Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

6-7 яшьлек балалар өчен әкиятләр

E-mail Принтерга pdf
(46 тавыш, уртача 3.83 )

Ай белән Кояш, Кәкре каенга терәткән, Өч кыз, Ялкау малай, Алтын бөртекләр, Бүләк кемгә? Ташбака, белән Куян, Күләгә, Комсыз эт, Җил белән Кояш, Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, Бал корты һәм Шөпшә, Сандугач, Куянның ирене нигә ярык? Буар rелан, Дуслар, Тузганак, Чәчәк, Гөлгүзәл, Тавык нигә суда йөзә алмый? Күгәрченнәр ни өчен гөрләшеп яшиләр, һәм гөрләмеш уены каян килеп чыккан? Ни өчен Чәберчек килмичә боз китми икән? Ни өчен Эт белән Песи бер-беренә дошман булганнар? Зөһрә йолдыз Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар? Тук-тук! Кемгә кирәк, кемгә кирәкми, Алдакчы Наил, Рәхмәт өчен түгел, Гап-гади Инсаф, Ак песи, Туган көндә, Кем белән кем? Витаминлы аш, Шифалы табиблар, Хәрәмләшү, Тамчы, Кадерле бүләк әкиятләре

Ай белән Кояш

(Татар халык әкияте)

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

—        Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

—        Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.

Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:

—        Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.

Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:

—        Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.

Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.

Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.

 

Кәкре каенга терәткән

(Татар халык әкияте)

Борын заманда бер алдакчы кеше булган, ди, теләсә кемне алдалый ала икән, ди. Үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше бар икән, ди. Шул Кеше әйтә икән:

—        Мин шул Алдарга очрасам, аны һич тә алдатмас идем,— ди икән.

Бервакыт бу Кеше юл буйлап барганда, күрә: юл буенда әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бу аның янына барып сораган:

— Дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, йә алдап кара әле,— ди. Алдар әйткән:

—        Нигә сине алдый алмам икән? Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк шул, өйдә калды,— дигән. Бу Кеше, үзенең уяулыгына ышанып, Алдарга әйткән:

—        Бар, өеңнән капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын,— дигән. Алдар аңа әйткән:

—        Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит,— дигән. Бу Кеше бик үрсәләнеп:

—        Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын,— дип, кәкре каенны терәп калган.

Алдар шул китүдән кире әйләнеп килмәгән, ди, бу Кеше әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.

 

 

Өч кыз

(Татар халык әкияте)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

—        Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

—        Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

—        Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

—        И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

 

Ялкау малай

(Татар халык әкияте)

Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Бу Кеше, улына күрсәтеп:

—        Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:

—        Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.

Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:

—        Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

 

Алтын бөртекләр

(Татар халык әкияте)

Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.

—        Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.

—        Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.

—        Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!

—        Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.

—        Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.

Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.

—        Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.

—        Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.

Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.

—        Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:

—        Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.

Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.

 

Бүләк кемгә?

(Татар халык әкияте)

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

—        Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.

Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне башлый Көз:

—        Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!

—        Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.

—        Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?

—        Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.

Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.

Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.

 

Ташбака белән Куян

(Мәсәл )

Габдулла Тукай

Ташбака белән Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар.

Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады.

Куян бер заман, йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән!

Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә, хурланды да, әмма ни файда?

 

Күләгә

( Мәсәл )

Каюм Насыйри

Бер сабый бала, кояшлы көн бер җирдә йөргәндә, үзенең күләгәсен күреп, күләгәсе артыннан җитәмен дип бара. Ул барган саен, күләгә һаман алга китә. Бу баланың ачуы килеп, күләгәнең өстенә басарга теләп, йөгерә башлады. Ул йөгерсә, күләгә дә йөгерә. Бала тәмам арды, янә киткән урынына кайтып барганда, артына әйләнеп караса: күләгә артыннан ияреп килә: «Һи, мин юкка йөгердем, ул миннән үзе дә калмый икән»,— диде.

 

Комсыз эт

( Мәсәл )

Каюм Насыйри

Авызына сөяк капкан бер Эт күпердән чыкканда суда үзенең шәүләсен күрде. Үзе кебек ул Эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңар судагы Этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шунлыктан, үзенең авызындагы сөякне суга төшерде дә, үзе суда күренгән Эт авызындагы сөякне алмакчы булып суга сикерде. Ләкин ул арада инде авызындагы сөяге дә су төбенә киткән иде.

 

Җил белән Кояш

( Мәсәл )

Габдулла Тукай

Бервакыт Җил белән Кояш икәү бәхәсләшкәннәр. «Кайсыбыз кешенең киемен салдыра ала?»—дигәннәр.

Җил бар көченә исеп, кешенең киемен салдырырга теләгән. Җил ныграк искән саен, кешенең киеме тәненә ныграк ябыша бара икән. Җил булдыра алмаган.

Менә бервакыт Кояш күтәрелгән. Баягы кеше, Кояшның кыздыруына чыдый алмыйча, чишенгән дә, киемнәрен култык астына кыстырып, ялангач китеп барган.

 

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

( Әкыят )

Абдулла Алиш

Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:

—        Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.

Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

—        Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.

 

Бал корты һәм Шөпшә

(Әкият )

Абдулла Алиш

 

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:

—        Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.

Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.

—        Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.

—        Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.

Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.

Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.

...Ярыш көне килеп җиткән.

Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.

Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.

—        Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.

Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.

 

Сандугач

(Украин халык әкияте)

Бер заман бер бай Сандугач тоткан да аны читлеккә ябарга теләгән.

Ә Кошчык аңа әйтә икән:

—        Җибәр мине, мин сиңа яхшы киңәшләр әйтәм, бәлки, ярап куяр.

Шуннан бай Сандугачны җибәрергә булган. Менә Сандугач беренче нинди киңәш биргән:

—        Үткән эшкә, бай, беркайчан да үкенмә. Икенчесе:

—        Акылга сыймас сүзгә ышанма.

Бай әфәнде бу киңәшләрне ишеткәч, Сандугачны коткарган. Сандугач очып киткән дә әйткән, ди:

—        Их, мине җибәреп начар эшләдең бит, бай. Белсәң иде миндә нинди хәзинә барын. Минем эчемдә зур асылташ бар. Син аны алсаң, тагын да баер идең.

Бай, моны ишетеп, бик нык үкенгән, хәтта Сандугачны тотарга җилпенеп тә караган. Сандугач байга әйткән:

—        Мин хәзер, бай, синең саранлыгыңа да, наданлыгыңа да төшендем. Үткәнне кире кайтарып булмавына үкендең. Минем ахмак сүзләремә дә ышандың! Кара, нинди кечкенә бит мин. Мин кечкенә кошның эчендә ничек зур таш булсын ди?

Сандугач шулай дип әйткән дә очып та киткән.

Куянның ирене нигә ярык?

(Эстон халык әкияте)

Фәнис Яруллин

Көннәрдән беркөнне куяннар карт нарат төбенә җыелганнар да тормыш авырлыгыннан зарланыша башлаганнар. Иң Карт куян боларны тыңлап-тыңлап торган да, алга чыгып, болай дигән:

— Кадерле туганнарым минем! Мескен куяннарга җирдә яшәү бик авыр. Куаклыкта берәр җәнлек кыштырдап куйса — Куян дер-дер килә, агачтан яфрак өзелеп төшсә — Куянның коты оча. Үзебез бөтен нәрсәдән куркабыз, ә безгә хәтта черкинең дә исе китми. Болай яшәү туйдырды, әйдәгез, диңгезгә барабыз да бөтенебез шунда батып үләбез. Иртәме-соңмы, барыбер үләсе бит.

Куяннар өлкән туганнарының сүзенә каршы килмәгәннәр. Уйлап-нитеп тормыйча, барысы дәррәү диңгезгә таба юл тотканнар. Ә диңгез буендагы болында сарык көтүе утлап йөри икән. Бер Сарык, шулхәтле Куян килүен күргәч, куркудан бәэлдәп куйган һәм чабып киткән. Аның артыннан бөтен көтү ияргән. Чабалар, ди, сарыклар, ә үзләре кая чапканнарын да, нигә чапканнарын да белмиләр, ди.

Ә сарыклар артыннан, шартларга җитеп өрә-өрә, этләр куа икән. Көтүчеләр кычкырыша, таяк болгый... Тирә-юньдә ыгы-зыгы, шау-шу! Куяннарга бик көлке тоелган бу. Шуннан алар арткы тәпиләренә утырганнар да көләргә тотынганнар. Шулхәтле шаркылдап көлгән болар — хәтта иреннәре ярылган.

рына качканнар. Шомлы итеп, елап-елап этләр өрергә тотынган. Малай, ни уйларга белмичә, курка-курка өенә чапкан.

—        Әни,— дигән ул, сулышын көчкә-көчкә алып,— нишләптер, кояшның йөзе каралды. Әнә тышка кара әле.

Әнисе кояшка караган да болай дигән:

—        Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк.

—        Әни,— дигән малай, башын түбән иеп,— мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.

Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе улын күкрәгенә кыскан. Шулвакыт кояштагы караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар, кереп поскан ояларыннан чыгып, агач ботакларына кунганнар, этләр елый-елый өрүләреннән туктаганнар. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.

Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.

 

Буар елан

Фәнис Яруллин

Карурманда бер Буар елан яшәгән, ди. Юанлыгы бүрәнәдәй, озынлыгы дилбегәдәй, күзләре табактай, маңгае кабактай булган аның. Ә инде көч-гайрәт ягына килгәндә карурманда аның белән тиңләшерлек җан иясе булмаган. Бөтен урман халкы аңардан куркып яшәгән. Аю тиклем аюлар да Буар елан торган урынны читләтебрәк үтәргә тырышканнар. Нигә дисәң, ул кемне эләктерсә — шуны буып үтергән. Урмандагы җанварлар гына түгел, агачлар да, аңардан куркып, дер калтырап торганнар. Чөнки ул көчен кая куярга белмәгән чакларда агач башларына үрмәли дә агачларны дер-дер селкетергә тотына икән. Ул селкетә башласа, имәннәрнең җитлекмәгән килеш чикләвекләре коелган, усакларның кәүсәләре шартлап сынган, меңьяшәр наратларның тамырлары какшаган. Үзенең шундый көчкә ия булуы белән Буар елан бик масаерга яраткан. Кемнәрнедер рәнҗетү аңа җан рәхәте биргән. Хәтта ул үзенә болай дип җыр да чыгарган:

Исемем минем Буар елан буладыр, Бетен дөнья миннән куркып торадыр...

Кәефе бик шәп чакларда Буар елан шушы җырны җырларга яраткан.

Бервакыт шулай, койрыгын имән ботагына урап, башын түбән асылындырып үзе чыгарган әлеге җырын җырлап ятканда, Буар елан янына бер Сукыр тычкан килеп чыккан.

Килеп чыккан да, Буар еланга әйләнеп тә карамаган килеш, яфраклар арасыннан кыштыр-мыштыр нәрсәдер эзләнергә тотынган. Буар еланның, моны күреп, тыны кысылган.

—        Әй син! — дигән ул Сукыр тычканга.— Нишләп йөрисең монда?

—        Азык эзлим,— дигән Сукыр тычкан тыныч кына.

—        Ничек с-син миннән курыкмыйсың әле? — дип ыслаган Буар елан.

—        Ни өчен мин синнән куркырга тиеш? — дигән Сукыр тычкан.

—        Чөнки миннән бөтен җан ияләре курка,— дигән Буар елан.

—        Ә менә мин курыкмыйм,— дигән Сукыр тычкан. Сукыр тычканның бу сүзләренә Буар елан ни дип тә җавап

бирергә белмәгән. Аның ачуы кабарган, ике уйлап тормастан Сукыр тычканны кабып йотарга уйлаган. Әмма аны кабып йотудан гына күңеленә тынычлык килмәсен уйлап, бераз сабыр итәргә булган. Сукыр тычканның ни өчен үзеннән курыкмавын бик беләсе килгән аның.

—        Әй син,— дигән ул Сукыр тычканга.— Минем кыяфәтемне күрүгә үк бөтен җан ияләре дер калтырый башлый. Күзләренә туры карасам, качып китәргә дә куркып, үзләре туп-туры авызыма килеп керәләр. Киселгән имән төбедәй аюлар, тешләре белән теләсә нинди хайванның сөяген көл итүче бүреләр мине күрүгә шыр җибәргәндә, мыек очына элеп атарлык гәүдәң белән нишләп син миннән курыкмыйсың, ә?

—        Мин бит сине күрмим, күрмәгәч курыкмыйм,— дигән Сукыр тычкан. Сукыр тычканның бу сүзләрен ишеткәч, Буар елан үзе асылынып торган агачны дер селкетеп, көләргә тотынган.

—        Хи-хи-хи, күрмим диген, ә?

—        Күрмим шул.

—        Ә беләсеңме мин нинди?

—        Нинди соң?

—        Гәүдәм иң-иң юан арканнан да юанрак.

—        Нәрсә соң ул аркан? — дигән Сукыр тычкан.

—        И аңгыра,— дигән Буар елан,— арканны да белмәгәч, ни генә беләсең соң син?

—        Суалчаннарны беләм, җир кортларын.

—        Тинтәк! — дигән Буар елан.— Дөньядагы бөтен суалчаннарны җыйсаң да, минем хәтле була алмый. Мин зур, мин көчле, мин батыр. Аңладыңмы инде?

—        Аңладым,— дигән Сукыр тычкан.

—        Йә, әйтеп кара алайса — мин нинди?

—        Синме? — дигән Сукыр тычкан.— Минем уйлавымча, син Песи төслерәк булырга тиешсең.

—        И надан! — дигән Буар елан.— Синең Песине күргәнең бармы соң?

—        Юк, күрергә туры килмәде,— дигән Сукыр тычкан,— ләкин күзле тычканнарның сөйләшеп торганнарын ишеткәнем бар. Иң елгыр, иң көчле, иң батыр нәрсә — дөньяда песи дип сөйләнделәр алар.

Сукыр тычканны үзенең дөньяда иң гайрәтле җан иясе икәнлегенә ышандыра алмавына Буар еланның җен ачулары чыккан. Ул үзе асылынып тора торган агачны дер-дер селкетергә тотынган. Агачның ботаклары шартлап сынган, яфраклары давыл вакытындагы кебек шаулаган. Бу агачның шаулавына башка агачлар да кушылган. Бөтен урман ду купкан. Канатлы кошлар, куркышып, һавага күтәрелгән, канат чыгарырга өлгермәгәннәре ояларыннан җиргә егылып төшкәннәр.

Буар елан, шушындый дәһшәтне кузгатып, карурманның астын-өскә китерүе белән мактанып, Сукыр тычканга болай дигән:

—        Менә, күрдеңме инде минем гайрәтне? — дигән.

—        Күрдем,— дигән Сукыр тычкан.

—        Син бит сукыр, ничек күрә алдың соң син аны? — дигән Буар елан, үз-үзеннән бик канәгать калып.

—        Һи,— дигән Сукыр тычкан,— юньсезлекне күрер өчен күз кирәкмени? Тозсыз белән юньсезне күзсез дә белә.

Шулай дигән дә Сукыр тычкан сызгыра-сызгыра өенә кайтып киткән. Ә Буар елан, Сукыр тычканны куркыта алмавына гарьләнеп, бу якларны ташлап качкан. Хәзер инде бу урманда теләсә нинди җәнлек-җанварлар рәхәтләнеп йөриләр, ди. Ә Сукыр тычкан кышкы озын кичләрдә туган-тумачаларына, дус-ишләренә, кич утырырга кереп, Буар елан белән очрашуы турында сөйли икән. Тик дус-ишләре, туган-тумачалары Сукыр тычканның сүзләренә әкият дип кенә карыйлар, ди. Менә шуңа гына Сукыр тычканның бераз кәефе китә икән.

 

Дуслар

Сәрвәр Әдһәмова

Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады.

Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:

—        Сез шунда гына уйнагыз. Ерак китмәгез! Чирәм үсеп куелана төшкәч, мин сезне үзем урман белән таныштырырга алып чыгармын. Аңарчы сез тиз йөгерергә дә өйрәнерсез.

Урыныннан кузгалып, бер-ике сикергәч, ул тагы артына әйләнеп:

—        Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма,— дип кычкырды. Аннан агач арасына кереп югалды.

Бу куян балалары яз көне икесе бер вакытта туган булсалар да, берсе никтер нәни иде. Шуңа күрә аңа әнисе Кечкенә дип исем кушты.

Әниләре киткәч, Шалпан колак белән Кечкенә ду килеп куышып йөрергә тотындылар. Түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ял иттеләр. Ауган агачның үзен инде күптән кешеләр ягарга алып киткән. Ә төбе алан уртасында кара утыргыч төсле булып торып калган иде.

—        Әйдә, шул төп аша сикереп уйныйбыз! — диде Шалпан колак, бераз ял иткәннән соң.

—        Әйдә-ә! — диде Кечкенә.

Алар сикереп уйнарга керештеләр. Йөгереп-йөгереп киләләр дә шул агач төбе аша — һоп!

Шуннан ерак түгел ямь-яшел яфраклы каен агачы үсеп утыра. Анда бер ана песнәк, оя ясап, йомырка салган да шул йомыркалардан нәни песнәкләр борынлап чыкканны көтеп утыра иде.

Песнәк, куян балаларының йөгереп, сикереп уйнаганнарын оясыннан күреп, сокланып утырды.

—        Менә озакламый минем дә нәни кошчыкларым булыр. Канат чыккач, алар очарга өйрәнерләр,— дип уйлап куйды.

Шул вакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендә кәкре коры чыбык, кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. Шалпан колак, куркып, колакларын торгызып кырыйга сикерде.

Башта әле ул бернәрсә дә аңлый алмый аптырап торган иде. Аның коры чыбык дип уйлаган әйбере, ысылдап, чирәмгә төшкәч, аңлады. Ул — чыбык түгел, агулы кара елан икән.

Ул арада кара елан, чирәм өстеннән шуышып, туп-туры әлеге песнәк оялаган каенга табан китте.

Өстән аны күреп торган бичара песнәкнең йөрәге ярылырга җитеште. Ул, акыллы кош, еланнарның гадәтен белә иде. Менә хәзер елан аның оясына үрмәләп менәр дә йомыркаларын ватып эчәр!

Песнәк бик борчылып чыелдап кычкырды:

—        Коткарыгыз!

Шалпан колак белән Кечкенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәделәр җиткерүен. Шулай да ысылдаган кара еланның берәүгә дә зарары тимәгән кошка явызлык эшләргә җыенуын сизенделәр.

—        Ничек коткарырга соң ул кошчыкны? — диде Шалпан колак.

Кечкенә:

—        Тукта! Әни кайтып килмиме икән? Мин барып карыйм әле. Ул кайтса, берәр нәрсә уйлап табар,— дип, әнисе киткән якка чапты.

—        Ярый, син ул якка бар. Мин бу яктан карап килим! — дип, аланның икенче ягына йөгерде.

Кечкенә сикерә-сикерә йөгереп агачлар арасына барып керүгә, тәпиенә нәрсәдер кадалып, кычкырып җибәрде:

—        Ой, ой, ой!

Караса, анда керпе йомарланып яткан икән.

—        Нәрсә шулчаклы, күзеңә ак-кара күренми, мәтәлә-кадала чабасың? — диде керпе, Кечкенәгә ачуланып.

Йөгереп килеп сулышы беткән Кечкенә аңа:

—        Елан! Елан! — дип кенә әйтә алды. Керпе:

—        Фу-фу! Төлке куа икән, дип торам тагын! Кая ул елан, күрсәт,— дигәч, Кечкенә, шатланып, аны ияртеп китте.

Алар бик вакытлы барып өлгерделәр.

Керпе аланда каен агачына үрмәләп менәргә җыенган еланны күрүгә йөгерүен кызулатты һәм, вак-вак атлап, тиз генә барды да, елан өстенә ташланып, аның башының арт ягына тешләрен батырды. Арттарак калып бу хәлне карап торган Кечкенә, керпе өчен куркып, күзләрен йомды хәтта. Ул күзен ачканда, керпе еланны буып салган иде инде.

Ул арада Шалпан колак та, әнисен эзләп таба алмыйча, әлсерәп кайткан иде. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп, шаккатып торды.

—        Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? Фу! — диде Керпе эре генә.

Оясында тынын алырга да куркып утырган песнәк, шатлыгыннан ни эшләргә белми, чутылдады:

—        Рәхмәт сиңа, Керпе. Бу яхшылыгыңны гомердә онытмам. Бәлки, кайчан да булса, минем дә сиңа файдам тияр.

Керпе аңа бернинди дә җавап бирмәде.

—        И, мескен кошчык! Син кемгә ярдәм итә аласың соң? — дип, авыз эченнән генә пырхылдап көлеп, үз юлына китте.

Озакламый песнәкнең нәни кошчыклары булды. Алар әле бернәрсә дә эшли белмиләр. Әниләре азык алып кайтканны көтеп, авызларын ачып, тик чыелдашып яталар иде.

Беркөнне песнәк, гадәтенчә азык эзләргә чыгарга җыенгач, аланда уйнап йөргән Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:

—        Куянкайлар! Мин юкта сез минем кошчыкларга күз-колак булсагыз иде. Алар бик тынгысызлар. Егылып төшеп имгәнмәгәйләре дип куркам. Сез аларга кычкыргалап торыгыз, оядан башларын чыгарып сузылмасыннар,— диде.

Шалпан колак белән Кечкенә:

—        Ярый, ярый. Без шунда каен төбендә генә уйнарбыз. Кошчыкларың егылып төшә башласа, йомшак тәпиләребез белән тотып алырбыз. Җиргә төшеп имгәнергә ирек бирмәбез! — диделәр.

Песнәк тынычланып очып китте. Бераз очып азык алып кайтып килешли, ул бер төлкенең шыпырт кына куак артына яшеренгәнен күреп алды.

—        Кемне сагалап посты икән бу явыз? — дип борчылып, як-якка каранса, текер-текер атлап килеп яткан таныш Керпене күрде.

Керпе сусаган булган, күрәсең, яңгырдан соң тирән чокырга җыелган суга таба бара иде. Төлке шуны сагалап поскан икән. Коры җирдә керпе, йомарланып ятып, төлкегә бирешмә-сә дә, су аның өчен куркыныч. Төлке аны суга тәгәрәтеп төшерә дә керпе җәелеп йөзә башлау белән аны буып ашый ала.

Песнәкнең шундый хәлне күргәне бар иде. Ул шунда ук түбән төшеп, акрын гына:

—        Төлкедән саклан! Төлке сагалый! — дип чыелдап, Керпенең өстеннән очып үтте.

Керпе, кире борылып, бөтен көче белән йөгерергә тотынды. Төлке эшне аңлаганчы, ул әллә кая, чытырман арасына качып өлгергән иде инде. Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады һәм Төлкенең бик кәефсезләнеп, борынын салындырып икенче якка ауга киткәнен күреп тынычланды.

—        Фу! Менә сиңа кечкенә кошчык! Тукта, барып хәлләрен белим әле үзләренең,— дип, аланга таба тәпиләп китте.

Көннәр үтте. Песнәкнең балалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.

Кышын песнәкләргә урманда туенып тору читен булачак иде. Шуңа күрә көз җитү белән алар, кая булса да, кешеләр тора торган җиргә китәргә җыендылар.

Керпе, Шалпан колак һәм Кечкенә шул алан тирәсендә кышларга булдылар. Алар песнәкләрне:

—        Яз җиткәч, тагын шунда килегез! Без сезне көтәрбез! — дип озатып калдылар.

 

Тузганак

Светлана Гыйльметдинова

Яшәгән, ди, бер Тузганак. Аягы аның бик төз һәм бик озын булган, ди. Башы хәйран да купшы, сырлы-сырлы ямь-яшел яфраклары, җилпәзәдәй булып, җиргә үк җәелгәннәр, ди.

Тузганакның матурлыгына барсы да соклана икән.

Бервакыт Каз үләне:

—        Бигрәк күркәм инде сезнең бүрегегез! — дип куйган. Тузганак үзенең матурлыгын үзе дә белә икән, бу сүзләргә

исе дә китмәгән аның. Берни дәшмәгән.

Каз үләне исә аның купшы бүрегенә тагын бер генә мәртәбә күтәрелеп караган да җиргә иелгән. Гарьлегеннән елыйсылары килгән аның. Бигрәк инде, сөйләшмәгән дә була...

Якында үсеп утырган Әрекмән дә, үзенең олы-олы саплы яфракларын рәтли-рәтли, Тузганакка сокланып карап торган.

—        Әйе, бүрегегез бик килешле,— дигән ул калын тавышы белән.

Карт Әрекмәнне кем генә белми икән! Аның турында бик зирәк дигән фикер таралган, һәм күпләр олылыйлар икән. Шуңа күрә Тузганак та аның сүзләрен илтифатсыз калдырырга батырчылык итмәгән.

—        Әйе шул! Бүрегем бик матур шул! — дигән.— Ансыз яши дә алмас идем мин,— дип тә өстәгән.

Бу сүзне ишеткәч, Әрекмән елмаеп әйткән:

—        Юкка кайгырасыз. Бүрексез яшәве читен түгел, менә башсыз яшәве кыенрак.

Тузганакның моңа хәтере калган калуын, тик озын-озак сүз көрәштереп тормаган. «Әйдә, лыгырдасын шунда»,— дип кенә куйган. Әрекмәннең сүзен санга сукмаган.

Нәкъ шул чакны җил күтәрелгән. Һәммә үлән куркудан күзен йомган. Бераздан керфекләрен ачып карасалар... ни күрсеннәр — һавада җиңел-җиңел парашютлар очып йөри, ә Тузганак яланбаш калган. Аның шәрә башы майлы кабартма төсле ялтырап тора, баш тирәли ямь-яшел сакаллар салынган. Тузганак үзенең матур бүрегеннән күтәрелгән парашютларга моңсуланып карап тора, ләкин бу хәлнең ничек булганын, ни рәвешле бүрексез калуын аңларга башы җитми аның. Бик тә инде кызганыч булып калган Тузганак. Каз үләне аңа берәр җылырак сүз әйтмәкче, күңелен күтәрмәкче булган.

—        Бер дә кайгырмагыз. Без сезгә икенче бүрек табарбыз,— дигән ул.

Карт Әрекмән генә дәшмәгән.

 

Чәчәк

Сәмига Сәүбәнова

Булган, ди, бер Чәчәк. Сабагында утырган-утырган да әйтеп куйган бу:

— Җил мине төрле якка селкетә, кояш кыздыра, ул кыздырганда күләгәгә дә кереп яшеренеп булмый, туйдым бу сабакта гына утырудан,— дигән.

Бүтәннәр аның белән бәхәсләшмәгәннәр. Аларга сабакта утыру да, җил искәндә чайкалу да, кояшта кызыну да, кичке җиләс һавада таҗларны йомып, йокыга талу да бик рәхәт булган.

Шул арада болынга бер Кыз йөгереп килгән дә, әлеге Чәчәкне өзеп, түшенә кадаган.

Чәчәк куанычыннан нишләргә дә белмәгән.

—        Күрдегезме, мин хәзер барыгыздан да өстәрәк, биектәрәк! Мин кояшка да, җилгә дә якынрак, хәзер мин аларның үзләренең кирәген бирәм! — дигән.

Тик җилне туктата, кояшны суыта алмаган, үзе генә сулган. Кызның түшеннән чүп үләннәре арасына төшеп калгач, җил аны очыртып алып киткән дә кире болынга илтеп ташлаган.

Чәчәкнең күзләреннән яшьләр тамган. Сабагына кире кайтып утырыр иде дә, соң булган шул. Бүтән гөлләр аңа:

—        Кояш һәм җил белән кем көрәшә соң? — дигәннәр.— Кояш белән җил булмаса, без беребез дә үсмәс идек. Җил безнең орлыкларны тирә-якка тарата, кояш безнең таҗларыбызны кирәк чагында ачтыра, кирәк чагында — йомдыра.

Кояш та, җил дә Чәчәкне ачуланмаганнар. Җир аны үз кочагына алган, җил яңгыр чакырган. Яңгыр явып үткәч, бу урында бер генә түгел, әллә ничаклы чәчәк үсеп чыккан. Әлеге Чәчәкнең орлыкларыннан үсеп чыкканнар алар.

 

 

Гөлгүзәл

Сөмбел Гаффарова

Борын-борын заманда булган, ди, бик матур бер гөлбакча. Бу бакчага әле кеше аягы басмаган икән. Анда бик күп чәчәкләр үскән. Аларның иң матуры, иң нәфисе, ханбикәсе — Гөлгүзәл исемле гөлчәчәк булган.

Бу гөлбакчада бертуктаусыз сандугачлар сайраган, чәчәкләр вальс биегәннәр, аллы-гөлле асыл күбәләкләр очып йөргән. Гөлчәчәкләр тирә-юньне хуш искә күмгәннәр.

Гөлгүзәл зифа буйлы нарат астында үскән. Бакчадагы бар чәчәкләр аның янында биегәннәр, сандугачлар да аңа атап җырлаганнар. Гөлгүзәл дә алар белән җырлаган, биегән. Ай бигрәк гүзәл булган, ди, шул Гөлгүзәл! Ул җырласа, сандугачлар тынып калган, биесә, чәчәкләр аннан күзләрен ала алмаганнар. Бакчада иң гүзәл чәчәк булганга күрә, аны өлкән чәчәкләр Гөлгүзәлкәй дип йөрткәннәр.

Кешеләр, Гөлгүзәлдән рөхсәт алып, гөлбакчага керә башлаганнар. Гөлгүзәл кешеләрне гөлләр белән таныштырган. Аларны гөлҗимешләр белән сыйлаган, чәчәкләр биюен карарга рөхсәт иткән. Кешеләр гөлбакчада бер генә агачны да сындырмаганнар, бер генә чәчәкне дә өзмәгәннәр. Ә үләннәрдән дарулар ясарга өйрәнгәннәр, үлән төпләрендәге җиләкләрне җыеп ашаганнар.

Ләкин бер заман кешеләр гөлбакчада йөрергә шулкадәр күнегеп киткәннәр, ди. Алар гөлбакчага инде рөхсәтсез генә керә, чәчәкләрне дә иркенләп өзә башлаганнар. Гөлгүзәл моңа түзгән. Ул, кешеләр аңнарына килерләр, бу матурлыкны бетермәсләр, дип ышанган. Ләкин кешеләр үзләренең ни эшләгәннәрен уйлап та карамаганнар.

Инде кешеләрнең бу гөлбакчаны үзләренеке итәсе килгән. Алар гөлбакча патшалыгының иң гүзәл чәчәген — Гөлгүзәлне өзеп алганнар. Шулчак урман шомлы итеп шаулый башлаган, агач ботаклары чайкалган, кошлар сайраудан туктаган, каргалар каркылдаган, өзгәләнеп күке кычкырган, коеп яңгыр ява башлаган. Чәчәкләр, куркып, күзләрен яфраклары белән каплаганнар. Гөлбакчада ямь беткән.

Кешеләр гөлбакчадан чыгып киткәннәр, ләкин инде анда бернәрсә дә калмаган. Гөлчәчәкләр, кешеләр явызланганны күреп, үзләрен өзмәсеннәр дип, Гөлгүзәл утырган җиргә барып, нарат төбендәге коелган энәләрне алып, үзләренә кадаганнар. Менә шул көннән башлап гөлчәчәкләр чәнечкеле булып үсә башлаганнар.

Ә синең шул гөлбакчага барып керәсең килсә, иң элек кешеләргә яхшылык эшлә, аларга шатлык китер, кешеләр белән тату яшә. Менә шундый була алсаң, син, һичшиксез, бу гөлбакчага эләгерсең.

 

Тавык нигә суда йөзә алмый?

(Легенда )

Имештер, кайчандыр элек Тавыкның тәпие дә каз-үрдәк тәпие кебек бармак аралары ярылы булган да шуңа күрә күлдә бик шәп йөзгән, ди, бу. Үзе һаман мактана:

—        Мин шәп йөзәм дә, мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт, миннән оста беркем юк! — ди икән.

Үрдәкнең моңа бик ачуы килгән:

—        Әйдә, алай булса ярышабыз,— дигән. Тавык әйткән:

—        Әйдә!

Үрдәк шуннан бер хәйлә уйлаган. Күлдәге бер кысланы тоткан да әйткән:

—        Син су астыннан бар да шул Тавыкның бармак араларының ярысын үзеңнең кыскычың белән ерткала, шулай итмәсәң, мин синең үзеңне чукып йотам!

Кысла шулай итеп Тавыкның бармак араларын ерткан да, суда йөзүдә Үрдәк беренче урынны алган, ди.

Шуннан мактанчык Тавык, суда йөзә алмыйча, коры җирдә тырманып, тамак туйдырырга калган, ди. Алай да мактануның һаман да кимен куймый, бер күкәй салса да:

—        Кыт-кытак, йомырка салдым, эзләп тап! — дип, йорт күтәреп җырлый икән.

 

Күгәрченнәр ни өчен гөрләшеп яшиләр,

һәм гөрләмеш уены каян килеп чыккан?

( Легенда )

Борын-борын бер җирдә бик тату бер пар Күгәрчен булган, ди. Күгәрченнәрнең иң тәүге әби белән бабасы да шушылар булган, ди, имеш. Аларның нәни генә ике баласы булган. Болар да әти-әнисе кебек үзара бик тату булганнар, имеш. Кызык уеннар уйлап чыгарып уйнаулар дисеңме — әйтәсе дә юк.

Менә болар бервакыт бик кызык шундый бер яңа уен уйлап чыгарганнар: берсе канатлары белән күзләрен каплый да, гөр-гөр дип, шулай гөрли тора, икенчесе шул арада каядыр кача. Монысы аны эзләп тапканчы, анысы ояга килеп басып өлгерә. Анысы эзләп тапкач, хәзер монысы шулай күзләрен каплый да гөр-гөр килеп гөрләп тора. Шунлыктан бу уенны гөрләмеш уйнау дип атаганнар.

Шулай итеп, бу Күгәрчен балалары, гөр-гөр килеп уйнап, тиз генә арада бик матур булып үсеп тә җиткәннәр. Үскәч инде беркөнне ояларыннан бөтенләйгә үк очып та киткәннәр.

Ояда калган пар Күгәрчен, аларны бик сагынып, ничек-ничек гөрләмеш уйнаганнарын исләренә төшереп сөйли-сөйли, үзләре дә һаман гөрләшеп утыра башлаганнар.

Башка күгәрченнәр дә, бу пар Күгәрченнәрнең гөрләшүен отып алып, әнә хәзер әле булса гөлдер-гөлдер килеп, матур итеп гөрләшеп яшиләр, ди шул.

Күк күгәрчен ояда,

Оялары пыяла,

Күгәрчен кебек гөрләшеп

Торсаң иде дөньяда.

 

Ни өчен Чәберчек килмичә боз китми икән?

( Легенда )

Кайсыбер елны елгаларда боз бик иртә — апрель башларында ук китә башлый, әмма кайбер язны апрель буена да кузгалмый ята. Ул шулай боз җибәрүче Чәберчек[1] дигән кошны көтеп ята, ник дисәң, боз җибәрү аның эше икән, ди.

Иртәме, соңмы, язның ничек килүенә карап, менә бер заман Чәберчек кайтып төшә. Килү белән ул иң элек боз өстенә куна, куна да үзенең бер учка сыеп бетәрлек кечкенә гәүдәсе, сыгылмалы тәпиләре белән көяз-көяз сикереп басып йөри, ул шулай бозның калынмы, нечкәме икәнлеген чамалый икән. Йөргәндә аның сиртмә кебек озын койрыгы бозга тияр-тимәс кенә селкенеп бара. Шуннан ул бозның чамасын-ниен белгәч, менә бер заман кинәт кенә алга бер сикереп куна да койрыгы белән бозга суга, сугу белән боз шатырдап буйга ярыла да китә. Тагын суга — аркылыга ярыла. Өченче сугуда боз бөтенләй калшаеп чыга да кузгалып та китә.

Шуңа күрә Чәберчек үзе дә мактанып әйтә икән, ди: — Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! — ди икән.

Булса да булыр. Ул хәтле елгаларның шулхәтле калын бозларын сугып ярырлык булгач, авырлыгы шуннан ким булмас та шул.

 

Ни өчен Эт белән Песи бер-беренә дошман булганнар?

( Легенда )

Элекке заманда бер Этне хуҗасы бик начар карый башлаган: Эт, бичара, бик ябыгып, арыкланып, эченнән үтә кылыч күренерлек булып калган, ди. Менә бервакыт аны шул авылның Старостасы күргән дә бик кызганган, аны үз янына чакырып алып әйткән, ди:

—        Син төннәр йокламыйча хуҗаның йортын саклыйсың, көндез аның терлекләрен көтәсең, быелгы ачлыкта улап-улап яңгыр китердең. Бар, әйт хуҗаңа, сине карамыйча, болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә сине ул яхшылап ашатып симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең! — дип, Староста аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди. Эт шул кәгазьне алып киткән, авызында тотып та караган, кулында тотып та караган, кая куярга да белмәгән.

—        Авызымда йөртсәм, чылана, өрсәм, авызымнан төшә, кулымда йөртсәм, ертыла, тукта, мин моны Мәчегә биреп саклатыйм,— дигән дә аны чакырып чыгарган. Чыгарган да кәгазен күрсәтеп әйткән, ди:

—        Мәче дус, менә бу миңа югарыдан төшкән зур кәгазь, минем аны саклар урыным юк, син өйдә торасың, шуңа күрә мин аны сиңа әманәт итеп куеп торам, көз хуҗабыз әвен суккач, мин аны үзем синнән сорап алырмын, син яхшы сакла,— дигән.

Мәче, шома гына, кәгазьне «ярый» дип алган да өйгә кереп киткән. Ләкин Мәчедә Эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын булгач, ул җылынырга дип мичкә кереп яткан икән, Этнең боерыгын шунда онытып та калдырган. Иртән торуга мич яксалар, Этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди.

Менә җәй үткән. Яңгырлар явып, игеннәр уңып киткән.

Өйдә икмәк тә, аш-су да пешеп тора, ди. Адәмнәр дә тук, Мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт Этне һаман да карамый, ул һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында кәгазе юк. Хыянәтче Мәчедән сора-со-рама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр итә дә үтә дә китә.

Шуннан бирле хәзер Эт, Мәчене күрсә, бердән аңа ташланып:

—        Ыр-р, ыр-р!.. Безне ач калдыручылар! — ди икән. Мәче:

—        Пырых, пырых!.. Без бит тук!..— дип, йоннарын торгызып, өйгә таба чаба бирә, ди.

Һәм шуннан бирле араларында дуслык та беткән, әле дә булса гомер буе ырлы-мырлы, этле-мәчеле булып яшәргә калганнар, ди.

 

Зөһрә йолдыз

( Легенда )

Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә мактанмаган, эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән Үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә Үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә Үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге Үги ананы бигрәк тә ачуландырган.

Шулай беркөнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәне Үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачуланып:

—        Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,— дигән.

Зөһрә бер сүз дә әйтмичә, көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп, суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе, нурга чумып, иркәләнеп, тын гына ята икән.

Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап, тирән уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсез-леген уйлап, кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп елаган да, «уф»... дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә Үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга, Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып, аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә каядыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.

Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз булыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны Зөһрә йолдызы дип йөриләр.

 

Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

( Легенда )

Иң элек дөньяда өч төрле җан иясе булган, ди. Теллеләр, Телсезләр, аннан тагын Бакылдыклар. Өчесе дә суда яшәгән, имеш, болар.

Теллеләр беркөнне судан башларын чыгарып әйткәннәр:

—        Телебез булгач, нигә суда торабыз? Сөйләшик дисәк, авызыбызга су тула. Әйдәгез, коры җиргә чыгабыз! — дигәннәр дә судан чыгып, коры җиргә күчкәннәр.

Телсезләр:

—        Безгә суда да ярый. Без сөйләшми дә тора алабыз! — дип, бер-беренә койрыклары белән ымлашканнар да балык булып суда калганнар.

Ә Бакылдыклар менә бер заман су өстендә тавыш күтәргәннәр:

—        Баксана тегеләрне, бак, бак! Теллеләре, халык булып, коры җиргә күчеп китте, Телсезләре, балык булып, суда калды, ә без соң, без? Безнең телебез дә бар, үзебез дә шәп: суда да яши, корыда да сикерә! Шулай булгачтын? Безгә кайда торырга ди соң? — дип, бик каты бакылдашырга тотынганнар, ди.

Берләре:

—        Без кемнән ким? Без дә корыга китәбез! — ди. Икенчеләре:

—        Юк, юк, суда торуга ни җитә? Суда калабыз! — ди. Һәр көнне күл өстендә шушы тавыш. Хәтта төннәр буена

шул бәхәсне хәл итә алмыйча бакылдашып чыгалар икән.

Шулай бу Бакылдыклар, ни коры җиргә бармыйча, ни тыныч кына суда калмыйча, әле булса яр буенда бака булып бакылдап яталар, имеш.

 

Тук-тук!

Идрис Туктар

—        Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук!

—        Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде.

—        Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук!

Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы.

—        Ә бу абыйлар ни эшлиләр? Бүрәнәләргә атланып утырганнар да балталары белән чабалар, юналар: тук-тук! Тук-тук!

—        Алар, бәгърем, балта осталары, безгә матур, якты, җылы йортлар салалар.

—        Ә бу абыйлар кемнәр? Тирли-тирли, кызыл тимерләрдән йолдызлар чәчрәтәләр! Тук-тук! Тук-тук!

—        Алар, күз алмам, тимерчеләр. Тимердән безгә кирәк нәрсәләр ясыйлар...

Алар бар да кадерлеләр.

Бәләкәй малай, өйдә берүзе генә калгач, кулына чүкеч алды. Ләкин ни эшләргә? Чиләк ясар иде — калай табылмады. Тимергә сугасың-сугасың, утлы йолдызлар чәчрәмәгәнгә күрәдер инде, бернәрсә дә ясалмый, тик тавыш кына яңгырый: тук-тук! Тук-тук!

—        Бу кадакка мин пальтомны элермен, бу кадакка — әнинең күлмәген, ә монысына — көянтә, көянтә янына — чүмеч, чүмеч янына — чәйнек, чәйнек янына — ләгән, ләгән янына — чиләк, чиләк янына — иләк... Тук-тук! Тук-тук! Эленмәгән әйбер калмады. «Калган кадакларны инде кая куярга?» — дип торганда гына әнисе кайтып керде.

—        Әнкәм, күр әле, ничаклы кадак кактым: тук-тук. Мин кадерлеме инде? — дип сорады малай.

Әнкәсе:

—        Кадакларны болай теләсә кая кагып, стенаны бозарга һич тә ярамый, улым,— дип, бәләкәчкә төшендерде.

Бәләкәч хәзер стенага кадакларны кирәкмәгәнгә бер дә какмый. Ул инде самолет ясый. Ишетәсезме? Тук-тук! Тук-тук!

 

Кемгә кирәк, кемгә кирәкми

Абдулла Алиш

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.

Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:

—        Фу... Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.

—        Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.

Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:

—        Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.

—        Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.

Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.

Әтисе Таҗига:

—        Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.

Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.

—        Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.

—        Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.

Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.

Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.

Ул:

—        Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.

Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:

—        Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.

 

 

Алдакчы Наил

Абдулла Алиш

Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.

Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.

Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.

Без кычкырабыз:

—        Кермә, кермә, батасың!

Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:

—        Наил! Наил!

Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:

—        Батам, батам, коткарыгыз!

Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.

Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:

—        Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.

Апа әйтә:

—        Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:

—        Мин уйнап кына.

—        Уйнап кына да ярамый,— диде апа.

Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:

—        Кермә, кермә! Апа да кычкыра:

—        Наил, Наил!

Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?

Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:

—        Батам, батам, коткарыгыз!

—        Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:

—        Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.

Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.

Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.

Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.

Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.

Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:

—        Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.

 

Рәхмәт өчен түгел

Әхсән Баян

Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты.

Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чаба икән. Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. Чынлап та, шулай икән. Эт тавышына хәтта бер малаң да уянды. Һәм урамга чыгып йөгерде. Малай белән тагын берничә кеше күренүгә, эт сазлыкка таба чапты. Малай аңа иярде. Барса, сазлыкта — сыер! Баткан. Эт артыннан иярергә кирәклеген аңламаган агайлар янына барып, малай хәлне сөйләп биргәч кенә, тегеләр дилбегәләр, колгалар күтәреп, сазлыкка таба киттеләр. Сыерны коткардылар.

Сазлыкта төн буе «камыр баскан» сыерның хәле тәмам беткән иде. Тыныч кына ятып калды. Ә үзе, күзләрен мөлдерәтеп, эткә карый... Сыер теләген сизеп булса кирәк, күрше абый:

— Булдырдың, Сарбай, син хәбәр итмәсәң, сыерсыз калган идек бит,— дип, маэмайның аркасыннан сыйпап сөйде. Абзыйның сүзен бүтәннәр дә җөпләделәр. Ләкин эт мактауга игътибар итмәде. Чөнки эт бу эшне рәхмәт өчен генә эшләмәде бит.

 

Гап-гади Инсаф

Газиз Мөхәммәтшин

Җир йөзендәге барлык малайларның да исемнәре була. Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме, чебен тимәс чер итәрме, каты йодрыклы сугыш чукмарымы — барыбер. Сиңа исемең, туганчы ук, әллә кайчан табылган. Табылган гына да түгел — тагылып ук куелган була.

Мине тотканнар да Инсаф дип йөртә башлаганнар. Миңа барыбер. Хет әллә кем дип атаган булсыннар иде. Исемнәр күп бит. Дөнья тулы малайлар, дөнья тулы исем. Шулай булса да, берсе дә ялгышмый, буталышып бетми. Хәбир дисәң, Хәбире «ә» ди, Җәмиле тик тора. Җәмил дисәң, анысы «җә» ди, Хәбире тик тора. Бу әти-әниләр шулкадәр исемне кайдан гына уйлап бетерәләрдер, аптырарсың.

Башка малайлар беләләр микән, юк микән, мин үземә нишләп Инсаф диюләрен әллә кайчаннан бирле беләм. Бер елны, мин салкын тидереп авырып ятканда, авылыннан әби килгән иде. Ул шунда миңа көчли-көчли, әрли-әрли кипкән җиләк кайнатып эчерде. Инсафның ни икәнен дә ул әйтте. Әбисенең сүзен тыңлап, әче җиләк суын күбрәк эчкән, әмма тәрәзә бозын яламый торган әдәпле малайларны Инсаф дип йөртәләр икән.

 

Ак песи

Газиз Мөхәммәтшин

Төзүче абыйлар һәм апалар бик матур урамда биш катлы йорт җиткерделәр. Шул матур йортның беренче подъездына өч малай, өч кыз күчеп килде. Алар бик тиз танышып, дуслашып киттеләр. Кыш көннәрен дә, яз көннәрен дә, җәй көннәрен дә гел бергә уйнап үткәрделәр.

Менә көз җитте. Агач яфраклары саргайды. Яңгырлар ява башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр.

Яңгырлы бер көндә Айдар балалар бакчасына бармады... Киенеп, урамга чыгып китте.

Урамда кояш юк иде. Һавадагы болытларны һәм җирдәге сары яфракларны куып, салкын җил генә исә иде. Айдар урамда кызык тапмады... Колаклары туңгач, өйләренә кереп китте.

Ишекне ачкан иде, кемдер нечкә тавыш белән:

—        Мияу-у! — дип кычкырып куйды. Почмакта ап-ак песи утыра иде. Айдарны күргәч, тагын нечкә генә итеп:

—        Мияу-у! — дип куйды.

—        Туңып беткәнсең бит. Әйдә, безгә керәбез, песекәй, мин сиңа сөт белән күмәч бирермен. Җылынырсың да, тамагың да туяр,— диде Айдар. Ләкин песи урыныннан кузгалмады.

Айдар, тәлинкә белән җылы сөт һәм йомшак күмәч кисәге алып чыгып, аның алдына куйды. Песи юка кызыл теле белән, челт-челт итеп, сөт эчә башлады. Аны бетергәч, күмәчне дә ашап куйды. Тамагы туйгач, ал аякларына башын куеп, күзләрен йомды да тәмле йокыга талды.

Айдар, аны тизрәк дусларына күрсәтү өчен, Галимнең, Рәзинә белән Рәзимәнең, Тимер белән Карачәчнең бакчадан кайтуларын көтә-көтә аптырап бетте. Кайтып керүләренә:

—        Безгә песи килде! — дип сөенче алды. Дуслары да песине бик яраттылар.

—        Ура! Ура! — дип шатландылар.

Соңыннан, җыелышып утырып, аңа исем эзли башладылар.

 

Туган көндә

Резеда Вәлиева

Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.

Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.

Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.

Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!

Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр...

Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.

—        Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт... бер дә килешми.

Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.

— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз...— диде ул.

 

Кем белән кем?

Вахит Монасыйпов

Ул минем яныма килде дә кинәт кенә якамнан эләктереп алды:

—        Сал бүрегеңне! Салдым.

—        Сал пальтоңны! Салдым.

—        Ташла киез итекләреңне! Ташладым.

Биш-алты ай үтте шулай. Киләм беркөн урамнан. Кемдер кинәт кенә беләгемнән эләктереп алды. Арка капчыгы тулы кием-салым.

—        Ки тизрәк бүрегеңне! Кидем.

—        Ки пальтоңны! Кидем.

—        Тот киез итекләреңне! Тоттым.

—        Ки бияләйләреңне! Кидем.

Киендерде дә китеп тә барды.

Сез, әлбәттә, миннән сорамый калмассыз:

—        Кемнәр соң алар чишендерүче белән киендерүчеләр? — диярсез. Әйтмим, үзегез белегез.

(Җавап: кояш белән салкын.)

 

Песнәк

Роза Хафизова

Идриснең песнәге бар. Койрыгы кап-кара, түшләре сары, яңаклары ап-ак, битен гел юып йөри ул. Түбәтәен томшыгына ук төшереп кигән.

Алар инде әллә кайчан дуслаштылар. Кар яуганчы ук. Идрисләрнең ян тәрәзә каршында сәрби агачы үсә. Ул хәзер ап-ак. Кыш бабай кар бөртекләрен җепкә тезгән дә шулар белән аның ботакларын чорнап куйган. Салкын тимәсен өчен инде. Бер ботак очында нәни генә ачык урын калган. Идриснең дусты гел шунда куна. Әнисе белән әтисе эшкә киткәч, Идрис өйдә берүзе кала. Калса да курыкмый, яныңда дустың булгач, бер дә куркыныч түгел.

Песнәк Идриснең тәрәзә янына килүен көтеп кенә тора. Шунда ук тәрәзә рамына килеп куна да, кара төймәдәй күзләрен ялтыратып, дустына карый. Теле юк шул аның, сөйләшә белми. Шуңа күрә бөтен әйтәсе сүзен күзләре белән генә аңлата. Идрис бик яхшы аңлый аны. «Хәерле көн, Идрис дус. Тордыңмы, чырык-чырык»,— ди ул аңа. Идрис форточканы ачып, икмәк валчыклары ыргыткач, тиз генә алар артыннан очып төшә. Кар өстеннән валчык чүпләгәндә, башын ия-ия Идрискә рәхмәт әйтә. Аның рәхмәт әйтүен дә Идрис кенә аңлый.

 

Витаминлы аш

Хәкимҗан Халиков

Мәктәптән кайтып керүгә:

—        Нәрсә пешердең, дәү әни? Өйгә тәмле ис чыккан,— диде Тәнзилә.

—        Витаминлы аш пешердем, кызым. Яз көне витаминнар җитми безгә,— диде дәү әнисе Сәхипкамал әби.

—        Витаминны кайдан алдың соң? Даруханәгә бармаган-сыңдыр ич?

—        Бакча рәшәткәсе буенда мине үзе көтеп торган.

—        Кызык, мин аны даруханәдә генә була дип уйлаган идем.

Тәнзилә кулын тиз генә сабынлап юды да өстәл янына килеп утырды. Дәү әнисе тәлинкәгә аш салып бирде. Аңа бер кашык каймак өстәп болгатты да:

—        Йә, ашап кара инде,— диде. Тәнзилә тәлинкәне бик тиз ялт иттерде:

—        Рәхмәт, дәү әни, тәмле аш пешергәнсең. Тагын пешер, яме.

—        Пешерермен, кызым, пешерермен. Кычыткан җитәрлек,— диде Сәхипкамал әби, кет-кет көлеп.

Тәнзилә шаккатты:

—        Кычыткан чага бит ул! Ә мин сизмәдем дә.

—        Пешергәч юашлана ул шулай.

Сәхипкамал әби андый витаминлы ашларны кузгалак, сәрдә, балтырган кебек үләннәрдән дә пешерде. Тузганак яфрагыннан салат та ясаштыргалады. Тәнзилә аларның һәр-кайсын бик яратып ашады. Тузганак тамырыннан әзерләнгән төнәтмәне дә мактый-мактый эчте. Сөтле кофе дип уйлады. Сулышы кысыла башласа, дәү әнисе шуны гына эчә.

Менә ямьле җәй дә җитте. Су буйлары, болыннар шау чәчәккә төренде. Дәү әнисе кебек, Тәнзилә дә аларны бик ярата. Шулай беркөнне йөгереп кайтып керде дә:

—        Дәү әни, хуш исле ромашка да чәчәк аткан! Инешкә төшә торган сукмак буенда бик күп икән ул,— диде.

—        Алайса, аны да җыяр вакыт җиткән,— диде Сәхипкамал әби.— Әйдә, мал-туар таптаганчы җыеп керик, кызым.

Алар бер кулларына кайчы, икенче кулларына кәрзин күтәреп чыктылар да ромашка чәчәкләрен кисә башладылар. Ул арада Тәнзиләнең иптәш кызлары да килеп җитте. Әй китте эш, китте кызып, кызларның куллары кулга йокмый. Һәркемнең күбрәк җыясы, күршесеннән уздырасы килә. Тырышлык бушка китәме соң! Төш җиткәндә, барысының да кәрзиннәре хуш исле ромашка чәчәкләре белән тулган иде инде.

Сәхипкамал әби икенче көнне Тәнзиләне елга буена алып төште. Яр кырыендагы дымлы урыннарны эт тигәнәге үләне каплап алган иде. Чәчәккә бөреләнгән генә вакытлары. Аларның очларын нәкъ шундый чакта җыярга кирәк.

Дымлы урыннарда песи үләне дә шактый күп иде. Әмма Сәхипкамал әби аларга кагылмады.

—        Орлыклары өлгереп коелсын әле,— диде.— Тамырларын көз көне казып алырбыз. Йөрәк авыртканда эчә торган вале-риан тамчыларын шулардай ясыйлар инде.

—        Аны ни өчен песи үләне диләр соң?

—        Тамырын песиләр яратканга.

Эт тигәнәге белән тулган кәрзиннәрен күтәреп, кайтырга гына чыкканнар иде, Тәнзилә тышкы күренеше белән курайга охшаган үсемлек күреп алды:

—        Дәү әни, әнә, балтырган да бар икән монда.

—        Без аш пешерә торган балтырган түгел ул, кызым, су балтырганы. Аның агуы шулкадәр зәһәр, хәтта кешене дә үтерә,— диде Сәхипкамал әби.— Исеңдә тот: әнә, вак кына ак чәчәкләре бергә җыелып, зонт сыман булып тора. Яфраклары саплы, өч-дүрт өлешкә телгәләнгән. Әгәр аны уч төбенә салып, бармак белән изсәң, тәмсез ис чыга.

Чүплектә үскән миңгерәткеч белән тилебәрән орлыгын күргәч, оныгын тагын кисәтте Сәхипкамал әби:

—        Бу үләннәрнең дә тартмачыктагы орлыклары бик агулы. Мәк дип, аларны ашаган кайбер балаларның үлү очраклары да бар.

Ә менә шунда ук үскән сукыр кычыткан чәчәкләрен күпләп җыйдылар алар. Бу чәчәктән аптекада йөрәк даруы ясыйлар. Сәхипкамал әби исә аннан төнәтмә әзерли.

Тәнзилә дәү әнисе белән урманда да еш була. Алар анда җиләк тә, көрән мәтрүшкә дә җыялар. Аны да кайчы белән генә кисеп алалар. Иң зурларын орлыкка калдыралар.

Шулай бервакыт Тәнзилә, кечкенә генә куак күреп, кинәт туктап калды. Аның кып-кызыл җиләкләре сабак буйлап тезелеп төшкән иде. Берсен алып кабыйм гына дигәндә, бәхетенә каршы, дәү әнисе күреп алды:

—        Чү, нишлисең, кызым?! Бүре җиләге бит ул. Аның хәтта кабыгы да агулы.

—        Ә монысы нинди җиләк?— диде Тәнзилә.— Дүрт яфрак уртасыннан үсеп чыккан сабак очында кара җимеше дә бар. Кош күзе сыман ялтырап тора.

—        Шуңа күрә дә карга күзе дип атала. Ул да бик агулы.

Тау битләрендә үскән сары мәтрүшкәне дә, сап-сары гөлбадран чәчәген дә шактый күп җыйдылар алар. Көчкә күтәреп кайттылар. Һәр үләнне күләгәдә аерым-аерым яхшылап киптерделәр. Сәхипкамал әби аларның һәркайсын кечкенә янчыкка яки кәгазь капчыкка салып куйды. Үзләреннән артканын Тәнзилә даруханәгә илтеп тапшырды.

 

Шифалы табиблар

Вахит Монасыйпов

—        Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың?

—        Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!

—        Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?

—        Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!

—        Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш?

—        Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!

—        Бака яфрагы! Бака яфрагы!..

—        Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!

—        Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..

—        Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән! Юньсез!

 

Хәрәмләшү

Нәкыйп Каштан

Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Исәпләре төрле-төрле агач яфракларын җыеп, альбомнарына беркетү иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... «Мине ал!», «Мин менә монда!» дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр.

Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә. Энесе кулын сузган килеш авызын гына ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә. Матуррак яфрак тапкан саен апасы:

—        Кара әле, Рафис, мин ниндиен таптым!— дип мактана. Тик үзе, Рафис күреп өлгергәнче, күзләрен елтыратып, тапкан яфрагын тиз генә артка яшерә.

Менә Рафис та, бик матур каен яфрагы табып, шатлыгыннан:

—        Әй, апа, мин синекеннән дә матуррак яфрак таптым!— дип кычкырып җибәрде.

Апасы шунда ук, йөгереп килеп:

—        Бу миңа,— диде һәм энесе кулындагы яфракны эләктереп алып, үзенекеләр арасына яшереп тә куйды. Рафис гарьлегеннән чүт кенә еламыйча калды. Ул, апасы ягына ачулы күз ташлап:

—        Үзеңнеке генә җитмимени? — дип куйды да янәдән җиргә иелде. Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды.

—        Күп булды инде, әйдә, өйгә кайтабыз,— диде.

Рафис апасы кочагындагы яфракларга карап көрсенде, ләкин калып җыясы итмәде. Алар куыша-куыша йөгереп киттеләр.

Менә кинәт көчле җил, кузгалып, башта Рафисны йолкып-талкып үтте, аннан соң бөтерелә-бөтерелә Айнурга килеп җитеп, кызның куенындагы яфракларны очыртып та китте. Айнур, нишләргә дә белмичә, яфракларга ымсынып карап калды.

Рафис, йөгергән җиреннән туктап:

—        Апа-а-а-а, ни булды?— дип кире борылып килде. Айнур яшь аралаш:

—        Җил алып китте...— дип кенә әйтә алды. Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар талпына иде.

 

Тамчы

Гасыйм Лотфи

Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:

—        Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!

Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.

Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.

 

Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.

—        Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар

төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.

 

Кадерле бүләк

Габделхәй Сабитов

Менә инде ярты сәгать Зөлфия ванна бүлмәсендә бикләнеп утыра. Абыйсы Айдар ике мәртәбә килеп ишек шакыды, ә Зөлфия һаман ачмый да ачмый. Ак тәпиле мәче баласын күкрәгенә кыскан да, тыела алмыйча, сулыгып елый.

—        Нишләдең син, Актәпи, нишләдең?!— дип сулкылдый ул.— Әнигә нәрсә бүләк итәрмен инде хәзер. Әллә белмисеңме, әниемнең туган көне бит бүген. Шундый матур рәсемемне

әрәм иткәнсең!

Аның әнисенә бүләккә дип ясаган рәсеме чыннан да искиткеч матур чыккан иде... Бөтен дәфтәр битен алып торган роза чәчәге. Чәчәк таҗына сары сандугач баласы кунган. Һавада өем-өем ак болытлар. Алар арасыннан кояш алтын нурларын сибә. Ә сандугач, шул нурларда коена-коена, өздереп сайрый.

Рәсемне күргәч, Зөлфиянең әтисе белән абыйсы ах иттеләр.

—        Кара инде, бөтенләй тере чәчәк бит! Хәтта хуш исе дә бөркелеп тора кебек!— диде әтисе.

—        Ә мин сандугачның сайравын ишетәм,— диде абыйсы сокланып.

Зөлфиянең шатлыгы эченә сыймады.

Ә менә бүген, музыка мәктәбеннән кайтып керсә, ни күрсен!.. Ертылып, туракланып беткән рәсемнең вак-вак кисәкләре идәндә аунап ята. Тиктормас Актәпи, кәгазь кисәкләре белән уйнап, тере йомгактай тәгәрәп йөри. Бөтенләй өзгәләп бетергән. Ничек табып алган диген! Китап арасына яшереп куйган иде ләбаса! Инде яңасын ясарга вакыт та калмады.

Шул арада, шау-гөр килеп, әтисе белән әнисе кайтып керделәр. Зөлфия ашыга-ашыга битен-күзен юган арада кунаклар да килеп җитте. Кәшиф абый белән Фәния апа. Һәр ел шулай алар. Бу көнне эштән кайтышлый, өйләренә дә кереп тормастан, Зөлфияләргә киләләр. Быел да гади генә, ләкин бик матур бүләкләр алып килгәннәр. Як-яктан әнисенең колагын тарта-тарта, көлешә-көлешә котладылар, бүләкләрен бирделәр. Абыйсы агач тамырыннан юнып ясалган су анасы сынын бүләк итте. Әтисе күлмәклек алган. Тик Зөлфиянең генә бүләге юк. Ул, нәрсә эшләргә белмичә, пианино кырына сөялеп, боегып утыра.

Бер арада әтисе аңа сәер генә күз төшереп алды. Хәлен аңлады, күрәсең.

—        Ә син... син, кызым, әниеңә берәр матур көй уйна әле,— диде ул, пианино капкачын ачып.

Зөлфиядә җыр, музыка кайгысы юк иде бу вакытта. Ләкин «әниеңә» дигәч, карышып тормады. Тик нинди көй уйнарга?

Зөлфия әкрен генә пианино телләренә басты. Бармаклары ничектер үзеннән-үзе «Һәрвакыт булсын кояш!» көен уйный башладылар. Әмма бу көйне ул әле ныклап өйрәнергә өлгермәгән иде. Музыка укытучысы Хәмдия апа бүген генә уйнап күрсәтте. Әни өчен булгач... Аның бармаклары торган саен җитезрәк йөгерделәр. Музыка ышанычлырак, матуррак агылган саен, йөрәге ашкыныбрак типте.

Көй тынарга өлгермәде, барысы да шаулатып кул чаптылар.

—        Кара инде, кайчан син болай матур уйнарга өйрәндең әле?— дип гаҗәпләнде Кәшиф абый.

—        Сандугачлар сайраган кебек!— диде Фәния апа.

—        Рәхмәт сиңа, кызым!— дип кочып үпте әнисе Зөлфияне.— Синең бу бүләгең миңа иң кадерле, иң кыйммәтле бүләк.

Кинәт кенә Зөлфиянең күз алдында кояш балкыгандай булды. Шундый якты, шундый нурлы, шундый олы кояш! Ул кояшның нурлары, назлап-иркәләп, биттән, маңгайдан сыйпый. Ул нурлар күңелне җылыта, күзләрне чагылдыра.

 



[1] Чәберчек, — кайбер якта «сиртмә койрык» диләр. Түше соры яки сары төстә, озын койрыклы, гел тибрәлеп йөри торган, бик йөгерек кечкенә бер кош. (Русчасы — трясогузка.)

 

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Әкиятләр 6-7 яшьлек балалар өчен әкиятләр