Кошлар

Принтерга
(99 тавыш, уртача 4.38 )

Кош аулау, кыргый кошлар

Асыл кош - аягыннан, сак балык - саңагыннан.

Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

Бала кошның авызы зур булыр.

Балалы коштан җим артмый.

Бер канат белән очылмый.

Канаты бәйле кош очмас.

Кош кунмаган агач юк.

Кош, оясында ни күрсә, очканда да шуны кыла.

Кош сайравыннан билгеле.

Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк.

Кошны кош белән аулыйлар.

Кошның да туган оясы бар.

Кулда асралган кош ерак очмас.

Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый.

Көчсез кошның оясы бөркет янында булыр.

Өметле кош күкәйдә дә җырлый.

Талпынган кош очмый калмас.

Ьәр кош үз оясын үзе корыр.

Һәр кош үз оясына карап оча.

Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш.

Читлеккә өйрәнгән кош иректә башын югалтыр.

 

Авыз белән кош аулап йөрү.

Ике канат, бер койрык.

Канат алырга бардык, койрыксыз кайттык.

Канатсыз очып китмә.

Тисә - кошка, тимәсә - бушка.

Өстеннән кош та очырмау.

 

АККОШ

Аккош аягына су йокмас.

Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп.

Аккош һәр күлгә төшмәс.

 

БАЙГЫШ

Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан.

Байгыш чыпчык аулар.

Байгыштан байгыш туар.

Башыңа кунса, байгыш та сәмруг булыр.

 

БҮДӘНӘ

Бер ел бүдәнә симерә, бер ел тартай симерә.

Бүдәнә симереп батман булмас.

Бүдәнәнең унике пот мае бар.

 

БЫТБЫЛДЫК

Җәйгә чыкса, бытбылдык күкәй сала, тартайның көчәнеп арты тала.

Кәр бытбылдык үз сазын мактый.

 

БӨРКЕТ

Бөркет биектән курыкмас.

Бөркет бәрән ауласа - өлгесе, тычкан ауласа - көлкесе.

Бөркетнең канаты очканда ныгый.

Бөркетнең оясы биек ташта булыр.

 

КАРАКОШ

Каракош та кояштан ары күтәрелә алмый.

Каракошка ук тигән, каерылып караса үз йоны.

Каракошның күзләре үткен булса да, тамыры черегән агачка оя ясый.

 

КАРГА

Асыл буяуга төшкән белән карга каргалыктан чыкмас.

Әҗәле җиткән карга бөркет белән уйный.

Балалы каргадан чүп тә калмый.

Идел каргасы Идел ибенә, Җаек каргасы Җаек җаена очар.

Ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр.

Иртә торган карга ашап туя, соң торганы борынын кыра.

Йөз каргага бер таш җитә.

«Кар» дисәң каргага барып тия, «тор» дисәң - торнага.

Кара карга гына картаймый.

Карга баласына: «Бер чукы да, биш артыңа кара»,- дип әйтә, ди.

Карга ит ашаса да кычкыра, тизәк ашаса да кычкыра.

Карга, казга охшыйм дип, ботын каерган.

Карга кар теләсә, яңгыр явар.

Карга карганың күзен чыгармас.

Карга каңгылдап каз булмас.

Карга күзе төшкән орлык шытмас.

Карга, ни хәтле канатын кыеп очса да, карчыга булмас.

Карга, ни хәтле югары күтәрелмәсен, барыбер үләксәгә кунар.

Карга, тутый кош йөрешен йөреп, үз йөрешен оныткан.

Карга үзен кош санар.

Карга үстерсәң, күзең чукыр.

Каргадан карчыга тумас.

Карганы бал белән сыйласаң да, тизәк чукымый туймас.

Карганы читлеккә япмыйлар.

Карганың «карык» дигәне үзенә ямь.

Сандугач сайрый дип карга да кычкырган.

Үзең карга булгач, кая барсаң да кара йомырка саласың.

Чукыган карга ач булмас.

Ала каргадай алдан олы кычкыру.

Бер карга туярлык ите юк.

Каз урынына карга.

Карга мие эчкән.

Карга җиргә төшмәс борын.

Тавис каурыйлары таккан карга.

Бер карлыгач килеп яз булмый, бер саескан килеп кыш булмый.

 

КАРЛЫГАЧ

Карлыгач сандугачка иярә алмас.

Карлыгачның койрыгы җәпле, еланның - теле.

Карчыга очканда карлыгач узар, сайраганда сандугач узар.

Карчыга авызыннан ит кире чыкмый.

Карчыга күгәрчен белән дус түгел.

Очарга ирек бирмәсәң, яхшы карчыга да берни тотмас.

Бер чебеш алган карчыга икенчесенә янә кайтыр.

Ике карчыга сугышкан, киекчегә йон файда.

Чит илнең карчыгасын үз илеңнең каргасы талый.

Үлгән карчыгадан тере саескан артык.

 

КОЗГЫН

Козгын баласы анасыннан да узган.

Козгын карганы «кара» дип хурлаган.

Козгын яу башлар, яуга карга иярер.

Үләксә исен козгын алдан сизәр.

 

КӨРТЛЕК

Көртлек, кар астына башын яшергән белән, артын күрмиләр дип уйлый.

Көртлек әйткән ди: «Көрткә чумсам да, кышны чыгармын».

Тозагың кормас борын көртлеген ашый башлама.

Үз туенда көртлек тә бии.

 

КҮГӘРЧЕН

Күгәрчен булып туган кош карга булып үлми.

Күгәрчен күгәрченне «гөлдер бу-у» дип мактаган.

Күгәрченнең бодае пэркайда.

Ут чыкса - күгәрчен су ташый, чыпчык чүп ташый, имеш.

 

Күгәрчен сөте генә юк.

Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торалар.

 

КҮКЕ

Иртә кычкырган күкенең башы авырта.

Күке гыйшык тота, баласын карга карый.

Күке кычкырмый җәйнең яме булмый.

Күке күкәйне үзе салган, баласын каргага тапшырган.

Күкегә оя кирәкми.

 

САЕСКАН

Саескан сайрау белән сандугач булмас.

Саескан, туры очса да, кыек яшәр.

Саескан тутый телен әләкләп сакау калган.

Саескан, үзе бур булгач, оясының түбәсен каплаган.

Саескан җиргә бер кунганда кырык сикерер.

Саесканның койрыгы үзеннән шәп.

Туры очкан саескан төшеп урлап май эчкән.

 

Абзарыннан саескан оча.

Арттан тере саескан очыру.

 

САНДУГАЧ (БЫЛБЫЛ)

Бака кычкыра башлагач, сандугач телдән калыр.

Бакчасыз йортка былбыл кунмас.

Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тал-тирәген сагынып сайрар.

Былбылның өне татлы, тутыйның теле татлы.

Оясыз сандугач сайрамый.

Сандугач булсаң сайрый да бел.

Сандугач - читлектә, карга - иректә.

Сандугач шәп сайраган өчен читлеккә эләгә.

Сандугач юк елны карга дан тотар.

Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр.

Сандугачны өйгә җибәрсәң, мәчеңне читлеккә яп.

Өй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр.

 

Йокым - сандугач йокысы.

Сандугач күк сайрый.

 

ТАВИС

Тавис - каурые белән матур.

Тавис киенер дә ясаныр, аккош коеныр да сыйпаныр.

Тавис кошы койрыгына бакса - кинәнгән, аягына бакса - җирәнгән, ди.

Тависның күлмәге ефәк булса да, аягы ыштыр булыр.

 

ТОРНА

Йөз чыпчык чырылдавыннан бер торнаның торылдап куюы артык.

Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта.

Торна каурыен салган - аяклары да томшыгы калган.

Торнадан курыккан тары икмәс.

Һавадагы торнаны тотам дип, кулындагы чыпчыкны җибәрмә.

 

Торна тәпи алып килү.

Һавадагы торнага кулымны тотып тормага.

Һавадан торна санау.

 

ТУКРАН

Тукран башы авырткач «чукымам, чукымам» дисә дә, авыртуы беткәч «чукырмын, чукырмын» дип әйтә ди.

Тукран кич тәүбә итәр, иртән онытыр.

Тукранның балтасы борынында.

Урманда тукран да солтан, ди.

 

ТУРГАЙ

Сарыкка сыенган тургай да сау кала.

Тургай котырса бөркеткә чабар, эт котырса иясен кабар.

Тургай, яңгыр тисә, баласын яшерә, рашкы тисә, үз башын яшерә.

Таң алдындагы тургай күк тәкелдәдең.

 

ТУТЫЙ

Тутый аягын күреп хурланды, буен күреп сырланды.

Тутый сөйли белсә, күркә тик тора белә.

Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше була алмас.

Тутыйны читлеккә теле кертә.

 

ЧЫПЧЫК

Аучы чыпчыкка тозак кормас.

Ил өстендә чыпчык үлми.

Иртәнге чыпчык тешен казыр, соңгы чыпчык күзен казыр.

Карт чыпчыкны кибәккә алдый алмассың.

Чыпчык дулап киртә җимерә алмас.

Чыпчык, симерсә дә, батман килми.

Чыпчык та тутый кош кызын сораган, ди.

Чыпчык «чыбыгым» ди, карга «каеным» ди, имеш.

Чыпчыкның да үзенә күрә моңы бар.

 

Чыпчык биреп каз алмакчы була.

Чыпчык пыр иткәндә, йөрәге шыр итә.

Чыпчык чүпләп бетермәс.

 

ШОҢКАР

Очкан кошның барысы да шоңкар түгел.

Шоңкар юкта ябалак мәйдан тотар.

Шоңкардан кош куркыр, тургайдан корт куркыр.

 

ЯБАЛАК

Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән.

Үзе ябалак булса да, үзен лачын атаган.

Чырайсыз ябалакны урман да куган, авыл да куган.

Ябалак елый, урман йоклый.

Ябалак күрмәгәнгә кояш гаепле түгел.

Ябалакка көннән төн якты.

Ябалакның планын куян белмәс.

 

Ябалак кыйнаган нәрсә.

Ябалак шулпасы чөмергән.

Язгы ябалак, көнче күбәләк.

 

БАШКА КОШЛАР

Акчарлак килми яз булмый.

Акчарлак суда булыр.

Әтәлге мактанса, «тычкан тоттым!» дияр.

Әтәлгене куй, карчыганы чөй.

Дөя кошы башын комга тыгып кына аучыдан яшеренә алмый.

Дөя кошын да арбага җигәләр.

Каз килсә - яз килә.

Каз китә дип карга киткән.

Каз үзе чүлдә булса да, күзе күлдә булыр.

Карга теләген теләшкән тартай үзенә давыл китергән.

Кенәри үзе читлектә, күңеле иректә.

Лачын кошка һава кадерле.

Сиртмә койрык:  «Минем койрыгым сиксән пот»,- ди, имеш.

Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый.

Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.

Тартар гомере «тар-тар» дип үтәр.

Тартарның теле башына җитәр.

Тәвә кошы,  «оч» дисәң - «мин тәвә»,  «йөк тарт» дисәң, «мин - кош» ди икән. Торымтайдан очкыр кош булмас, тургай ташлап каз алмас.

Үз урманында чупай да купай.

Үлгән лачыннан тере чыпчык артык.

Һәрбер көелте үз сазлыгын мактый.

Шәүлегән су чыгарган, карга кинәнгән.

Күгәрченнәр арасындагы чәүкәләр кебек.

Тилгән мие ашаган.

Һөдһөд тоткан күк булган.

 

Кошчылык, йорт кошлары

 

КАЗ

Аерылган каз тупланган каргага җим булыр.

Балалы казга җим тимәс.

Каз артыннан тавык Идел аша очмас.

Каз - каз белән, үрдәк үрдәк белән очар.

Каз какылдаудан туймас, үрдәк бакылдавын куймас.

Каз үрдәкне талый, үрдәк тавыкны талый.

Оясын пычраткан каз басып торыр.

Ялгыз казның тавышы чыкмый.

 

Аңарда каз зиһене бар.

Мактанма, каз,- һөнәрең аз.

 

КҮРКӘ

Кабарыну - күркә гадәте.

Кызыл күрсә, күркәнең гайрәте килер.

Күркә җилгә симерә.

Күрше авылның күркәсе - үз авылыңның үрдәге.

 

ТАВЫК

Алмаган тавык, салмаган йомырка, чебешләрне сата башлама.

Аңгыра тавык көшел өстендә ач йоклый.

Балалы тавык - гаугалы халык. Берәүнең чебешен үтерсәң, тавык түләрсең.

Бүленгән тавыктан бүленмәгән күкәй артык.

Йомырка салган тавык үзе кытаклый.

Йомыркадан җөй эзләмә.

Кап-кара тавык та ап-ак йомырка сала.

Кеше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек.

Кешенең чебешен ашасаң, казыңны бирерсең.

Күкәй салмас тавык көн элгәре кытаклый.

Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә.

Мая башы - бер күкәй.

Соңга калган йомыркадан сукыр чебеш чыгар.

Сукыр тавыкка бакра да бодай.

Тавык белән ят, әтәч белән тор.

Тавык берәр бөртек чүпләп тә тук тора.

Тавык, йомыркасы артына җиткәч, урын эзли.

Тавык «кикрикүк» дигән белән әтәч булмас.

Тавык кытакламаса, күкәй саласын кем белә.

Тавык очса - тамга куна, лачын очса - тауга куна.

Тавык төшенә тары керә, ашамаса тагы керә.

Тавык чүпләнеп тамак асрый.

Тавык үз кетәген мактый.

Тавыкны күкәй өйрәтми.

Тавыкның азганы әтәч булып кычкырыр.

Тавыкның ерак сәфәре - ындыр.

Таңдагы тавыктан бүгенге йомырка артык.

Үләсе килгән чебеш кое кырыенда йөрер.

Чебешне көз саныйлар.

Чебиле тавык тилгәннән курка.

 

Аннан әйбер алганчы, тавыктан сөт саварсың.

Аның тавыгы юргалый.

Йомыркадан җөй тапкан, беләүдән тут тапкан.

Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә.

Күкәй эчендәге сары кебек.

Суга төшкән чебеш кебек.

Тавык түгел, йолкып ашамаслар.

Тавык чүпләп бетергесез.

Тавыкка күз салып, сарыктан колак каккан.

Тавыкны күкәй өйрәтә.

 

ӘТӘЧ

Әтәч кычкырса, «хатыным күп, түшәгем юк!» дияр, имеш.

Әтәч - үз чүплегендә патша.

Булыр әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр.

Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар.

Карт әтәч кычкыручан була.

Соң кычкырган әтәчнең тавышы ягымсыз.

Тавык кытаклый дип, әтәч тә кытаклаган.

Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашына да.

 

Аның әтәче дә кубыз уйный.

Аның әтәче дә күкәй сала.

Йомыркадан чыкканчы әтәч булган.

Кызыл әтәч җибәрү.

Әтәч белән сука сөрү.

Әтәч булып җитмәгән, читәнгә менеп: «Кикрикүк!» - дигән.

 

ҮРДӘК

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумар.

Балалы үрдәк күлдән китмәс.

Берәүнең үрдәген ашасаң, казыңның аягыннан тотып тор.

Бөтен дөньяны су алса, үрдәккә ни гамь бар.

Йөзә белмәгән үрдәк суга кермәс.

Симертергә ябылган үрдәк ашаудан туймый.

Үрдәк, ашаганда, хуҗасының өй кыегына карап ала, ди: «Ашасам, өй кыегы да бар әле»,- дип.

Үрдәк баласы күкәйдә үк суны белә.

Үрдәк биргән - каз көтәр.

Үрдәк, ничаклы ыспайланса да, аккош була алмый.

Үрдәк: «Ризыгымның өйдәгесен тавык ашый, судагысын балык ашый»,- дип кайгырыр, имеш.

Үрдәк теләген теләшкән тавыкның оясын су басар.

Үрдәк, үзенә ышанмаса, әкәлә йотмый.

Ал арның үрдәге дә каз кебек.

Үзем тук, үрдәгем ач.

Үрдәгенә каз кую.

Үрдәк биреп каз алган.