Урынсыз тәкъдим, үпкә-дәгъваларны кире кагу

Принтерга
(20 тавыш, уртача 4.05 )

- Алып җибәр!

- Алырга акчаның күзенә ак төшкән әле.

- Арыдым.

- Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.

 

- Ач!

- Ач булсаң, туеп кил.

 

- Ачуым килә.

- Ачуың килсә, борыныңны тешлә.

 

- Ачуым килә.

- Синең ачуың, минем аякчуым.

 

- Ашаган җиренә сыер да кайта.

- Кайтуын кайта да, аның сөтен савып калалар шул.

 

- Әү!

- Авызың дәү.

 

- Барыбер.

- Барыбер булса, ишектән йөрми тәрәзәдән йөрерләр иде.

 

- Беләм.

- Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең.

 

- Беләм.

- Син белгәнне без белгән, калганын чөйгә элгән.

 

- Беләм.

- Син белгәнне мин чабата башына элгән.

 

- Беләм.

- Син белгәнне мин чормага меңгереп элгән.

 

- Беләм.

- Син белгәнне мин белеп оныткан.

 

- Беләм.

- Үзең беләсең, эт күк өрәсең.

 

- Буе кечкенә.

- Буй белән Агыйдел буйлыйсы юк әле.

 

- Бәхил түгел.

- Бәхилең бәке астына, үзең сәке астына.

 

- Гафу ит.

- Гафуың белән сату ит.

 

- Гыйшык.

- Гыйшыгын гыйшык та, бишмәт тишек.

 

- Егылам.

- Егылсаң, җирдән түбән китмәссең.

 

- Елый.

- Еласа, кашы-күзе кара булыр.

 

- Җүләр!

- Иманаңны кем түләр.

 

- Иренәм.

- Иренгәнне тиз иргә бирәләр.

 

- Иртә бит әле.

- Иртә булса, соң булмаска әйбәт булыр.

 

- Иртәгә.

- Иртәгә үз киявем дә килә.

 

- Ишетерләр.

- Ишетмәгәйләре тагын. Күз күрер өчен, колак ишетер өчен бирелгән.

 

- Кечкенә бит.

- Тиресен текмәгән, үсәр әле.

 

- Килешми.

- Килешкәне килендә.

 

- Килешми.

- Килешкәне килешкәч.

 

- Китә.

- Киткән китсен, җәһәннәмгә тикле юл ачык.

 

- Китәм.

- Китсәң, килгән юлыңа киртә кормаган.

 

- Китәм.

- Китсәң, килгән юлыңа юкә үсмәгән.

 

- Кулымны кисәргә бирәм.

- Кулыңны түгел, башыңны кистерсәң дә ышанмыйм.

 

- Куркам.

- Курыкма, бүре түгел - ашамас.

 

- Кызык.

- Бер табак сызык.

 

- Көнләшәм.

- Көнләшкән көндәшлеккә барсын.

 

- Күз тияр.

- Аңа ике күз тигән инде, бүтән күз тимәс.

 

- Мин синнән элек туган!

- Син элек тусаң, мин белеп туган.

 

- Мин үзем дә белекле.

- Белеклесен белекле дә, борын астың җелекле.

 

- Минем сүз өскә чыкты.

- Сүзең өскә чыкты: һавада очып йөри, үзең генә аста калдың.

 

- Озак!

- Тиз тумагансыңдыр әле.

 

- Озатыйм!

- Рәхмәт, үзем генә озаермын.

 

- Оялам.

- Өй алырга, монДа өй сатучы юк әле.

 

- Оят!

- Өй ат булса, күптән җигеп китәр идек.

 

- Оят!

- Өй-ат Мәкәрҗәдә кыйбат, барып алырга ерак.

 

- Сәлам!

- Саламыңа печән.

 

- Телең корыр!

- Минем телем болай да бик коры, селәгәем агып тормый.

 

- Тизрәк йөр!

- Оча белмим инде, аяк белән йөрим.

 

- Туйдым.

- Туйсаң тәүбә кыл.

 

- Уңган.

- Уңганның койрыгы туңган.

 

- Уф, алла!

- Арсаң ат ялла.

 

- Үпкәләгән.

- Үпкәләгәнгә үпкә ашаталар.

 

- Үпкәләгән.

- Үпкәләгәннең өенә барыш.

 

- Үпкәләгән.

- Үпкәләсә, мәче үпкәсе ашасын.

 

- Үпкәләгән.

- Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс әле.

 

- Хуш!

- Сөйләшкәндә безне дә куш.

 

- Ышанмыйм.

- Ышанмасаң, үзең карган.

 

- Юк.

- Юкка мин үзем дә тук.

 

- Язык булыр.

- Язык казык башына.

 

- Язык!

- Язык казык башында, җырлап торчы каршымда.

 

- Ярамый.

- Ярамаган - дөньяга яралмаган.

 

- Ярамый.

- Ярамаса, юынырсың.

 

- Ярар!

- Ярасы юк, ярылган да, ямалган да.

 

- Яхшылык итмәкче була.

- Яхшылыгы - яхшы ат түгелдер әле, атланып алмассың.