Хайваннар

Принтерга
(197 тавыш, уртача 4.12 )

(бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, җир-су, йорт хайваннары, кош-корт, һ.б.)

  1. Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя.
  2. Чи-чи итәр, Читлегенә кереп китәр; Алтын башлы, йомры кашлы, Моны белгән йөз яшьле.
  3. Или-или иләктән, Или чыкты келәттән, Бер битемнән суырып үпте, Әле дә китми йөрәктән.
  4. Тызлый да бызлый, Үпкән җире сызлый.
  5. Алпавытның бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле тутасы.
  6. Бигрәк матур бакчасы бар, Бакчасында кысасы бар; Тәмле ризык ашыйлар, Бик авыр йөк ташыйлар.
  7. Безли дә безли, Бигрәк җаны түзми, Гел тәмлене эзли.
  8. Озын-озын колгалар, Анда кошлар оялар; Ите хәрам, өресе хәләл, Аны белер муллалар.
  9. Очалар, очалар һавадагы каргалар; Ите хәрамга китә, Сөте хәләлгә китә.
  10. Кап-караңгы бүлмәдә Ашъяулык бәйли кыз бала.
  11. Чит-читләп менәр, Чит-читләп төшәр, Вәл бәдри, вәл челтәр.
  12. Чи-чи итәр, читәнгә кунар, Аны тоткан уңар.
  13. Чалма-чалма чәчәккә, Чалып алдым беләккә; Туксан егет йөгерә, Тугыз кучкар менгерә.
  14. Ялгыз өйдә кыз елый.
  15. Почмаксыз аранга койрыксыз сарыклар яптым.
  16. Кечкенә генә келәт, Эче тулы кеше, Берсенең дә юк теше.
  17. Аршин ярым бүзем бар, Бөдрә чәчле кызым бар; Күтәрергә хәлем юк, Кеше алыр дип гамем юк.
  18. Чәйдә - чәйдәш, Майга иптәш, Аңа юк тиңдәш.
  19. Инәемнең иләге, Иләгендә чиләге, Чиләгендә сары җиләге.
  20. Пичкә салсаң җеби, Суга салсаң корый.
  21. Дул-дул итә, Дугага куна, Әфәфи җонлы, Алтын канатлы.
  22. Чик-чик итә - читкә сикерә. «Тоттым» дигәндә тора да китә.
  23. Ат башлы, Болан мөгезле, Бүре гәүдәле, Бүкән сынлы, Кош канатлы, Кырмыска аяклы.
  24. Аягы кулдан югары, Сикерә талдан югары; Ни кош түгел, ни корт түгел, Тезе билдән югары.
  25. Җилт-җилт итәр, Җилпеп китәр, Гөлгә кунар, Чәчкә үбәр. Бик күп төрле, Алтын сырлы.
  26. Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар, Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.
  27. Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап.
  28. Кечкенә генә бер корт, Ашаганы - тут, Адәмне киендерә, Кызларны сөендерә.
  29. Бәла-бәла-бәла килә, Ике җиңен сала килә, Ион-тирене җия килә, Йортка зыян кыла килә.
  30. Үзе кара - карга түгел, Мөгезе бар - үгез түгел, Алты аягы бар - тояксыз.
  31. Чем кара - елан түгел, Мөгезле - сөзгәк түгел, Канатлы - песнәк түгел, Очканда мыш-мыш килә, Туфракка яшеренә, Бу нәрсә, йә, кем белә?
  32. Кара - карга шикелле, Мыеклы - маймыл шикелле.
  33. Билле-билле җирән ат, Биле нечкә көрән ат, Тауга менеп таймас ат, Хәстә тиеп үлмәс ат.
  34. Үзе базык, Биле нәзек, Шәһәргә ташый Бүрәнә дә азык.
  35. Иләк-иләк тарым бар, Күтәралсаң барын да ал.
  36. Урманда утсыз казан кайный.
  37. Кечкенә генә кешеләр тау өяләр.
  38. Чи-чи итә, читәнгә куна, Ду-ду итә, дугага куна, Моны белмәгән кеше. Караңгы мунчада куна.
  39. Үзе бер дә армас, Ат артыннан калмас, Дугадан да узмас.
  40. Кулсыз-аяксыз җәтмә кора.
  41. Алты аягы бар - Алып түгел, Дүрт күзе бар - Дию түгел; Аркасында кылдан җебе, Эрләп суккан җебе түгел.
  42. Күрер-күрмәс күзләре, Челтәр бәйли үзләре, Челтәрләре түгәрәк, Эшли алар үрмәләп.
  43. Җизни аты егылган, Йөз мең халык җыелган.
  44. Безз-безз, без түбән, Безнең өстә - йөзтүбән.
  45. Кем аны үтерсә, шул үзенең канын коя.
  46. Безз-безз, безелди, «Борынымда бар безем»,- ди, Үзеннән зурга: «Энемм»,- ди.
  47. Борыны озын - фил түгел, Үзе шаулый - җил түгел.
  48. Асты такта, өсте такта, Кызыл егет карап ята.
  49. Кызыл корсаклы бала Кеше таларга бара.
  50. Киштә буйлап кызыл йомгак тәгәри.
  51. Морҗа төбем - җиз кадак.
  52. Мич башында - тархан туе.
  53. Ап-ак тауның башында Кара өер утлыйдыр.
  54. Юештә йөрер хәле бар, Кырык төрле тәне бар, Исеме белән җисеме бар.
  55. Ары да очар карачай, Бире дә очар карачай, Тал төбендә тонык су, Тондырып эчәр карачай.
  56. Караңгы өем эчендә Кара тәкә сикерә.
  57. Сәке астында чирү йөри.
  58. Яссыдыр, йомрыдыр, Итең-тәнең тырмалар, Кан имәргә бик әвәс, Анда-монда юргалар.
  59. Адәмне сөя, Әмма ләкин азаплый; Адәм аны сөйми, Әмма ләкин эзли.
  60. Канаты бар, очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны санамый, Коры җирдә торалмый.
  61. Суда йөзә - кош түгел, Канаты да юк түгел, Ай-һай, аның күлмәге, Кемнәрнең бар күргәне?
  62. Башы бар, чәче юк, Күзе бар, кашы юк, Авызы бар, теле юк, Гәүдәсе бар, муены юк; Суыкта туңмый. Эсседә көйми, Аягы юк, үзе йөри.
  63. Көмеш тәнле, Ите тәмле.
  64. Аяксыз тай чуптырдый, Койрыгын миңа тоттырмый.
  65. Аучылар килделәр, Хуҗаларын тоттылар, Өе чыгып качты.
  66. Ямавы юк - тишек-тишек, Чыгып булмый - юк ишек.
  67. Сараемның эргәсе- аркан, тәрәзәсе мең, берсенең дә пыяласы юк.
  68. Мунчага керәм кара булып, Мунчадан чыгам кызыл булып.
  69. Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.
  70. Үз күлендә үзе патша.
  71. Аралга да ул хуҗа Тугайга да ул хуҗа, Көн җылынса, кычкыра.
  72. Җәй буе акыл сата, Кышын боз булып ката.
  73. Аягын-башын яшерә Таш күлмәге эченә.
  74. И таш капка, таш капка, Аслы-өсле куш капка. Аны беркем ачалмый, Хуҗасы да чыгалмый. Муенын сузып караса да, Капкасыннан узалмый.
  75. Суда-Сөләйман.
  76. Пыяла чардак эчендә Кара кызлар эшендә.
  77. Ите бар - сөяге юк, Авызы бар - теле юк.
  78. Арслан батыр калышмый, Юл йөрүгә карышмый, Барыр юлын буе белән карышлый.
  79. Ганбәр ана, Үз буе белән җир үлчәп, хаҗга бара.
  80. Борма-борма бормадыр, Шул торбада торадыр.
  81. Урманнан чыгар, Түше белән шуар, Кешене күрсә - куар. Әфәләм төрле, Көмеш сырлы, Төймә башлы, Тоз күзле.
  82. Тауга менә таяксыз, Таудан төшә аяксыз.
  83. Озын эчәк, Бер очы төенчәк.
  84. Юл өстендә майлы каеш.
  85. Суда йөзә, Җирдә шуа, Койрыгы очлы, Җиз башлы.
  86. Җир астында - җирән атым, Боз астында - бүз атым.
  87. Җиз камчысын тотып булмый, Җиз атына утырып булмый.
  88. Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз.
  89. Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый.
  90. Колга башында бер өй, Кунагым тәрәзәсеннән йөри.
  91. Коймада - өй, өйдә - җырчы.
  92. Ары да чут, бире дә чут, Иһи лә, миһи лә, Ул нәрсә, йә, сөйлә?
  93. Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора.
  94. Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый.
  95. Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле.
  96. Көләч түтәй гөлдерәк, Кызыл читек, күк күлмәк.
  97. Урмый, чәчми, Ил өстендә көн итә.
  98. Көлтәсеннән бастырыгы озын.
  99. Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү.
  100. Өй башында саплы чүмеч.
  101. Койрыгын алса - башы ябыша, Башын алса - койрыгы ябыша.
  102. Казаннан кара, Кардан ак; Урактан кәкре, Уктан төз.
  103. Ак келәтне ватып керә, Сары майны чөмерә.
  104. Ак уймагым суга төште, Балдаклары уела төште.
  105. Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый; Өе - җирдә, Җыры - күктә.
  106. Үзе йомырка басмый, Баласын да бакмый.
  107. Кара урманның эчендә Агач кыңгырау шалтырый.
  108. Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч?
  109. Син әйтәсең, ул кабатлый.
  110. Мәче башлы ябалак
  111. Көндез йоклый, төнлә җылый.
  112. Кара атым җилә килә, Юл уңае тибә килә.
  113. Үзе озын, чабуы кыска.
  114. Урманнан чыгар, үзе чуар.
  115. Урманнан чыгар Өсте-башы чуар, Тимербай куар, Биктимер суяр, Хуҗасы өтәр, Исе дөньяга тулыр.
  116. Биек каен түбәсендә ах-ух итәдер.
  117. Ханның кызын алыр идем, Каптым кызыл булмаса.
  118. Урманнан чыгар, Түше чуар, Бикәнәе куар, Бикмәмәте тотар, Биктимере суяр; Солтан башлы, Кызыл кашлы, Аны белгән йөз яшьле.
  119. Кабара, кабара, кабара күк, Кабарып пешкән икмәк күк; Шыгай улы кунак күк, Киенеп чыккан кияү күк.
  120. Ясана, ясана, ясана күк, Ясана килгән кияү күк; Кызара, кызара, кызара күк, Кызарып пешкән чия күк.
  121. Кытай бара юлдан, Каткан-поскан туннан; Кызыл чугы муйнында, Тәсбихләре кулында.
  122. Гөбер-гөбер гөбара, Кызыл күрсә кабара.
  123. Суда юынып алды, Өсте коры калды.
  124. Кыйкан-муйкан атлаган, Ак чикмәнен каплаган.
  125. Суда йөзә, Күктә оча, Җирдә йөри, Ит белән сыйлый.
  126. Су өстендә сары күбек.
  127. Яшел палас өстендә Сары йомгак тәгәри.
  128. Ука-ука тыш кына, Су коена инештә; Очалса да җирдә йөри, Ите яхшы бәлешкә.
  129. Соскы борын бакылдык, Күп сөйләшә такылдык.
  130. Көрәге - алдан, Әрҗәсе - арттан.
  131. Су төбенә төшә, Чыланмыйча чыга.
  132. Җон җомгагым - бөдрә, Су күрдеме - йөгерә.
  133. Башы тарак, Койрыгы урак, Кычкыртып быргысын, Уята барысын.
  134. Укталы да чукталы, Муены яшел нукталы, Түбәсендә тарагы, Койрыгында урагы, Тәпиендә сәнәге, Шул ни булыр, йә әле?
  135. Нинди тарак тарарга ярамый? Нинди урак урырга ярамый?
  136. Базда бака кычкыра, Тауда такта ярыла.
  137. Кечкенә генә кодача, Аның артын җил ача.
  138. Тавыкның йомырка салуы
  139. Кыт-кытыйк, кайда салам - анда юк.
  140. Ак тау өстендә ак мулла утыра, Үлекләрнең терелүен көтә.
  141. Җанлыдан җансыз туар, Җансыздан җанлы туар.
  142. Ике туа, бер үлә.
  143. Кисмәк таптым кыршаусыз, Ул да булды капкачсыз.
  144. Бер кисмәктә ике төрле бал.
  145. Бәләкәй генә ак келәт,- Эче тулы сары май.
  146. Кечкенә генә таш пулат,- Эче тулы алтын да көмеш.
  147. Таш пулат, Көмеш пулат, Эчендә сары балавыз.
  148. Бозын ватсаң, көмеш чыгар, Көмешен ватсаң, алтын чыгар. Ак күл, Ак күл эчендә сары күл.
  149. Пыяла түгел - ватыла. Гәүһәр түгел - сатыла.
  150. Ак гөмбәзле бер таш мәчет бар,- Керергә ишеге юк, Гөмбәзен ватып керәләр.
  151. Ак толып җөйсез генә тегелгән.
  152. Ак табагымның ашы татлы.
  153. Тоз боткасында кайнатсаң да, Тозсыз ашап булмый.
  154. Тумаган тавыкны ашыйлар.
  155. Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.
  156. Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап; Урманда йөри, Умартадан бал көри.
  157. Тауда Талайман күрдем, Суда Сөләйман күрдем, Ит сакаллы ир күрдем, Кояшка пешкән аш күрдем, Күбек коскан таш күрдем.
  158. Җизни атын менеп булмый, Җиз камчысын тотып булмый.
  159. Әнә бара Алып, Колакларын салып; Киңдер күкрәге, Тимердер йөрәге.
  160. Әнә бара хан, Авызы-борыны кан.
  161. Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Бозаулар эзли.
  162. Әдәпле генә кодача Тавыкларны ярата.
  163. Нечкә билле, Көлтә койрыклы.
  164. Әйтим бер йомак: Җәен соры, кышын ак, Төймә койрык, шеш колак.
  165. Кечкенә генә Батыш, Куак астында ятыш.
  166. Курыкканнан да курыккан, Курыкмаганнан да курыккан, Күләгәсеннән дә курыккан.
  167. Колаклары сөңге-сөңге, Аяклары дөңге-дөңге; Базарга чыгарып сатар идем, Унике тиен деньге, деньге.
  168. Чал тәкәдә мөгез юк, Чалт аязда болыт юк.
  169. Бән, бән, бән икән, Бармаклары ун икән; Шомырт кара күзе бар, Ак өстендә миңе бар.
  170. Чут-чут чунлы, Өсте җылы тунлы, Ефәк ыштанлы.
  171. Кәкре егет алтын казый.
  172. Җир астында җизнәм аты кешни, Су астында бабам аты кешни.
  173. Яланда энәле йомгак ятыр.
  174. Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми.
  175. Өстенә шау энәле күлмәк кия, Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя.
  176. Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңгырата.
  177. Сәке астыннан туй уза, Сөңгеле дә мылтыклы.
  178. Идән астында печмәгән тәкә йөри.
  179. Җир астыннан җек чыгар, Ике колагы тек чыгар.
  180. Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка.
  181. Эргәдәдер өйләре, Бал-май ангар үзләре, Елт-елт итәр күзләре.
  182. Урманнан чыгар, Койрыгы чуар; Әйтегез Исхакка, Кереп китте почмакка.
  183. Керт-керт тауга менә, Керт-керт таудан төшә; И аяулы, аяулы, Койрык очы бу яулы.
  184. Чылт-чылт күзле, Адәм төсле йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның бойрыгы, Бардыр койрыгы.
  185. Юаш ятар, Дәшми тотар.
  186. Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче.
  187. Калын арка, Тарта да тарта, Ул тарткан саен табыш арта.
  188. Дүрт карый, Дүртесенең дә сакалы артка карый.
  189. Дүртәве көшел тарта, Берәве җилгерә.
  190. Дүрт яңа туган ай, Егерме дүрт йолдыз.
  191. Дөбер-дөбер дүртәү, Дөбердәүче бишәү, Иван агай алтау, Шыбан агай шып ялгыз.
  192. Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый.
  193. Бүре түгел - көрән, Куян түгел - озын колаклы, Ат түгел - тояклы.
  194. Үлән ашый, май ташый.
  195. Ишегалдында чүмәлә; Артында - себерке, Алдында - сәнәк.
  196. Дүрт терәвеч, Ике кылыч, Бер болгавыч.
  197. Ике сөзгеч, Дүрт йөргеч, Бер селтәвеч.
  198. Дүрт терәвеч, Бер болгавыч, Кәкре кубыз, Якты йолдыз.
  199. Бөтен батыр йокласа да, Ике батыр йокламый.
  200. Бер җирдә бар куш агач, Буран сырмас, кар тимәс.
  201. Коры ботакка кыйгыр кунмас.
  202. Ике өйгә бер кисәү.
  203. Турсыкта сөтем оемый.
  204. Идән астында дүрт көпшә, Дүртәве дә бер төштә.
  205. Агыйделдә дүрт тал: Берсе - Сәрви, берсе - Гыйльми, Берсе - Ишнәр, берсе - бал.
  206. Гөбер-гөбер, гөбертау, Гөбертауныкы дүртәү, Илемәйнеке икәү.
  207. Дүрт татар, Дүртесе дә бер чиләк төбенә атар.
  208. Дүрт килендәш бер кияүгә ук атар.
  209. Сыек булса да су түгел, Ак булса да кар түгел, Йомшак булса да йон түгел.
  210. Үзе актай, Корсагы каптай, Кәкре таягы шактай.
  211. Сакаллы килеш туа, Берәү дә гаҗәпләнми.
  212. Сакалы бар, акылы юк.
  213. Юк үзенең әдәбе, Маңгаенда сәнәге, Коелып йөри сәдәбе.
  214. Тиресе иләнмәгән, Туны тегелмәгән, Тутай шуны киеп йөри.
  215. Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә.
  216. Кара җиңги суга бара, Шомыртларын коя бара.
  217. Урманны кыркалар, йомычкасы төшми.
  218. Мич янында ак итек.
  219. Коры җирнең кимәсе. Ияре дә, дугасы да үзендә.
  220. Төрән танау җир сөрә.
  221. Кешенең дусты, йортның сакчысы.
  222. Сакбаем теле салынып төшсә дә, койрыгы югары.
  223. Дүрт тал-агач төбендә Кәкре кое сиртмәсе.
  224. Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк; Файдасы өйдә булгач, Яланга сәфәре юк.
  225. Үзе суфый, үзе урлаша, Әле тотсаң тырнаша.
  226. Бәләкәй генә җиңгинең Артына уклау тагылган.
  227. Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый.
  228. Мич башында комган, Колакларын йомган.
  229. Берсе өйне саклый, Берсе тышны саклый, Үзләре бер-берсенә кан дошман.
  230. Берәүләрнең өстендә Тегелгән җылы тун,- Теләсәң кайда ятып кун.
  231. Ямау салам, җөе юк, Паласымның кыры юк.

 

 

 


 

 

Табышмак җаваплары.


  1. Бал корты
  2. Бал корты
  3. Бал корты
  4. Бал корты
  5. Бал кортының бал ташуы
  6. Бал кортының бал ташуы
  7. Бал кортының бал ташуы
  8. Бал кортының бал ташуы
  9. Бал кортының бал ташуы
  10. Бал кортының кәрәзгә бал җыюы
  11. Бал кортының кәрәзгә бал җыюы
  12. Күч аерылу
  13. Күч аерылу
  14. Умартада яшь корт анасы
  15. Умартага бал кортлары ябу
  16. Умарта һәм бал кортлары
  17. Умарта һәм бал кортлары
  18. Бал
  19. Кәрәзле бал
  20. Балавыз
  21. Төклетура
  22. Чикерткә
  23. Чикерткә
  24. Чикерткә
  25. Күбәләк
  26. Күбәләк
  27. Күбәләк
  28. Ефәк корты
  29. Көя корты
  30. Коңгыз
  31. Ат коңгызы
  32. Кырмыска
  33. Кырмыска
  34. Кырмыска оясы
  35. Кырмыска оясы
  36. Кырмыска оясы
  37. Кигәвен
  38. Кигәвен
  39. Үрмәкүч
  40. Үрмәкүч
  41. Үрмәкүч
  42. Чебен
  43. Түшәмдәге чебен
  44. Черки яки озынборын
  45. Черки яки озынборын
  46. Черки яки озынборын
  47. Кандала
  48. Кандала
  49. Кандала
  50. Таракан
  51. Таракан
  52. Таракан
  53. Кыргаяк
  54. Борча
  55. Борча
  56. Борча
  57. Бет
  58. Бет
  59. Балык
  60. Балык
  61. Балык
  62. Балык
  63. Балык
  64. Җылым белән балык тоту
  65. Җылым
  66. Җылым
  67. Кысла
  68. Бака
  69. Бака
  70. Бака
  71. Бака
  72. Ташбака
  73. Ташбака
  74. Ташбака
  75. Сөлек
  76. Сөлек
  77. Сөлек
  78. Карышлавык
  79. Әкәм-төкәм
  80. Елан
  81. Елан
  82. Елан
  83. Елан
  84. Елан
  85. Тузбаш елан
  86. Елан һәм балык
  87. Елан һәм бүре
  88. Кош
  89. Кош мамыгы
  90. Сыерчык оясы һәм сыерчык
  91. Сыерчык оясы һәм сыерчык
  92. Сандугач
  93. Карлыгач
  94. Карлыгач
  95. Күгәрчен
  96. Күгәрчен
  97. Чыпчык
  98. Саескан
  99. Саескан
  100. Саескан
  101. Саескан
  102. Саесканның кунган, очкан вакыты
  103. Саесканның йомырка эчүе
  104. Акчарлак
  105. Тургай
  106. Кәккүк
  107. Тукран
  108. Тукран
  109. Тутый кош
  110. Тутый кош
  111. Бөркет
  112. Торна
  113. Боҗыр
  114. Боҗыр аулап, утта өтү
  115. Көртлек
  116. Көртлек
  117. Көртлек аулау
  118. Күркә
  119. Күркә
  120. Күркә
  121. Күркә
  122. Каз
  123. Каз
  124. Каз
  125. Каз бәбкәсе
  126. Каз бәбкәсе
  127. Үрдәк
  128. Үрдәк
  129. Үрдәк
  130. Үрдәк
  131. Үрдәк бәбкәсе
  132. Әтәч
  133. Әтәч
  134. Әтәчнең кикриге һәм койрыгы
  135. Әтәч, таң ату
  136. Тавык
  137. Тавык
  138. Тавык
  139. Тавыкның ояда утыруы
  140. Йомырка, чеби
  141. Йомырка, чеби
  142. Йомырка
  143. Йомырка
  144. Йомырка
  145. Йомырка
  146. Йомырка
  147. Йомырка
  148. Йомырка
  149. Йомырка
  150. Йомырка
  151. Йомырка пешереп ашау
  152. Йомырка пешереп ашау
  153. Йомырка пешереп ашау
  154. Аю
  155. Аю
  156. Аю, балык, әтәч, баклажан, сабын
  157. Аю һәм елан
  158. Бүре
  159. Бүре
  160. Бүре
  161. Төлке
  162. Төлке
  163. Куян
  164. Куян
  165. Куян
  166. Куян
  167. Куян, көзге
  168. Ас
  169. Йомран
  170. Йомран
  171. Йомран, бака
  172. Керпе
  173. Керпе
  174. Керпе
  175. Тиен
  176. Тычкан, күсе
  177. Тычкан, күсе
  178. Тычкан, күсе
  179. Тычкан, күсе
  180. Тычкан, күсе
  181. Тычкан, мәче
  182. Ялман (кушаяк)
  183. Маймыл
  184. Капкын, тозак
  185. Ат
  186. Ат
  187. Ат бәкәлләре
  188. Ат аяклары һәм койрыгы (чапкан вакытта)
  189. Дага һәм кадаклары
  190. Ат, арба, күпер
  191. Ат, сыер, эт
  192. Ишәк
  193. Сыер
  194. Сыер, аның койрыгы һәм мөгезләре
  195. Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы
  196. Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы
  197. Сыерның аяклары, койрыгы, мөгезләре, күзләре
  198. Сыер мөгезләре
  199. Сыер мөгезләре
  200. Сыер мөгезләре
  201. Сыерның теле белән борынын ялавы
  202. Сыер җилене
  203. Сыер имчәкләре
  204. Сыер имчәкләре
  205. Сыер имчәкләре
  206. Сыер һәм кәҗә имчәкләре
  207. Сыер саву
  208. Сыер саву
  209. Сөт
  210. Кәҗә
  211. Кәҗә
  212. Кәҗә
  213. Кәҗә
  214. Сарык
  215. Сарык
  216. Сарык
  217. Сарык йонын алу
  218. Сарык бәрәне
  219. Дөя
  220. Дуңгыз
  221. Эт
  222. Эт
  223. Этнең аяклары һәм койрыгы
  224. Мәче
  225. Мәче
  226. Мәче
  227. Мәче
  228. Мәче
  229. Мәче һәм эт
  230. Хайван өстендәге тире
  231. Ала тире