Рухи сыйфатлар, холык-гадәт, әдәп-әхлак

Принтерга
(36 тавыш, уртача 3.83 )

 

Чын кеше булу, әдәп, оят, намус, дәрәҗә, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык

Абруй - ирнең куәте.

Ак күңелленең аты армас, туны тузмас.

Акчаң булмаса да, вөҗданың булсын.

Алтын җирдә ятмас, яхшы исем илдә ятмас.

Ат айда сыналыр, адәм елда сыналыр.

Ат үләр - ияре калыр, адәм үләр - даны калыр.

Аю өнендә көчле, куркак - өендә көчле.

Адәмне адәм иткән - әдәп.

Адәмнән олы ат юк, ипидән олы аш юк.

Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.

Әҗәле җиткән бер үләр, абруе киткән көн дә үләр.

Әрсез кеше сумала булып сыланыр.

Байлык белән торылмый, холык белән торыла.

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

Батыр булсаң - йөрәктән, көчле булсаң - беләктән.

Батыр куркак булудан курка.

Батыр туса - ил бәхете, яңгыр яуса - җир бәхете.

Батырлыкта матурлык.

Бозылган илне батырлар төзәтер.

 

Вөҗданы пакь - йөзе ак.

Гайрәт иткән - таулар тишкән.

Даныңны җуйганчы башыңны жуй.

Дөнья йорты тар булса да, күңелең киң булсын.

Җаның олы булса, һәр эшең олы.

Җаның сау булса - авырумын димә, тәнең сау булса - ярлымын димә.

Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз.

Йөрәгең тимердән булса, хәнҗәрең агачтан булса да ярый.

Казан карасы китә, намус карасы китми.

Кеше алдында кем дә гөл, кеше артында намус бел.

Кеше булган кешенең кеше белән эше бар, кеше булмаган кешенең кешедә ни эше бар?

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Кеше карбыз түгел, чиртеп белә алмыйсың.

Кеше үз кадерен белми кадирун кадерне белмәс, былбылдан үзгә кошлар гөлстан кадерен белмәс.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Кешедән оялмаган кешенең йөзе олтан.

Кешенең холкы күркәм булса - тереклеге хуш була, холкы явыз булса - тереклеге буш була.

Киемең киң булганчы күңелең киң булсын.

Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр.

Куркак гомергә батырлык турында сөйләр.

Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.

Курку үлемнән коткармый.

Курыкканга куш, койрыгы белән биш.

Курыкканга куян да аю булып күренә.

Кыюлык - ярты бәхет.

Күзе сукырга юлдаш бул, күңеле сукырга юлдаш булма.

Күркәм кием тән зиннәте, күркәм холык җан зиннәте.

Күңел каралыгын бернинди сабын да агарта алмый.

Күңел ярлылыгы кесә ярлылыгыннан начаррак.

Күңеле ачыкның юлы ачык.

Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр.

Намус җаннан кадерле.

Намусы таза кеше ишек шакудан курыкмый.

Оялмаган боермаганны ашаган.

Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.

Оят юкта иман юк.

Оятның теше булмаса да кимерә.

Пычак ярасы китә, намус карасы китми.

Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

Тәвәккәл таш яра, таяк баш яра.

Тәвәккәлдә тау көче бар.

Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.

Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.

Холкы бозык кешенең фикере дә бозык була.

Холкы начардан дуслары качар.

Холыкны дәвалау җәрәхәтне дәвалаудан авыррак.

Холыксыз кеше койрыксыз көймәгә охшый.

Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер.

Яман ат белән торганнан яхшы ат белән үлгән яхшырак.

 

Ат тартмаслык оят, үгез тартмаслык гаеп.

Аты олы, кабыргасы коры.

Адәм дисәң - коны юк, хайван дисәң - йоны юк.

Әрле Мәликәгә коры тәлинкә.

Байлыгым булмаса, намусым бар.

Җаным тыныч, ярмам - арыш.

Исемем илдә, урыным түрдә.

Кечесендә әдәп юк, олысында бел ек юк.

Киемең кеше күркесе, фигылең кеше көлкесе.

Оялса - үз бите, биртелсә - үз биле.

Оят белән алыш-биреш бетү.

Сарык янында батыр, батыр янында сарык.

Үгет бездән, әдәп белү үзеңнән.

Үз күләгәсеннән үзе курыккан.

Үзе әдәпсез, киеме сәдәпсез.

Үзе курка, үзе йолка.

 

Акыл, аң, акыллылык һәм акылсызлык

Аз булса да, үз акылың булсын.

Акча ярлысыннан акыл ярлысы яман.

Акыл байлыгы - тузмас байлык.

Акыл булса, юл бар.

Акыл - тезген, холык - ат, тезгенеңне белеп тарт.

Акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар.

Акыллы сүзен «мин» дип башламый.

Акыллы уйлаганчы, тиле сугып ега.

Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.

Акыллыга ишарәт, акылсызга бишәр әйт.

Акыллының аты да армый, туны да тузмый.

Акылсыз, атка менсә, атасын танымас.

Акылсыз калудан ике күзсез калганың артык.

Ахмак көндез шәм ягар, мае беткәч кичен айга багар.

Ахмакка биргән киңәш далага аткан ук кебек.

Ахмакны алтынга мансаң да ахмак.

Бер ахмакның соравына унике акыллы җавап бирә алмый.

Бер юләр югалтканны йөз акыллы таба алмас.

Битеңне бизәмә, акылыңны бизә.

Диванага кайгы да бәйрәм.

Дуракка доктор даруы дәрман бирмәс.

Дөядәй алтының булганчы,төймәдәй акылың булсын.

Ике чабата бер кием, ике җүләр бер тиен.

Иләктә су тормый, юләрдә сүз тормый.

Исәр яңа тунын кисәр, иске тунын ямар.

Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.

Йөз акыллыны бер тинтәк саташтырыр.

Кешенең акылы - эшеннән, гыйлеме сүзеннән беленер.

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.

Тиле белән тапма да, өләшмә дә.

Тиле белән яшәгәнче, акыллы белән бергә үл.

Тиле, «тиле» дигән саен, тигәнәк буе сикерер.

Тиле түрен бирмәс.

Тиле үзен-үзе мактар, ялкау үзен-үзе аклар.

Тинтәк белән мал тапканчы, акыллы белән югалт.

Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.

Тинтәк тегелмәгән итеген мактар.

Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас.

Үз илендә юләр булган читтә акыллы булмас.

Үзе сөйләр, үзе көләр - шулдыр юләр.

Юләр бармак күрсәтсәң дә көлә.

Юләр белән серләшмә, усал белән телләшмә.

Юләр «җиңдем» дияр, акыллы «юл бирдем» дияр.

Юләрне уңга борсаң, сулга йөгерер.

 

Акыл сатма, үзеңә калмас.

Акыл теше чыккан инде.

Акыл чәчләре башын ташлаган.

 

Акыл өләшкәндә абзар артында калган.

Акыл өләшкәндә кершән буянып калган.

Акылың алтын булса да, үзең бакыр.

Аның акылы керәле дә чыгалы.

Атайдан яшь калдык, акылдан буш калдык.

Әллә юләрлек, әллә үҗәтлек.

Бармакка чорнарлык та акылы юк.

И юләр, юләр, мәче казыр, эт күмәр.

Ни акыллы, ни тиле, ни булса да икеле.

Ни чүмәлә, ни зурат, ни акыллы, ни дурак.

Өй артында килесе, килесе янында тилесе.

Син акыл җыйганда мин дә таш санамадым.

Үз акылым үземдә, кеше акылы теземдә.


Юмарт-саран, канәгать-комсыз.

Җитез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай

Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс.

Акрын барган аттан узган, йөгереп барган тайдан калган.

Акрын барган куян артыннан җиткән.

Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган.

Акрын ишсәң - бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр.

Алдыңда ялагай булган артыңда алабай булыр.

Арыш тора саламда, акча тора саранда.

Астыртын астан кисә, өстән ямый.

Астыртын үлән астыннан ут йөртә.

Ашыгу борча тотканда гына ярый.

Ашыгыч эшкә шайтан катыша.

Ашыккан ашка пешәр, кабаланган сазга төшәр.

Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.

Барына разый бул, югына сабыр ит.

Бирмәснең ашы пешмәс, казаны уттан төшмәс.

Диңгезне күмеп була, адәмнең комсызлыгын күмеп булмый.

Еланның аягын күрмәссең, саранның сыен күрмәссең.

Җитезгә йөз өлеш, йомшакка бер өлеш.

Иң батыр кеше - үз нәфесен җиңә алучы.

Канәгатьле кешедә көнчелек булмас.

Кешегә көнең төшмәсен, саранга эшең төшмәсен.

Коеның суы салкын, саранның күзе салкын.

Комсыз, абынып егылса да, бер әйбер учлап алмыйча тормас.

Комсыз, котырса, коега кармак салыр.

Комсыз тау кимереп, диңгез суын эчсә дә туймас.

Курыкма тугыз башлы еланнан, курык ике йөзле адәмнән.

Кызганган кешенең малын кызыл эт җыяр.

Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың.

Нәфеснең тезгене акыл кулында.

Сабыр иткән морадына җиткән.

Сабыр төбе - сары алтын.

Саран бай хәерчедән ярлырак.

Саран кеше - төпсез мичкә шикелле: аны һич тутырып булмый.

Сараннан акча сорау - үгез саву белән бер.

Саранның агачы үсмәс, үссә дә җимеше пешмәс.

Саранның яраткан ашы - күрше шулпасы.

Үзе өчен саран кешедән башкалар өчен юмартлык көтеп булмый.

Үтә мут булсаң - муеныңнан асылырсың, үтә җыбыткы бул-саң - аяк аста калырсың.

Чи тирене иләсәң, олтан булыр; нәфесен тыйган кеше солтан булыр.

Шөкранасыз кешедән икмәк-тоз кадерен белгән эт яхшы.

Юмарт кешенең морҗасыннан төтене куе чыгар.

Юмарт үз малын үзе ашар, саран малы саранның үзен ашар.

Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага.

Юмартлык дошманны да дус кылыр, саранлык балаларны да дошман кылыр.

Ялагай алда мактар, артта сүгәр.

Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.

 

Барынча юмарт, югынча тук.

Җае килсә - күгәрчен, җайсызланса - ябалак.

Кайтсаң - кабулым бар, кайтмасаң - сабырым бар.

Күбенә түзгәнне әзенә түзәрсең.

Нәфесе бозау алачыгы кадәр.

Нәфесенең башын япмаган.

Син ашыксаң, ул кабалана.

Тулды сабыр савытым.

Тиз пешерә - чи пешерә.

Тәмгыңны тәртә буе сузма.


Тыйнаклык, мактану, мин-минлек, үзеңнеке һәм кешенеке

Башта үзен зур тоткан - соңыннан хур булган.

Үз-үзен мактаган - агач атка атланган.

Үзен-үзе белмәгәнне үгез сөзеп үтерсен.

Үзеңнеке үзеңә юмасаң да ак.

Үзеңнеке үзеңә, ай күренер күзеңә.

Үзеңә яратмаганны кешегә дә яратма.

Үктәмнең аягы күктән.

Иңкәйгәнгә иңкәй башың җиргә тигәнче, чалкаиганга чалкай башың күккә җиткәнче.

Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар.

Кеше үзен-үзе таныса, акылы җитешкән булыр.

Көнгегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.

Кешене «мин» басканчы миң бассын.

Кешене хур тотма, үзеңне зур тотма.

Киберлек - кәрлә сыйфаты, кечелек - бәндә сыйфаты.

Купайның калпагы да калай.

Кәпәренү күркәгә килешә.

Мактанма, ат дип сыерга атланма.

Мактанчык - бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.

Мактанчык кеше дәрәҗәгә менсә, баштан борыны уза, ди.

Мин-минлек - кимлек.

Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

Тәкәббердән тәңре бизгән.

Тәкәбберлек - шайтан сыйфаты.

Шапырыкның арты ерык.

Эрелек артыннан хурлык ияреп йөрер.

Юкка кәпрәйгән - вакытсыз кәкрәйгән.

Берсе кешенеке, берсе күршенеке.

Гали үзенә, Вәли үзенә.

Итенепме итенә, төкермиләр битенә.

Кыланышы кырга сыймый.

Мактанма, син бәрәңге ашаганда мин дә бар идем.

Син түгел мин дә әллә кем түгел.

Сине бит тегеләр дә мактыйлар, куярга урын гына тап-мыйлар.

Уңса да үзе, туңса да үзе.

Үз кабыгына гына бикләнеп яши.

Үзегезне белегез, сәндерәгезгә менегез.

Үзенекен ялгышмый, кешенекен аңышмый.

Үзенә дигәндә үгездәй көче бар.

Үзең кайда, ямең шунда.

 

Яхшылык һәм яманлык. Яхшы, рәхимле, юаш, усал, яман кешеләр

Агач йомшагын корт басар, адәм йомшагын сүз басар.

Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас.

Аю кантка булмас, усал яхшы булмас.

Бака бакылдавын куймас, яман такылдавын куймас.

Бер яхшы бар - илнең гамен йотар, бер яман бар - илнең малын йотар.

Еланның агуы телендә, яманның агуы күңелендә.

Зәнки кешегә гөл бирсәң, гөл корыр.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.

Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә Халик белер.

Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.

Йөз юу белән генә яманлык карасы китмәс.

Казанга якын килсәң - карасы йогар, яманга якын килсәң - бәласе йогар.

Кешегә яманлык теләгәнче үзеңә яхшылык телә.

Коры суык кардан яман, яман кеше яудан яман.

Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл.

Начар кеше кеше кулы белән елан тотарга ярата.

Начарны күрмәгән - яхшының кадерен белмәс.

Туксан тугыз яхшылыгыңны белмәсләр, бер начарлыгыңны белерләр.

Усал белән каберең якын булмасын.

Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, уртача булсаң, ил агасы ясарлар.

Усал кеше өеңә кереп ашыңны ашый, читкә чыгып башыңны ашый.

Усаллык белән баланы да җиңеп булмый.

Чүлнең камышы булмас, яманның намусы булмас.

Юаш булганчы чүп бул, чүп булганчы юк бул.

Юаш юанайса, ишеккә сыймас.

Юньсезгә майлап бирсәң, юеш дип әйтер, ди.

Юньсезне табакка төртсәң, тагаракка тартыр.

Яман арба юл бозар, яман кеше ил бозар.

Яман белән җәннәттә булганчы, яхшы белән җәһәннәмдә бул.

Яман йөремнән яхшы үлем артык.

Яман кеше утлы күмер кебек: көйдерә дә, каралта да.

Яман кешедән арт итәгеңне кисеп кач.

Яман сыйлаганны белмәс, сыер сыйпаганны белмәс.

Яман эт итәккә ябыша, яман кеше якага ябыша.

Яманга яхшылык кылсаң, «миннән курыкты» дияр.

Яманлык итәргә бер кул да күп, яхшылык итәргә ике кул да аз.

Яманны күрмәгән яхшының кадерен белмәс.

Яманны җанга санама, кәҗәне малга санама.

Яманның авызыннан елан чыгар, арбый алмый җаны чыгар.

Яманның түрендә булганчы яхшының гүрендә бул.

Яхшы атның йөреше тигез, яхшы кешенең холкы тигез.

Яхшы белән сөйләшсәң, балга шикәр каткандай; яман белән сөйләшсәң, эткә сөяк  аткандай.

Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка; яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка.

Яхшы белән яман арасы - җир белән күк арасы.

Яхшы кеше ай белән көндәй: яхшылыгы һәркемгә бердәй.

Яхшы күңелленең аты армый, туны тузмый.

Яхшы төзеп куаныр, яман бозып куаныр.

Яхшы эшнең башы бул, яман эшнең койрыгы да булма.

Яхшыга иярсәң - бизәккә, яманга иярсәң - тизәккә.

Яхшылыкка яхшылык - һәр кешенең эше, имеш; яманлыкка яхшылык - ир кешенең эше, имеш.

Яхшылыкка өйрәнергә өч ел кирәк, яманлыкка - өч сәгать тә җитә.

Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның кәсафәте тияр һәр җирдә.

Яшерен эшләгән яхшылык яктыда бүләк алыр.

 

Аннан качкан, моннан качкан, яманчылык белән күзен ачкан.

Тыштан юаш, эчтән шайтанга юлдаш.

Ул бик яхшы кеше, ләкин йоклаганда гына.

Усалның узаманы мин булырмын.

Үтә изге, аннан да җан бизде.

Хайванга караса - казанга кертәм, ди, кешегә караса - кабергә кертәм, ди.

Һәммәсе - бодай, без - салам; барча яхшы - без яман.

Юаш дип бармагыңны авызына тыкма, бармаксыз калырсың.

Яхшыга «җаным» ди, яманга «каным» ди.

 

Турылык-хыянәт, хәләл-хәрәм, сер, вәгъдә, ачу, үпкә, көнчелек, хата. Караклык, җинаять-җәза

Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын.

Алган бер языклы, алдырган мең языклы.

Ачу - агу, йотсаң - бал-шикәр.

Ачу алдан йөри, акыл арттан йөри.

Ачу ачу китерер, ачу шайтан китерер.

Ачу йоту - тау кебек, йотып куйгач бал кебек.

Ачулы кешегә песи койрык күтәреп йөрсә дә ярамый.

Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дә дүрт кырлы булып күренә, имеш.

Аюны җиңгән - ярты ир, ачуын җиңгән - бөтен ир.

Адәм түгел фәрештә - гөнаһсыз түгел һәр эштә.

Адәм яңлыша-яңлыша өйрәнә.

Әманәт җан саклый.

Әманәткә хыянәт - ул кешегә кыямәт.

Бер казага ике җәза юк.

Бозау урлаган үгез дә урлар.

Бур булдың - хур булдың.

Бәндә хатадан хали түгел.

Бүгенге ачуны иртәгә саклама.

Вәгъдә ителгән хәлвәдән кулга кергән серкә яхшы.

Вәгъдә - намус көзгесе.

Вәгъдәсен ашыкмый биргән кеше вәгъдәсендә торучан була.

Гаеп балтада да бар, сапта да. Гөнаһның азы да бер, күбе дә бер.

Җинаятьченең җаны уч төбендә.

Ил - угрысыз, урман киексез булмас.

Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыга.

Карак, урларга әйбер таба алмаса, үз бүреген үзе урлый, имеш.

Каракны яшергән кеше үзе дә карак.

Карга - каркылдап, карак карганып котылыр.

Каты яңгыр тиз ачылыр, каты ачу тиз басылыр.

Кешенең төймәдәй гаебен күргәнче үзеңнең дөядәй гаебеңне күр.

Кинәле кеше - энәле кеше.

Корт - төтеннән, гаепле - хөкемнән курка.

Кырда чалыш йөрсәң дә, кылганың туры булсын.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

Көнчелек гомерне кыскарта.

Өйдәге угрыдан саклана алмассың!

Су бөтен пычракны юа ала, тик хыянәтне юа алмый.

Туры утырып кырын уйлаганчы, кырын утырып туры уйла.

Турылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак.

Угры урлый, бай булып тормый.

Урлаган бер языклы, урлаткан мең языклы.

Үлгәннән соң тәүбә юк.

Үпкәләгәннең үпкәсен эчтән кыеп алып булмый.

Үпкәләүгә каршы үпкәләү - янган утка утын ташлау белән бер.

Үпкәне - ачу белән, утны май белән басалмассың.

Хаклык агачы ташка утыртсаң да корымый.

Хатаңны әйтүчене атаң дип бел.

Хәйлә сазы сеңгәлек: бер аягыңны алганчы икенчесе батар.

Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.

Хәләл тышка тартыр, хәрәм эчкә батыр.

Хәрәмнән җыелган әрәмгә китә.

Чын яхшының, ачуы булса да, үпкәсе булмас.

Энә урласаң, дөя түләрсең.

Эчтә кинә тотудан үпкә сүзне әйтеп бетергән яхшы.

Юлтый үз үлеме белән үлми, ди. Ялгыша белдең - төзәтә дә бел.

 

Ак тәүбә, кара тәүбә.

Аскакка куеп асармын, кискәккә куеп кисәрмен.

Ат урладык-тотылмадык, тавык урлап тотылдык.

Ачу килгән чак, кулда балта-пычак.

Бездә булмас гаеп, үзегездән чыкмасын таеп.

Иске хәтер, яңа үпкә.

Кәйләм үтмәсә, хәйләм үтәр. Кырыктан артык кыңгыр як.

Сорап бирмәдем, урлап күрмәдем.

Тәүбәң тукран тәүбәсе булмасын.

Теле языкка туймас, авызы азыкка туймас.

Теләге үргә тарта, языгы түнгә тарта.

Хатасы тездән, тәүбәсе билдән.

«Ып» дияргә ярамый, калка-чыга ачуым.

Язык казык башына, җавап Алла каршына.