Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Балалар өчен уеннар

E-mail Принтерга pdf
(32 тавыш, уртача 3.63 )

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар:

Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сатыш, Самовар, Мәкаль әйтеш, Ашханә, Ак, димә, кара, димә..., Чүлмәк сатыш, Почмак алыш, Песи белән тычканнар, Алырмын, кош!  Песием, песием, Буш  урынлы, Казлар-аккошлар, Кунаклар, Тәкыя үрәм, Зәңгәр чәчәк, Түбәтәй, Көн-төн, Ватык телефон, Энә, җеп, төен, Мияу-мияу, нинди төс? Төсле автомобильләр, Утыр-утыр, Мәликә, Аю урманында, Соры куян юына, Нардуган, Без дә.

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.

Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә к белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

 

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

 

Җиз бүкән

Йөгереклекне, җитезлекне үстерү өчен бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала.

Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?

— Җиз бүкән сатлык икән.

— Күпме хак алыр икән?

— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.

— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.

 

Алдыр чишмә тамчылый

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

 

Кошлар һәм читлек

Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.

Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.

Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.

«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.

Искәрмә . Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.

 

Яшелчәләр

Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

 

Майламыйча купмый

Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул: «Тәңкә батыр, сикереп тор»,—ди.

Тәңкәле кеше: «Майламыйча купмый», — ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара, йә биеп күрсәтә, аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра, икенчесе тәңкә салучы була.

 

Мин качам, син тот

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

 

Чыпчык, чык

Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Буяу сатыш

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.

Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:

Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», —

Диючесе бар микән?

Буяу сатучы җавап бирә:

Буяуларым күптән күп:

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.

Кайсы һөнәрен күрсәтсә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.

 

Самовар

Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!» —ди.

«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларны ң барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.

«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.

 

Гөрләмеш, яки кача-кача

Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.

Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.

Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

 

Мәкаль әйтеш

Балала р түгәрәкләнеп утыралар . Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч...» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, ...» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : «Шуны урырсың»—дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы : Кем эшләми, ...

Яулы к тигәне : шул ашамый.

Ыргытучы : Какма кеше капкасын, ...

Яулы к тигәне : ү з капкаңны кагарлар.

Ыргытучы : Ачтан үлсәң дә, ...

Яулы к тигәне : ата-анаңны ташлама.

Ыргытучы : Ачы булсаң, тоздай бул, ...

Яулы к тигәне : татлы булсаң, балдай бул.

Ыргытучы : Бер тиенлек куян, ...

Яулы к тигәне : у н тиенлек зыян.

Ыргытучы : Берәү туеп сикерә, ...

Яулы к тигәне : берәү туңып сикерә.

Ыргытучы : Ашаганда колагың селкенсен, ...

Яулы к тигәне : эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәз а бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

 

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгы п баса һәм түгәрәктәге балаларны ң һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.

Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

 

Ак, димә, кара, димә...

Уенны ң максаты : балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар тезелеп утыралар. Санамы ш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

— Синең күлмәгең нинди, акмы?

— Кызыл.

— Синең аягыңда туфлимы?

— Итекләр.

— Сөтнең төсе нинди? һ. б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә,

Көлмә, елмайма.

Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

 

Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Почмак алыш

Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:

— Әби, мунча бир әле?

— Мунчам буш түгел әле.

— Әби, мунча бир әле?

— Ташы төшкән.

— Әби, мунча бир әле?

— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)

Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.

Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

 

Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый...

Шулай дип җырлашка н арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

 

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бер­бер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

 

Песием, песием

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.

 

Буш урынлы

Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чыйкаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан

йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

 

Казлар-аккошлар

Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм к, г авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.

Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне».

Буш урын — «болын».

— Казлар, казлар!

— Га-га-га!

— Ашыйсыгыз киләме?

— Бик килә шул, бик килә!

— Алай булса кайтыгыз!

— Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар.

— Сезнең бар канатыгыз —

Очып кына кайтыгыз.

«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.

 

Кунаклар

Балала р кулга-кул тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)

 

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

 

Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)

 

Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

 

Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Тордылар, баш иделәр,

Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)

 

Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

 

Тәкыя үрәм

Балалар түгәрәк ясап баса, алып баручы уртада кала.

Алып баручы :

Мин йөримен болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Чәчәкләр җыям,

Тәкыя үрәм.

(Алдан балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була.)

Алып баручы:

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле.

Кыңгырау чәчәк уртага чыга. Алып баручы белән кыңгырау чәчәк икесе ике якка йөгереп китә, буш урынны алырга тырышалар. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

Чәчәк чакыру сүзләре:

 

Зәңгәр чәчәк, күк чәчәк,

Бигрәк тә матур чәчәк,

Тәкыямны матур итәчәк.

Аллы-гөлле миләүшә,

Безнең белән сөйләшә:

— Мине онытып калдырма,

Тәкыя үр,— дип дәшә.

Сары күзле, ак керфекле

Ромашка да бар әле.

Тәкыя бик матур булыр,

Кочагыңа ал әле.

Тузганак, тузганак,

Җил белән шаярып,

Алчы бер тузгалап.

Зәңгәр чәчәк

Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

 

Түбәтәй

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлы й түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,— дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Көн-төн

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул — «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар.

Ябалак «төн» дип кычкырса, «кошлар» куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.

Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

 

Ватык телефон

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә, ә ул — күршесенә... Шулай итеп, бу сүз, колактан-колакка әйтелеп, теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан:

«Нинди сүз?» — дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне бозган бала артка барып утыра, һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы үзе артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.

 

Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре берберсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

Мияу-мияу, нинди төс?

Балалар санамыш ярдәмендә бер «песи» сайлап куялар.

Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм «Мияу-мияу!» ди. Балалар : «Нинди төс?» —ди п сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар тизрәк якын-тирәдәге сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган бала тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тиеш. Тота алса, тотылучы песи булып, тота алмаса, үз урынында калып, уен шулай дәвам итә.

 

Төсле автомобильләр

Балалар бүлмәнең бер як стенасы буйлап, як и мәйданчык кырыена куелган урындыкларда утыралар. Алар — «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә нинди булса да (үз теләге буенча) төсле флаг, яки төсле түгәрәк боҗра бирелә.

Тәрбияче бүлмә (мәйданчыкның) уртасына йөзе белән уйнаучыларга карап баса. Ул кулына төрле төстәге өч флаг тоткан. Тәрбияче флагларның берсен югары күтәрә. Кулларына тәрбияченеке төсендәге флаглар тоткан балалар мәйданчык буйлап (теләсә кайсы юнәлештә) йөгереп йөри башлыйлар; йөгергәндә алар автомобиль булып гүелдиләр. Тәрбияче кулындагы флагны югарыдан түбәнгә төшергәч, балалар туктыйлар һәм «автомобильләр кире кайталар» дигән сигналдан соң әкрен генә үз «гаражлары» (урындыклары) янына юнәләләр . Аннан соң тәрбияче икенче төстәге флагны югары күтәрә, һәм уен яңадан башлана.

Тәрбияче флагларны югарыга берәмләп, икешәрләп яки өчесен дә берьюлы күтәрә ала. Флагларның өчесен дә берьюлы күтәргәндә, барлык автомобильләр дә үз «гаражларыннан» чыгалар.

 

Утыр-утыр, Мәликә

Балалар түгәрәккә басалар, берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена утыра. Уртадагы бала аны капшап танырга һәм исемен дә әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

Аю урманында

Мәйданчыкның бер очына сызык сызып куела. Бу «урман чите» була. Сызыктан 2—3 адым арыра к аю торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягына «балалар өе» сызып куела.

Бер бала «аю» итеп билгеләнә. Калган уйнаучылар үзләренең өйләрендә урнашалар.

Тәрбияче: «Урманга барабыз»,— ди. Балалар гөмбә, җиләк җыйган сыман, бер бөгелеп, бер тураеп, урманга киләләр һәм әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю өнендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытт а үз урынында утырырга тиеш . Балалар «үкерә» дигән сүзне әйтүгә, аю, үкереп, урыныннан тора, ә балалар өйгә йөгерәләр. Аю аларны тотарга (әбәкләргә) тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җилә к һәм гөмбә җы я башлыйлар.

Аю 2—3 уйнаучыны тоткач, яңа аю сайлана, һәм уен яңадан кабатлана.

 

Соры куян юына

Уйнаучыларның берсе «куян» булып билгеләнә. Калганнары түгәрккә басалар. Куян түгәрәк уртасына баса. Түгәрәккә тезелгән балалар тәрбияче белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена,

Юды борынын,

Юды авызын,

Юлы колагын,

Сөртте корытып!

Куян барлык хәрәкәтләрне шигырьдәге сүзләргә килештереп башкара, борынын, авызын, колагын юа һәм сөртенә.

Аннан соң ул ике аякта сикерә-сикерә түгәрәктә торучы берәр бала янына (кунакка) бара. Ул бала куян урынына түгәрәк уртасына баса, һәм уен кабатлана.

5—б куян алмашынгач, уен тәмамлана.

 

Нардуган

Бер бала уртага чыгарыла. Башк а балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып , шуш ы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

 

Без дә

Иң беренче уенны алып баручы билгеләнеп куела . Ул салмак кын а берәр вакыйга сөйли. Әгәр аны ң сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән: «Без дә!» — дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда, ялгышып: «Без дә!» — ди икән, ул бала уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:

— Мин урманга киттем (уенчылар: «Без дә!» — диләр).

Урманда мин җиләк җы я башладым («без дә!»). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр). Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.

Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. Һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул бала уенны алып баручы була.

 

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Уеннар Балалар өчен уеннар