Рухи

Принтерга
(39 тавыш, уртача 3.79 )

(дин, әдәбият, уку-язу, көнкүреш әйберләре, уен кораллары һ.б.)

  1. Тумады, үлде.
  2. Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк, Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк; Табышмагым уйла да тап, уйна да тап, Моны тапкан кешенең акылы зирәк.
  3. Алтын белән уралган, Көмеш белән чорналган, Күп илләрдә йөрегән, Күп кешегә тимәгән.
  4. Сүрәдә - «мим» сез, Мивәдә - гөлсез.
  5. Бар, имеш, ди, биш җимеш: Икесе - төн йөзе күрмеш, Өчесе - көн йөзе күрмеш.
  6. Биек-биек кыялар, Анда кошлар оялар.
  7. Кайда сөйләшсәң дә ишетә.
  8. Исеме бар, үзе юк.
  9. Авызын ачар, Утлар чәчәр, Күргән һәркем аннан качар.
  10. Акыллыга әйттем,- Уйлады да белде; Акылсызга әйттем,- Тыңлады да көлде.
  11. Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә.
  12. Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
  13. Үзе укый белмәсә дә, Гомер буе язына.
  14. Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта.
  15. Авызы бер-бер башланыр, Теле ике ташланыр, Аны белмәгән кешенең Ике күзе яшьләнер.
  16. Каз канаты кавырсын, Тотсаң, акыл алырсың.
  17. Бер кош бар - телен телгән, Кулга алып сөйләштерсәң, Җитмеш төрле тел белгән.
  18. Ак казым пыяла коедан су эчә.
  19. Алдан таяк йөгерә, Арттан елан йөгерә.
  20. Менә табышмак, уйлап кара: Суы тәмсез, йөзе кара, Чиләгенең төбе юк, Файдасының чиге юк.
  21. Ак ялан үттем, Кара ефәк сүттем.
  22. Ак кар өстенә сары солы чәчтем.
  23. Иген чәчте биш малай, Урдылар ике агай.
  24. Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар.
  25. Ак җир, кара тары, Кем чәчсә, шул урыр.
  26. Агач түгел - яфраклы, Тун түгел - тегелгән.
  27. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
  28. Кат-кат катлама, Акылың булса, ташлама.
  29. Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк.
  30. Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат.
  31. Бер байлык бар - янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый.
  32. Кара кыр буйлап ак куян чаба.
  33. Диңгезе бар, суы юк, Шәһәре бар, халкы юк.
  34. Бабай бүреге йөз ямау.
  35. Әйләнеп чыкса, шар ясый.
  36. Ак җир ачтым, Кара бодай чәчтем, Җаный белән сөйләштем.
  37. Дүрт почмаклы келәтем,- Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк,-Тамгасы бар түшендә.
  38. Элек яна, пешерә, Соңыннан бар серне яшерә.
  39. Агач, ди, аты, Тимер, ди, заты, Эчендә бар, ди, хаты.
  40. Далада торган ку агач Яфрак ярса - ярамас, Кылыч чапсаң - канамас; Бер ботагын карасаң,- Петербур белән чамалаш; Бер ботагын карасаң,- Казан белән аралаш.
  41. Үзе монда утыра, Сүзне тегендә тутыра.
  42. Колагы юк - ишетә, Авызы юк - сөйли.
  43. Бик чибәр кыз Мәликә Тоткан кара тәлинкә,- Өсте тулы сыр икән, Эче тулы җыр икән.
  44. Попугай түгел - җаны юк, Әйткән сүзне кабатлый.
  45. Кечкенә генә өй, Эче тулы көй.
  46. Үзе сөйли, үзе җырлый, Ә үзенең теле юк.
  47. Бер көзгегә дөнья сыйган.
  48. Ак ашъяулык яптык, Эченә бактык, Бер сәгатьтә кышын да таптык, язын да таптык.
  49. Озын-озын өч аяк, Өч аягы бер таяк; Гармун күреге күк үзе, Маңгаенда бер күзе.
  50. Кечкенә генә үзе, Маңгаенда бер күзе, Күрсә, онытмый үзе.
  51. Кешесе бар, җаны юк.
  52. Үзе миңа карап тора, Үзе мине күрми.
  53. Минем белән уйныйлар, Кулларыннан куймыйлар, Иркәлиләр, сөяләр, Йокла, иркәм, дияләр.
  54. Үзе кеп-кечкенә, Үзе миннән биек сикерә.
  55. Түм-түгәрәк, кып-кызыл, Әйләнәдер зыр да зыр.
  56. Аягын-башын кистем. Корсагын тиштем, Эченә өрдем, Моңайганын күрдем.
  57. Кәкре җәдәч кире сикерә.
  58. Дыр-дыр, дыр имән, Ник дырылдый бу имән, Әллә бизгәк тотамы?
  59. Җебенә тисәң - җылаган, Колагын тотсаң - чыңлаган; Өстендә бар эчәге, Астында бар түшәге.
  60. Сары сандык сатып алдым,- Үзе нәни генә, Төрле тавышка җырлый белә.
  61. Аста да түшәм, Өстә дә түшәм, Ә түшәмдә - җыр.
  62. Сырлы-сырлы, сырлы ул, Безнең белән җырлый ул.
  63. Җанлы җансызны кыйный, Җансыз кычкырып җылый.
  64. Авызы юк - кычкыра, Теле юк - чакыра.



 

Табышмак җаваплары

  1. Адәм пәйгамбәр
  2. Мөхәммәд пәйгамбәр, аның дүрт юлдашы
  3. Коръән
  4. Кәүсәр сүрәсе һәм инҗир җимеше
  5. Биш вакыт намаз
  6. Мәчет манарасы
  7. Әүлия
  8. Шайтан
  9. Аждаһа
  10. Табышмак
  11. Табышмак
  12. Каләм
  13. Каләм
  14. Каләм
  15. Каләм
  16. Каурый каләм
  17. Каурый каләм
  18. Каләм белән кара
  19. Каләм, язу
  20. Кара һәм кара савыты
  21. Язу
  22. Зәгъфран кара белән язу
  23. Язу, уку
  24. Кәгазь, язу, уку
  25. Кәгазь, язу, уку
  26. Китап
  27. Китап
  28. Китап
  29. Китап
  30. Календарь
  31. Белем
  32. Кара такта, акбур
  33. География картасы
  34. Глобус
  35. Циркуль (җәзбә)
  36. Хат
  37. Хат
  38. Сургуч
  39. Телеграмма
  40. Телеграмм баганасы
  41. Телефон
  42. Телефон һәм радио
  43. Патефон
  44. Магнитофон
  45. Радиоалгыч
  46. Радиоалгыч
  47. Телевизор
  48. Экран
  49. Фотоаппарат
  50. Фотоаппарат
  51. Фоторәсем
  52. Фоторәсем
  53. Курчак
  54. Уенчык туп
  55. Бөтерчек
  56. Курай
  57. Агач кубыз
  58. Тимер кубыз
  59. Думбра
  60. Скрипка
  61. Скрипка
  62. Гармун
  63. Барабан
  64. Быргы