Мәҗүсилек. Ислам дине

Принтерга
(22 тавыш, уртача 3.77 )

Мифик затлар


Аждаһа, азса, күлгә сыймас.
Аждаһаның эчкән саен сусыны кабарыр, ди.
Алла шайтаныннан адәм шайтаны яман.


Алтын күрсә, фәрештә юлдан язар.
Ашыккан эшкә шайтан катышыр.
Багучылык — ялган эш, күңел алдап юаныч.
Бичура белән пәри дус.
Дары исеннән шайтан кача, имеш.
Диюгә тәмуг юлын күрсәтмәсәң, оҗмах юлын белмәс.
Җен дигәнең саңгырау сазлыкта оялый ул.
Җенгә җен тими.
Җенне күреп шаккатмасаң, шундук күздән юк булыр.
Ил кайда, иблис анда.
Ишәк ише белән, шайтан шае белән.
Кыз, кымыз, кубыз — шайтанга өч кулавыз.
Күперне чыкканчы шайтанга да ялыналар.
Мал малга җиткәнче газраил җанга җитәр.
Мәчкәй — тәңренең убыры.
Мәчкәйнең эчендә еланы бар.
Мунча пирсез булмый, күл балыксыз булмый.
Очалмаган убыр өендәген убар.
Пәри баккан, җен тапкан. Пәри башка, җен башка.
Сылтау өчен дөньяда шайтан бар. Сөләйман үлде, диюләр котылды.
Убыр китте, урыны калды.
Убыр симермәс, угры баемас.
Убыр упкан табылмас, пәри суккан сау булмас.
Убырның күзе күрмәсә дә күңеле тоя.
Хәерле эшне ашыктырмасаң, шайтан катыша.
Чурт белән шайтан икесе дә бер.
Шайтан белән юлга чыксаң, койрыгын ычкындырма.
Шайтан ризыгына бисмилла кирәк түгел.
Шайтан таягы белән йөрер.
Шайтанга кирәк булса, Коръәннән дәлил китерә.
Шайтаннан иман алып булмый.
Шайтаннан үлмәс туар, чукрактан көлмәс туар, сукырдан күрмәс туар.
Шайтанны җен нишләтсен?
Шайтанның дуслыгы дар агачына хәтле.
Шайтанның үз күлендә үз ирке.
Шүрәле судан шүрли.
Юханың теленә алданма.
Ялмавыз җиде чакрымнан теле белән ялмап йотар.
Яман — яшькә туймас, мечкәй ашка туймас.
Өметсез — шайтан.

Бер карасаң — үрәле, икенче карасаң — шүрәле.
Иблисне иманга өндәү.
Судан шайтаныңны чыгарыр.
Шайтан ярлы, без бай.
Әвен әүлиясе, мунча фәрештәсе.
Җеннән куркып албастыга очраган.


Ислам дине, шәригать


Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел.
Ике кыйблага оеганның иманы булмас.
Икмәксезнең иманы юк.
Кяфернең ялкавы — монах, мөселманның ялкавы суфи булыр.
Кул кулны белә, шәригать юлны белә.
Мөселманлык — туклыкта, инсаф китәр юклыкта.
Мөселманның нияте кылган гамәленнән изге, имеш.
Эш кулны көтә, шәригать юлны көтә.

Динем өчен түгел, көнем өчен.
Кырыгына бер иман, утызына бер комган.
Үзем күптән иманлы, күршеләрем өчен кайгырам.


Алла (Ходай, Тәңре)


Алла бирмәгәнне мулла бирмәс.
Алла бирсә колына, чыгарып куяр юлына.
Алла бүрегә азык бирсә, тешен сындырып бирә, имеш.
Алла ташламаса, бүре ашамас.
Аллага сыенсаң сыен, ишегеңне каты биклә.
Аллага ышан, үзең кымшан.
Аллага ышанып суга төшмә, йөзә белсәң төш.
Алладан сыер сорасаң да, кәҗә генә бирә, ди.
Алланың ирке бар, мулланың бүрке бар.
Алланың кеме юк, арбаның төбе юк.
Атыңны Аллага тапшырсаң да, дилбегәсен үзең тот.
Игенче яңгыр тели, чүлмәкче аяз тели, бер Алла кайсына ярасын.
Качкан да: «Алла!», куган да: «Алла!» —ди.
Моңсыз бер Ходай.
Танык өчен Ходай бар, сылтау өчен шайтан бар.
Тәңре көне тарыдан да күп.
Тәңре малын шайтан кызганыр.
Тәңре тәкә түгел, хәзер китереп сөзми.
Тәңре эше фәрман белән, бәндәнеке дәрман белән.
Уңса — Алладан, уңмаса — бәндәдән күрәләр.
Ходай органны пәйгамбәр таягы белән төртә, ди.
Ходайдан узып патшага барып булмый.

Аллага да юк, муллага да юк.
И Ходаем, тәүфыйк бир, чәй эчәргә конфет бир.
И Ходаем, үзең китер уңаен.
Күктән илла Алла белән, кырык-илле мулла белән.
Тәңрегә әйткән, кирәмәткә биргән.


Ахирәт, оҗмах, тәмуг


Бар да оҗмахка керсә, җәһәннәм буш калыр иде.
Бар да тигез — җәннәттә.
Бер өйрәнгәч, тәмугка да күнегәләр, ди.
Мин дә языклы, син дә языклы: ул оҗмахка кем лаеклы?
Сабыр төбе саф алтын, тәмуг төбе сап-салкын.
Теге дөньяга соңга калам дип берәү дә курыкмый.
Тәмугка өйрәнгән оҗмахка кермәс. Тәмугны да яхшы нияттән корганнар, ди.

Алдым — җәннәт, артым — тәмуг.
Мин үлгәч, теләсә кыямәт купсын.
Җиде җәннәт ишеген ачу.


Дини йолалар


Аллага — шөкер, муллага фытыр.
Бер намазга ике азан әйтелми.
Елына килгән ике гает, аның да берсен укымасаң гаеп.
Ике гает, бер җомга, ул да җитә бер елга.
Кабул булмас догага амин тотма. Коры җәймәгә дога булмас.
Намазга азан ярашыр, сүзгә казан ярашыр.
Руза, намаз туклыкта, иман качар кытлыкта.

Салават, тәкбир әйтеп ишанны да алдап була.
Сорау күктән, җавап тегермәннән.
Сәдакасына күрә савабы, соравына күрә җавабы.
Телең белән дога кыл, кулың белән эшлә.
Төрле авылда төрле әттәхият.
Ураза керде — намаз, ураза чыкты — шабаз.
Утыз көн уразаның бер көн бәйрәме була.
Хаҗи дигәнебезнең куеныннан хачы чыкты.
Хәленнән килгән хаҗ кылган, хәленнән килмәгән ач торган.

Ике дога, бер җыр.
Мәчеткә баргач, мулланы күрмәгән.
Уразаны мин тотам, бәйрәмен бай итә. Әлхәм белән Әбҗәткә без кермибез әҗәткә.

Руханилар


Абыстай бизәнгәнче туй узган.
«Алла» дисәң, мулла кызын бирә, ди.
Ашлы өйне мулла мактый.
Байга бармак янама — ишсез калырсың, муллага бармак янама — гүрсез калырсың.
Бер авылда мөәзин күп — иртә намазын көн чыккач укы-ганнар.
Бүзче белгәнен тукый, мулла белгәнен укый.
Дәрвиш — ашавыннан, бай — яшәвеннән билгеле.
Ике дәрвиш бер паласка сыяр, ике патша җир йөзенә сыймас.
Имамның да имансызы була. Ишан очмас, мөрите очырыр.
Карак — каргана, мулла — зарлана.
Мужик бил сындырып, мулла бит сыпырып көн итә.
Мулла азса, мәхәлләгә ни сан.
Мулла акчаны дус тотмый, кулына керсә, буш тотмый.
Мулла эше өстендә, ризыгы кеше өстендә.
Муллага — мазар, сәүдәгәргә базар кирәк.
Муллага мәчет юлын өйрәтергә кирәкми.
Мулладан — дога, мужиктан — дуга.
Мулладан: «Шаһитең кем?» дип сорагач, мәзингә күрсәткән, ди.
Мулланың аты чибәр капкага туктый.
Мулланың сөйләгәнен тыңла, кылганын кылма.
Мулласы нинди, мәхәлләсе шундый.
Мөритләр булса, мөршитләр табыла.
Суфи күп жирдә шайтан күп.
Суфи суган ашамас, кабыгын җиргә ташламас.
Тавык күргәнен чукыр, мулла белгәнен укыр.
Түрә — приказ белән, мулла — указ белән.
Ярлы — беләгенә, мулла теләгенә ышаныр.

Аның күк кенә мулла кызында да була.
Бәлеш ашаганда син дә мулла, мин дә мулла.
Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала.
Әлеге дә баягы, сукыр суфи таягы.