Үсемлекләр

Принтерга
(150 тавыш, уртача 4.19 )

(агач, үсемлек, җиләк-җимеш, яшелчә, иген-печән эше һ.б.)

  1. Җаны булмаса да гомер итә.
  2. Җәй тун кия, кыш ялангач.
  3. Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә. Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә.
  4. Ай үсә, ел үсә, Үзе күзгә күренми.
  5. Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә.
  6. Айга да, кояшка да күренми, Агач белән бертигез.
  7. Көн үсә, төн үсә, Агач белән тиң үсә.
  8. Аяксыз, кулсыз, Үзе агачтан сикереп төшә.
  9. Ак киемен кигән, Яшел чугын элгән.
  10. Нинди агач җилсез шаулый?
  11. Анасы тулгана, Балалары кул чаба.
  12. Терт итә дә мерт итә, Суга карап көн итә.
  13. Бер сарай бар - бүрәнәсе имән, Башы күккә тигән. Илдар ханның балалары Бар да алтын такыя кигән.
  14. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Чәчәк ата бер төстә.
  15. Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет.
  16. Күп инәле, сукыр күзле.
  17. Бәләкәй генә чүлмәгем, Тәмле булды чумарым.
  18. Кечкенә генә таш сандык, Сандык эченә мал салдык. Ачкычын табалмагач, Капкачын ватып алдык.
  19. Никадәр күбрәк ашасам, шулкадәр өстәлдә күбрәк кала.
  20. Тышы татлы ит, Эче каты таш. Ташның эчендә Тагы тәмле аш.
  21. Иелә, бөгелә, Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә.
  22. Урманда кара төймәм эленеп тора.
  23. Чәйдә кызыл читлек.
  24. Кызыл төймәсен аскан, Каршыма килеп баскан.
  25. Кара урман уртасында Кызыл әтәч утыра; Кагына да сугына, Канатыннан кан тама.
  26. Урманда куашнам ачый.
  27. Ал яулыклар ябынган, Ал кыналар ягынган; Кулым сузсам тешләп алды, Шул кадәрле сагынган.
  28. Кызыл бүкәй, ак чүкәй.
  29. Озын курай үләндер, Кызыл алка элгәндер.
  30. Әкәм-чекәм башында Кызыл тургай утыра, Бүген килеп алмасагыз, Китәм диеп утыра.
  31. Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.
  32. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр.
  33. Алсу битле кыз үсте, «Тып» итеп агачтан сикереп төште.
  34. Бакчадагы асыл кош төшәм диеп тилмерә.
  35. Бәләкәй генә малай Урман төбен ял ай.
  36. Урманга барганда, өйгә карый, Өйгә кайтканда, урманга карый.
  37. Тиз ашый, вак чәйни, Үзе йотмый, башкага бирми.
  38. Ике алаша Читән аша талаша.
  39. Кәкре-бөкре төз киткән.
  40. Күк тәкәмне көн дә берәү түбәли.
  41. Яшел-яшел пәриләр Тәрәзәдән карыйлар.
  42. Патша түгелмен - таҗым бар, Кешеләргә бирер назым бар.
  43. Кыйнамый, сукмый, үзе җылата.
  44. Күмер түгел, ут түгел, Тотсаң, кулны пешерә.
  45. Бер үлән бар чокырда, Аны таный сукыр да.
  46. Энәләрен тоткан, Юл буена чыккан.
  47. Бер йомгакта мең энә.
  48. Җиз мыеклы җизнәң, Чәнчелмичә түзмәм.
  49. Кечкенә генә черәшкән Тырнашкан да тешләшкән.
  50. Юл буенда тиле: Тигәнгә дә тия, Тимәгәнгә дә тия.
  51. Аягы алыптай, Гәүдәсе таяктай.
  52. Кырда үскән бер бала Өйгә килеп моңлана.
  53. Яшел бабайның сакалы су өстендә җилферди.
  54. Торалар күл каршында, Койрыклары башында.
  55. Кечкенә үзе, Ташаяк күзле.
  56. Су өстендә сары май.
  57. Озын чылбыр чуалган, Чыпчык шуңа уралган.
  58. Кулсыз-аяксыз, Арты белән агачка менә.
  59. Исерткеч аш, чалмалы баш.
  60. Кырда да, урманда да Кызыл бүрек кигән бер карт утыра.
  61. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
  62. Багана башында ак калач.
  63. Аягы йөрми, таягы йөри. Үзе тешсез, Тормый эшсез.
  64. Үлән ашый - теше тупара. Таш чәйни - теше үткенәя.
  65. Ялт-йолт итә, Ястык ташлап китә.
  66. Ялтырый елан, Утыра Имам, Иң олысы - Әмирхан.
  67. Ятса - елан күк, Утырса - олан күк, Басса - болан күк.
  68. Инәсеннән элек баласы туар.
  69. Авызы юк, үзе печән ашый.
  70. Авызы юк, теле юк, Үзенең өч теше бар, Кеше белән эше бар.
  71. Озак, озак, Юлга тозак.
  72. Кыш көне өелә, Җәй көне җәелә.
  73. Сарык көтүгә бара, Мөгезләре өйгә бага.
  74. Җир астында ай йөри.
  75. Тимер казым җир ерта.
  76. Әнә бара, юлны яра, Сукмагы кара.
  77. Кырга сыяр, урманга сыймас.
  78. Аягы әллә ничә булса да, Кырдан аркасы өстенә ятып кайта.
  79. Кап-кара җир уртасында Кырык аяклы сыер йөри.
  80. Тимер ат җир сөрә, Ашарга сорамый.
  81. Ат түгел, кешнәми, Йөз аттан ким эшләми; Үзе йөри тыр да тыр, Йә, бу нәрсә, кем әйтер?
  82. Баз астында ятып бала тудыра.
  83. Яз көне җәйгән җәймәмне Көзгә җыеп алдылар; Бер келәткә салдылар, Караңгыга яптылар.
  84. Озын-озын егетләр, Башларында бүрекләр.
  85. Ук, Башы алтын чук.
  86. Кайнегәчемнең карыны ярык.
  87. Кар астында кышлаган, Бүреген яшел тышлаган.
  88. Җәй дә яши, кыш та яши, Яшел бәрхет тун тышлый.
  89. Кыш кышлар, Җәй җәйләр, Тоягыннан су эчәр, Мөгезеннән бәбиләр.
  90. Башы утта, аягы суда.
  91. Кечкенә генә капчык, Эчендә сары балчык.
  92. Аягында кара ката, Тәпиендә кызыл оек, Яшел күлмәкле, ак яулыклы.
  93. Өч почмаклы келәтем, Өч почмаклы келәтемдә Ак күлмәкле бикәчем.
  94. Ак яулыклы җиңгәм, Җиз мыеклы җизнәм.
  95. Кырда бер алачык, Алачык эчендә капчык, Капчык эчендә карчык.
  96. Уклау, чуклау, Тәңкәле бай хатыны.
  97. Бара идем, атым арыды, Камчым ордым - бармады, Тамагына җиз кадак кактым - барды.
  98. Агач, Агач саен ботак, Ботак саен оя, Оя саен күкәй - Сигезәр дә тугызар.
  99. Усак, Усак башында ботак, Ботак башында сабак, Сабак башында ал-кызыл, Зәңгәр чәчәк ата.
  100. Яшел болын, Уртасында дүрт колын.
  101. Кулга алсаң, елтырый, Шарчыклары чылтырый.
  102. Озын буйлы, Зәңгәр күзле. Башын ашыйлар, Тәнен ташлыйлар, Тиресен кияләр.
  103. Төбе тамыр, Уртасы сеңер, Башы майлы, Ашарга җайлы.
  104. Күтәреп була, Ыргытып булмый.
  105. Ай башлы, Яшел кашлы, Сары ефәк калфаклы,- Борыла да кояшка карый.
  106. Бабай мескен картайган, Эшләпәсе янтайган.
  107. Агач, Агач саен табак, Табак саен кибет, Кибет саен күлмәкле егет
  108. Бер анага мең бала, Аларның да күлмәге кара, Юсаң да агармый - шунысы бәла.
  109. Диңгез түгел - дулкынлана.
  110. Бәләкәй генә бөкере Бөтен кырны бетерде.
  111. Сыңар мөгез үгезем Сөзеп кыр аудара.
  112. Камыл төбеннән Яңа туган ай йөгерә.
  113. Үзе ура, Үзе суга, Үзе суыра.
  114. Юк аягы, юк кулы, Боргычлап билбау буды.
  115. Йөз туган Бер каеш буган.
  116. Кечкенә генә Петра Билен буып утыра.
  117. Бәләкәй генә марҗа кызы, Билен буа да суга сикерә.
  118. Чылтыр-чылтыр Мәликә, Өч селтәүгә - бер көлтә,- Әллә ничек өлгертә.
  119. Әнисеннән алда кызы туа.
  120. Бер мичкәдә кырык кыршау.
  121. Йөзи агаң табагын йөз илле кеше дә әйләндереп сал ал мае.
  122. Ары да лап-лап, Бире дә лап-лап, Сөңге саплап, Киез каплап, Ука таптап, Баштан башка Чыктык чак-чак. Күккә менә - әлә-лә, Җиргә төшә - әтә-тә.
  123. Әйләнә ул зырылдап, Зырылдап та пырылдап, Ашый салам, төкерә бодай, Тавыш бирә тырылдап.
  124. Җир астында җиз бүкән,- Ул ни икән?
  125. Чәчәге агачында, Алмасы тамырында.
  126. Төбе алмалы, Башы чалмалы.
  127. Башы - тәтәй, Төбендә - ун күкәй.
  128. И рәхмәте, рәхмәте, Рәхмәтенең данәсе; Данәсен алып җиргә күмсәң, Гөрләп чыгар баласы.
  129. Кат-кат тунлы, Карыш буйлы.
  130. Эсселәнгән саен Кат-кат тун кия.
  131. Кат-кат яулыгым,- Чишәм дә ташлыйм, Чишәм дә ташлыйм.
  132. Ак казым сыңар аяк өстендә тора. Ак казым, кырык кат канатлы булса да, очалмый.
  133. Җир астында алтын казык.
  134. Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә.
  135. Үзе кызыл, үзе буялмаган.
  136. Кечкенә генә сары карт,- Кигән туны тугыз кат.
  137. Өч кат тун кигән,- Кем салдырса, шул җылый.
  138. Түтәлдә утырган бер хатынны кем үпсә, шул җылый.
  139. Җир астында җирән ат, Аның тиресе җиде кат; Суярсың да тунарсың, Тунаганда еларсың.
  140. Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
  141. Кечкенә генә мишәр кызы Йөрәгемне көйдерә.
  142. Җир астында кызыл әтәч.
  143. Туп түгел - түгәрәк, Күсе түгел - койрыклы.
  144. Җир астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз.
  145. Түгәрәк - ай түгел, Сары - май түгел, Койрыгы бар - тычкан түгел.
  146. Җир астында җиз бүкән.
  147. Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт.
  148. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, Эче тулы халык.
  149. Алтын-алтын яфырак, Ятыр җире туфырак, Алтын белән каплаган, Көмеш белән саплаган.
  150. Йомры яткан таш күрдем, Тозсыз пешкән аш күрдем.
  151. Үзе - бер бөртек, Эче - мең бөртек.
  152. Үзе шардай, Эче кандай, Тәме балдай.
  153. Өе яшелгә буялган, Эчендә кызыл чаршау.
  154. Тышы таш, эче боз. Тәрәзә-ишек куймаган, Эчен кемдер буяган.
  155. Ходай биргән туп кына, Аягы-кулы юк кына; Ука белән тупчыган, Ефәк белән типчегән.
  156. Тавык суйдым - ак канлы.
  157. Бикле келәт эчендә кара ком.
  158. Җитмеш карак бер калпак астында.




 

Табышмак җаваплары


  1. Агач
  2. Агач
  3. Агач
  4. Агач тамырлары
  5. Агач кайрысы
  6. Агач үзәге
  7. Агач үзәге
  8. Яфрак
  9. Каен
  10. Усак
  11. Усак
  12. Зирек
  13. Имән һәм аның чикләвеге
  14. Чыршы яки нарат
  15. Чыршы яки нарат
  16. Чыршы яки нарат
  17. Чикләвек
  18. Чикләвек
  19. Чикләвек
  20. Өрек
  21. Шомырт
  22. Шомырт
  23. Миләш
  24. Миләш
  25. Балан
  26. Балан
  27. Гөлҗимеш
  28. Кура җиләге
  29. Кура җиләге
  30. Җир җиләге
  31. Җир җиләге
  32. Чия
  33. Алма
  34. Алма
  35. Урман кисү, балта
  36. Билгә кыстырылган балта
  37. Пычкы
  38. Аркылы пычкы
  39. Борау
  40. Өтерге
  41. Гөлләр
  42. Чәчкә
  43. Кычыткан
  44. Кычыткан
  45. Кычыткан
  46. Кычыткан
  47. Тигәнәк-кырмавык
  48. Тигәнәк-кырмавык
  49. Тигәнәк-кырмавык
  50. Тигәнәк-кырмавык
  51. Аю көпшәсе
  52. Курай
  53. Камыш
  54. Камыш
  55. Төнбоек
  56. Төнбоек
  57. Колмак
  58. Колмак
  59. Колмак
  60. Гөмбә
  61. Гөмбә
  62. Гөмбә
  63. Чалгы, печән чабу
  64. Чалгы, печән чабу
  65. Чалгы, печән чабу
  66. Чалгы, чүмәлә, кибән
  67. Печән пакусы, күбә, чүмәлә
  68. Чүмәлә белән кибән
  69. Сәнәк
  70. Сәнәк
  71. Басу-ызан
  72. Тирес-ашлама
  73. Сука
  74. Төрән
  75. Сабан сөрү
  76. Сабан сөрү
  77. Җир тырмасы
  78. Җир тырмасы
  79. Тырмалау
  80. Трактор
  81. Трактор
  82. Чәчү, орлыкның тишелүе
  83. Чәчү, уру, амбардагы ашлык
  84. Кукуруз
  85. Бодай
  86. Бодай орлыгы
  87. Арыш уҗымы
  88. Арыш уҗымы
  89. Арыш уҗымы
  90. Тары
  91. Тары
  92. Карабодай
  93. Карабодай орлыгы
  94. Карабодай, арыш
  95. Солы
  96. Солы
  97. Солы орлыгы
  98. Борчак
  99. Борчак
  100. Борчак кузагы
  101. Җитен
  102. Киндер
  103. Мамык
  104. Көнбагыш
  105. Көнбагыш
  106. Көнбагыш
  107. Көнбагыш
  108. Иген кыры
  109. Урак, иген уру
  110. Урак, иген уру
  111. Урак, иген уру
  112. Комбайн
  113. Көлтә
  114. Көлтә
  115. Көлтә
  116. Сүс көлтәсе
  117. Көлтә бәйләү машинасы
  118. Көлтә, чүмәлә
  119. Кибән
  120. Ындыр табагы
  121. Чабагачлап ашлык сугу
  122. Чабагачлап ашлык сугу
  123. Бәрәңге
  124. Бәрәңге
  125. Бәрәңге
  126. Бәрәңге
  127. Бәрәңге
  128. Бәрәңге
  129. Кәбестә
  130. Кәбестә
  131. Кәбестә
  132. Кәбестә
  133. Кишер
  134. Кишер
  135. Кишер
  136. Суган
  137. Суган
  138. Суган
  139. Суган
  140. Суган
  141. Борыч
  142. Чөгендер
  143. Чөгендер
  144. Шалкан
  145. Шалкан
  146. Торма
  147. Помидор
  148. Кыяр
  149. Кыяр
  150. Кабак
  151. Кабак
  152. Карбыз
  153. Карбыз
  154. Карбыз
  155. Кавын
  156. Кавын
  157. Мәк
  158. Мәк