Кием-салым

Принтерга
(16 тавыш, уртача 4.38 )

 

Эрләү-суту, тукымалар, тегү-чигү, энә-җеп

Асыл азмас, атлас тузмас.

Атлас тун базарында кыйммәт үтәр.

Бик каты сузсаң, җеп тә өзелә.

Ефәкне утка якын куярга ярамый.

Җеп нечкә җирдән өзелер. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Инәсез торып була, энәсез торып булмый.

Йомгакның очы була.

Кабасы кайда, орчыгы шунда.

Капчык тузса югыч була, ефәк тузса югычка да ярамый.

Кешегә карап кием кисмиләр.

Киез җәйгән - бер почмагына үзе утырыр.

Кулың белән тукыганны иңең белән күтәрерсең.

Кыска җеп, урауга җитсә дә, бәйләүгә җитмәс.

Начар постауга йон иярә.

Тегүченең туны ертык, балтачының өе тишек.

Төен бер кул белән бәйләнми дә, бер кул белән чишелми дә.

Холыксыз кешегә кием теккәндә җеп очы чуалыр, ди.

Энә, кечкенә булса да, нык чәнчә.

Энә үзе ялангач - бөтен дөньяны киендерә.

Энәне очлы ягы белән бирмиләр.

 

Алтылы да бишле, бездә киндер ишле.

Ике энә бер җептә, ике имән бер төптә.

Йомгакның очын югалту.

Көтәсенә җон тетәм.

Тышлык биргәч, эчлеген сорый.

Энә белән җеп кебек.

Энә төртерлек тә урын калмау.

Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи сиңа ыштанлык.

 

Кием, киенү-бизәнү, көязләнү, пакьләнү

Агач күрке - яфрак, адәм күрке -чүпрәк.

Алка, нихәтле кыйммәт булса да, колак бәясе тормый.

Ашаган күренми, кигән күренә.

Балдакны атсыз бармак кия.

Бик бизәнгән - биздергән.

Йөзеге барда Сөләйман, йөзеге юкта сөмәйгән.

Йөзек кашы зур булмый.

Керне юган саен кере чыга.

Кием кемнеке булса, кесәсендәге нәрсә дә аныкы.

Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

Киеме яманны эт кабар.    ,

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар

Киемне кешесенә карап кисәләр.

Киендерсәң, киндер таягы да кияү була.

Өс - нур, тамак гүр.

Пакь кием кадер арттырыр.

Сабын, сары булса да, ак юа.

Туй үткәч кына якмыйлар.

Хәтта яхшы көзге дә әйбернең артын күрсәтми.

Чулпы чылтыравы - мәхәббәт тавышы.

Ыспай туңмас - калтырар, борын асты ялтырар.

Ялангач билгә - каеш бау.

Ялангачка өч учак та бер киемне алыштыра алмый.

Яман кием яшь кызны әбидәй, әбине пәридәй итәр.

 

Беләзегең алтын, йөрәгең салкын.

Йөзек үтә тарткан.

Күп юынсаң, карын мае дип, карга күтәреп китмәсен.

Сабын куыгы очыру.

Өсте комач, тамагы ач.

 

Яңа һәм иске кием. Ертык-тишек, ямау

Берәүнең яңасыннан үзеңнең искең яхшы.

Ертык зурайса, ямаулык җитмәс.

Ертык киемнең ямарлыгы калмаса, үзе ямауга китәр.

Ертык сүтектән көләр, тишек икесеннән дә көләр.

Иске кием ямаусыз булмас.

Тишек түгел җиргә ямау салмыйлар.

Ямавы табылмас киемне кимә.

Ямауга калса, яманга калыр.

Яңа кием булды дип, искене хур күрмә.

Астан кисеп, өстән ямый.

Кырык корама, йөз ялгау.

Ямый белмәсә дә, ерта белә.

 

Өске киемнәр

Бакасыз күл булмас, якасыз тун булмас.

Берәүләрнең ике тун, берәүләрнең ите тун.

Беткә ачу итеп тунны утка якма.

Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер.

Киндер күлмәккә туйган ялангач түгел.

Киң кискән тун тузмый.

Кырык кат чабалан бер кыптыр тун артык.

Күлмәксезгә чуклы бау килешми.

Тун кидергәч, түмгәк тә туй кодасы булыр.

Тун матурлыкка түгел, җылылыкка.

Тун югында чикмән дә җылыта.

Тышта туңган өйдә толып салмый утырыр.

Үз күлмәгең үз тәнеңә якын.

Чыптадан чикмән тегә алмассың.

Ябынча кадере яңгырда беленер.

 

Астан толып, өстән тун.

Башка - ыштан, аякка - бүрек.

Беткә ачу итеп тунын утка яккан.

Бишмәтенең җиңе юк, ыштанының төбе юк.

Җитмәсәнә җиң булдым, булмасына буй булдым.

Җиңе озын, итәге кыска.

Иске чалбарга яңа бөрмә.

Итәк астыннан ут йөртү.

Итәк кисеп, җиң ялгау.

Кесәдән йодрык күрсәтү.

Күлмәк эчендә туган.

Туңамын туным юкка, өшимен эшем юкка.

Төймәдән дөя ясау.

 

Баш киемнәре

Баш күпме үссә дә, бүрек өстен.

Башыңны бүрекле йөрт, бүрекне күрекле йөрт.

Бүрекнең күрке тунның гаебен каплый.

Бүркенә карама, бүрек астын кара.

Калфакны кантарда киеп булмый.

Кызыл яулык кызга килешә.

Пальто белән чалма килешми.

Тазның гаебен бүреге каплый.

 

Бүреге башыннан акыллырак.

Бүрек белән киңәшү.

Түбәтәй җыеп калу.

Аяк киемнәре. Оек-бияләй

Аягында итеге барга бөтен җир өсте күн.

Аягыңдагы итегең тар булса, дөньяның киңлегендә ни файда.

Башмак алтыннан булса да, аты һаман башмак булыр.

Бер ташлаган чабатаны яңадан кимиләр.

Ике аяк бер кәвешкә сыймас.

Итеге яман түргә чыга алмый, җиңе яман аш эчә алмый.

Итек кидем дип, чабатаны чыгарып ташлама.

Күрми күргән күн итеген башына кигән.

Оегыңны карап ки: эчендә чаян ятмасын.

Чабатаны кайтаруын гына кайтар, тезүен кем дә тезәр.

Чабатасына күрә киндерәсе.

Читегедер өч тәңкә, чигешедер биш тәңкә.

Шөшле сораганга балта тоттырмыйлар.

Ялангач һәр башмак таман.

 

Бер аягында ката, икенчесендә чабата.

Бияләй эченнән йодрык күрсәтү.

Иске чабатага яңа киндерә үргән.

Кырык ел чабата ясап, чабатага олтан сала белмәгән.

Көн уздырып, чабата туздырып.