Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышы ничек булачагын сынау

E-mail Принтерга pdf
(59 тавыш, уртача 4.10 )

Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча

Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.

Әгәр Иделдә кисәктән боз катып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.

Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

Еллар чыклы булса, бал күп булыр.

Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.

Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.

Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

Күк күкрәүдән элек яшен яшьнәсә, ачлык булыр.

Сабан сөргәндә ярмалы балчык чыкса, ул җирдә ашлык уңар.

Салават күпере элек күренгәндә кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык уңар.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Томан күп төшсә, җимеш уңар.

Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.

Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.

Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.

Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.

Яшен күп булса, баланны кырау алыр.

 

Еллар, ел фасыллары, айлар, көннәр буенча

Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.

Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр.

Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.

Барс елы - байлык, Тычкан елы - баллык, Куй елы - кытлык, Куян елы - йотлык.

Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.

Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.

Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.

Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.

Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.

Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, кара-бодай уңар.

Ел башы буласы төнне кичен һәр ашлыкның саламын кар астына куеп, бер атнадан алып кара: кайсы ашлыкның саламы бүрткән, озын булса - шуны күбрәк чәчәргә кирәк.

Искечә беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.

Июнь өчесендә булса төшлектән җил - сабан ашлыгына килә ел.

Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.

Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

Кыш сыкы булса, җәй алма була.

Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.

Май ае салкын булса - игенгә туклык.

Май алтысында булса чык - ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә - зыян.

Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.

Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм ка-рабодай уңар.

Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә.

Тычкан һәм Елан елларында бал күп булыр.

Февраль икесендә иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асы-лынып торса, ул елда иген уңар.

Мартта кояш карны нык кыздырып эретә башласа, картлар: «Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр»,- диләр.

 

Үләннәр, куаклар, агачлар буенча

Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.

Борчакны суга салып кара: әгәр су өстендә вак күбекләр булса, быел борчак яхшы уңар.

Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәй - туклык.

Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.

Карама агачында чәчәк булса, карабодай уңар.

Кузгалак көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр.

Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.

Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

Чыршы күркәләре башында булса, ашлыкны иртә чәч, әгәр дә төбендә булса - соң чәч.

Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

Яз көнендә урманда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.

Яфрак җиргә капланып төшсә, иген булырга галәмәт.

 

Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр буенча

Әгәр бүреләр көзгәчә улый бантласалар, киләсе ел ашлык булмас.

Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.

Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха килсә, уңыш яхшы була.

Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.

Бытбылдык кычкырган ел иген була; тартар кычкырса, иген булмый.

Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.

Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.

Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.

Күк күкрәүдән элек торна кычкырса, туклык булыр.

Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы бик уңар, түбәнтен очсалар, ашлык гадәтчә булыр.

Кыр тычканнары күп булса, ашлык начар булыр, йорт тычканнары күп булса, ашлык яхшы булыр.

Кырмыска түмгәгенә таяк тыккач, кырмыскалар таяк башына кадәр менсәләр, җитен озын булыр.

Озынборыннар яздан ук югары болгансалар, солы бик уңар.

Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.

Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.

Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.

Тавыклар оя басарга соң утырып иртә торсалар, ачлык булыр.

Тартай күп булса, печән күп булыр.

Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.

Шомыртка көя төшмәсә, сабан ашлыгы начар була.

Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.

Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Сынамышлар Ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышы ничек булачагын сынау