Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен табышмаклар

Принтерга
(371 тавыш, уртача 3.85 )

Табигать серләре

Үсемлекләр (агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләк-җимеш, яшелчә)

Тереклек дөньясы (җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-корт, бөҗәк һ. б.)

Кеше әгъзалары

Йорт-җир, көнкүреш әйберләре, кием-салым

Савыт-саба, аш-су

Транспорт, техника, эш кораллары

Уенчыклар, музыка уен кораллары, уку-язу әсбаплары

 

 

Табигать серләре

1. Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала.

 

2. Һәркөн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.

Бу кайчак?

 

3. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан?

 

4. Кара мыеклы җизнәм

Сагындырып килгән.

 

5. Лампа түгел — яктырта,

Мич түгел — җылыта.

 

6. Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә.

 

7. Ярты икмәк, туп урак,

Торган җире бик ерак.

 

8. Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

 

9. Ай янында алтмыш күз,

Алтмышы да алтын күз.

 

10. Беркемгә дә күренмичә

Җы р көйләргә ярата,

Көзге сары яфракларны

Тирә-якка тарата.

 

11. Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин.

 

12. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр.

 

13. Ялт-йолт ялтырый,

Җирне ң өсте калтырый.

 

14 Җиде сөлгем җиде төстә,

Җидесен дә элдем күккә .

 

15. Җир өстендә ак мамык.

 

16. Колак, борынны уып,

Өеңә кертә куып.

 

17. Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә, су була.

 

18. Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә су була.

 

19. Сикереп төшә, бозны тишә.

 

20. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

 

Үсемлекләр

(Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр һ. б.)

21. Җәен киенә, кышын чишенә.

 

22. Яз күңелләндерә,

Җәй ышыклый ,

Көз ашата,

Кыш җылыта.

Ул нәрсә?

 

23. Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.

 

24. Кышын да, җәен дә бертөсле.

 

25. Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

— Җә й башында җиләгемне

Авыз итәрсез дигән.

 

26. Нинди агач җилсез шаулый?

 

27. Иелә, бөгелә,

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә.

 

28. Кигән ап-ак эшләпә

Төшереп кашына ук.

Эшләпәсен салдырсаң,

Каш түгел, башы да юк.

 

29. Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

 

30. Бер карасаң — күксел төсле,

Бер карасаң — ай сыман.

Үткән чакта көлә төсле,

Өзеп ал дигән сыман.

 

31. Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән,

Ак шар очкан да киткән.

 

32. Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да —

Сак була күр җыйганда.

 

33. Сары төсле — бал кебек,

Ак чуклары — кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.

 

34. Күп чәчәкләр белән бергә

Бер үк җирдә үсәләр.

Шифасы күп булган өчен

Чәен ясап эчәләр.

 

35. Чайкала алтын арышлар,

Арада — зәңгәр бизәк.

Ни икәнен белим дисәң,

Башыңны эшләт тизрәк.

 

36. Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре.

Гел кояшк а караганга

Кояш төсле йөзләре.

 

37. Ялгыш кына тисәгез дә,

Елатабыз, чагабыз.

Безгә үпкәли күрмәгез,

Шул — саклану чарабыз.

 

38. Керпе менгән дә

Чүлмәк өстенә,

Тырышып үсә

Бөтен көченә.

Ул ни?

 

39. Исемнәре бер үк төрле,

Холыклары төрле-төрле:

Берсе тышта тып-тып кына,

Берсе өйдә тып-тын тора.

 

Җиләк-җимеш . Яшелчә

40. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек,

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр.

 

41. Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште.

 

42. Үлән араларында

Торам яшеренеп.

Ашыйсың килсә ,

Ал мине өзеп.

 

43. Җимешем кып-кызыл була,

Бу — шатлы к минем өчен.

Чөнки көзге салкында да

Һич тә үзгәрми төсем.

 

44. Урманда кара төймәм

Эленеп тора.

 

45. Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин...

Беләсеңме ни өчен?

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем.

 

46. Озын, яшел — түтәлдә,

Сары, тозлы — кисмәктә.

 

47. Җи р астында алтын казык ,

Алдык без аны казып.

 

48. Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган.

 

49. Үзе йомры — ай түгел,

Төсе сары — май түгел,

Койрыклы — тычкан түгел.

 

50. Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм.

 

51. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.

 

52. Туп түгел — түгәрәк,

Күсе түгел — койрыклы.

 

53. Бер күтәрәм йорт,

Эче тулы яссы корт.

 

54. Агач, агач саен ботак,

Ботак саен оя,

Оя саен күкәй —

Сигездер дә тугыздыр.

 

55. Үзе шардай,

Эче кандай,

Тәме балдай.

 

56. Түтәлдә яткан чагында

Тулып торам ай кебек,

Табынга ярып куйганда

Эчем сары бал кебек.

 

57. Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә.

 

Тереклек дөньясы

(Җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-корт, бөҗәк һ. б.)

58. Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.

 

59. Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп.

 

60. Кош түгел — оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата.

 

61. Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр

 

62. Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.

 

63. Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач.

Борыны җиргә тигән,

Килгән ул ерак илдән.

 

64. Коймада — өй,

Өйдә — җырчы .

 

65. Гөрли-гөрли җырлы й ул,

Кызыл читек ки я ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.

 

66. Койрыгын алса — башы ябыша,

Башын алса — койрыгы ябыша.

 

67. Җә й шакылды й бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?

 

68. Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын.

 

69. Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук.

 

70. Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе — җирдә,

Җыр ы — күктә.

 

71. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

 

72. Соскы борын — бакылдык,

Күп сөйләшә — такылдык.

 

73. Урмый, чәчми,

Ил өстендә көн итә

 

74. Канаты бар — каурыйсыз,

Күзе дә бар — керфексез.

Күлмәге тулы ак тәңкә,

Ул да тагылган җепсез.

 

75. Безли дә безли,

Бигрәк җан ы түзми,

Гел тәмлене эзли.

 

76. Чырр, чырр, чырр, ди ул,

Канат белән җырлы й ул,

Аяк белән тыңлый ул.

 

77.Безз-з, безз-з, без түбән,

Безнең өстә йөзтүбән.

 

-78.Үзе бәләкәй булса да,

Үзеннән зур күтәрә.

 

79. Аллы-гөлле очкалак,

Оча гөлләр кочкалап.

 

80. Тызлый да бызлый,

Үпкән җире сызлый.

 

81. Сабан туенда узыша,

Бар эшемә булыша.

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә.

 

82. Кешенең дусты,

Йортның сакчысы.

 

83. Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле, тырнаша.

 

84. Үлән ашый, май ташый.

 

85. Табышмак әйтәм мин сезгә:

Йон бирә нәрсә безгә?

 

86. Мырк-мырк мырылы,

Бик каты икән борыны.

 

87. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.

 

88. Җәй : «Мә-мә!» — дип йөрделәр,

Кышка пима бирделәр.

 

89. Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычкыра.

 

90. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар.

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар.

 

91. Ап-ак йомгак ярылды —

Сары йомгак яралды.

 

92. Суда юынып алды,

Өсте коры калды.

 

93. Яшел палас өстендә

Сары йомгак тәгәри.

 

94. Йон йомгагым бөдрә,

Су күрдеме йөгерә.

 

Кеше әгъзалары

95. Иң әүвәле дәү урман,

Аннан түбән кече урман,

Аннан түбән елтырык,

Аннан түбән мышкылдык,

Аннан түбән лапылдык,

Аннан түбән шапылдык,

Аннан түбән тәтелдек.

 

96. Берсе сөйли,

Икәү тыңлый,

Икәве карап тора.

 

97. Сөяге юк, теше юк,

Сөйләмәгән сүзе юк.

98. Бер агачта ике яфрак.

 

99. Ике агай рәттән торсалар да,

Берсен берсе күрмиләр.

 

100. Кечкенә генә җил капка

Ачыла да ябыла.

 

101. Кечкенә генә сарай,

Эче тулы ак тавык.

 

102. Ти, дигәндә, тими,

Тимә, дисәң, тия.

 

103. Таралгач — биш,

Җыелгач — бер.

 

Йорт-җир, көнкүреш әйберләре, кием-салым

104. Киттем дип китә, кире килә .

 

105. Аяксыз, кулсыз өй саклый.

 

106. Ике баш, дүрт аяк , бер гәүдә.

 

107. Аягы бар, кулы юк;

Аркасы бар, түше юк.

 

108. Дүрт агайга бер эшләпә.

 

109. Ак кием кигән

Башы түшәмгә тигән.

 

110. Гармун кебек сырлы ул,

Мич шикелле җыл ы ул.

 

111. Көн-төн йөри,

Урыныннан китә алмый.

 

112. Карыйм да күрәм,

Борылам да көләм.

 

113. Төймәсенә басу белән

Бәйли зәңгәр яулыгын.

Аш пешерә, чәй кайната —

Күрсәтә уңганлыгын.

 

114. Почмакта бер суык кыш ,

Исеме аның ...

 

115. Үзе бер әрҗә,

Бөтен дөньяны күрсәтә.

 

-116. Сөйләп бирә тел белән,

Сүзе китә юл белән,

Юлы агач башында.

 

117. Попугай түгел, җаны юк,

Әйткән сүзне кабатлый.

 

118. Төймәсе челт итә,

Үзе гөлт итә.

 

119. Колаклы ябалак

Кыштан саклый.

 

120. Бер агачта биш тармак,

Тармагы саен бармак.

 

-121. Айрат кия ,

Гөлназ бәйли —

Икесен дә салалар.

Нәрсә кигән икән алар,

Беләсезме, балалар?

122. Берсе сулдан, берсе уңнан

Урам таптый ике туган:

Бер-береннән калышмыйлар.

Урыннарын ялгышмыйлар.

 

123. Җәй буе ял иттеләр,

Кыш тәпиләп киттеләр.

 

124. Тирәне — тездән,

Сае — тубыктан,

Сине саклыйлар

Судан, суыктан.

 

125. Тирән коем,

Тирән коемны

Төреп куйдым.

 

Савыт-саба, аш-су

126. Җи з багана өстендә

Ак күгәрчен утыра.

 

127. Үзе җырлый , үзе сыйлый.

 

128. Бәләкәй генә ак тана,

Борыным бар, дип мактана.

 

129. Ике туган су коенырга киттеләр.

 

130. Кар яудыра, кар өя,

Кары эреми өйдә.

 

131. Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк;

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.

 

132. Бер чынаяк эчендә

Ике төрле сөт тора.

 

133. Мине тотып ашамыйлар,

Миннән башка туй да ясамыйлар.

 

134. Су түгел — сыек,

Кар түгел — ак.

 

135. Сыер биргән бер сыйга

Бөҗә к исеме кушканнар.

Ни ул?

 

136. Керт-керт иткән,

Керт-керт кискән

Чикләвек —

Әчесе юк,

Әрчисе юк чикләвек.

 

137. Тоз түгел — ак,

Бал түгел — татлы.

 

Транспорт, техника, эш кораллары

 

138. Канаты бар — җилпеми,

Эче җыл ы — җил тими.

 

139. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиренә җитәр.

 

140. Ияремә менәләр,

Өзәнгемә тибәләр.

Йөгертәләр, чаптыралар,

Кирәк җиргә китәләр.

 

141. Ике көпчәкле арба,

Утсыз да алга чаба.

 

142. Сукмактан да чыгалмыйлар,

Бер-берен дә уздырмыйлар,

Кызыл күзле ябалактан

Рөхсәт алмый кузгалмыйлар.

 

143. Каладагы үгезләрнең

Пар сукмакта мөгезләре.

Сукмактан чыкса мөгез,

Шып туктар чапкан үгез.

 

144. Барам, барам

Очы юк.

 

145. Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе:

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

 

-146. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми:

Үзе йөри тыр да тыр,

Йә, бу нәрсә, кем әйтер?

 

147. Үзе ура, үзе суга,

Үзе капчыкк а сала;

Шаулап, гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала.

 

148. Тимер жираф, башы күктә,

Күп күтәрә көче күпкә,

Тонна-тонна йөкләрне

Эләктереп ала ул,

Балконнарын балкытып,

Биек өйләр сала ул.

 

149. Ул үзе шундый көчле,

Тешле-тешле чүмечле:

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне.

 

150. Тек-тек-тек. Тек-тек-тек.

Мөгезенә элгән җеп.

Тәпие энәле.

Нәрсә бу — бел әле!

 

151.Чүп-чар, тузан йота ул,

Өйне чиста тота ул.

 

152. Тик бер генә һөнәр беләм:

Кыям, турыйм, юнам, теләм.

 

153. Тешләре бар, авызы юк,

Үзе чәйни, үзе йотмый,

Ашаганы — агач он.

 

154. Бер ягымнан тоталар,

Бер ягымнан куркалар;

Теләләр дә юналар,

Чәнчиләр дә кыркалар.

 

155. Керләр өстеннән үтә

Шуннан эше дә бетә.

 

156. Бурычым бик кечкенә,

Кечкенә дә, төш кенә.

Нечкә баудан төшмим мин,

Чиста керләр тешлим мин.

 

157. Үзе энә, үзе каптырма,

Үзең эзлә, миннән таптырма.

 

158. Ике боҗра, ике аяк,

Уртасында — бер таяк.

 

159. Борыны озын үзеннән,

Үзе минем теземнән.

Шыбыр-шыбыр шыбырдап

Яңгыр ява үзеннән.

 

Уенчыклар, музыка уен кораллары, уку-язу әсбаплары

160. Минем белән уйныйлар,

Уйнап һич тә туймыйлар.

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, бәбкәм, дияләр.

Үсә төшкәч балалар,

Мине онытып калалар.

 

161. Типтем — очты биеп-биеп,

Суга төште, батмады.

Әни әйтә: «Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма!» —ди.

 

162. Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп,

Җан-фәрманга йөгерә ул,

Тормый бер дә үпкәләп.

 

163. Теле юк, үзе аңлата.

 

164. Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якы н дус та юк.

 

165. Эз салып кара тактага,

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри-йөри

Үзе бәләкәйләнә.

 

166. Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза.

 

167. Диңгезе бар — суы юк,

Каласы бар — халкы юк,

Урманы бар — агачы юк.

 

168. Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш.

 

169. Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл;

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын.

 

170. Телләре бик күп булса да,

Һәркем аңлый, үз итә.

Елата да, җырлата да,

Кирәк икән — биетә.

 

171. Тартма өстендә таяк,

Таякта җиде җеп,

Җиде җептә җитмеш сайрар кош.

 

172. Аягын-башын кистем,

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем,

Моңайганын ишеттем.

 

173. Эче буп-буш,

Тавышы дөньяга сыймый.

 

174. Җебенә тисәң, елаган,

Колагын тотсаң, чыңлаган.

Өстендә эчәге,

Астында түшәге.


 

Табышмак җаваплары

  1. Ел фасыллары
  2. Көз
  3. Кыш
  4. Яз
  5. Кояш
  6. Кояш
  7. Ай
  8. Һава
  9. Йолдызлар
  10. Җил
  11. Болыт
  12. Яңгыр
  13. Яшен
  14. Салават күпере
  15. Кар
  16. Салкын
  17. Кар бөртеге
  18. Боз
  19. Тамчы
  20. Су
  21. Урман
  22. Агач
  23. Яфрак
  24. Чыршы, нарат
  25. Каен
  26. Усак
  27. Шомырт
  28. Гөмбә
  29. Чәчәкләр
  30. Умырзая
  31. Тузганак
  32. Энҗе чәчәк
  33. Ромашка
  34. Мәтрүшкә
  35. Күкчәчәк
  36. Көнбагыш
  37. Кычыткан
  38. Кактус гөле
  39. Тамчы һәм тамчы гөл
  40. Чия
  41. Алма
  42. Җиләк
  43. Миләш
  44. Шомырт
  45. Гөлҗимеш
  46. Кыяр
  47. Кишер
  48. Помидор
  49. Шалкан
  50. Бәрәңге
  51. Кәбестә
  52. Чөгендер
  53. Кабак
  54. Борчак
  55. Карбыз
  56. Кавын
  57. Борыч
  58. Куян
  59. Керпе
  60. Тиен
  61. Төлке
  62. Аю
  63. Фил
  64. Сыерчык
  65. Күгәрчен
  66. Саескан
  67. Тукран
  68. Песнәк
  69. Күке
  70. Тургай
  71. Карлыгач
  72. Үрдәк
  73. Чыпчык
  74. Балык
  75. Бал корты
  76. Чикерткә
  77. Чебен
  78. Кырмыска
  79. Күбәләк
  80. Черки
  81. Ат
  82. Эт
  83. Песи
  84. Сыер
  85. Сарык
  86. Дуңгыз
  87. Кәҗә
  88. Бәтиләр
  89. Әтәч
  90. Тавык
  91. Чеби
  92. Каз
  93. Каз бәбкәсе
  94. Үрдәк бәбкәсе
  95. Чәч, каш, күз, борын, авыз, тешләр, тел
  96. Тел, колаклар, күзләр
  97. Тел
  98. Колаклар
  99. Күзләр
  100. Авыз
  101. Авыз һәм тешләр
  102. Иреннәр
  103. Бармаклар, йодрык
  104. Ишек
  105. Йозак
  106. Карават
  107. Урындык
  108. Өстәл
  109. Мич
  110. Җылыту батареясы
  111. Сәгать
  112. Көзге
  113. Газ плитәсе
  114. Суыткыч
  115. Телевизор
  116. Телефон
  117. Магнитофон
  118. Лампочка
  119. Бүрек
  120. Перчатка
  121. Бүрек, яулык
  122. Аяк киемнәре
  123. Киез итекләр
  124. Итекләр, туфли
  125. Оек
  126. Самовар башында чәйнек
  127. Самовар
  128. Чәйнек
  129. Чиләкләр
  130. Иләк
  131. Икмәк
  132. Йомырка
  133. Тоз
  134. Сөт
  135. Корт
  136. Чәкчәк
  137. Шикәр, шикәр комы
  138. Самолет
  139. Поезд
  140. Мотоцикл
  141. Велосипед
  142. Трамвай, светофор
  143. Троллейбус
  144. Юл
  145. Светофор
  146. Трактор
  147. Комбайн
  148. Күтәрү краны
  149. Экскаватор
  150. Тегү машинасы
  151. Тузан суырткыч
  152. Балта
  153. Пычкы
  154. Пычак
  155. Үтүк
  156. Кер кыстыргычы
  157. Каптырма
  158. Кайчы
  159. Су сипкеч
  160. Курчак
  161. Туп
  162. Футбол тубы
  163. Китап
  164. Китап
  165. Акбур
  166. Авторучка
  167. Карта
  168. Буяу карандашлары
  169. Линейка
  170. Гармун
  171. Гитара
  172. Курай
  173. Барабан
  174. Скрипка