Табышмак-әкиятләр һәм табышмак-мәзәкләр

Принтерга
(58 тавыш, уртача 4.17 )

1. Әүвәл заманда, имеш, иске Казанда, Алтынбәк дигән бер хан булган. Аның өч улы булган, ди. Беркөнне бу хан, диван корып вәзирләре белән утырганда, олы улын каршысына китереп әйткән: «Угылым, сине өйләндермәкче булам, син кем кызын, кайсы кызны аласың килә?» -дип сораган. Олы улы: «Сез кайсы кызны муафикъ күрсәгез, мин дә шул кызны яхшы күрәм»,- дип, җиргә караган. Алтынбәк хан әйткән: «Әй, балам, сүзең дөрес, алай да кыз алырга ихтыярны сиңа бирәм, син кемне теләсәң, мин сиңа шуны алып бирәм»,- дигән. Улы шунда әйткән: «Безнең Казанда Хәсәнбәк морза бар, аның Айсылу атлы бер кызы бар. Минем аласым килгән кыз шушы булыр»,- дигән. Хан: «Яхшы, алып бирермен»,- дип вәгъдә биргән. Олы улы чыгып киткәч, уртанчы улын чакырткан. Хан аңардан: «Нинди кыз аласың килә?» - дип сорагач, ул да: «Хәсәнбәк морза кызын»,- дип җавап биргән. Хан аңа да шул кызны алып бирергә вәгъдә иткән. Кече улын чакыртып сораса, анысы да: «Айсылуны сөям»,- дип җавап биргәч, хан аңа да шул кызны вәгъдә иткән. Диван таралган. Вәзирләр: «Най, бу ханыбыз ничек бер кызны өч улына да алып бирмәкче була?» -дип, гаҗәпкә калганнар.

Әмма Алтынбәк хан бик акыллы кеше булган. Хатыны янына кайткан: «Мин,- дигән,- Хәсәнбәк морзаның бердәнбер кызын өч улыма да алып бирергә вәгъдә иттем, син ул кызны күргәнең бармы, шулай ук матурмы, акыллымы?» - дип сораган. Ханбикә: «Күргәнем бар, аның кебек матур, тәрбияле кыз дөньяда булмас»,- дигәч, хан иртәгесен яңадан улларын янына чакырткан. «И улларым, Хәсәнбәк морзаның кызы бер генә. Инде ул кызны берегезгә алып бирсәм, калган икегезгә золым иткән булыр идем. Шуның өчен сезгә миннән хөкем шул: менә сезгә өчегезгә дә берәр мең алтын акча. Өчегез дә хәзер сәфәргә чыгып китегез. Йөргән җирләрегездә һәркайсыгыз дөньяда мин күрмәгән иң гаҗәп ни әйбер тапсагыз, аны шул мең тәңкәгезне биреп сатып алып кайтыгыз. Без монда вәзирләр белән карарбыз, кайсыгызның алып кайтканын иң гаҗәп әйбер итеп тапсак, Хәсәнбәк кызын шуңа алып бирербез»,- дигән.

Ханның уллары: «Яхшы»,- дип, берәр мең алтын, тагын юллык акчалар алып, Казаннан чыгып киткәннәр. Бер ай йөргәч, болар бер җирдә өч юл чатына килеп туктаганнар. Әйткәннәр: «Өчебез өч юлдан өч якка китик. Өч айдан соң әйләнеп килеп, өчебез дә тагын шушы җирдә очрашырбыз»,- дип, билгегә зур гына бер кара таш утыртканнар да саубуллашып өчесе өч якка киткәннәр.

Өч ай үткән. Бер заман бу өч туган, әлеге өч юл чатына әйләнеп кайтып, тагын бер-берсе белән күрешкәннәр. Һәрберсенең кулында үзләре тапкан, дөньяда иң гаҗәп берәр әйбер бар. Шулай болар хәл-әхвәл сорашкач, куанышкач-көлешкәч: «Әйдә, һәркайсыбыз тапкан нәрсәләребезне бер-беребезгә күрсәтешик, кече энебез, иң элек син башла»,- дигәннәр.

Кече энеләре бик матур бер алма чыгарып кулында сикерт-кән һәм: «Бу гаҗәп хасиятле, тылсымлы асыл алманы мин Алма-Ата базарында бер карт кулында күреп, мең тәңкә биреп сатып алдым. Аның хасияте шул: бер кеше әҗәле җитеп үлсә, ул кешене туфракка куйганчы бу алмадан кисеп ирененә тидерсәләр, ул мәет, яңадан терелеп, тагын гомер итәчәк»,- дигән.

Шунда уртанчы туганнары: «Ул гаҗәп гаҗәпмени, менә гаҗәп кайда! - дип, аркасыннан капчыгын алып ачып, кош мамыгыннан тукылган гаҗәп матур бер юка келәм чыгарып сүтеп җибәргән.- Менә бу гаҗәп хасиятле, тылсымлы келәм. Мин аны, Ашхабад базарында бер төрекмән карты кулында күреп, көчкә мең тәңкәгә сатулашып алдым. Хасиятлеге шул: бу келәмнең өстенә утырып кая барырга теләсәң, күз ачып йомганчы шунда очыртып илтеп җиткерә»,- дигән.

Шуннан олы агалары торган да: «Ул гаҗәп гаҗәпмени, менә гаҗәп монда,- дип, капчыгыннан бер карыш буйлыгы, көмеш кәлфәрәле, дүрт кырлы бер көзге чыгарган һәм: -Мин Әстерханнан ары Кызлар шәһәренә барып, базарда бер бабай кулында шушы әкәмәт көзгене күргәч, бик нык сатулашып, кулымдагы мең тәңкәмне биреп, көчкә-көчкә генә шуңа күндереп, сатып алдым. Хасияте шул булыр: бу көзгегә кем турында булса да ниятләнеп уйлап карасаң, ул кешең хәзер шушы мәлдә үзе нинди хәлдә булса - көзгедән шул хәлендә күренер»,- дигән.

Шулай дигәч, ике энесе бердән: «Әй, абзый, алай булгач, син хәзер Хәсәнбәк морза кызы Айсылуны күрергә ният ит, без аны шул көзгедән күрик, ни хәлдә икән»,- диешкәннәр. Шулай итеп болар бер заман көзгедән карап җибәрсәләр, Хәсәнбәк морза йорты күренгән. Өй эченә баксалар, ни күзләре белән күрсеннәр, болар сөйгән Айсылу үлеп ята. Кәфенләп тә куйганнар. Әнә боларның атасы Алтынбәк хан да, вәзирләр дә шунда. Бары да кызның җеназасын озатышырга төшкәннәр.

Бу өч туган, бу хәлне күргәч, аһ та ваһ килә башлаганнар. Олы агалары: «Ичмасам җеназасына да кайтып җитә алмадык!» - дип әйтеп үкенергә дә өлгермәгән, уртанчылары үзенең келәмен сүтеп җәеп җибәргән дә: «Утырыгыз, туганнар, очтык, әле җеназасына кайтып җитәбез!» -дигән. Шулай диюгә, бу өч туган бергәләшеп келәмгә утырып алганнар да: «Их, йә әле, кайда икән син безнең алтын башкалабыз Казан!» -дип, күтәрелеп очып та киткәннәр. Өермә белән очып, давыл белән Казан өстендә ду итеп бер әйләнеп чыгып, Хәсәнбәк морзаның өй алдына килеп төшкәннәр. Күрәләр, Айсылуның җеназасын алып чыгып киләләр. Ханның кече улы, кычкырып: «Әй, җәмәгать, мәетне туфракка куйганчы, тиз генә өйгә алып кертегез»,- дигән. Шулай дигәч, кызны күтәргән кешеләр: «Күрәсең, бу хан уллары үзләре сөйгән Айсылуның йөзен актык мәртәбә күреп каласылары килә торгандыр»,- дип, аны киредән өйгә керткәннәр. Ханның өченче улы, әлеге тылсымлы алманы чыгарып, пычак белән бер матур телем кисеп алып, Айсылуның ирененә тидергән генә икән, кызга шундук җан кереп, күз кабакларын ачып җибәрмәсенме. «Фу, озак йоклаганмын ич!» -дип, урынына торып та утырган. Алтынбәк хан, вәзирләр, моны күреп, бары да гаҗәп-хәйранга калганнар.

Шуннан патшаның олы улы: «Әй, хөрмәтле атабыз, бу кызның терелүенә минем көзгем сәбәпче булды, без аннан караганда, кыз юылып, кәфенләп куелган иде инде. Без, моны күрү белән, тиз генә кайту җаен карадык. Югыйсә бу көзге булмаса, без бу хәлне белмичә, бәлки, әле үз көебезгә берәр ай үткәч кенә кайтып җиткән булыр идек. Ул вакытта бу кыз кабергә күмелү генә түгел, сез инде кырыгын уздыру хәстәрен күрә башлаган булыр идегез. Шулай булгач, үзең хәзер хөкем  ит, Айсылу миңа тиеш!» - дигән.

Ул шулай диюгә, уртанчы улы ханга караган: «Әй, хөрмәтле атабыз,- дигән,- дөрес, без кызның үлгәнен абзыйның көзгесеннән күреп белдек, алай да минем тылсымлы келәмем булмаса, без әле ул юл чатлыгыннан бер айсыз монда кайта алмаган булыр идек. Ул чагында кече энебез алманы кыз авызына тидерә алмас, тидерсә дә бер туфракка күмелгән кыз яңадан терелмәс иде. Шулай булгач, үзең күрәсең, кызның терелүенә бары тик минем келәмем сәбәп булды. Хөкем ит, кыз - минеке!» - дигән.

Шуннан ханның кече улы, торып: «Әй, безнең гадел атабыз, олы агамның әйткәне дөрес. Әгәр көзгедән карамасак, без әле кайтырга ашыкмас идек, кыз барыбер күмелгән булыр иде. Тиз кайтырга ул сәбәп булды. Икенче агамның әйткәне дә дөрес. Аның ул хасиятле келәме булмаса, без тагы бер айсыз кайтмас идек, кайтсак та, әгәр дә миндә бу гаҗәп тылсымлы алма булмаса, кыз барыбер терелмәс иде. Шулай булгач, үзең хөкем ит, кыз миңа тиеш!» -дигән. Алтынбәк хан вәзирләренә караган. «Йә, әйтегез: бу өч улымның кайсысының алып кайткан нәрсәсе иң гаҗәп? Хәсәнбәк кызы Айсылуны кайсысына бирик?» - дигән. Вәзирләр, кайсы олы улына, кайсы уртанчыга, кайсы кече улына тиеш дип, өчкә бүленеп, һәркайсы үз сүзен дәлилләргә, исбат итәргә керешкәннәр. Ахырында Алтынбәк хан әйткән: «Дөрес, бу кызга көзгенең дә, келәмнең дә, алманың да файдасы тигән. Ләкин кайсысының файдасы күбрәк тигән, сез миңа шунысын әйте-гез: кызны шуңа бирербез»,- дигән. Йә, әйтегез: кыз кайсына тиеш?

 

2. Урмамбит ханның вәзире аның алдында артыграк акыллы булып кылана башлаган. Хан моны эченә генә салып йөри икән. Беркөнне алар икәү йөрергә чыкканнар. Буа яныннан үткәндә, хан тегермәнче картка очрап, араларында шундый сөйләшү булган:

- Әллә-мәллә? Тегермәнче:

- Кәллә-мәллә. Алты уникегә җитәме?

- Утыз икедән артмый.

- Каз җибәрәм, йолкырсыңмы?

- Мамыгын да калдырмам. Патша шунда саубуллашып әйткән:

- Әлтер-мелтер. Тегермәнче аңа:

- Шалтыр-шолтыр,- дип калган. Хан юлда вәзиреннән бу сөйләшү хакында сорагач, вәзир берни дә аңламавын әйткән. Хан, бик кәефе киткәнен белдереп:

- Иртәгә иртәнгә чаклы белеп килсәң - киләсең, белмәсәң - астырам,- дигән.

Вәзир өенә кайтып уйлап-уйлап караса да, берни дә чыгаралмаган. Бик кайгыга калган. Бер янчык алтын алып, төнлә тегермәнче карт янына төшкән дә бу сүзләрнең мәгънәсен әйтеп бирүне үтенгән. Тегермәнче аңардан йөз алтын сораган. Вәзир чыгарып бирмичә чарасы юк. Шунда тегермәнче болай аңлаткан: «Хан миңа «әллә-мәллә» диде. Бу аның сәлам бирүе иде, мин «кәллә-мәллә» дидем, сәлам кайтарып алдым».

Икенче сүзне сораганда, тегермәнче вәзирдән тагы йөз алтын алгач әйткән: «Ул сүзнең мәгънәсе шул иде: ул миннән «алты уникегә җитәме?», ягъни «алты ай эшләгәнең унике ай яшәргә җитәме?» дип сорады, мин «утыз икедән артмый», ягъни «утыз ике тештән - ашаудан артмый» дидем».

- Инде патшаның «каз җибәрәм, йолкырсыңмы» дигәне, аңа каршы синең «мамыгын да калдырмам» дигәнең ни?

Тегермәнче тагын аңардан йөз алтын сораган, вәзир, нихәл итсен, актык йөз тәңкәсен дә чыгарып биргәч, тегермәнче алтынны кулына алып әйткән:

- Әле дә аңламадыгызмыни?

- Юк.

Тегермәнче көлгән дә әйткән:

- Каз дигәне ул сез үзегез буласыз инде, алтыныгыз - мамыгыгыз иде; күрәсез, мин аны сездән берәм-берәм йолкам.

Вәзир, бик кызарып:

- Инде булган эш булган, ахыргы сүзегезне дә әйтеп бирегез, ул «әлтер-мелтер» дигәнгә, сез «шалтыр-шолтыр» дип нәрсә әйттегез?

- Тагын йөз алтын бирегез, әйтермен. Вәзир, янчыгын кагып:

- Күрәсең ич, бер алтыным да калмады, анысын болай әйт,- дигән.

Тегермәнче риза булмаган:

- Өстегездәге киемнәрегезне салып бирегез, әйтермен.

Вәзир, бичара, бөтен киемнәрен чишенеп тегермәнчегә салып бирмичә булдыра алмаган. Шунда гына тегермәнче әйткән, имеш:

- Хәзер караңгы төште, әлтер-мелтер вакыт, кайтып китәсез, шул.

- Әле бит «шалтыр-шолтырын» әйтмәдең. Анысы нәрсә?

Тегермәнче көлгән дә әйткән:

- Аңламадыгызмыни? Менә хәзер шалтыр-шолтыр кайтып китәсез инде,- дигән.

 

3. Бер көн бер адәм кулына бер йомырка учлады да Хуҗа Насретдин янына килеп әйтте:

- Хуҗа әфәнде, сиңа бер табышмак әйтәм, җавабын белсәң, үзеңә тәбә куырып ашатырмын,- диде.

Хуҗа:

- Сыйфатларын сөйлә, белермен,- дигәч, әлеге адәм әйтте: «Аның эче сары, тышы ак»,- диде.

- Ә-ә, белдем, белдем,- диде Хуҗа, шатланып.- Шалканны уйганнар да эченә зәгъфрән орлыгы тутырып куйганнар.

 

4. Бер патша, йөрергә чыкканда, карт бер игенченең учлап-учлап иген чәчкәнен күргән дә аңардан сораган:

- Ни өчен син бер учны - уңга, бер учны - сулга, берсеналга җибәреп чәчәсең?

Карт аңа җавабында:

- Бер учым - бурыч түлим, икенче учым - әҗәткә бирәм, өченчесе - җилгә,- дигән.

Шул вакыт патша янында вәзире дә булган. Патша юлда кайтканда вәзиреннән картның ник алай җавап бирүен сораса да, ул аңлатып бирә алмаган. Патша алдында бу хурлыгын юар өчен, ул, шул төнне үк карт янына килеп, зур акчалар биреп, теге сүзләрнең җавабын өйрәнгән. Карт аңа әйткән:

- Бурыч түлим дигәнем - хәзер эшкә яраксыз атам-анам бар, алар өлеше өчен чәчәм. Миңа йәш чагымда иткән яхшылыкларын кайтарам. Әҗәткә бирәм дигәнем - улларым ташламаслар, бурычларын үтәп мине карарлар. Җилгә дигәнем - кызларым өчен чәчәм, алар миндә үскәнче генә торырлар да китәрләр,- дигән.

 

5. Берәүнең атасы үләр алдыннан, васыять итеп, аңа болай әйткән, имеш:

- Менә, улым, сиңа йөз тәңкә акча. Шушы байлыгың белән тор, берәүгә дә сәлам бирмә, сиңа үзләре сәлам бирсен; ашаганда бал белән калач кына аша. Шушылай торсаң, шул акчадан йөзгә йөз табышың булыр,- дигән, ди.

Ярый, атасы үлгән моның. Малай хәзер: «Атай шулай кушты»,- дип, берәүгә дә сәлам бирмәгән. Тик гаҗәп, ул сәлам бирмәгәч, кешеләр дә моңа сәлам бирми башлаганнар. Бу һаман бал белән калач кына ашый, эшләр әйбәттән, тик шунысы гаҗәп, бер ел да үтмәгән, атадан калган йөз тәңкә бик тиз бетеп киткән, малай бөлгән.

Инде тәмам фәкыйрьлеккә төшеп аптырагач, малай авылның теге башындагы агасына барып елаган.

Агасы, уйлап торгач:

- Әй, акылсыз баш, син атаңның сүзен аңламагансың, ул сиңа: «Син сабанга бар кешедән дә алда торып чыксаң, берәүгә дә сәлам бирмәссең, синнән соң чыкканнар үзләре сиңа сәлам бирерләр; эшләп, өйгә соңрак кайтып ашасаң, сиңа арыш икмәге дә бал яккан калач кебек тоелыр, алты ай эшләгәнең алты ай ятып ангарга җитсә, йөзгә йөз табышың булыр»,- дип әйткән.

 

 


 

Табышмак җаваплары.

Мәкаләнең исеменнән күренгәнчә, бу табышмакларның җаваплары юк. =)