Төрлесеннән

Принтерга
(84 тавыш, уртача 3.62 )

(дөнья, акча, үлчәү, транспорт, сәнәгать, сугыш кораллары һ.б.)

 

  1. Алдаштыра чытырман, Адаштыра чытырман, Юл таптыра чытырман.
  2. Һәркем кичкән бер күпер: Берәүләргә киң күпер, Берәүләргә тар күпер.
  3. Ике уникегә җитми, Унике утыз икегә җитми.
  4. Чакырсаң да килми, Кусаң да китми. Берсе - бер айлык, Берсе - саклап тотсаң гомерлек.
  5. Ансыз дөнья сансыз.
  6. Син аны тота барасың, Ул синнән кача бара.
  7. Үзе шәпле, Үзе пичәтле, Үзе синнән тоттырмаска исәпли.
  8. Табышмагым тавышлы, Таба белсәң табышлы, Тапмаганнар сагышлы.
  9. Янчыкка салсаң - чыга, Кесәгә салсаң - шуа.
  10. Түгәрәк кенә ак нәрсә,- Халык сөюе хак нәрсә.
  11. Сары-сары, сап-сары, Сагышла да тап аны.
  12. Җир астында тилмертә, Җиргә чыккач тилертә.
  13. Чибәр кызыйның авызы бөрешкән.
  14. Күрергә күзе юк, Сөйләргә теле юк, Үзе саный.
  15. Алты аяк, ике тояк, бер тел; Тел тибрәнми аяк йөрми, Ул ни нәрсә, аны бел.
  16. Алты аягы бар, Талдан таягы бар, Аркасыннан койрыгы бар, Хөкемнән бойрыгы бар.
  17. Ике таба талаша, Берсе:  «Менәм»,- ди, Берсе: «Төшәм»,- ди; Телләре сөйли, Үзләре күрми.
  18. Күр, Ходайның бойрыгы,- Түбәсендә койрыгы; Өч аягы бар, Сыңар табаны бар.
  19. Бер байның кырык баласы, Һәр баласының туксан алты баласы.
  20. Җирдә киң тасма ята.
  21. Юзи абый дилбегәсен Йөз кеше дә җыялмый.
  22. Барасың, барасың, Башына чыгалмыйсың.
  23. Үзе аранда, Койрыгы яланда.
  24. Озын-озын очкалак, Очына-башына кем чыгар? Чуар-ала кигәннең Йомыркасын кем табар?
  25. И уламы, уламы, Очына җитеп буламы; Юлда яткан табакны Алып китеп буламы?
  26. Озын арканны җыялмадым, Зур казанны аударалмадым.
  27. Үзе сукыр, кешегә юл күрсәтергә оста.
  28. Үзе бара бикәдәй, Эзе кала тәңкәдәй.
  29. Күзе дә юк, колагы да юк, Үзе сукырны җитәкли.
  30. Ике тәкә тек итәр, Этәреп җибәрсәң, китәр.
  31. Чаба килдем, чаба килдем, Аягыма чана кидем.
  32. Җәй буе ял итәрләр, Кыш тәпиләп китәрләр.
  33. Иң килә, зиң килә, Ике тәкә тиң килә; Берсен-берсе куа килә, Тояклары шуа килә.
  34. Ит казанда тимер кайный.
  35. Аттан биек, Эттән тәбәнәк.
  36. Утырган җирем - уй чокыр, Баскан җирем - бай чокыр, Бер кулымда - каптырым, Бер кулымда - сыптырым.
  37. Типтем - тимер, Утырдым - уек.
  38. Беләгемә елан ябышкан, Койрыгы белән атымны чага.
  39. Алты аяклы, ике куллы, Ике башлы, бер койрыклы.
  40. Чөй-чөй, чөйдем кош, Чөй башына кунды кош.
  41. Ат башында кара көянтә.
  42. Җиз сарайның эчендә Җизнәм аты кешнидер.
  43. Тиллим-тиллим көйлимен, Җиз сарайда биимен.
  44. Атым аранда, Тавышы яланда.
  45. Җыен-сабан туенда Көйли киртә буенда.
  46. Ике күчәр - Дөнья кичәр.
  47. Армый, талмый, Ат артыннан калмый.
  48. Очырмада өч кошым бар, Берсе: «Җәйне яратам»,- ди, Берсе: «Кышны яратам»,- ди, Берсенә җәй дә бер, кыш та бер.
  49. Җәен май эчәр, Җирне-суны кичәр, Кышын ял итәр.
  50. Дүрт туган ике юлда, Берсен-берсе куып җиталмыйлар.
  51. Дөбер-дөбер дүртәү, Агай-Эне икәү, Шабан агай шып-ялгыз.
  52. «На!» -дисәң, бармый, «Тпру!» - дисәң, туктамый, Печән салсаң, ашамый.
  53. Арбасы бар, аты юк, Тәртә-мазар заты юк; Тоткасына кулың тисә, Атны да узып китә.
  54. Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез.
  55. Үзе атта бара, Үзе атлап бара.
  56. Хәйран аның йөрүе, Бик ерактан килүе, Ай-һай, аның кешнәве, Аягында тимере, Тамагында күмере, Җирне ярып килүе.
  57. Айгыр җиктем камытсыз, Дилбегәсез, каешсыз; Шәмәрдәннән киләбез, Мәскәүгә дә керәбез.
  58. Кара казанны күтәралмадым, Тимер дилбегәне җыялмадым.
  59. Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсәң кая.
  60. Сукыр дөя суда йөзә.
  61. Үзе бара, эзе юк, Маңгаенда күзе юк.
  62. Бара-бара, эзе юк, Кисә-кисә, каны юк.
  63. Чабам-чабам, йомычкасы юк.
  64. Җил өрә - үзе бара.
  65. Кирәк чакта ташлыйлар, Кирәкмәгәндә алалар.
  66. Канаты бар, йоны юк, Үзе бара, юлы юк.
  67. Үзе җансыз булса да, Сәмер кошны җиткерми.
  68. Баш очымда чатырым, Очтым алты чакырым, Очып төшкәч кайтырым.
  69. Җаны юк, каны юк, Үзе тимерне тарта.
  70. Абыйсы булмаса - апасы да юк. Апасы булмаса - абыйсы да юк, Икесе бергә - була яшен, ут.
  71. Нечкә-нечкә баулардан Бик күп атлар чабыша.
  72. Күрер күзгә күренми, Капшыйм дисәң, беленми; Тузан хәтле үзе юк; Гайрәтенең чиге юк, Куәтенең тиңе юк.
  73. Киереп торган нисе икән? Очып киткән нисе икән? Барып тигән нисе икән? Кан чыгарган нисе икән?
  74. Аккош оча, Аны күргән поса, Тигәне кара кан коса.
  75. Яртысының яртысы - Каен агач яртысы; Яртысының яртысы - Туң тимернең яртысы; Яртысының яртысы - Очкан кошның яртысы.
  76. Озын-озын, очлыдыр, Очлы тимер башлыдыр.
  77. Ашаганы - тимер, Төкергәне - ут.
  78. Тимер келәт эчендә Бер котырган эт ята.
  79. Астында беләк була, Кабыргасында ияк була, Өстендә күз була, Үзе төз була.
  80. Күк көянтәм күкрәде, Бөтен халык тетрәде.
  81. Алты егет төкерә, Төкереге саен кеше үтерә.
  82. Иртән уемда, Көндез муенда, Төнлә куенда.
  83. Дөбер-дөбер, дөбермән, Яккан уты күмердән; Йомыркасы тимердән, Күкәй сала мөгездән.
  84. Бер мөгери, Мөгезен күккә тери.

 


 


Табышмак җаваплары


  1. Дөнья
  2. Дөнья
  3. Дөнья көтүнең авырлыгы
  4. Байлык һәм фәкыйрьлек
  5. Акча
  6. Акча
  7. Акча
  8. Акча
  9. Акча
  10. Көмеш акча
  11. Алтын акча
  12. Алтын акча
  13. Янчык
  14. Үлчәү
  15. Ике табаклы үлчәү
  16. Ике табаклы үлчәү
  17. Ике табаклы үлчәү
  18. Сыңар табаклы үлчәү
  19. Гер (пот, кадак, мыскал)
  20. Юл
  21. Юл
  22. Юл
  23. Юл
  24. Юл, күбәләк
  25. Юл, тояк эзе
  26. Юл, чокыр
  27. Компас
  28. Таяк
  29. Таяк
  30. Чаңгы
  31. Чаңгы
  32. Чаңгы
  33. Тимераяк
  34. Авызлык
  35. Ияр, ыңгырчак
  36. Ияр, өзәңге, тезген, камчы
  37. Өзәңге, ияр
  38. Камчы
  39. Атка атланган кеше
  40. Камыт
  41. Дуга
  42. Кыңгырау
  43. Кыңгырау
  44. Кыңгырау
  45. Кыңгырау
  46. Арба
  47. Арба
  48. Арба, чана, ат
  49. Арба күчәре
  50. Арба тәгәрмәчләре
  51. Арба тәгәрмәчләре
  52. Чана
  53. Чана
  54. Велосипед
  55. Велосипедта бару
  56. Паровоз, поезд
  57. Пароход
  58. Паровоз, рельслар
  59. Трамвай
  60. Көймә
  61. Көймә
  62. Көймә, ишкәк, ишү
  63. Көймә, ишкәк, ишү
  64. Җилкәнле көймә
  65. Якорь
  66. Самолет
  67. Самолет
  68. Парашют
  69. Магнит
  70. Электр агымы, ток
  71. Электр агымы, ток
  72. Атом энергиясе
  73. Җәя, ук
  74. Ук
  75. Ук
  76. Сөңге
  77. Мылтык, пуля
  78. Мылтык, пуля
  79. Мылтык төзәү
  80. Мылтык ату
  81. Мылтык ату
  82. Автомат
  83. Туп-пушка
  84. Зенитка