татар, башкорт, чуваш  халыкларында уен-ярышлар белән бер рәттә халыкның милли җыр-биюләре, этник фольклоры мәдәни чарасы бер мәйданга җыелган бәйрәм төсен ала.

1990 елда Сабантуй закон нигезендә Республика бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Һәм бүгенге көнгә кадәр бу бәйрәм татар милләтенең рухи бердәмлеген саклаучы, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы бәйрәме булып килде. Ул гына да түгел, Сабантуй татарларны, аларның милләтен, милли үзенчәлекләрен  башкаларга таныту чарасы да булып тора. Сабантуй Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән башка төбәкләрдә Украина, Казахстан, Әзербәйҗан, Германия, Америка һ.б. илләрдә бәйрәм ителә.

Татарстанда Сабантуй

Сабантуй  беренче чиратта  авылларда, аннан район үзәкләрендә, бераздан зур шәһәрләрдә һәм иң ахырда башкалада – Казан шәһәрендә уздырыла. Әлеге бәйрәмнәрнең вакыкт аралыгы бер айны тулысы белән диярлек    колачлый. Чөнки  сабантуйлары атна ахырында шимбә-якшәмбе көннәрендә бәйрәм итәләр.

Бәйрәм төсе, бәйрәм кәефе иң элек авыллардан башлана. Сабантуй билгеләнелгән көнгә ике-өч көн кала оештыручылар белән берлектә авыл яшьләре җигелгән атларга утырып урамнар буйлап җырлап-биеп бүләкләр җыеп йөриләр. Башына чигелгән сөлге уралган колгага авыл халкы берәм-берәм кайсы тастымал, кайсы баш яулыгы, ашъяулыгы, тукыма кисәкләре чыгарып бәйлиләр. Бүләк итеп ир ат күлмәкләре, исле сабын, чигелгән кулъяулыклары да чыгарыла, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү ярышы өчен йомыркалар да хәтсез җыела. Бүләк җыешып йөргән бала-чага, малай-шалайларга да кәнфит-прәнник, сагыз ише тәм-томнар  эләгә. Шулай итеп әлеге вакыйга бәйрәмдә батырларга, катнашучыларга бүләк җыю гына булып калмый, ә халыкка бәйрәм күтәренкелеге, яхшы кәеф тә өләшә.

Бәйрәм көне җитүгә авыл шәһәрләрдән кайткан туган-тумачалар, балалар, кунаклар белән гөрли, күптән күрешмәгән дуслар,  кардәшләр,  танышларның шат авазлары белән тула.

Сабантуй иртәсендә һәркем мул табыннардан сыйланып, матур киемнәрен киеп җыен буласы кырга юнәлә. Гадәттә ул авыл йортларыннан бераз читтәрәк урман янәшәсендәге берәр алан, яки агачлар утыртып  әзерләнгән махсус  урын – мәйдан була.  Мәйдан  сабантуй бәйрәме, ярышлары күңел ачу чаралары өчен алдан ук хәстәрләнә.  Утырыр өчен эскәмияләр белән әйләндереп алынган зур түгәрәк  уртасына әтәчкә менү ярышы өчен биек колга куела, бер як читтәрәк капчык сугышы, икенче яктарак авыш баганага менү ярышлары өчен баганалар урнаштырыла. Мәйданның түрендә сәхнә һәм аның каршында сабантуй бәйрәменең иң куңелле ярышы – милли көрәш өчен  урын әзерләнә.

Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара. Сабантуйны авыл җирлегендә авыл советы идарәсе, колхоз җитәкчеләренең, шәһәрләрдә администрация башлыкларының, президентның тәбрикләү сүзләре башлап җибәрә. Ярышлардан беренче булып, гадәттә, әтәчкә менү ярышын башлыйлар. Озын багананың иң очындагы читлеккә әтәч куела. Шуны менеп читлектән чыгара алучы –  җиңүче, әтәч һәм бүләк – аныкы. Авылларда андый җитезләр бер я ике генә була, әмма шәһәр сабантуйларында исә берничә булырга мөмкин, шуңа күрә алар арасында җиңүче дип иң тиз менеп җитүчесе таныла.

Авыш баганага менү беренче яңгырашка бик җиңел тоелса да, чынлыкта күп көч һәм осталык таләп итә. Авыш итеп җиргә кертелгән багананың очына кадәр егылмыйча барып җитәргә кирәк. Монда үз гәүдәсен, авырлыгын тигез тота белгәннәр генә җиңә ала.

Чүлмәк вату ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга маташучыларны бар халык карап көч биреп тора.  Тик күзенә берни күренмичә каяндыр нәрсәнедер таба алуны бөтен кеше дә булдыра алмый шул, ә бар көче белән чүлмәк ватам дип такыр җиргә эләктергән кешеләрне күзәтү үзе бер күңелле күренеш.

Ике ир бил турысындагы биеклектә урнаштырылган баганага кара-каршы менеп утырганнар да, салам тутырылган капчык белән көндәшен бәреп төшерермәкче булалар.  Капчык сугышы дип атала әлеге төр ярыш. Биредә елгырлык та, көч тә, җитезлек тә сынала.

Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта  ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Авыллардагы ярышларда күрше авыллардын килгән йорт, эш атлары чабышса зуррак сабантуйларда – шәһәрләрдә профессиональ чабышкы җайдаклар ярыша. Һәркайсы да искиткеч күренеш. Авыл халкының туган тумачасына көч биреп дәррәү килеп атларны каршылавы дисеңме, шәһәр җыеннарындагы кызыксыну катыш дәрт белән чабышкыларны күзләве дисеңме, беренчелектә килгән атларның муенына сөлге урап мәйдан әйләндергәндәге алкышлар дисеңме – һәммәсе, һәммәсе милли сабантуйга гына хас күңел күтәренкелеге, шатлык, куаныч, сөенеч, бердәмлек белән сугарылган. Шуңа күрә дә ат ярышларын бәйрәм башланып оешып киткәч, кешеләр бәйрәм дулкынына тәмам кушылып беткәч кенә оештыралар. Ләкин бу әле бәйрәмнең кызыгы бетте дигән сүз түгел, киресенчә алда әле тагын да төрле-төрле ярышлар көтә.

Капчык киеп йөгерү ярышларын күбрәк хатын-кызлар ярата, шуңа да бу ярышта күбрәк алар катнаша. Билгә кадәр капчык киеп билгеле бер араны йөгереп урап килергә кирәк.  Берничә хатын кыз арасыннан беренче килүчесе җиңүче буда.

Чиләк белән су ташу ярышлары да әлеге төргә якын. Кулларга су белән тулы чиләк яки иңгә көянтә асып мөмкин кадәр суны түкмичә беренче килергә кирәк.

Кыска дистанциядә йөгерү ярышлары  да бик зур казаныш таба.

Кул көрәше – армреслинг ярышларын да уздыралар сабантуй бәйрәмендә.

Аркан тартыш ярышы да бик кызыклы. Аны ике ир-ат яки  ике төркем үзара тартыша. Уртада билгеләнелгән сызыктан кем-кемне сөйрәп чыгара шул иң көчлесе.

Таяк тартыш дип аталган ярыш күбрәк балалар өчен уздырыла: ике малай аякларын терәшеп кара-каршы утыралар да таяк тарталар. Гомүмән, сабантуй бәйрәмендә балалар өчен уен-ярышларның киң мәйданы урнаштырыла. Һәр төр ярышта диярлек иң башта балалар, үсмерләр  көч сынаша аннан соң гына зурлар мәйдан яулый.

Йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү ярышы да бик кызык башкарыла. Авызларына кашык капкан бер төркем ир-ат, хатын кыз йөгереп мәйдан әйләнәләр. Кашыкка кул белән тияргә, йомырканы төшереп җибәрергә  ярамый, ләкин беренче булып килеп җитәргә кирәк. Чөнки беренче килүчеләрне затлы бүләк көтә, ә  калганар исә күкәйләрен генә тотып калалар.

Көрәш – кешенең батырлыгын, яшәү көчен, сугышчанлыгын сыный торган ярыш. Аны сабантуйларда гади генә «бил алышу» дип тә атасалар да,  көрәшсез бер генә сабантуй да уздырылмый. Бәйрәмнең  буеннан буена диярлек сузылган әлеге көч сынашуда абсолют батыр билгеләнә. Ул  традицион бүләк – тәкә  һәм кыйммәтле бүләк  (суыткыч, телевизор шәһәр сабантуйларында хәтта автомобиль) белән бүләкләнә. Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы ир-егет булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана.

Көрәш ярышын авыр гер күтәрү ярышлары дәвам итә. Монда да бары иң көчле ир егетләр генә көч сынаша ала.

Сабантуй шулай мәйданда ярышлар, сәхнәдә җыр-биюләр, кайткан кунаклар, балаларның концерт номерлары белән шау-гөр килеп ахырына якынлаша. Җыеннан халык әкерен генә авылга таба, урамнарга тарала, ләкин берәү дә өйләренә керергә ашыкмый. Капка төпләрендә күңелле итеп гармун тартып милли көй сузулары дәвам итә.

Бары авыл яшьләре генә кичке уенга әзерләнергә, хәл алырга, бизәнергә- төзәнергә дип  зурлар, бала-чагалар арасыннан югала. Аларның кичке уеннары клуб тирәсендә бик күңелле кабатланмас яшьлек  дәрте  белән аңкып торган хисләргә уралып шаярып-көлеп уза. Көнозын көрәшләрдә көрәшкән, ярышларда катнашкан батырлар яшь кызлар белән танышып, кавышып киләчәккә вәгъдәләр куешалар.

Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч бирә.

Өстәмә рәсемнәр: