Хайваннар

Принтерга
(39 тавыш, уртача 4.10 )

Аучылык, ерткычлар, киекләр

 

Аучы белән балыкчы беркайчан да баемас.

Аучы козгын ауламас, үрдәк аулар.

Аучы ничә әмәл белсә, аю шунча юл белә.

Болан куган аучы тауны күрми.

Ерткыч тырнагыннан билгеле.

Ерткычына күрә капканы.

Киеккә үлем сәгате җитсә, туп-туры аучыга чабар.

Сунарчыга эз кирәк, эз танырга күз кирәк.

Тозакчы күренмәс, җимен күрсәтер.

Уңмаган аучының эте кыек чабар.

Читлеккә эләккәч, ерткыч та юашлана.

Юньсез сунарчы арба белән куян тотар.

Яхшы аучының мылтыгы тутыкмый.

 

Корган капкан, үзе капкан.

Сукыр аучы кыек атып туры тидергән төсле.

 

АРЫСЛАН

Ана арыслан баласы өчен утка керер.

Арыслан айга менмәсә дә, сикерүе дан.

Арыслан ат өеренә баш булса, арыслан өере булыр, арыслан өеренә ат баш булса, ат өере булыр.

Арыслан баласы арыслан булыр.

Арыслан бауда торса да эт булмас, арыслан булыр.

Арыслан картайса, тычкан өнен күзәтер.

Арыслан көче төлкегә хас түгел, төлке хәйләкәрлеге арыс-ланга төс түгел.

Арыслан күләгәсендә тиен туеныр.

Арыслан тешен күрсәтсә, көлә дип уйлама.

Арыслан юлбарыстан качмас.

Арыслан үлгәннән соң, азу тешен тычканнар кимерә, ди.

Арысланга атлансаң, камчың кылыч булсын.

Бәйле арысланга куян да ташлана.

Читлектә арыслан да ачуын баса.

Эттән калганны арыслан җимәс.

 

АЮ

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Ач аю уйнамас.

Аю белән бүре гомергә дус булмас.

Аю белән танышсаң, мылтыгыңны калдырма.

Аю бии, чегән акча ала.

Аю кыш буе йоклый, «йокым туйды» дими.

Аю урманны саклый, урман аюны саклый.

Аюдан курыккан бүрегә юлыккан.

Аюны да биергә өйрәтәләр.

Аюны үтермәс борын тиресен сатмыйлар.

Балның тәмен аю да белә.

Бер өнгә ике аю сыймас.

Бии белмәгән аюга урам тар. Көчсез аю тавышы белән куркытыр.

Аю дисәң өне юк, бүре дисәң җоны юк.

Аю куып, куян тоткан. Аю хезмәте күрсәтү.

Безнең әти - аючы, эшләмичә баючы.

 

БОЛАН

Боланга ияргән сачәккә аунар, дуңгызга ияргән балчыкка аунар.

Боланның - башы, филнең теше кыйммәт.

Боланның үз мөгезе үзенә авыр түгел.

Үлгән боланның башы белән тере боланны куркытма.

 

БҮРЕ

Ач бүре арысланга ташланыр.

Бала чагында бүре баласы да сөйкемле.

Бар бүре дә бертөсле улый.

Бер юлдан йөргән бүреләр берен-бере ашамый.

Бүре арыгын белгертмәс, эткә сыртын кабартыр.

Бүре ачка түзәр, коллыкка түзмәс.

Бүре баласын бүреккә салып асрасаң да иш булмас.

Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.

Бүре бер күзе белән йоклый.

Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз әйдәүгә күнмәс.

Бүре дә тук булсын, куй да бөтен булсын.

Бүре екса - эт тә туя, кош та туя, ә козгынныкы агач башында.

Бүре йонын алыштырыр, бүрелеген алыштырмас.

Бүре караңгыны ярата.

Бүре санаулы сарыкны да ашый.

Бүре, сарык туны кисә дә, бүре булыр.

Бүре: «Сарыкларны буш көтәр идем»,-дип сораган.

Бүре тиресе янында сарык тиресенең йоны коелыр, имеш.

Бүре утлагында ишәк җәйләмәс.

Бүре, ябагасын койса да, холкын үзгәртми.

Бүрегә кунакка барсаң, этеңне калдырма.

Бүредән курыккан көтү көтмәс, тычканнан курыккан иген икмәс.

Бүредән курыккан урманга бармас.

Бүрене телгә алсаң, каршыңа чыгар, ди.

Карт бүре көрт ера.

Котырган бүре утка керер.

Көтүгә ияләшкән бүре бөтен көтүне буар.

Сарыкның ничә сум торганын бүре каян белсен.

Тамагы тук булса, бүре уламый.

Эт булып кол булганчы, бүре бул да азат бул.

 

Аның бүресе улый.

Бүрәнә аркылы бүре куган. Бүрәнә ярыгыннан бүре күрә.

Корсакта бүреләр улау.

Сарык тиресе ябынган бүре күк.

Эчтә бүре асрау.

 

КЕРПЕ

Керпе баласын «йомры гынам, йомшак кынам» дип сөя, имеш.

Керпе баласын «йомшагым» дияр, аю баласын «аппагым» дияр.

Керпенеке шырпылы.

Керпенең аягын күреп булмый.

 

КОЛАН

Атның киеге - колан, кәҗәнең киеге - коралай.

Колан кайда симерә, төген шунда түгәр.

Колан кодыкка егылса, кыр бакасы колагына чыга, имеш.

Колан - кырда, кондыз - суда.

Тауда туган коланның ике күзе ташта булыр.

 

КУЯН

Бер елга куян тиресе дә чыдаган.

Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян.

Ике куян кусаң, берсен дә тотмассың.

Койрыгыннан ныграк кыссаң, куян да шырпы кабызыр.

Куян белән уйнама - чарчарсың, ут белән уйнама - көярсең.

Куян да баласын «Кушколак пәһлеван» дип йөртәдер, ди.

Куян - күләгәсеннән дә куркыр.

Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.

Куян тиреләре базарда: «Исәнме, менә тагын күрештек»,- дип әйтерләр, ди.

Куян тозакны онытса да, тозак куянны онытмый.

Куян тотасың килсә, бурзай ал.

Куян туны эт өрсә дә ертыла, имеш.

Куянга күптән койрык әйткәннәр дә, әле дә юк.

Куянны этсез куып булмый.

Куянның өе - урманда, мәченең өе - өйдә.

Төлке белгән хәйләгә куян да оста, тик нишләсен: койрыгы кыска.

Шашынган куян аучы өстенә менәр.

Өркетмә куянны, арыслан итәрсең.

 

Алырсың аннан, куянга койрык үссә.

Атмаган куян, асмаган казан.

Бу куянны атсам, тиресен тунап сатсам, бер тай алып кайтсам, килер көзгә ат булыр.

Куян шулпасының шулпасы.

Куянны тотканчы куырдык.

Сөрелмәгән җир өстендә тумаган куян баласы.

 

ТӨЛКЕ

Бар төлке дә үз койрыгын мактар. Бер төлке җиде бүрене җитәкли.

Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый.

Карт төлкене урманнан куып чыгара алмассың.

Томанлы көн төлке узар, буранлы көн бүре узар.

Төлке арысланны тәү күргәндә куркуыннан чак җаны чык-маган, икенче күргәндә «Әссәламегаләйкем!» дигән, өченче күргәндә алдап киткән, ди.

Төлке бүредән туграк тора.

Төлке дә йөземгә буе җитмәгәч: «Пешмәгән әле»,- дип әйтте, ди.

Төлке саклы бакчага керми.

Төлке - тиресе белән, былбыл - өне белән кадерле.

Төлке төндә йөрер, көндез йоклар.

Төлке төшендә дә тавык саный.

Төлкегә баш булганчы, арысланга койрык булу хәерлерәк.

Төлкенең уены күп булса да, иң яхшысы - качу.

Төлкенең хәйләкәрлеге кетәк тирәсеннән күп узмый.

Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.

 

Без үзебез төлкече, түлке адәм көлкесе.

Кара төлке булу.

Син төлке булсаң, мин койрыгы.

Төлкене көлкегә калдырырлык.

 

БАШКА ҖАНВАРЛАР

Баш маймыл ни кыланса, калган маймыллар бар да шуны кыланыр, ди.

Йомран койрыксыз булмый.

Кабан кабанның карынын ярмас.

Канат булмаса, тиен койрыгы белән оча.

Каплан - песинең агасы.

Маймыл ни хәтле шыксыз булса, шул хәтле күбрәк кыланыр.

Сусар ауга киткән, тиресе кайткан. Сыртланнан ашалганчы, арысланнан ашал.

Тигәнгә - тиен башы, тимәгәнгә - куян башы.

Ярканат теләге белән төн йөрми.

Ярканат төнне көтә, сандугач таңны көтә.

Ярканатның көндез күрмәвенә кояш гаепле түгел.

Әрләннең әрен кузгатма.

Өерле суер өн казымас.

Җофарны яшерсәң дә исеннән беленер.

Йомран, тишегенә су салгач, чыккан шикелле.

Тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка.

Җордай юртак, еландай елдам булу.

 

 

Йорт хайваннары, терлекчелек

Алдан чыккан колактан соң чыккан мөгез узар.

Асылы кара тирене юган белән ак булмас. Ашаган малда өмет бар.

Баш кая - койрык анда.

Бер кылдан аркан ишеп булмый.

Береккән көтү бүредән курыкмый.

Дүрт аяклы хайван да сөртенә.

Итче ак сарыкны да суя, кара сарыкны да суя.

Йонны ятышына таба сыпырган яхшы.

Кассапчыга мал кайгы, карт ишәккә җан кайгы.

Качаган мал кашкырга җим.

Койрык булганчы баш бул.

Кылыгын белмәгән малга якын барма.

Көтү ташлаган малны бүре алыр.

Көтүче белән бүре бервакытта да килешә алмый.

Көтүче ялкау булса, көтүне тәкә көтәр.

Мал да ашаган җиренә кайта.

Мал казасы эткә яхшы.

Мал - колыннан, акча - тиеннән.

Малның җаен баккан белер, утынның җаен яккан белер.

Малсыз кеше - җансыз кеше.

Малчы мал карар, балчы бал карар.

Малың булса, көтүче табыла.

Малың мал булсын дисәң, азыгың мул булсын.

Начар токымнан яхшы нәсел көтмә.

Орып мөгез чыкмый, торып мөгез чыга.

Тамгалы мал югалмас.

Тәкә симергәнче итче күз салмас.

Төс бирмәгән малны асрама.

Үләр мал кое тирәсендә йөри.

Хайван мөгезеннән таба.

Хаҗтарханда мал бер акча, килә-килә мең акча.

Шәп мал аякланып туа.

Араларына кыл да сыймый. Аяк урынына тояк.

Башы-тоягы бер тиен.

Ике койрыклы булу.

Йонны тискәре якка сыйпау.

Калган көтү калган инде.

Койрыгы бозга каткан.

Койрыкны бот арасына кыстыру.

Койрыкны сыртка салу.

Кыл өстендә калу.

Кылны кырыкка яру.

Кырык ел көтү көтеп, чыбыркы шартлата белмәгән.

Мөгезен саклыйм дип, колагыннан язган.

 

АТ

Авыр йөкне ат тартыр.

Азыклы ат арымас.

Аксак булса да - үз атың.

Алама атка менгәнче, йөгер кеше күргәнче.

Арканлы ат казыгына уралыр.

Арыган атка йөгән дә йөк.

Арык атка камчы авыр, көр атка таш та җиңел.

Ат азгыны тайга иярер.

Ат алмас борын йөгән эзләмә.

Ат алсаң, сынап ал, акча алсаң, санап ал.

Ат арымаса, камыт арымас.

Ат аунаган җирдә төк калмый булмас.

Ат ачуын - тәртәдән.

Ат аяган ат менәр, тун аяган тун кияр.

Ат аягын дагалатканда бака да ботын сузган.

Ат башы белән уйнаганчы, атаң башы белән уйна.

Ат белән тибешкән тайның аягы сынар.

Ат бер юлга күнеп алса, йоклаган килеш тә йөри.

Ат бүләккә чабар, эт сөяккә чабар.

Ат дүрт аяклы, алай да абына.

Ат егылса көлмиләр, дөя егылса көләләр.

Ат иясенә килгәч аксамасын.

Ат камытка муенын үзе сузар.

Ат кемнеке - менгәннеке, тун кемнеке - кигәннеке.

Ат куркытырга тибә, тай үтерергә тибә.

Ат күрмәгән ат күрсә, абзарда атланып йөрер.

Ат тапсаң, ияр табыла.

Ат тарталмаганга арба гаепле булмый.

Ат тартмый, азык тарта.

Ат типмәс димә, эт капмас димә.

Ат урлангач абзар ныгытмыйлар.

Ат чаманына менгәнче ике табаныңа ялын.

Ат эшләр - тирен чыгарыр, эт ятыр - телен чыгарыр.

Ат югалтсаң, йөгәнең ташла.

Ат яхшы булса, чыбыркы кирәкмәс.

Ат яхшы түгел, җим яхшы, җим өстенә дим яхшы.

Ат әйләнеп казыгын табар, су әйләнеп ярыгын табар.

Ат үлеме - эткә бәйрәм.

Атка атланган - атасын белмәс.

Атка мендем - атакка мендем.

Атка менсәң - ат яхшы, җиргә төшсәң - җир яхшы.

Атка сукканда камчы авыртмый.

Атка ышанма, Иделгә таянма.

Атлының аягы да армый, туны да тузмый.

Атны йөгәненнән башка сатмыйлар.

Атны камытка үлчәп алмыйлар, камытны атка үлчәп алалар.

Атны ярга батканда кыйнамыйлар.

Атның аламасы кеше тибеп үтерә.

Атның даны егет кулында.

Атның кечкенәсен макта, зурысын җик.

Атның күрке ял булыр.

Атның, тамагы туйса, тоягы тузмый.

Атсыз ир - канатсыз кош.

Атта да гаеп, тәртәдә дә гаеп.

Аттан ала да туар, кола да туар.

Аттан ат тумыйча, эттән аргамак тумас.

Аттан егылганга дөя кирәк.

Аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар.

Аты булса, йөгәне табылыр.

Аты симезнең юлы тигез.

Аты юк арба ярашкан.

Атым яхшы дип, чыбыркыңны куйма.

Атын урлаткач, сараен бикләүдә файда юк.

Атына көче җитмәгән тәртәсен кыйнар.

Атың симез булса, аягы сигез була.

Атыңны урласалар, йөгәнен чыгарып ташла.

Барасы килмәгән ат тәртәгә тибә.

Барган атның башына сукмыйлар.

Белгән атка бер камчы, белмәгән атка мең камчы.

Белмәгән атның сыртыннан әйлән.

Бер абынган өчен ат муенын өзмиләр.

Бер ат аркасында мең ат су эчкән.

Бер атка ике камыт кигезмиләр.

Бәләкәй атка арба юлы тар күренер.

Бүләк атның тешенә карамыйлар.

Дүрт аяклы ат та сөртенә.

Җәяү йөрмичә, ат кадерен белмәссең. Җиккән атың җилдәй булсын.

Ике ат бер казыкка бәйләнмәс. Ир канаты ат булыр.

Йөгәнсез ат үз иркендә. Йөремсәк атны кешәнлиләр.

Кайнар ат тиз аручан була.

 

Кайтыр юлга чыккач ат та елдамлана.

Карт ат буразнаны бозмый.

Кеше аты тирчән, кеше киеме керчән.

Кеше атына менгән тиз төшәр.

Колагын яткырган аттан саклан.

Корчаңгы ат ияр салдырмас.

Күмәк ат арасында бер атның аксаганы беленмәс.

Күндәм ат күп җигелә.

Начар атка кыңгырау такмыйлар.

Олы атның тире чыкканчы, кече атның җаны чыга.

Саламда торган ат саламга барырга гына ярый.

Серен белмәгән атның авызлыгын салдырма.

Тарткан атка йөкне күбрәк төйиләр.

Тешләшкән атның артыннан үт, тибешкән атның алдыннан үт.

Тәртә арасына кергәч, чыгымчы ат та юашлана.

Чыгымчы ат белән камчы телендә сөйләшү яхшырак.

Чыгымчы ат үрдә туктый.

Юаш атның тибүе каты булыр.

Ялгыз атның тузаны чыкмый.

Ялына тотынып кала алмасаң, койрыгына тотынып кала алмассың.

Яман атны яхшы баксаң, толпар булыр.

Яхшы ат ирнең данын тарата.

Яхшы ат та бер сөрлегә.

Яхшы ат тәртә арасында үлә.

Яхшы ат үзенә камчы тидермәс.

Яхшы атка бер камчы, яман атка мең камчы.

Яхшы атка дилбегә кагу да җитә.

Яхшы атка кыңгырау тагучы күп була.

 

Агач атка атландыру.

Алар ат булганчы, үзең эт булырсың әле.

Асау ат кебек йөрисең.

Ат ачуын тәртәдән алу.

Ат белән чыпчык куу.

Ат чапканга бот чапкан.

Ат юк, арба юк, аннан калган бар да юк.

Ат яныннан бозау эзләгән.

Атлылар аттан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык түгел.

Аттан төшсә дә, өзәңгедән төшми.

Аттан иңеп, җәяүгә калу.

Аты бармагач, тәртәсен кыйный.

Атына түгел, чанасына кыңгырау таккан.

Без дә кеше булырбыз: атка кешән салырбыз.

Йөз кешегә - йөз ат, ялгызыма - бер ат.

 

АЙГЫР

Азнаган айгырны өердә сына. Айгыр өерен ташламас.

Айгырың ала булса, колының кола булыр.

Айгырың үлмәс борын амбарыңны биклә.

Бөләсең килсә, айгыр асра.

Җигә белгән айгыр җигәр.

Ике айгырны бер сарайга япмыйлар.

Тәртәдән ашкан айгыр яман.

 

АЛАША

Алаша кибәннән өрекмәс.

Алга киткәндә алаша да тайлый.

Ашарга карт алаша, тартырга - тай.

Карт алашаны камыт сукмый.

 

АРГАМАК ҺӘМ БАШКА ЧАБЫШКЫ АТЛАР

Аргамак алын бирмәс.

Аргамак ат юл башлар.

Аргамак егылса, алдына егылыр.

Аргамакның билгесе - эчен эчкә тартканы.

Аргамактан ат туса, ал аягы ак булыр.

Ат та йөгерек булсын, җир дә тигез булсын.

Ат юргалар иясе дан алыр.

Атның солтаны-юрга.

Җаена сыпырсаң - юрга булыр, кирегә сыпырсаң - чыгым-чы булыр.

Җилдерми йөгерек басылмый.

Йөгерек атка камчы кирәкми.

Йөздән юрга чыгар, меңнән толпар чыгар.

Камчылатып чапкан атның йөгереккә саны юк.

Солы ашамас аргамак яфракка моң булыр.

Толпарга тиң ат булмас.

Толпарның утлавы бер булса да, атлавы башка.

Толпар, аягы кызса, канатланып очар.

Чабыш аты чапмый түзә алмый.

Чабышка чыккан аргамакның аягын тышауламыйлар.

Чабышкыга чабышкы янында чыбыркы кирәкми.

Юрганың кадере җилгәндә беленер. Юртак атның тоягы ике.

 

БИЯ

Байтал бия булганчы, башыңа чал иңә.

Байтал чабып бәйге алмас.

Байтал яманы ике айгырны тибештерер.

Бия каян юртса, колын да шунда.

Бия эштә тирли, колын бушка тирли.

Биясенең серен иясе белер.

Биясенә атлансаң, тае ияреп кайтыр.

Карт бияне төпкә җигәләр, яшь бияне кырга җигәләр.

Колынлы биядән кое суы артмас.

Тайлы биядән күл курка.

Тумаган тайдан кысрак бия артык.

Чиләктән җирәнгән бия ач калыр.

 

КОЛЫН

Авызы йомшак колын биш бияне имәр.

Алтмыш колын ат булмас.

Анасы типкән колынның тәне авыртмас.

Булыр колын бәендә уйнар.

Колын асрасаң, ат менәрсең.

Колыннан елкы булыр.

Колынның яхшысы атка иярер.

 

ТАЙ

Ат басканны тай да басар.

Бер тай әйткән: «Тагын да ныграк чабар идем, җир җимере-лер дип куркам!» - дигән.

Тай алсаң, биясенә кара.

Тай артыннан йөргән - тайлыккан.

Тай атка җиткерер, ат моратка җиткерер.

Тай бияне тыңламаса, бүре ертыр.

Тай типсә, аттан яман.

Тайның яхшысы атка иярер, атның начары тайга иярер.

Тумаган тайга атланма, билен сындырырсың.

Тумаган тайга - тимер ыңгырчак.

Яшь тай тибүчән була.

 

Башыма тай типмәгән.

Кешенең аты узганда, аның тае узган.

Тай биреп котырткан, ат биреп туктата алмаган. Тумаган тайга йөгән ясау.

 

ДУҢГЫЗ

Байыйсың  килсә - дуңгыз  асра, бөләсең  килсә - айгыр асра.

Дуңгыз ай белән көнне аермас.

Дуңгыз башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.

Дуңгыз борынын чөйгән белән күкне чөймәс.

Дуңгыз да дуңгызны яратмый.

Дуңгыз кылыннан киез итек басып булмый.

Дуңгыз муенына энҗе такмыйлар.

Дуңгыз мөгезле булса, һәркемне сөзәр иде.

Дуңгыз тукмактан туймас.

Дуңгызга ай тотылды ни, көн тотылды ни.

Дуңгызга дага какмыйлар.

Дуңгыздан кыл йолка белү дә һөнәр.

Дуңгызны кондыз итәр хәл юк.

Дуңгызның ите харам булса да, акчасы хәләл.

Заманасына күрә дуңгызны кондыз диярсең.

Ил аулак булса, дуңгыз түбәгә чыгар.

Чучканы алтын белән дагаласаң да, ат булмас.

 

Алла булып башлады, дуңгыз булып очлады.

Аның дуңгызы да боламык ашый.

Битенә дуңгыз тиресе каплаган.

Дуңгызны җизни дип әйтмәгән.

 

ДӨЯ

Бер дөядә ике өркәч, бере шиңсә, беренең көче юк.

Берәүдән дөя, берәүдән дога.

Дөя авыр йөк ташый, үзе чәнечке ашый.

Дөя ике мөгез сорады, ике колактан коры калды.

Дөя Кәгъбәгә бару белән хаҗи булмас.

Дөя күп булса, йөк сыймый.

Дөя үз бөкресен күрмәс.

Дөяне кесәгә яшереп куеп булмый.

Дөясе булганның капка башы биек булыр.

Йөк авырын нар күтәрер.

Соңгы дөянең йөге авыр.

Тәвәгә менеп чокырга качма.

Тәвәче белән күрше булсаң, капкаң биек булсын.

Дөя акрын китсә дә, күп юл алыр.

Дөя качып йөктән котылмас.

Дөя төягәннән курыкмас.

Дөя хуҗасына үчексә, өстенә косар.

Дөянең койрыгы җиргә җиткәнен кем күргән?

Дөянең үзе нинди булса, йөге дә шундый.

Чүккән дөягә суккан юк.

 

Энә күзеннән дөя күрү.

Энәдән дөя ясау.

 

ИШӘК

Алла, ишәкнең кем икәнен белгәнгә, мөгез бирмәгән.

Ат абынса да, ишәк гаепле. Ат булмаганда ишәк тә ярый.

Иртәге өчен ишәк кайгырыр.

Ишәк алга тарта, койрыгы артка тарта.

Ишәк, атлас кисә дә, һаман ишәк булыр.

Ишәк, ашсыз калса да, эшсез калмас.

Ишәк бакырганда сандугач сайрамас.

Ишәк йөккә килмәсә, йөкне ишәккә илт.

Ишәк колагы белән мактаныр.

Ишәк мактанып толпар булмас, карга мактанып шоңкар булмас.

Ишәк түшәк кадерен белмәс.

Ишәк янына атны бәйләсәң, ишәклеге йогар.

Ишәккә алтын ияр салсаң да, һаман ишәк.

Ишәккә иснәргә мәтрүшкә биргәннәр - капкан да чәйнәгән.

Ишәккә: «Сине оҗмахка кертәбез»,- дигәннәр, ишәк: «Анда шайтан таягы бармы соң?» - дип сораган, ди.

Ишәкне кыйнап кына ат итеп булмый.

Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштырып булмый.

Ишәкнең үз бакыруы үзенә ямьле.

Ишәктән егылу аттан егылудан яманрак.

Уңган ишәк аттан йөгерек булыр.

 

Ишәк төчкергәндә туу.

Иштең ишәк чумарын.

Маңгаеңа ишәк типмәгән.

 

КӘҖӘ

Бер кортлы кәжә бөтен читәнне җимергән.

Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр.

Бүрегә сәлам бирү кәҗә эше түгел.

Йон уңаена сыпырсаң, кәҗә дә койрыгын селкетә.

Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә.

Корчаңгы кәҗә саф чишмәдән генә су эчәр.

Кәбестә бакчасына кәҗәне каравыл куймыйлар.

Кәҗә асраган каргыштан чыкмас.

Кәҗә: «Бакча буеннан үтмәсәм, тамагым туймый»,- дип әйтә, ди.

Кәҗә бар җирдә каза була, ди.

Кәҗә белән кәбестә дус түгел.

Кәҗә койрыгына кырмавык ябышмый булмый.

Кәҗә сауганнан сыер сауган сөт сорап килгән.

Кәҗә, тынычлыктан туйса, көтүченең чыбыркысын чәйни, имеш.

Кәҗә үзе затсыз булса да, күне затлы.

Кәҗәгә дигән таяк оҗмахтан чыккан.

Кәҗәдә чуан тормый.

Кәҗәне макта, сыерны сау.

Кәҗәнең ашамаган әреме башын авырттырыр, имеш.

Кәҗәнең бакчага бер күз салуы да зыян.

Кәҗәнең бер исеме кәҗә, икенчесе - каза.

Кәҗәнең туганда ук сакалы була.

Кәҗәнең әҗәле җитсә, көтүченең таягына ышкыныр.

Мөгезсез кәҗә үзен: «Мин - куй!» - дия икән.

Мүкләк кәҗә, мөгез сорыйм дип, колагыннан коры калган, ди.

Сөтсез кәҗә бакравык.

Урлап ашамаса, кәҗәнең тамагы туймый.

 

Кактым-суктым кәҗәне, таптым үземә бәлане.

Кәҗә билеты бирү.

Кәҗәгә акчасы җитми, сыер сатулаша.

Кәҗәне кәбестә сакларга кую.

Муеныңнан кәҗә мае чыгарырмын.

 

САРЫК (КУЙ)

Аксак сарык төштән соң бакыра.

Аксак сарык ятып симерер.

Арык булса да - сарык булсын, аз булса да - каз булсын.

Бер куй аркасында мең куй су эчә.

Бер куйдан ак та туа, кара да.

Ике куйның башы бер казанга сыймас.

Кара куйдан ак туган, башын әллә кая куйган.

Куй «кыркырга бәйлиләр» дип әйтә икән, кәҗә «суярга бәйлиләр» дип әйтә икән.

Куй үз бәрәненең аягына басмас.

Куйны бүрегә ышанмыйлар.

Кысыр сарык күп бакырыр.

Көтү борылганда аксак сарык алга чыга.

Көтүдән аерылган куйны бүре ашый.

Сарык булмасаң, бүре дә ашый алмас.

Сарыкка эт тиресе кидерсәң дә, бүредән куркыр.

Сарыкның егылганы да күренми, дөянең сөртенгәне дә күренә.

Сарыкның карыны туяр, күзе туймас.

Үзең сарык булгач, көтүчең Сарбай булганга үпкәләмә.

Үлгән сарыкка бүре куркынычы юк.

Югалган куйның койрыгы зур булыр.

Ялгыз бәрән бакравык була.

 

Бары - бар, югы - юк: сарык исән, бүре тук.

Сарык биреп сөйләтә алмыйм, сыер биреп туктата алмыйм.

Сарык янында батыр, батыр янында сарык.

 

ТӘКӘ

Башбаштак тәкәгә болын тар.

Ике тәкә башы бер казанга, мөгезе булмаса, сыя.

Кәҗә тәкәсе түрә булырга яратыр.

Сөзешкәндә мөгезсез тәкә җиңелер.

Тау башындагы тәкәгә тау астындагы арыслан сәлам бирер.

Тәкә асраган шулпа эчәр.

Тәкә ите им булыр, кәҗә ите җил булыр.

Тәкә сөзеп тау түнтәрмәс.

Тәкәнең, тауга менмәсә, тоягы кычый, ди.

Ул гына Алланың кашка тәкәсе.

Син генә кашка тәкә, мин генә аксак бәбкә түгел.

 

 

СЫЕР

Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.

Ашаган җиренә сыер да кайта.

Әстерханда сыер бер акча, килә-килә мең акча.

Бер былчырак сыер бөтен көтүне былчырата.

Берәү мөгез тота, икенчеләр сыер сава.

Бозавы үлгән сыерда сөт булмас.

Инәге булса, чиләге булыр.

Ишек алдында сыерың булса, табыныңда маең булыр.

Кара сыердан да ак бозау туган.

Мөгрәп килгән сыерның мөгезен бәреп сындырма.

Мүкләк сыер сөзешкәк, аксак бия тибешкәк.

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

Сыер алсаң савып ал, сөтен-маен кабып ал.

Сыер ашаудан туймас.

Сыер басу таптаган өчен чөйдәге бозау тиресен кыйнамыйлар.

Сыер дуласа аттан яман.

Сыер көтүчесен белер, хуҗасын белмәс.

Сыер су эчәр - сөт булыр, елан су эчәр - агу булыр.

Сыер сыйпаганны белмәс.

Сыер үги бозау имезә.

Сыер җиленендә сөт ачымый.

Сыерга ияр килешмәс.

Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый.

Сыерлы кеше - сыйлы кеше.

Сыерлының төсе гөлдәй, сыерсызның төсе көлдәй.

Сыерны яхшы күрсәткән - артындагы танасы.

Сыерның сөте җиленендә түгел, тагарагында.

Сыеры барның сые бар.

Сөзә торган сыерга алла мөгез бирми.

Сөмсез сыер үз ыруын танымас.

Сөтле сыер базарга барып җитмичә кала.

Сөтсез сыер күбрәк мөгри.

Үгез мөгезле сыерның сөте булмас.

Үзе китеп үзе кайткан сыер - солтан.

Үлгән сыер сөтле була, калган сыер бетле була.

Яман сыер мөгрәп йортка бүре чакыра.

Аягына сыер басмаган.

Кысыр сыерны бозаулату.

Сыер биреп кушсаң, ат биреп тә туктата алмассың.

Сыер колагына телефон сузма.

Сыерга ияр салу.

Сыерым юк киртәдә, кайгым юк иртәгә.

 

БОЗАУ

Бозавын сатып алганда сыеры турында сораш.

Бозау анасыннан алга узып йөрсә, бүре ашар.

Бозау үгез булганчы, иясе дуңгыз булыр.

Имә белгән бозау ике сыерны имгән.

Көтүдән калган бозау бүрегә азык.

Мөгрәмәгән бозауга имчәк бирмиләр.

Уртак үгездән ялгыз бозау артык.

Өйдә үскән бозау яланда үгез булмас.

Үгез аягы булганчы бозау башы булса изге.

Ат яныннан бозау эзләгән.

Бозау агачка арты белән менгәндә була.

Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.

Ике бозауга кибәк аера алмый.

 

ТАНА

Тана бозау тарлауда, үгез бозау үләндә.

Тана күзен сөзсә, үгез җебен өзә.

Тана сыер җиленләгәндә белми, бозаулаганда белә.

Таналының тамагы тук.

Тар җирдә тана башы, алачыкта бозау башы.

 

ҮГЕЗ

Бер үгезнең мөгезенә суксаң, мең үгезнең тоягы шакылдар.

Берәүгә үгезе кыйбат, берәүгә мөгезе кыйбат.

Булмаган үгезне көтеп бозаудан мәхрүм калма.

Иртәгә дигән үгезнең мөгезе чыкмаган.

Карт үгез абзар юлын караңгыда да белер.

Котырган үгезгә юл бир.

Мүкләк үгезне дә үчектерергә ярамый.

Чалмаган үгезгә казан асмыйлар.

Үгез боендырыкка муенын үзе бирер.

Үгез гомере буе сабан сөрә, ник сөргәнен белми.

Үгез туса - ит булыр, тана туса - сөт булыр.

Үгез үгезгә сылтый, үгез мөгезгә сылтый.

Үгез үлгән курада кутырлы кәҗә баш була.

Үгезне сөзәргә, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.

 

Аларның үгезләре дә бозаулаган вакыт.

Аның үгезе дә сөт бирә.

Кызыл үгез аны сөзгән.

Лашман үгезе күк акыра.

Үгез савып сөт бир, арба ватып утын бир.

Үгез үлсә - ит, арба уалса - утын.

Үгезем юк урамда, кайгым юк буранда.

Үгезне мөгезеннән эләктерү.

 

ФИЛ

Дөядән биек фил бар.

Зур фил дә кечкенә тычканнан курка.

Фил бик масаймасын дип, алла тычканны яраткан, имеш.

Филнең башы - тере булса да, үле булса да - мең тәңкә.

 

МӘЧЕ (ПЕСИ)

Ач песидән тычкан котылмас.

Зыянчы песи күзен елтыратыр.

Йоклап яткан мәче авызына тычкан үзе килеп керми.

Карак мәче син таяк алганчы сизенеп качар.

Май ашаган песи төгеннән билгеле.

Мыштым мәче майны күбрәк ашый.

Мәче асрамаган тычкан асрар.

Мәче битен юа - колак арты кап-кара.

Мәче иткә буе җитмәгәч, «сөрсегән» дияр, имеш.

Мәче тычкан оясына керә алмас.

Мәче тырнагында сандугач сайрамас.

Мәче урлар, эт түләр.

Мәче әйтә ди: «Хуҗасы сукыр булса иде, балалары күп булса иде»,- дип.

Мәче, үзе йокласа да, күсене күрә.

Мәчегә уен, тычканга кыен.

Мәчене түбәдән атсаң да, дүрт аягы өстенә төшәр.

Песи сөт салып ала белмәсә дә, чүлмәкне аудара белә.

Песинең тычкан сөзәсе юк: аңа мөгез ни эшкә?

Сыйпаганны песи дә ярата.

Тәүфыйклы песи дә каймак ашый.

Хуҗасы янында булса, мәче дә эт баса.

 

Аның мәчесе дә куян тота.

Араларыннан кара мәче үткән.

Каймак эчкән мәче кебек.

Койрыгы пешкән мәче кебек порсалану.

Суга төшкән песи кебек йөрү.

Таба ялаган мәче шикелле карана.

Табаны пешкән мәче төсле кая басарга белми.

 

ТЫЧКАН, КҮСЕ

Акыллы тычкан ике тишек тишәр.

Былтыр үлгән күсе, быел чыккан исе.

Әҗәле җиткән тычкан мәче койрыгын тешләр.

Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела.

Койрыгына бассаң, тычкан да чыелдый.

Сукыр тычканга карт песи дә арыслан булып күренә.

Тегермәндә туган тычкан күк күкрәгәннән курыкмас.

Тычкан да кышка азык әзерли.

Тычкан каргышы мәчегә төшми.

Тычкан таш тауны да тишә.

Тычканга йон чыккан саен катырак чиный.

Тычканга - үлем, мәчегә - көлке.

Тычканнан курыккан иген икмәгән, бүредән курыккан көтү көтмәгән.

Үз оясы алдында тычкан да арыслан.

Һәрбер күсе үз койрыгын үзе сөйри.

 

Песине җиңеп, тычканнан җиңелгән.

Тычкан башы ярылырлык.

Тычкан таяк белән йөргән чак.

 

ЭТ

Авыл эте ала булыр, бүре килсә берегер.

Авыл эте, яман булса, бүре белән дус булыр.

Авыл этсез булмас.

Азган эт үз оясына кереп өрер.

Ак эт бәласе кара эткә.

Аксак эт төштән соң өрер.

Акыллы эт юкка тешләми.

Акылсыз эт көндез өрә.

Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

Арка ишле эт бүрене җиңәр.

Астыртын эт өрми тешли.

Ау этенең өргәне гаеп, йорт этенең өрмәгәне гаеп.

Аш кадерен эт тә саклый.

Бер курыккан эт өч көн өрер.

Бер эт белеп өргән, дүртесе белми өргән.

Бер эт түрә булса, ун эт койрыгын күтәрер.

Буш кулны эт тә яламый.

Бәйләнгән этне котырту җиңел.

Бәхете кире киткәннең эте карак киткәч өрер.

Бүре катында үскән эт куй ашар.

Искәрмәс эт каты тешли.

Иясен сыйлаганның этенә сөяк сал.

Картайган эт юкка өрми.

Каты өргән эт тешләмәс.

Кече этнең картайганчы көчек исеме калыр.

Койрыгын кисеп эттән куян ясый алмассың.

Койрык болгаган этне сугарга кул бармый.

Котырган эт иясен тешләр.

Котырган эт үз койрыгын үзе чәйни.

Куркак эт капка астыннан өрер.

Куркак эт өреп җиңәр.

Куштан эт бүре киткәч өрә.

Күмәк эт арыслан үтерә.

Күрше эте күршегә өрми.

Мосафир этнең койрыгы кысык.

Өрә белмәгән эт авылга бүре китерә.

Өргән бер этнең авызына сугып булмый.

Өргән эт тешләми, астыртын эттән саклан.

Тегермән ташы яларга өйрәнгән эт шул гадәтен ташлый алмас.

Тере эт үлгән арысланнан яхшырак.

Тешләгән эткә йә таяк, йә сөяк кирәк.

Уртак малны эт җыймас.

Усал эт арттан килеп өрми кабар.

Утлы кисәү эләккән эт яшен яшьнәгән саен дерт итәр, ди.

Һәр эткә таш атсаң, ташның мыскалы мең алтын булыр иде.

Хуҗасы кай якка мыегын борса, эте шул якка койрыгын борыр.

Эт авызына кергән белен ертылмый чыкмас.

Эт авызына кергән сөяк май булып эри, ди.

Эт авызыннан беленне алып булмый.

Эт айга өрер, айның нуры китмәс.

Эт амбар саклый, мәче казан саклый.

Эт ашаганчы бүре ашасын.

Эт барында таяк булмый, таяк булганда эт туры килми.

Эт батырга өрер, куркакны тешләр.

Эт белән дус булсаң, яныңда таягың булсын.

Эт белән кода булсаң, сөяк белән кунак итәр.

Эт белән мәче дус булмас.

Эт булмаган җирдә төлке йөрер.

Эт буранлы көндә котырыр.

Эт, бүрегә әйләнсә, бүредән яман.

Эт догасы кабул булса, күктән сөяк явар иде.

Эт ирләр янында, мәче хатыннар янында.

Эт иярткән - иптәшле.

Эт йөгереген төлке сөйми.

Эт каргышы бүрегә җитмәс.

Эт кемгә өрә, мәче шуңарга мыраулый.

Эт корсагына сары май килешмәс.

Эт куркуыннан түмгәккә дә өрә.

Эт көче җиткәнен талый.

Эт күзе төтен белмәс.

Эт, нихәтле алдан чапса да, өйгә хуҗасы артыннан керә.

Эт - оясында көчле.

Эт сабыйга тимәс.

Эт симез, ашарга ярамый.

Эт, симерсә, иясен кабар.

Эт талашыр-талашыр, иснәшер дә ярашыр.

Эт тә ашатканда койрык болгар.

Эт, түрә булса, сөяк җыярга приказ чыгарыр.

Эт - эткә, эт - койрыкка.

Эт этлеген итми калмас.

Эт югында куян да мактана.

Эт юк илдә песиләр өрә.

Эт яхшыга да өрә, яманга да өрә.

Эт өрер, бүре йөрер.

Эт өрмәсә, авызы кабара, ди.

Эт үлгәнгә бүре еламас.

Этенә әйтсәң, кунагына тия.

Эткә бал сый түгел, үләксә сый.

Эткә йомыш кушсаң, сөяк сөйрәп китерер.

Эткә сөяк белән атсаң шыңшымас.

Эткә эт булып өреп булмый.

Этне кыйнап, ишәк итә алмассың.

Этне түрә итсәң, бүре булыр.

Этне үзең талама, эттән талат.

Этнең баласы анасының эчендә өрә.

Этнең койрыгы да үзенә табан кәкре.

Этнең койрыгын киссәң дә, куй булмас.

Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.

Этнең - теше, дуңгызның тиресе чыдам.

Этнең, үләксә ашамаса, башы авырта.

Этнең үпкәсе озакка бармас.

Этсез авылда мулла таяксыз йөрер.

Этсез куян тотып булмый.

Эттән калган сөяктән җилек көтмә.

Юаш эт өрми тешләр.

Юаш эткә таяксыз якын барма.

Юлыңда эт ятса, әйләнеп үт.

Яман эт бүрегә өрер, песидән өркер.

 

Авызыннан чыкканны эт жыймас.

Артыннан котырган эт капса да пыжламый.

Биредә Алабай, аргы якта ялагай.

Ерактан каты өрә, якыннан койрыгын кыса.

Капка астыннан кергән, түргә менеп өргән.

Печән өстендәге эт кебек.

Эт баш, сыер аяк.

Эт белән мәче дуслыгы кебек.

Эт булдым, койрык кына кирәк.

Эт дисәң - койрыгы юк, сыер дисәң - мөгезе юк.

Эт күк талаша, мәче күк ялаша.

Эттән котылган куян кебек.

Эттән әрсез, Алабайдан кадерсез.

Эшләгәнемне эт ашый, аркамны бет ашый.

 

КӨЧЕК

Бер тигәнәдән ике көчек ашамый. Бәләкәй көчек аюдан курыкмый.

Кеше артыннан көчек кенә йөри. Көче җиткәнгә көчек тә ябыша. Көчек өрә, олы этне кыйныйлар. Көчекнең аласы да, карасы да бер була.

Олы эт алдында бала эт койрыгын кыса.

Тимәгәнгә тиле көчек тә тими.

Эт бар җирдә көчек бар.

Эт ничек өрсә, көчек шулай өрә.

Эте тик тора, көчеге өрә.