Хезмәт һәм ял

Принтерга
(151 тавыш, уртача 4.24 )

 

Эш-хезмәт. Аның вакыты, сыйфаты һәм нәтиҗәсе. Күмәк эш, өмә

Авызындагы тешенә бакма, кулыннан килер эшенә бак.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Алтын утта сыналыр, адәм эштә сыналыр.

Башланган эш - беткән эш.

Бер калган эш кырык елга калыр.

Бетмәгән эш - пешми калган җимеш.

Бүгенге эшне таңга калдырма.

Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт.

Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә.

Казганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган.

Калган эшеңә кар явар.

Кем эшләми, шул ашамый.

Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.

Күмәк эш үрчемле булыр.

Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.

Мич башында ятып икмәк булмас.

Плансыз эш - тозсыз аш.

Сүз күп җирдә эш аз була.

Тик торганга шайтан таягын тоттырган.

Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.

Үткән эш кире кайтмый.

Хезмәт төбе - хәзинә.

Хезмәте каты - җимеше татлы.

Эч пошуның дәвасы - эш.

Эш батыры - ил батыры.

Эш башына юньсез кеше килсә, эш кирегә китәр.

Эш бүре түгел - тешләмәс.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Эше юк әтәч булып кычкырыр.

Эшең калса иртәгә, чуан чыгар җилкәңә.

Эшле кешегә иң зур җәза - тик тору.

Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.

Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.

Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр.

Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.

Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәме килә.

Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.

Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

Эшне башлаганда ахырын уйла.

Эшне башлама, башласаң, ташлама.

Эшне сөйсәң - үз анаң, сөймәсәң - үги анаң.

Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.

Яратмаган эш авыр була.

Яратып эшләгән эш куаныч китерә.

Яхшы эш үз-үзен мактый.

 

Аз эшли, аз эшләсә дә күп тешли.

Аның эше тауга каршы тәгәри.

Аш дигәндә - ашыгыр, эш дигәндә - башын кашыр.

Аш дигәндә - җан-фәрман, эш дигәндә - юк дәрман.

Аш янында ат кебек, эш янында эт кебек.

Ашаганда мин телсез, эшләгәндә мин өнсез.

Ашка дисәң - Зәбидә, эшкә дисәң - юк өйдә.

Башлаганда эшне үзем генә башлаган идем, бетергәндә өмә белән дә бетереп булмый.

Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.

Исеме олы, эше коры.

Кулы берне эшли, теле икенчене сөйли.

Кулы эштән бушамый, эше эшкә охшамый.

Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче генә эшләү.

Нечкә билле, эшкә җилле.

Тик тә тормыйм, бик тә кырмыйм. Тирләмәдем-пешмәдем, эшләдем дә эшләдем.

Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

Эш дигәндә мин бармам, аш дигәндә мин калмам.

Эшкә булса - уф табаным, ашка булса - китер табагым.

Эшләп түгел, кешнәп ярый.

Эштә - эшләки, сүздә - сандугач.

 

Эшкә өйрәнү, һөнәр, осталык, эш җае, корал

Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.

Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.

Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

Белгән һөнәр иңсәне басмый.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Корал эшләр, кул мактаныр.

Коралда кырык кешенең көче бар.

Начар останың коралы үтми.

Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.

Оста кулда балта да - пәке.

Осталык - иң зур байлык.

Үзе эш белмәгән кешене өйрәтергә оста булыр.

Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.

Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә.

Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.

Шәкерт булмый оста була алмассың.

Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.

Эшең торса - бер тәңкә, өйрәнүең - мең тәңкә.

Эшли белмәгән кулга шырпы керер.

Эшләгәнең атаң илә анаңа, өйрәнгәнең - үзеңә.

 

Белмәгән эше юк, кинәндергән төше юк.

Боткам пешә май белән, эшем бара җай белән.

Кеше алдында мин оста, икәү калсак, ул оста.

Эшләгән эше юк, тик торган төше юк.

Эшләмәгән эше юк, рәхмәт дигән кеше юк.

Эшләмәгән эше юк, җан тындырган төше юк.

 

Тырышлык-ялкаулык, уңганлык-юньсезлек

Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.

Бака лайлы җир эзли, ялкау җайлы җир эзли.

Булган кешенең көрәге утын кисә.

Булдыклы кеше таштан икмәк чыгарыр.

Дөньяда иң кызганыч - эшкә ялкау кеше.

Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән.

Иренгәннең йөрәгенә мүк үсәр.

Иренчәк «иртәгә эшлим» дияр.

Иренчәк кеше - утырып та арый.

Кулыннан килмәгән күркә асрарга керешер.

Матурлык туйда кирәк, эшчәнлек көн дә кирәк.

Пышлыккан - мич башында кыш чыккан.

Сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк.

Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр.

Тырышкан ил узар, тырышмаган тузар.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Тырышканның даны чыга, иренгәннең җаны чыга.

Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык.

Тырышлыкның иң зур дошманы - ялкаулык.

Тырышның тире чыкканчы ялкауның җаны чыгар.

Уңган кеше баскан җирендә ут чыгара.

Уңган кеше кулына туфрак учласа алтын итәр.

Уңмаганның эте кырын карап йөгерер.

Фәкыйрьлек ялкау кеше өендә аяк бөкләп утыра.

Һәр авыруга дәва бар, ялкаулыкка дәва юк.

Эшкә тырышмаган эш башына менәргә тырышыр.

Эшлеклене мал басар, эшлексезне йокы басар.

Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.

Юньсез бер көн мамык тазартса, өч көн сакалын тазартыр.

Ялкау бер эш эшли белә - чалкан ятып мышный белә.

Ялкау кеше - ярты кеше, уңган кеше - алтын кеше.

Ялкау киндерәсен ураганчы, тырыш эшен бетерер.

Ялкау утырып йоклый, ятып эшли.

Ялкау яткан җирдән әвен сугар.

Ялкауга кояш та вакытында чыкмый.

Ялкауга көн дә бәйрәм.

Ялкауга эш кушсаң, ул сиңа акыл өйрәтер.

Ялкауга яңгыр иң беренче төшә.

Ялкауның җиренә бодай чәчсәң, билчән үсә.

Ярлылык тырыш кешенең тәрәзәсеннән караса да, ишегеннән керә алмас.

 

Былазау белән этләч - пар килгәннәр инде.

Йә уңасың, йә туңасың.

Тырыштым - таудан аштым.

Уңганлыгы ялкаулыгы белән генә беленми.

Уңса да үзе, туңса да үзе.

Үзе кылалмый, кылган кешене күралмый.

Һәммә кеше корт тапкан, безнең Әхмәт тик яткан.

Ялкау тамыры юанайган. Ялкауга ял килде.

 

Эш һәм ял, йокы. Бәйрәм һәм уеннар

Ай саен бәйрәм булмас, көн саен туй булмас.

Бал татлы, балдан бала татлы, баладан йокы татлы.

Батыр, бирешсә дә, көрәшми мәйданны бирмәс.

Берәүләргә көн дә бәйрәм, көн дә туй, берәүләргә көн дә сагыш, көн дә уй.

Ирмәк куган - бәлагә, хезмәт куган - казнага.

Йоклаган йокы тапкан, йокламаган елкы тапкан.

Йокы мәчегә тансык.

Йокы - ялкауның бәлеше.

Йокы ястык теләми.

Казынган казна табар, йоклаган йокы табар.

Көн дә бәйрәм арт ачар, ел да бәйрәм бит ачар.

Көн - эшләргә, төн - йокларга.

Күп уен яхшы булмас, аю кашка булмас.

Сабан туе - атлыныкы, туй - тунлыныкы.

Таң йокысын йоклаган - бәхетен йоклаган.

Уен карын туйдырмас.

Уенга алданып, туемнан калма.

Уйна да көл, исәплә дә бел.

Уйнавын уйна, эшең турында да уйла.

Уйнарсың - уен кебек, утырырсың - чуен кебек.

Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Эше юк кешегә көн дә бәйрәм.

Эшләп акча тап, рәхәтләнеп ят.

Эштән соң - ирмәк, эш бетмәсә - имгәк.

Аяк өсте йоклап йөрү.

Әле бит бу уены, шуннан соң булыр дуены.

Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.

Бәйрәмдә ачка үлгән, челләдә катып үлгән.

Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй.

Олы бәйрәм, кече туй.

Сезнең илдә көн дә бәйрәм, көн дә туй, безнең илдә көн дә сагыш, көн дә уй.

Сигез көнгә тугыз бәйрәм.

Ул йоклаганда хет туй уйна.

Элеккедәй эшем юк, бәйрәмдәгедәй ашым юк.