Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

5-6 яшьлек балалар өчен әкиятләр

E-mail Принтерга pdf
(36 тавыш, уртача 3.64 )

Кем көчле? Шүрәле, Карт белән Төлке, Батыр әтәч, Куркак юлдаш, Ике кыз, Казлар-аккошлар, Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? Башак, Итәгатьле мәче, Бүре аларны нигә ашаган? Хәйләкәр әтәч, Песиләр һәм күселәр, Ялкау карга баласы, Чурык-чурык патша кызы, Ак песи, Мактанчык алма, Керпе, Суалчан кунакка бара, Утлы йомырка, Ялкау өчен ботка суынган, Әбиләрдә кунакта, Дүрт теләк, Ирек,  Алмас һәм Җәлил, Велосипедлы Мөнир, Тургай, Кошлар рәхмәте, Рәхмәт һәркем өчен рәхәт, Актырнак белән Назбикә, Көн җылынды, Агачлар да авырый, Кое чыпчыгы, Сөйкемсез песи әкиятләре

Кем көчле?

(Татар халык әкияте)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кеше нең исеме Нарый булган, ди.

Көннәрдән беркөнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара да бара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп төшүе булган.

— Боз, син нидән болай көчле?

— Көчле булсам,— ди Боз,— мине Кояш эретә алмас иде, — ди.

— Кояш, син нидән көчле? — ди Нарый.

— Көчле булсам, мине Болыт капламас иде.

— Болыт, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Яңгыр тишеп чыкмас иде.

— Яңгыр, син нидән көчле?

— Көчле булсам,— ди Яңгыр,— мине Җир сеңдермәс иде.

— Җир, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Үлән тишеп чыкмас иде.

— Үлән, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Сыер ашамас иде.

— Сыер, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Пычак кисмәс иде. Хәзер Пычактан сорый инде Нарый:

— Пычак, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Ут эретмәс иде.

— Ут, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Су сүндермәс иде.

— Су, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә, тегермәннәр әйләндерергә җигә! — ди Су.

Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчле нәрсә юк икән дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.

 

Шүрәле

(Татар халык әкияте)

Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

— Син ни атлы? — дигән. Ул кеше:

— Мин Былтыр атлы,— дигән. Шүрәле кешегә:

— Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән.

— Ярар, элгәре менә тумранны ярыйк әле, аннары уйнар быз,— дигән.

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран әзрәк ярылган. Шуннан соң бу кеше Шүрәлегә әйткән:

— Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны кыс тырып торсана,— дигән. Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди.

— Бармагымны Былтыр кысты, Былтыр кысты! — дип. Менә аның янына бүтән Шүрәлеләр җыелган, аннан:

— Кем кысты? — дип сорыйлар икән. Ул:

— Былтыр кысты,— дип әйткән, ди. Алар аңа әйткәннәр, ди:

— Быел кысса табар идек, былтыр кыскач, каян таба сың,— дигәннәр, ди.— Соң син былтырдан бирле ник кыч кырмый тордың? — дигәннәр, ди. Шүрәле аларга авыртуын нан юньләп әйтә дә алмаган, ди.

 

Карт белән Төлке

(Татар халык әкияте)

Борын заманда бер авылда бер Карт белән бер Карчык торган. Карт Карчыгына: «Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм»,— дигән. Шуннан соң Карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан Төлке күргән... Төлке үлгән кебек булып ята икән, Карт бик шатланган. «Менә Карчыкның тунына яхшы якалык та бул ды бит!» —дигән. Шуннан соң ул Төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.

Бу Төлке тере булган. Ул як-ягына караган да чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлап калдырган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең Балыкчы йортына кайтып җиткән. Чанасын кара мыйча, өенә ашыгып кергән дә:

— Карчык, мин сиңа шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып кара; чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән.

Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган.

 

Батыр әтәч

(Татар халык әкияте)

Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән, ди, бер Бабай. Бу Бабайның бер Кызы һәм бер Кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.

Көннәрдән беркөнне Бабай үзенең Кызын болынга Кәҗә сен көтәргә җибәргән. Кыз Кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән дә, кичкырын гына алып кайтып, ишегалдына кертеп япкан, ди.

Бабай, Кәҗә янына чыгып:

— Йә, Кәҗәкәем, көне буена болында булып, ни ашадың, ни эчтең? — дип сорый икән.

Кәҗә моңа:

— Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.

Картның моңа ачуы килеп:

— Бер Кәҗәне дә туйганчы ашатып кайта алмагансың,— дип, Кызын бик каты ачуланган, ди.

Икенче көнне Карт болынга Кәҗәне үзе алып киткән. Кәҗә көне буена болында йөреп туйганчы ашаган, ял иткәләп алган да, ди, тагын торып ашарга тотынган. Бабай моны күреп бик шатланган. «Ярый, үзем алып килгәч, бик рәхәт ләнеп,^ туйганчы ашады әле бу»,— дип уйлый икән Бабай. Шулай дип уйлаган да теге бабай, кич булганны да көтеп тормаган, Кәҗәсен калдырып өенә кайтып киткән, ди.

Кич булып караңгы төшүгә, Кәҗә дә болыннан кайтып кергән, ди. Бабай сорый инде бу Кәҗәдән:

— Нихәл, Кәҗәкәем, көне буена болында йөрдең, ни аша дың, ни эчтең? — ди.

Кәҗә аңа:

— Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.

Картның моңа бик ачуы килә. «Гаеп Кызда түгел, бу Кәҗә үзе бик ялганчы хайван икән»,— ди. Шуннан соң Бабай: «Бу ялганчы Кәҗәдән барыбер бер рәхәт тә күрмәссең»,— дип уй лый да Кәҗәсен суеп ашарга була. Икенче көнне Бабай Кәҗәне ике мөгезеннән тотып алып, аякларын бәйләп сала. Бабай пычак алырга дип өенә кереп киткән арада Кәҗә аякларын ычкындыра да чыгып сыза.

Китә бу. Бара-бара барып җитә бу кечкенә генә бер өйгә. Бу — Куян йорты икән. Барып керә. Өй эчендә беркем дә юк. Бу барып кергәндә, Куянның чыгып киткән вакыты булган икән, ди.

Кояш баеп караңгы төшә башлауга, Куян үзенең өенә кайтып керә. Керсә, ни күзе белән күрсен, теге Кәҗә түр башына менеп, мөгезләрен тырпайтып, сакалын селкетеп утыра икән, ди. Куян, моны күреп, бик каты курыккан да алдына-артына карамастан, урманга таба торып чапкан, ди.

Урманга барып керүгә, бу Куянга очраган, ди, бер Бүре. Бүрене күрү белән Куян акырып елый башлаган. Моны кү реп, Бүре:

— Нигә елыйсың, сиңа ни булды? — дип сорый икән. Куян моңа:

— Нигә еламаска, көне буена урманда йөреп, өемә әйләнеп кайтсам, түр башында бик куркыныч бернәрсә утыра, күрү белән йөрәгем ярыла язды,— ди.

Моны ишетү белән Бүре батырланып:

— Әйдә киттек, без аны хәзер куып чыгарабыз,— ди. Китәләр. Куян өенә барып җитү белән, Бүре үзе дә курка-

курка гына ишекне ача. Караңгы өйдә зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗә башын күрү белән Бүренең дә коты оча. Бүре тиз генә өй ишеген яба да урманга карап сыза. Куян аның артыннан китә. Куянның урманга барып керүе була, моның каршысына лап-лап басып килә икән, ди, бер Аю. Аюны күрүгә, Куян тагын кычкырып елап җибәрә:

— Коткарыгыз, харап булдым, өемә куркыныч бернәрсә кергән,— ди.

Аю бик батырланып:

— Ташла әле, юкка-барга елап күз яшеңне әрәм итмә, без аны хәзер куып чыгарырбыз,— ди икән.

Китәләр. Караңгы төшүгә Куян өенә барып җитәләр. Аю, бик батырланып өй ишеген ачып җибәрүгә, сәке өстенә менеп утырган зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗәне күрү белән, бик каты куркуга төшә. Аю да куркуыннан алдына-артына кара мый урманга чаба. Куян — аның артыннан.

Куянның урманга барып керүе була, очрый инде моңа бер Төлке. Төлке дә бик батырланып бара. Караңгы бүлмәдә кукраеп утырган Кәҗәне күрү белән, Төлкенең дә коты оча: кача бу.

Куян нишләсен, йорт-җирен калдырып чыгып китә ур манга.

Таң атып яктыра башлауга, барып җитә бу бер урман каравылчысының йортына. Бу йортның койма башында утыра икән, ди, бер Әтәч. Әтәчне күрү белән, Куян, гадәтенчә, тагын да кычкырып елап җибәрә, ди.

— Нигә елыйсың соң син, Куянкай? — ди Әтәч, моннан сорый инде.

— Нигә еламаска,— ди Куян,— менә минем өемә бер кур кыныч нәрсә кереп утырды, аны үзем дә, Бүре белән Аю да, хәтта Төлке дә куып чыгара алмады,— ди.

— Юкка елама, Куянкай, әйдә киттек, менә мин үзем сиңа ярдәм итәрмен,— ди Әтәч.

Китәләр. Куян өенә барып җитүгә, Әтәч әйтә инде Куянга:

— Миңа өй ишеген ачу гына кыен булыр, син, ишекне ачып, мине кертеп җибәрерсең, калганын үзем белермен,— ди.

Өй янына барып җитү белән, Куянның ишекне ачып җибәрүе була, Әтәч, өй эченә кереп, Кәҗә мөгезләре арасына барып кунуы була. Кәҗә башына куна да бу, чукый башлый Кәҗәнең күзләрен. Кәҗә бернәрсә эшли алмый. Чыгып кача Куян өеннән. Әтәч аны бик еракка хәтле куып бара. Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны ялганчы Кәҗәдән коткарган, ди.

 

Куркак юлдаш

(Татар халык әкияте)

Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.

Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын, аякларын иснәгән дә, ди, бер дә тимичә үз юлына киткән, ди.

Аю киткәннән соң, әлеге Кеше, агач башыннан төшеп, иптәшеннән сораган:

— Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? — дигән.

Бу Кеше әйткән:

— Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте,— дигән.

 

Ике кыз

(Татар халык әкияте)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Карт белән Карчык. Аларның ике Кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Аның уңганлыгына, аның булганлыгына кешеләр сокланып туя алмаганнар. Үги ананың моңа бик эче поша икән.

Көннәрдән беркөнне Карчык иренә әйткән: «Урманга алып барып адаштыр ул Кызыңны!» — дигән. Карт, ат җигеп, Кы зын урманга алып киткән. Барып җиткәч: «Бар, Кызым, син җиләк җыя тор, мин бераз утын әзерлим»,—дигән. Кыз, җырлый-җырлый, җиләк җыярга керешкән:

Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-Бүре юкмы икән?

Җыйган-җыйган да Кыз, тырысы тулган, әлеге урынга килсә, атасы юк, ди. Ары сугылып, бире сугылып йөри торгач, бик арыган, бик талчыккан Кыз һәм бер каен төбенә тамак ялгарга утырган. Үги әнисе биреп җибәргән бер телем ик мәкне чыгарып ашыйм гына дисә, моның янына Куян килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Куян.

Кыз аңа икмәген бүлеп биргән. Куян икмәк сыныгын тәмләп кенә ашап куйган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,— дип, аңа куян бүреге китереп биргән.

Куян киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Төлке килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Төлке.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Төлке икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, аңа төлке туны китереп биргән.

Төлке киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Бүре килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Бүре.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Бүре икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, Кызга бүре туны китереп биргән.

Бүре киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Аю килеп чык кан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Аю.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Аю икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, бер тәпән бал китереп биргән.

Аю киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Көтүче килеп чык кан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Көтүче.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Көтүче икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,— дип, бер көтү мал куып китергән.

Көтүче киткәч, калган икмәк сыныкларын кабып җибә рим генә дисә, моның кулбашына Сандугач килеп кунган.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Сандугач.

Кыз учыннан аңа калган икмәк валчыкларын чүпләткән. Сандугач тәмләп кенә икмәк валчыкларын чүпләп бетергән дә: «Яхшылыкка — яхшылык, нинди теләгең бар, түтәкәй, хәзер үтим»,— дигән.

Кыз әйткән: «Минем өйгә кайтасым килә, әткәемә генә барып хәбәр салчы, Сандугачым»,— дигән.

Кош очып киткән. Ул, авылга җитеп, аларның өй кар шындагы агачка кунып:

Чут, чут, чут,

Түтәйнең маллары күп,

Килеп алучы юк, юк, —

дип сайрарга тотынган.

Атасы моны ишеткән һәм, атын җигеп, урманга киткән. Кызның бөтен байлыкларын төяп, көтүләрне куып алып кайтканнар. Үги әни, моны күреп, ачуыннан нишләргә белми, ди. «Үз Кызыңны баеттың, инде минем Кызымны да бает, урманга алып барып адаштыр!» — дип, Картына бәйләнә икән.

Карт, ат җигеп, бу Кызны да урманга алып киткән. Барып җиткәч: «Бар, Кызым, син җиләк җыя тор. Мин бераз утын әзерлим»,— дигән. Кыз җиләк җыярга тотынган. Бер җиләк не савытка, өч җиләкне авызга салып йөри-йөри тырыс төбе каплангач, әлеге урынга килсә, атасы юк, ди. «Әйдә, ярар, монда гынадыр әле, мине ташлап әллә кая китә алмас, югыйсә әнием аның кирәген бирер»,— дип уйлаган кыз һәм каен тө бенә ашарга утырган. Әнисе җибәргән төргәкне чишеп, нигъ мәтләрне җәеп куюы булган, моның янына Куян килеп чык кан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй,—

дигән Куян.

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм таяк белән башына суккан. Куян, ачу итеп Кызның күлмәген ертып, җиләген түгеп киткән.

«Их, котылдым бу арык Куяннан!»,— дип уйлаган Кыз һәм тынычлап ашый гына башлаган икән, Төлке килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй,—

дигән Төлке.

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм Төлкенең башына таяк белән суккан. Төлке, ачу итеп Кыз ның яулыгын ертып, тырысын тетеп киткән.

«Их! Котылдым бу ач Төлкедән!» дип уйлаган Кыз һәм тынычлап ашый гына башлаган икән,— Бүре килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй,—

дигән Бүре.

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм Бүренең башына таяк белән суккан. Бүренең моңа бик каты ачуы килгән һәм Кызны кабып йоткан, ди.

Бу вакытта Карт өйдә икән. Карчыгы: «Бар инде, Кызым баегандыр, тизрәк алып кайт!» — дип әрләшә, ди. Карт атын җигеп урманга барса, Кызы юк. Тетелгән тырысы гына җирдә аунап ята, ди. Карт шуны арбасына салып кайтып киткән. Ишегалдына килеп кергәч, Карчыгы йөгереп чыккан. Арбада Кызының тетелгән тырысын күргән һәм хурлыгыннан егы лып үлгән, ди.

Ә Үги кыз әле булса матур гына гомер итә, ди.

 

Казлар-аккошлар

(Рус халык әкияте)

Бер Карт белән, бер Карчык торганнар, ди. Аларның бер Кызы белән бер бәләкәй Малайлары булган, ди. Бервакыт Карт белән Карчык базарга барырга җыенганнар.

— Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз,— дигәннәр.

Тиздән Кызның әтисе белән әнисе чыгып киткән, ә Кыз, әнисенең әйткәннәрен онытып, энесен тәрәзә каршындагы чирәмгә утырткан да, үзе урамга чыгып киткән. Уен белән мавыгып, ул энесен бөтенләй исеннән чыгарган. Шулчак, көтмәгәндә, әллә кайдан, казлар-аккошлар килеп чыкканнар, малайны канатларына утыртканнар да алып та киткәннәр.

Кыз өйгә кайтса, энесе юк! Кычкырып та карый, әле те гендә, әле монда йөгерә, ә энесе юк та юк!

Шуннан ул басуга йөгереп чыга; еракта, бик еракта казлар-аккошлар очып барганын күрә. Кошлар тиздән кара урман артына кереп юк булалар. Кыз, минем энемне шулар алып киткәннәрдер әле дип, алар артыннан китә. Казлар-аккош-ларның бәләкәй балаларны алып киткәләүләрен ишеткәне бар иде аның.

Кыз бик озак йөгерә, йөгерә торгач, басуда бер Мич очрата.

— Мич, Мич, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

— Минем арыш кабартмамны ашасаң, әйтәм.

— О, өйдә мин бодайныкын да ашамыйм әле. Мич Кызга берни әйтми.

Кыз тагын йөгерә башлый — шулчак бер Алмагачны күрә.

— Алмагач, Алмагач, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

— Минем кыргый алмамны ашасаң, әйтәм.

— О, өйдә мин бакчада үскәнне дә ашамыйм әле. Алмагач бер сүз дә әйтми.

Кыз тагын йөгерә башлый, Сөт елгасына килеп чыга, елга ның ярлары кесәлдән ясалган була.

— Елга, Елга, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

— Кесәл белән минем сөтемне ашасаң, әйтәм.

— Юк, өйдә мин каймак та ашамыйм әле. Елга бер сүз дә әйтми.

Кыз тагын йөгерә башлый. Аңа басулар буенча бик күп йөгерергә, урманнарда бик күп адашып йөрергә туры килгән булыр иде, бәхетенә каршы, Керпе очрый. Ул аны тибеп җи-бәрмәкче була, ләкин энәләре кадалудан курка, шуннан соң:

— Керпе, Керпе, күрмәдеңме, син казларның кайсы якка очканын? — ди.

— Мин күрүен күрмәдем,—ди Керпе.—Шулай да мин сиңа бер йомгак бирәм, ул кая тәгәрәсә, син шунда бар, каз-лар-аккошларны табарсың.

Кыз, Керпегә рәхмәт әйтеп, йомгакны ала да аны тәгәрәтеп җибәрә, ул бик тиз тәгәрәп китә, кыз аның артыннан йөгерә башлый.

Йомгак, тәгәри-тәгәри, урманга килеп керә.

Урманда^ тавык аяклары өстендә төрле якка борылып бер йорт тора. Йорт эчендә убырлы карчык — сөяк аяк утыра. Ә кызның энесе тәрәзә каршында сәкедә алтын йомыркалар белән уйнап утыра. Апасы бәләкәй энесен күреп ала, посып кына килә дә күтәреп алып китә.

Убырлы карчык башын күтәреп караса — малайдан җил ләр искән! Ул алар артыннан куарга казларны җибәрә. Каз лар-аккошлар очып китәләр, Кыз артыннан куалар болар.

Инде кая барырга? Алда Сөт елгасы агып тора, ярлары гел кесәл генә. Кыз аңа:

— Елга, Елга, яшер мине! — ди.

— Аша минем кесәлне! Башка чара юк, Кыз ашый.

Елга аны яры астына яшерә, казлар күрмичә очып узалар. Кыз, качкан җиреннән чыгып, Елгага рәхмәт әйтә дә энесе белән алга таба китә. Ә казлар кире очып киләләр, тагын

боларны очраталар. Инде нәрсә эшләргә? Кыз Алмагачны күреп ала.

— Алмагач, Алмагач, яшер мине! — ди.

— Минем кыргый алмамны аша! Кыз тиз генә алманы да ашый.

Шунда Алмагач аны ботаклары белән ышыклый, яфрак лары белән каплый, казлар аны күрмичә очып китәләр.

Кыз моннан чыга да энесе белән тагын алга йөгерә баш лый, казлар аны тагын күреп алалар, тагын артларыннан куа башлыйлар.

Шул арада Кыз юлда бер Мич күреп ала.

— Мич, Мич, яшер мине!

— Минем арыш кабартмамны аша!

Кыз тиз генә арыш кабартманы ашый да энесе белән Мичкә кереп утыра һәм, Мичнең капкачы ябыла да.

Казлар кычкыра-кычкыра очып йөриләр-йөриләр дә, бер нәрсә таба алмагач, кире очып китәләр.

Ә Кыз, энесен алып, өйгә йөгерә. Тиздән әтисе белән әнисе дә базардан кайтып керәләр.

 

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?

(Башкорт халык әкияте)

Бердәнбер көнне Карга Күке белән очраша. Аяар бер-берсе-нең хәл-әхвәлен сорашканнар. Күке, Карга белән хушлашып, үз юлына китә. Очып барып, бер агачка куна да бик матур итеп:

— Күк-кү, күк-кү,— дип кычкыра башлый. Карга моны ишетеп көнләшеп-куя.

— Мин Күке кебек үз исемемне әйтеп бетерә алмаммыни? Минем тавышым да көр, сыным да матур,— ди ул.

Шуннан соң Карга: «Кар-га, Кар-га»,— дип кычкырып йөри башлаган.

Бервакыт Карга азык эзләп йөргәндә бер Тургайны эләк тереп ала да авызына каба. Шулчак Тургай каргадан болай дип үтенә башлый:

— Агай, мин барыбер үләм инде. Шулай да исемеңне белеп үләсем килә. Син миңа үз исемеңне әйтә күр инде,— ди. Моңа Карга томшыгын кысып кына:

— Карр, каррр,— дигән. Тургай:

— Минем колакларым бик бәләкәй, ишетмиләр, кычкы рыбрак әйтә күр,— дигәч, Карга авызын зур итеп ачып:

— Кар-га, Кар-га,— дип кычкырган. Шуны гына көтеп торган Тургай Карга авызыннан очып чыгып та китә. Карга Тургайны куып караган, әмма яңадан эләктерә алмаган.

Шулай итеп, Тургай үлемнән котылып калган. Карга үз исемен әйткәнгә бик үкенгән. Шуннан соң ул үз исемен бер вакытта да тулысынча әйтми икән. «Карр, карр»,— дип кенә кычкыра икән.

 

Башак

(Украин халык әкияте)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике тычкан баласы. Аларның берсе Әйләнчек, икенчесе Бөтерчек исемле булган, ди. Тычканнар иртәдән кичкә кадәр җырлаганнар, биегәннәр, әйләнгәннәр, бөтерелгәннәр — башка нәрсә эшли белмәгәннәр. Әтәч исә, яктыра башлау белән җырын сузып, бөтен кешене йокысыннан уята, аннан соң эшкә тотына торган булган.

Менә беркөнне Әтәч ишегалды себергәндә җирдә бодай ба шагы тапкан.

— Әйләнчек, Бөтерчек, карагыз әле мин нәрсә таптым,— дип, Әтәч аларны үз янына чакырган. Тычканнар йөгереп килгәннәр дә: «Аны суктырырга кирәк»,— дигәннәр.

— Ә кем суктыра? — дигән Әтәч.

— Мин түгел, мин түгел,— дип чыелдашканнар тычкан балалары.

— Ярар, үзем суктырырмын,— дип, Әтәч эшкә керешкән. Ә тычканнар мәтәлчек ата-ата куышлы уйнарга тотынганнар. Әтәч бодай башагын сугып бетергән дә: «Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, карагыз әле, мин күпме бөртек суктырдым»,— дип кычкырган. Тычканнар йөгерешеп килгәннәр дә: «Хәзер бодайны тегермәнгә алып барырга кирәк»,— дип кычкыр ганнар.

— Ә кем алып бара? — дип сораган Әтәч.

Тычкан балалары: «Мин түгел, мин түгел!» —диеп, уй нарга чыгып йөгергәннәр. Әтәч аркасына капчык аскан да тегермәнгә китеп барган. Тегермәннән кайткач, Әтәч тычкан нарга: «Әй Бөтерчек, әй Әйләнчек, карагыз әле, мин он алып кайттым»,— дигән. Тычканнар йөгерешеп килгәннәр дә Әтәч не мактарга тотынганнар: «Әй Әтәчкәй, әй булдыклы Әтәч кәй, әй уңган Әтәчкәй! Инде хәзер камыр басып күмәч пеше рергә кирәк»,— дигәннәр.

— Кем камыр баса? — дип сораган Әтәч.

— Мин түгел! — дигән Әйләнчек.

— Мин түгел! — дигән Бөтерчек.

Әтәч бер сүз дә әйтмичә эшкә тотынган. Ул камыр баскан, утын ташыган, мичкә яккан, күмәчне мичкә тыккан. Тыч каннар да вакытларын бушка уздырмаганнар: биегәннәр, җырлаганнар, әйләнгәннәр, бөтерелгәннәр.

Пешеп чыккач, Әтәч күмәчне мичтән алып өстәлгә куйган. Ә тычкан балалары, чакырганны да көтмичә, өстәл янына килеп тә утырганнар.

— Һай, ничек ашыйсы килә! — дигән Әйләнчек.

— Минем дә бик-бик ашыйсы килә! — дигән Бөтерчек.

— Туктагыз, туктагыз,— дигән Әтәч.— Сез миңа элек әйтегез әле: башакны кем тапты?

— Син таптың! — дип кычкырганнар тычканнар.

— Ә башакны кем суктырды?

— Син суктырдың,— дигән тычканнар, әкрен генә.

— Ә кем башакны тегермәнгә алып барды?

— Анысын да син,— дигәннәр болар икәүләшеп.

— Ә кем камыр басты? Кем утын ташыды? Кем мичкә якты? Күмәчне кем пешерде?

— Барысын да син, барысын да син,— дигән тычканнар пышылдап кына.

— Ә сез нәрсә эшләдегез?

Ничек дип җавап бирергә дә белмичә Әйләнчек белән Бөтерчек өстәл яныннан кузгалып киткәннәр.

 

 

Итәгатьле мәче

(Литва халык әкияте)

Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзә теп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп алган.

— Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! — дип мырлаган Мәче.

— Нишлисез, Мәче әфәндем? Әллә чынлап та мине аша-макчы буласызмы? — дип чыркылдаган Чыпчык.

— Ашамыйча, тагын нишлим мин синең белән? Хәзер кабам да йотам! — дигән дә Мәче Чыпчыкның муенын авы зына капкан.

— Оятыгыз бармы сезнең, Мәче әфәнде? — дип өзгәләнә-өзгәләнә чыркылдаган Чыпчык.— Юынмаган килеш кем ашарга утыра инде? Хуҗагызның юынмыйча ашаганын күр гәнегез бармы?

— Монысы дөрес инде,— дип, Мәче йомшак тәпие белән битен юарга тотынган.

Мәче тырнагыннан ычкынган Чыпчык канатларын җил пегән дә очып киткән. Мәченең моңа бик тә ачуы килгән билгеле.

— Болай булмый бу. Бүтән мине алдый алмассың! — дип, тешләрен шыгырдаткан ул.— Кешеләр теләсә нишләсен, ә мин башта ашыйм, аннары гына битемне юам.

Шушы көннән башлап мәчеләр ашап туйгач кына битләрен юалар, ди.

 

Бүре аларны нигә ашаган?

(Болгар халык әкияте)

Бүре яшеренеп кенә абзарга килеп кергән. Сарыклар, кур кып, бер почмакка сыенганнар. Зур Тәкәне бугазыннан алган да, аркасына салып, урманга чапкан.

Сарык Бүре артыннан киткән. Үзе бара, үзе елый икән. Аңа Кәҗә очраган. Ул Сарыктан сораган:

— Нигә бик өзелеп елыйсың әле, Сарык дускай? — дигән.

— Ничек еламыйм ди, Бүре әтиемне алып китте. Аңардан тик муенындагы кыңгыравы гына калды. Бүрене табам да тукмап үтерәм.

Кәҗә аңа:

— Мин дә синең белән барам,— дигән.— Минем мөгез ләрем шундый үткен!

Сарык кайгыдан Бүренең усаллыгын да оныткан.

— Кирәкми,— дигән ул Кәҗәгә.— Үземнең дә көчем җитә минем.

Шулай дигән дә, китеп тә барган. Аңа юлда Эт очраган. Сарыкның кайгысын уртаклашып, ул:

— Мин дә синең белән барам,— дип белдергән.— Бүре минем ике туганымны ашады. Син Бүре белән сугыша баш лауга, мин аның аркасына сикереп менәрмен дә бугазыннан эләктереп алырмын.

Сарык әйткән Эткә:

— Синең эшең түгел ул. Мин бер сугуда аны үзем дә юк итәм.

Сарык әнә шулай Бүре янына берүзе барып җиткән икән, Бүре моны шундук тотып ашаган.

Сарык өчен Бүредән үч алырга дип, Кәҗә дә урманга киткән. Әмма үзе әйләнеп кайтмаган.

Бүренең кирәген бирергә дип, Эт тә урманга барган икән, Бүре авызына эләгүен үзе дә сизми калган.

Ә Бүре: «Менә юләрләр,— дип алардан көлгән.— Әгәр җыйнаулап бергә килгән булсалар, нишләр идем! Мөгаен, мине җиңгән булырлар иде алар. Берәм-берәм килгәнлектән, барысын да тотып ашадым»,— дип шатланган.

 

 

Хәйләкәр әтәч

(Болгар халык әкияте)

Әтәч киртә өстенә менеп баскан да, канатларын җәеп, бар көченә «кик-ри-күк» дип кычкырып җибәргән. Шулчак янә-шәдәге куаклар арасыннан Төлке килеп чыккан.

— Хәерле көн! — дип сәлам биргән Төлке.— Тавышың бигрәк матур икән! Сине ишеткәч, мәрхүм әтиең искә төш те... Менә ул җырлый иде ичмасам!

— Әти ничек җырлый иде? — дип авызын ачкан Әтәч.

— Бер аягы белән киртәгә баса да икенче аягын канат астына кыстыра. Аннары бер күзен йомып, җырларга тотына.

— Мин дә алай җырлый беләм! — дигән дә яшь Әтәч бер күзен чытырдатып йомган, бер тәпиен канат астына яшер гән.— Кик-ри-күк!

— Ә син бер аякта торган килеш ике күзеңне дә йомып җырлый беләсеңме соң? — дип елмайган Төлке.

— Беләм! — дип масаеп кычкырган Әтәч.

Яшь Әтәч ике күзен тиң йомуга, Төлке киртәгә сикереп менгән дә аны муеныннан эләктереп алган. Аннары, урман эченә кереп, Әтәчне ашарга җыена башлаган.

— И-и-их! — дип авыр итеп көрсенгән Әтәч.— Синең мәр хүмә әниең болай итми торган иде...

— Ә ничек итә иде? — дип башын күтәргән Төлке.

— Әтәч ашар алдыннан әниең һәрчак дога укый торган иде. Бигрәкләр диндар иде шул мәрхүмә...

— Мин дә дога укый беләм! — дип мактанып кычкырган Төлке һәм, алгы тәпиләрен җиргә куеп, күзләрен йомган да дога пышылдый башлаган.

Әтәчкә шул гына кирәк! Ул, Төлкенең тәпиләреннән ычкы нуга, канатларын кага-кага, «кик-ри-күк» дип кычкырган да кетәклек ягына элдергән.

Шул көннән башлап Төлкеләр дога укымый башлаган нар, ди.

 

Песиләр һәм күселәр

Абдулла Алиш

Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йок лый икән.

Әнисе ауга киткәндә:

— Матурым-матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән.

— Юк, әнкәем, юк. Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм,— ди икән.

Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган.

Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр: «Әләли-әләли, безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың»,— дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Ә Песи баласы яткан урыныннан идәнгә сикереп төшүгә, кайсы-кая качып өлгерәләр икән.

Ул тәмам аптырап беткән, аларның берсен дә тота алма ган, шуңа күрә бик хурланган. «Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырып бетерәм»,— ди икән. Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа бик файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән.

Тычкан балалары идән астыннан тагы чыкканнар, йөге решеп йөреп, Песи баласын котыртканнар. Бу юлы ул ал арны бик кызык иткән: сикереп төшкән дә почмактагы тишекне бикләп куйган. Тегеләр кая качарга урын тапмаганнар, тәмам аптыраганнар, Песи баласы аларның берсен эләктереп тә алган, буып та салган.

Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Бу юлы тычканнар да чыгып шаярма ганнар, кайдадыр югалганнар.

Менә кинәт нидер бик каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры»,— дип уйлаган. Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән. Песи баласы ал ардан да куркып тормаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе шул тишеккә егылып китмәгән: тишек шундый зур икән.

Күселәр аны куа-куа алҗытып бетергәннәр, җәфаларга тотынганнар, колак очларын кимергәннәр. Ул көч-хәл белән генә качып котылган.

Әнисе кайткач, барысын да баштанаяк сөйләп биргән: «Үтерә яздылар бит, әни!» — дигән.

— Матурым-матурым, курыкмас батырым, дошманнарның төрлесе була, төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы да төрле юллар белән көрәшергә кирәк,— дигән.

Нәни Песи хәзер инде барлык дошманнарын да танырга өйрәнгән: аларны көч һәм тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән.

Абдулла Алиш

Текә ярның каршында, Карт карагай башында, Карга оя корган, ди, Балалар чыгарган, ди. Балаларының берсе, Өлкәне, эшлеклесе, Энеләрен карашкан, Каурыйларын тарашкан.

 

 

Ялкау карга баласы

Резеда Вәлиева

 

Уртанчысы, матуры,

Бар эшне дә белгән, ди.

Пар чиләкләрен асып,

Су китереп йөргән, ди.

Ә Төпчеге, иркәсе,

Эш кушсалар, баш тарткан.

Иртәсен дә, кичен дә

Гел уйнарга яраткан.

Беркөнне әнкәләре

Таң белән ауга киткән,

(Ул бөтен тирә-якта

Кодрәтле аучы икән.)

Үзе киткән чагында

Әйткән икән тагын да:

— Өй эшләрен, улларым, сез

Эшләрсез,— дип,— барын да.

Төпчегенә аерып әйткән:

— Сүземне тыңла,— дигән.—

Оя ямарга чыбык җый,

Эшсез утырма! — дигән.

Балкып кояш чыгуга,

Каргалар торганнар, ди.

Җиң сызганып, җырлый-җырлый,

Эшкә тотынганнар, ди.

Иң өлкәне, назлап сөеп,

Энеләрен караган.

Ак май сөртеп, ялтыратып,

Каурыйларын тараган.

Уртанчысы да тырышкан,

Кыймаган тик ятарга,

Чиләк-чиләк су ташыган

Әниләре кайтуга.

Тик ялкау Төпчекнең генә

Эшкә кулы ятмаган.

Чыбык та ташымаган ул,

Су да алып кайтмаган.

Ташламаган ялкаулыгын,

Һаман үз сүзен иткән:

— Кир-рәкми, мин эшләмим! — дип,

Урманга очып киткән.

Шул урманда уйнаган ул,

Өйгә кайтмый көн буе,

Күңел ачып тик йөргән —

Эштә булмаган уе.

Төн яшел урман өстенә

Кара юрган каплаган.

Караңгыда нәни Карга

Кайтыр юлын тапмаган.

Өстәвенә яңгыр килгән,

Уйнап торган яшене.

— Курр-кам! — дип

кычкырган Төпчек,

Буылып күз яшенә.

...Урман шаулый,

җил сызгыра,

Яңгыр һаман котыра.

Карт карагай ботагында

Төпчек елап утыра.

Аяклары дерелди,

Канатлары калтырый,

Күшеккән шул мескенкәй,

Оча алмый аптырый.

Җитмәсә шунда бер Аю

Аны тотмакчы була.

Ялкаулыгын белгән, ахры,

Кабып йотмакчы була.

Ябалак күзен уйната,

Төлке теш шакылдата,

Ялкау карга, калтыранып,

Яңгыр астында ята... ...

Иртәгесен абыйлары

Аны эзләп тапканнар.

Канатларыннан өстерәп,

Өйгә алып кайтканнар.

Шул чагында бу Карганы

Барча кошлар күргәннәр,

— Ялкау кайта, ялкау! — диеп,

Кычкырышып көлгәннәр.

Авыр булган бу Каргага,

Бик үкенгән бичара.

Тик беләсез, эш узгачтын

Үкенүдән ни чара?!

 

Чурык-чурык патша кызы

Батулла

Сөйлә дисәгез дә, сөйләмә дисәгез дә, барыбер сөйлим. Әкият «Чурык-чурык патша кызы» дип атала.

Бер Патшаның бик тә юбалгы, шапшак, мәгънәсез Кызы булган, ди. Тырнагын кистерергә теләмичә, әтисеннән дә, әнисеннән дә, тәрбиячесеннән дә качып, карават астына кереп йоклый икән. Юынасым килми, чәч тарыйсым килми дип, көне-төне елый, ди, үзе. Еламаган чакта берөзлексез чурык-чурык борын тартып утыра, ди. Чистарт борыныңны дигәч, күлмәк итәген кайтарып, борынын сөртә икән бу. Йә булмаса, танавын җиңенә сөртә, ди. Шулай итеп, тора-бара мунча пәрие кебек ямьсезләнеп беткән бу Кыз. Тамагыннан аш үтмәс булган. Йокысы качкан бичараның. Патша әтисе нишләргә белми, ди. Әллә ничә табиб, әллә ничә сихерче, әллә ничә өшкерүче, чуктин-чук, күптин-күп тылсым ияләре Кызны дәвалап караганнар, ләкин барыбер файдасы тимәгән. Шуннан бер Авыл агае Патшага килеп болай дигән:

— Син бу киребеткән Кызыңны миңа бир, мин аны терел тәм!

Патша моңа риза булган! Агай Кызны авылга алып кай тып киткән. Кайтып җитү белән, Патша кызы әй эчендә уйнаклап йөргән кәҗә бәтиләрен күреп, келтерәп көлеп җи бәргән. Палас сугып утыручы әбине күреп шаккаткан, көянтә-чиләкләр белән суга баручы авыл кызларын күреп аптыраган.

Шуннан яши башлаган бу агай өендә. Әкренләп Чурык-чурык патша кызы бәтиләр карарга, палас сугарга өйрәнә башлаган. Ерак чишмәдән көянтә-чиләкләр белән су ташыган, түтәлләргә су сипкән. Чигү чигәргә өйрәнгән, авыл кызлары белән бергә урак урган, кичке уеннарга чыга башлаган.

Берзаман, баксалар, Патша кызы танымаслык булып мату райган. Бу хәбәрне ишетеп, Кызын алырга дип, Патша килеп төшкән авылга. Ләкин Патша кызы сарайга кайтырга телә мәгән.

— Юк, Атам-патша, мин бу авылны яраттым, мин шу шында калам! — дигән Сылу кыз.

 

Ак песи

Резеда Вәлиева

Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шу шы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы, тыйнак һәм тыңлаучан икән.

Шушы ике песи баласыннан кала, бу матур йортта тагын ап-ак чәчле, йомшак сүзле, ягымлы йөзле Әби дә яшәгән. Янында бик җитез, бик шаян бер оныгы да бар икән.

Бу Кызчык үзе дә тузгып торган сап-сары чәченә күбәләк кебек итеп зәңгәр тасма тагып йөри, Ак песинең муенына да зәңгәр тасма бәйләп куя икән. Барыннан да бигрәк, Кызчык Ак песине ярата, аны кочаклап кына йоклата, үзе ашаганны гына ашата, кәгазь күбәләкләр ясап уйната икән. Аның каравы, Әби үзе Соры песине артыграк күрә, аны һаман «Акыллым»,— дип кенә йөртә икән.

Шуңа да бу ике песи икесе дә, тормышларыннан бик канә гать булып, тыныч кына, рәхәт кенә яшәп яталар, тәмле-татлы ризыклар ашыйлар, йомшак урыннарда гына йоклыйлар, матур яшел бакчада йөреп-уйнап кайталар икән.

Бервакытны бу песиләр икесе бергә зәңгәр болдырның зәңгәр баскычында зәңгәр чынаяктан сөт эчеп торганда, бас кыч төбендә кечкенә генә кап-кара бер Көчекне күреп алган нар. Бу Көчек бик тә нәүмизләнеп, боегып кына песи балала рының сөтләренә карап тора, ә үзе, сөт эчәсе килүен белгер тергә теләгәндәй, еш-еш койрыгын болгый икән.

Ак песи баласы, Көчекне күрүгә, ап-ак сыртын кабартып җибәргән, тешләрен ыржайткан да, күк күзләрендә зәңгәр очкыннар уйнатып:

— Кит моннан! — дип ысылдаган. Соры песи, аптырап, Ак песигә караган.

— Бу нишләвең, Аппагым? Күрмисеңмени, безнең кунагы бызның да сөт эчәсе килгән бит! — дигән ул, иреннәрен ялап торган Кара көчеккә күрсәтеп.

— Килсә соң! Минем анда ни эшем бар! Безнең зәңгәр баскычтан хәзер үк китсен! Югыйсә менә шушы тырнак ларым белән күзләрен тырнап бетерәм мин аның! — дигән Ак песи һәм, кечкенә генә йомшак тәпиен күтәреп, үзенең бик тә очлы, бик тә үткен тырнакларын күрсәткән.

— Алай ярамый, сеңелем! Бәлки аның сыеныр урыны юктыр, хәлен белергә, ярдәм итәргә кирәк үзенә! — дигән Соры песи.

— Сыеныр урыны, имеш! Шул гына җитмәгән иде! Сыеныр урынсыз Көчек була димени? Минем андыйларны күргәнем дә юк, күрәсем дә килми! — дигән Ак песи бик эре генә.

Соры песи туганының бү сүзләре өчен бик тә оялган һәм зәңгәр баскычтан сикереп төшкән дә Кара көчекне, әйдәп, үзе белән сөтле чынаяк янына алып килгән.

— Курыкма син аннан, курыкма, эч сөтне, эч! Үсмәгән әле ул, дуслыкның да, ачлыкның да нәрсә икәнен белми,— дигән Соры песи һәм, тынычландырырга тырышып, кара көчекнең борын очын ялап алган. Шуннан Кара көчек курка-курка гына булса да сөтне эчә башлаган.

Мактанчык алма

Сәмига Сәүбәнова

Бакчада бер алмагач үсеп утырган. Аның әле бер генә тапкыр да алма биргәне булмаган. Яз җиткәч, бер генә бөртек чәчәк аткан да алмага бөреләнгән. Олы агачлар бик сөен гәннәр, кортлар ияләшмәсен өчен көндез дә, төнлә дә аны саклаганнар.

Алма көзгә бик матур булып кызарып пешкән. Уңыш җыяр вакыт җиткәч, аны да агачыннан өзәргә булганнар. Ләкин Алма:

— Миндәй матур Алма өзеп ашар өчен түгел! — дигән дә яфраклары арасына кереп качкан.

Шулай бер заман бөтен бакчага бер Алма булып калган. Шуннан соң ул:

— Күрдегезме инде, куркаклар, мин матур гына түгел, батыр Алма да бит әле! — дигән.— Курыкмыйча шундый зур бакчада минем кебек батырлар гына кала!

Бүтәннәр аның соңгы сүзләрен ишетмәгәннәр. Аларның кышка әзерлек эшләре башланган: яфракларын коясы, ботак ларын корткыч бөҗәкләрдән чистартасы булган.

Шул арада, күптән инде җай гына чыкканын көтеп торган Алма корты, сиздермичә генә менгән дә, Алманы тешләп алган. Алма, авыртуына чыдый алмыйча, үрле-кырлы си кергән дә, агачыннан өзелеп, җиргә төшкән. Ә анда бер генә түгел, әллә нихәтле корт кимереп бетергән үзен.

 

Керпе

Сәмига Сәүбәнова

Элек Керпе хәзерге кебек чәнечкеле түгел, ә шәп-шәрә, бәләкәй генә бер бөҗәк булган. Урманда үләннәр белән тук ланган, иртәләрен чык тамчысында коенырга яраткан. Тамчы аңа зур, тирән күл булып тоелган.

Шулай беркөнне, чыкта коенып ятканда, аның янына бер Сыерчык килгән. Бөҗәкне йотмакчы булып авызын ачкан икән, теге аның телен тешләгән. Сыерчык бик гаҗәпләнгән, чөнки моңарчы аны тешләгәннәре булмаган. Бөҗәкне капкан да биек агач башына менеп утырган. Шулчак көчле җил искән дә бөҗәкне әллә кая очыртып алып киткән. Очырта торгач, гөлҗимеш куагының чәнечкеләре арасына элеп кал дырган. Бөҗәк, чәнечкеләрдән ычкыныр өчен, чәбәләнә икән. Чәбәләнгән саен гөлҗимеш энәләре аның тәненә кадала, бөҗәкне кабарта икән. Бер заман бөҗәк гел энә белән кап ланган һәм Керпегә әйләнгән. Бөҗәк, үзенең энәдән генә торганын белеп, тагын да ныграк кабарынган, кабарына тор гач, энәләре үзенә дә ошап киткән.

Гөлҗимешнең чәнечкеләрен үзенә кире аласы бик килгән, Керпе аңа бирмәгән. Нишләп бирсен, хәзер аны бәләкәй генә кош түгел, Арыслан да күтәреп китә алмаган. Чәнечкеле йомгак шул ул хәзер.

Ә гөлҗимешнең үзенә калган энәләре дә бик җиткән.

 

Суалчан кунакка бара

Әхәт Гаффар

Булган, ди, бер Суалчан. Яңгыр аны кунакка дәшкән. Бик озаклап җыенгач, киткән бу Яңгыр янына кунакка. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган, ди. Барган да барган икән. Бер дә ашыкмаган. Бер тамчы да ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр моны көтә-көтә Карга әйләнгән.

— Кунакка кем янына барсаң да ярый. Кар, син мине кунак ит,— дигән Суалчан.

Ләкин Кар аңа ишеген ачмаган. Суалчан ач килеш үз өенә кайтып киткән.

Кунакка вакытында барырга кирәк. Югыйсә көтә-көтә хуҗаның ашы суынып бетә.

 

Утлы йомырка

Абдулла Алиш

Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп:

— Бер, ике, өч, дүрт... сигез, тугыз, ун...

Бер дә санап бетерерлек түгел... Ул йомыркаларның ничә икәнен әби үзе дә белми торгандыр әле...

Беркөнне әби, ах-вах итеп, ишектән килеп керде.

— Иләктә унбиш йомырка бар иде. Ундүрткә калган. Унбишенчесе утлы йомырка иде. Мин аны вакытлыча гына иләккә куеп торган идем. Эх, харап булдык,— ди әби.

Мин әйтәм: «Әллә ул янган?» — дим. Әби үзенекен сөйли:

— Күрше карчык биргән иде, берүк сакла, дигән иде. Менә хәзер югалган, ахрысы, кем дә булса берәү алган,— ди.

Мин бер сүз дә эндәшми торам. Ә әби минем күзләремә туп-туры карый. Алай текәлеп карагач, минем күзләрем оялалар.

Әби һаман-һаман сөйләнә:

— Башкасы булса бер хәл иде, утлы йомырка бит, утлы йомырка. Ә менә бит пожар чыгачак. Ул авылыбыздагы бөтен өйләрне яндырып бетерәчәк. Йомыркасы аның миңа берни түгел...

Минем колакларым ут кебек яна башладылар. Үземә дә әллә ничек эссе булып китте. Ахры, күргәндер.

— Әйтергәме, әйтмәскәме?

Әйтер идем — ул йомырканы мин сорамыйча алдым, әби орышыр. Әйтмәс идем — ул утлы йомырка белән кибет яна чак. Бөтен авыл, безнең өй дә, Җәмилләр өе дә яначак.

Мин йодрыгым белән күзләремне уа башладым һәм:

— Әби, утлы йомырканы мин алган идем! — дип елап җи бәрдем.

Әби әйтә:

— Харап булганбыз, әйт, кая куйдың? — ди. Мин әйтәм:

— Җәмил белән кибеттән конфет алып ашадык. Шунда ук әби каядыр чыгып йөгерде. Ахрысы, кибеткә

киткәндер. Ә мин оялуымнан көн буе өйгә кайтмыйча йөрдем. Авыл өстендә бер нәни генә төтен күрсәм дә, куркып китәм. Ярый әле, морҗадан чыккан төтен була.

Пожар чыкмады. Кич белән генә өйгә кайтсам, әле һаман йокламаганнар. Барысы да өстәл тирәли тезелешеп чәй эчеп утыралар.

Сеңелем Гөлчирә:

— Әнә утлы йомырка кайтты! — дип көлә.

Ә башкалар көлмиләр. Мине чәй эчәргә чакыралар. Мин, песи кебек булып, бер кырыйга барып утырам. Әби көлә-көлә чәй ясый:

— Әй юләр, юләр, йомырканың утлы булганын кайчан күргәнең бар? Утлы булгач, аннан чебеш ничек чыксын? Тик зурлардан сорамыйча әйбергә тияргә генә ярамый,— ди.

Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сөйли торгандыр бу әби. Әйтерсең инде аны хәзер мин белмим.

 

Ялкау өчен ботка суынган

Идрис Туктар

Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек.

Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады.

— Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән.

— Эшкә барабыз,— дидек.

— Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? — диде Ялкау.

— Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә бездән калышма,— дидек Ялкауга.

— Сез эшкә барып җитеп, әйләнеп кайтып та өлгермәссез, мин дә сезнең артыгыздан куып җитәрмен,—дип, Ялкау баскан урынында йокымсырап калды.

Эшләдек. Арыдык. Ботка ашарга дип кайттык. Көрәк кадәр зур кашыгын күтәреп, Ялкау тагын очрады.

— Ботка суынмас борын мин дә ашыктым,— диде Ялкау.

— Ялкау өчен ботка күптән суынган,— дип, без ботканы үзебез генә ашап бетердек.

 

Әбиләрдә кунакта

Абдулла Алиш

Беркөнне әни миңа:

— Кызым, Гөлгенә, яратканым син генә, кил әйдә, киен әйдә, әбиләреңә барабыз, бүләк илтеп кайтабыз,— диде.

Мин бик шатландым. Шатлыгымнан җырлый да баш ладым.

— Барабыз, барабыз, әбиләргә кунакка!

Әни дә мин, без икәү, киттек әбиләргә, әбиләр бездән еракта торалар.

Безнең капканы чыгасың — бер, Маратлар капкасы — ике, Хәлимнәрнеке — өч, Гарифларныкы — дүрт, Асияләрнеке — биш. Ә аннан соң бик күп, бик күп капкалар бар.

Безнең урам белән туп-туры барасың, барасың да сулга борыласың. Аннары тагын барасың-барасың да уңга боры ласың. Аннары бер урамга борылып керәсең дә, кырыйдан бер йорт кала, икенчесен дә үтәсең, өченчесенә дә кермисең, дүр тенчесен дә узып китәсең, ә бишенче йорт — әбиләрнеке.

Беркөнне мин бик яхшы билгеләп кайттым. Аларның йорты каршында гына трамвай туктый. Бик билгеле урында безнең әбиләр йорты!

Әбиләр тора торган йорт бик зур. Түбәндә бер тәрәзә бар, аның өстендә тагын бер, аның өстендә тагын. Кул бармак ларының барысын да берәм-берәм бөгеп бетерәсең: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тәрәзәләренең очына чыга ал массың.

Әни әйтә:

— Әбиләрең бишенче катта торалар,— ди.

Без баскычлар буйлап шул бишенче катка атлыйбыз.

Берне менәбез, икене, өчне менәбез, дүртне, бишне. Бик күп баскычлар менсәк тә, әле без бары беренче катта гына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар.

Ял итәбез дә тагын менәбез: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тагын бик күп баскычлар менәбез. Бу әле бары тик икенче кат кына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар.

Тагын баскычның бер басмасы артта кала, ике басмасы, өч, дүрт, биш басмасы. Без әле бары өченче катта гына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар.

Без тагын менәбез, тагын менәбез. Беренче катны менгәч ял итәбез, икенчене, өченчене, дүртенчене менгәч ял итәбез дә бишенче катка менеп җитәбез. Безнең әбиләр менә шушы бишенче катта торалар.

Анда ишекләр бик күп: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү...

Ә ишек яңагында бер түм-түгәрәк әйбер бар, аның урта сында бер төймә дә бар, әни шул төймәне бармагы белән басарга тотынды. Бер мәртәбә басты, эчтә «чылтыр!» итте. Икенче мәртәбә басты — тагын «чылтыр!» итте, өченче мәр тәбә баскан иде, берәү:

— Кем бар? — дип сорады. Әни әйтте:

— Кызым Гөлгенә дә мин генә.

Ишек ачылды. Аннан әби килеп чыкты, ул көлә иде. Ул мине күтәреп алды.

— Ай, кызым Гөлгенәм килгән икән, бик сагындырдың, бер атНа бит инде сине күргәнем юк,— диде.

Без өйгә кердек.

Мин әнидән әкрен генә сорадым:

— Әни, атна нәрсә соң ул? — дидем мин. Әни әйтте:

— Җиде көн,— диде.— Дүрткә берне кушсаң — биш була бит. Бишкә берне кушкач, алты көн була, алты көнгә тагын берне кушсаң, җиде көн була. Менә шул бер атна инде.

Әби безгә чәй эчертте. Безне коймак белән сыйлады. Мин биш коймак ашадым. Әни биштән дә күбрәкне ашады.

Мин бер чынаяк чәй эчтем, әни өчне эчте, ә әби биштән дә күбрәк, җидедән дә күбрәкне эчте.

Без әбигә бүләгебезне бирдек. Алар кып-кызыл алмалар иде. Әби ике кулына икешәр алма тоткач та, өстәлдә әле та гын да биш алма калды. Барысы күпме булгандыр, мин бел мәдем. Биштән дә күп, җидедән дә күбрәк.

Аннары без өебезгә кайтып киттек, әби безне озатып калды.

 

Дүрт теләк

Константин Ушинский

Кыш җитте. Митя боз тавында чана шуды. Аннан соң өсте боз белән капланган елгада тимераякта шуды һәм, алсуланып, шат йөз белән өенә кайтып керде.

— Кыш көне нинди күңелле! Мин һәрвакыт кыш кына булып торуын теләр идем! — диде ул әтисенә.

— Үзеңнең бу теләгеңне минем куен дәфтәренә язып куй,— диде аңа әтисе. Митя язды.

Менә яз җитте. Митя, чуар күбәләкләр артыннан куа-куа, болын буйлап туйганчы йөгерде, чәчәкләр җыйды да әтисе янына йөгереп килеп:

— Нинди ямьле бу яз! Мин һәрвакыт яз гына булып то руын теләр идем,— диде.

Әтисе тагын куен дәфтәрен чыгарды һәм Митяга үзенең теләген язарга кушты.

Җәй җитте. Митя әтисе белән печән чабарга китте. Ул көн буе күңел ачты: балык тотты, җиләк җыйды, хуш исле печән өстендә аунады, ә кич белән әтисенә:

— Менә ичмасам, бүген туйганчы күңел ачтым! Мин җәй нең бер дә бетмәвен теләр идем,— диде.

Митяның бу теләге дә әлеге куен дәфтәренә язып куелды. Көз җитте. Бакчада җимешләр — кып-кызыл алмалар, сары грушалар пешеп җитте.

Митя, бик нык шатланып, әтисенә болай диде:

— Көз елның бөтен вакытларыннан да матуррак!

Шулчакны әтисе кесәсеннән үзенең куен дәфтәрен чы гарды да аны малаена күрсәтте. Малаеның яз турында да, кыш турында да, җәй турында да шул ук сүзләрне әйткәнен белдерде.

 

Ирек, Алмас һәм Җәлил

Нурихан Фәттах

Ирек комлыкта уйнап ята. Үзе генә уйный. Аның кечкенә автомашинасы бар. Автомашинага ком тутыра да бер җирдән икенче җиргә илтеп аудара. Комны бушаткач кире килә, тагын ком тутыра, тагын илтеп аудара. Ул үзенчә чокырлар казый, юллар сала, буалар буа. Ул шулай уйнап ятканда, аның янына Алмас белән Җәлил килде. Ирекнең күңелле итеп уйнавын күрделәр дә кызыктылар болар. Аларның да юллар салып, чокырлар казып уйныйсылары килде.

— Ирек, әйдә бергә уйныйбыз,— диде Алмас.

— Мин синең машинаңа ком төярмен, син шофер бу лырсың,— диде Җәлил.

Ләкин Ирекнең аларны уенга катыштырасы килмәде.

— Кирәкми, мин үзем генә уйныйм,— диде ул. Малайлар аның сүзенә карамадылар, шунда комлыкта

уйнарга да керештеләр. Комнан юллар салдылар, буалар будылар, таулар өйделәр. Ләкин алар комны куллары белән ташыдылар, чөнки аларның машиналары юк иде.

Ирек машинасын ал арга бирмәде. Һаман үзе генә уйнады. Алай гына да түгел, Алмас белән Җәлил килгәч, аңа ком лыкта урын тар булып күренә башлады.

— Минем комны алмагыз! — диде ул, шыңшып.

— Синекен алмыйбыз бит! — диде Алмас. Ирек барыбер тынычланмады.

— Минем юлны таптамагыз! Минем чокырны бозма гыз! — диде ул бәйләнчекләнеп.

— Синеке түгел, үзебезнеке! — диде Җәлил.

— Юк, минеке! Бу минем юл! Бу минем буа! — диде Ирек.

Шулай диде дә иптәшләре ясаган юлны аягы белән бозып та ташлады. Алмас белән Җәлилнең моңа ачулары килде. Шулай итеп, малайлар ачуланыштылар да киттеләр.

Ирек еларга тотынды. Автомашинасын күтәрде дә, «әни!» дип кычкыра-кычкыра, үзләренә йөгерде.

Ләкин Ирек өйләренә кайтып җитә алмады. Тыкрыкта аңа кара эт очрады.

Чыннан да, Ирекнең коты алынды. Ул шундый курыкты, куркуыннан хәтта елавыннан да туктады.

Нишләргә хәзер? Эт янына барып булмый. Барсаң, кабар да йотар! Шулай ук аны читләтеп үтәргә дә мөмкин түгел — ике якта биек коймалар.

Малай нишләргә белми карап торды-торды да кире йөге рергә тотынды. Ул, тыны бетеп, Алмас белән Җәлил янына килде.

— Ник килдең, елак? — диде Алмас. Ирек рәтләп сүзен дә сөйли алмады.

— Э-эт...э-эт бар! — диде ул, тотлыгып.

Җәлил белән Алмас уйнауларыннан туктап калдылар. Ирек янынарак килделәр.

— Кайда ул? Кайда? — диделәр алар.

— Те...те...тегендә... тыкрыкта,— диде Ирек.

— Әйдәле! — диде Алмас, Ирекне үз артыннан ияртеп. Малайлар тыкрыкка таба китеп бардылар. Карасалар, кара

эт һаман шунда басып тора. Юл уртасында, эттән читтәрәк, Ирекнең автомашинасы аунап ята.

Батыр Алмас кулына таяк алды, кыюланып, эткә таба атлады. Хәзер инде Ирек курыкмады. Өчәү булгач, нишләп куркып торырга!

Эткә якынлашкач, Алмас таягын ыргытты. Ирек белән Җәлил этне куркытып кычкырырга тотындылар.

Кара эт малайларга гаҗәпләнеп бер карады да койрыгын болгап алды, башын иде һәм иренеп кенә китеп барды. Тык рык бушап калды.

— Кайтасыңмыни? Бар инде,— диде Алмас Иреккә.

— Юк, мин сезнең белән уйныйм,— диде Ирек.

 

Велосипедлы Мөнир

Нурихан Фәттах

Мөниргә әтисе магазиннан өр-яңа велосипед сатып алды. Мөнир велосипедын җитәкләде дә урамга чыкты. Аның тирә сенә шундук иптәш малайлары җыелды.

— Мөнир, йөреп торырга миңа да бирерсең әле велоси педыңны? — диде Илдус.

Бүтән малайлар да:

— Эх, нинди ялтырап тора!

— Бер генә тотып карыйм әле? — диештеләр.

Мөнир велосипедын бик кызганды. Аның үз әйберсенә беркемне дә кагылдырасы килмәде.

— Теләнмәгез дә, берегезгә дә бирмим,— диде ул, кырт кисеп.

Ләкин Мөнир велосипедта йөри белми иде. Шуңа күрә аны, велосипедка утыргач аумас өчен, арттан кем дә булса тотып барырга тиеш иде.

— Ярар инде алайса, син генә йөреп карарсың,— диде ул Илдуска.— Тик мин утыргач, син велосипедны тотарсың... ычкындыра күрмә... Басуга чыгып, әнә теге чыршы турысына җиткәч, мин төшәрмен дә син китәрсең.

Илдус бик шатланып риза булды. Мөнир киртә янына килде дә велосипедның ияренә атланып утырды. Илдус вело сипедны тотып торды.

Менә алар әкрен генә кузгалып киттеләр. Велосипед баш тарак әле бер якка, әле икенче якка кыйшайды. Әгәр Илдус ныгытып тотмаган булса, Мөнир шундук егылып төшкән булыр иде. Шулай да ул бераздан тигезлеген саклый ала башлады, һәм велосипед такыр юлдан җиңел генә тәгәрәп китте.

Тиздән иптәшләре дә, авыл да артта калды. Алар юл буен дагы чыршы турысына да якынлаштылар. Илдус бик кызу йөгерүдән тирләп чыкты, кызарды.

— Тукта инде, Мөнир...— диде Илдус, ялгыз чыршыны узып киткәч.

Мөнир туктамады, киресенчә, тагын да кызурак бара баш лады.

— Мөнир, йөрерсең дип үзең әйттең ич... тукта инде,— диде Илдус кызганыч тавыш белән.— Туктамасаң ычкын дырам. Кит үзең генә.

— Ычкындырсаң әллә! Бар, китә бир,— диде Мөнир, бер дә исе китмичә.— Мин инде синнән башка да йөри алам.

Илдус бик хурланды. Мөнирнең велосипедын ычкындыр ды да, кире борылып, авылга таба йөгерде. Мөнир, иптәшен нән котылуына сөенеп, тагын да кызурак китте.

Бара торгач, юл кисәк кенә түбәнәя башлады. Велосипед, тигезсез юлда дыңгырдап, һаман шәбрәк тәгәрәде. Хәзер инде педальгә басарга да кирәкмәде. Мөнирнең колак төбендә җил сызгырды, йөрәге куркудан «жу» итеп китте: велосипедның йөрешен әкренәйтү өчен тормозга басарга кирәклеген ул белми иде.

Велосипед очты гына. Мөнир үз алдында берни дә күрмәде, куллары, аяклары тыңламас булды. Нәм коты алынган малай, үзе дә сизмәстән:

— Илдус! Тот, ычкындырма! — дип кычкырып җибәрде.

Зырылдап әйләнеп барган алгы тәгәрмәч кинәт читкә ке реп китте, һәм Мөнир велосипеды-ние белән юл читендәге чокырга мәтәлеп төште.

Аның янында беркем дә юк иде.

 

Тургай

(Нәни хикәят)

Әхсән Баян

Малай еш кына әнисенә бәрәңге әрчешә иде. Шулай бер көнне аның кулыннан бәрәңгесе төшеп китте. Бәрәңге тере кебек иде. Ә бәлки, тередер дә әле ул...

Малай бәрәңгене яңадан кулына алды.

— Әни, әни, кара әле, тургай! — дип, залга йөгереп чыкты ул.

Бәрәңге, чынлап та, тургайны хәтерләтә иде. Охшаса да охшар икән! Әнисе, малаен аңлап, аның күңелен төшермәс өчен:

— Әйе шул, тургай икән! — дип көлде.— Син аны үз өстә леңә куеп тор да, яз җиткәч, очырып җибәрерсең.

— Яз җиткәч, терелер бит ул, әни, ә?

— Терелер, терелер, яз бит шундый могҗизалы чак ул. Тургай үзе дә — табигать могҗизасы.

Малай, «тургай»га аяклар ясап, аны үз бүлмәсенә алып чыкты һәм өстәлгә бастырып куйды, аннары тәрәзә төбенә үк күчерде. Ул аның яз көне, терелеп, чиксез-кырыйсыз зәңгәр дөньяга томырылачагына ышана иде.

Малай язны көтә.

 

Кошлар рәхмәте

Әхсән Баян

Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулчак каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса — ояда ун йомырка.

Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.

Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыраклый, яңгыр яуса, суытса, аларны канаты астына җыя.

Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй җитә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Канатлары белән җилпенепме-җилпенәләр. Тавык мескен кычкыра, кыраклый, әмма файда юк. Аның: «Карагыз, ярдәм итегез, харап була чебиләрем!» —дип әй тергә теләве иде.

Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебешләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.

Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның, әлбәттә, күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр.

 

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

Идрис Туктар

Мин кибеттән икмәк алып кайтып биргәч, Хафиз бабай миңа рәхмәт диде. Мин дә аңа рәхмәт әйттем.

— Икмәк алып кайтучы син үзең ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең? — диде Хафиз бабай.

— Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт,— дип җавап бирдем мин.

— Хак сөйлисең: рәхмәт һәркем өчен рәхәт,— диде Хафиз бабай куанып һәм аркамнан сөеп куйды.

 

Актырнак белән Назбикә

Җәүдәт Дәрзаман

Минем Актырнак исемле көчегем белән Назбикә исемле песи балам бар. Икесе дә шундый матур! Икесе дә йомгак шикелле инде менә. Бергәләшеп уйный башласак, чыдап кына тор! Өйнең асты өскә килми торып, туктау юк. Мин кайчакларда бик тиз арыйм. Актырнак белән Назбикә уйный бирә. Ничек армый торганнардыр инде. Алар өйне туздыра, мин җыештырам... Назбикә түгәрәк әйберләр белән уйнарга ярата. Уйнап хикмәтләр күрсәтә инде! Сыртын кабарта, усал итеп мырылдый ук башлый. Актырнакка да кызык бит, аның уенчыгын иснәп карыйсы килә. Тик кая ул иснәү, якын да җибәрми Назбикә. Тырнакларын батырырга гына тора. Нәкъ күрше Гөлгенә төсле инде менә. Ул да шул кеше кур чаклары белән уйнагрга ярата. Ә үзенең курчагын тотып карарга да ярамый. Иә тырный, йә тешли, йә елый ук баш лый...

Тиз дә үсә Актырнак белән Назбикә! Үсүен үсәләр дә... Үскән саен әллә нишлиләр шунда. Белмим инде, ни җит мидер. Көненә ике-өч тапкыр ызгышалар. Назбикә бигрәк тә усалланды. Әле беркөн генә Актырнакның борынын тырнап канаткан. Жәлләп куйдым мескен маэмаемны. Әти дә: «Ак тырнак инде үсте, оясында торсын»,— ди.

Хәзер Актырнак тышта, Назбикә өйдә яши. Назбикә ма мык түшәктә йоклый, Актырнак — салам өстендә. Без йок ларга ятуга, Назбикә, мыр-мыр итеп, карават янына килеп җитә. Юрган асты — Актырнак оясы түгел. Монда җылы... Назбикә төне буе мырлавын гына белә. Актырнак исә ләң-ләң итеп өргәләп алырга да онытмый. Шук малайлар кереп, бак чадагы чәчәкләрне өзмәсен, диптер инде...

Хәзер мин Актырнакны ныграк яратам. Нигә икәнен үзем дә белмим...

 

Көн җылынды

Рөстәм Мингалим

Әтисе белән әнисе, әйбәтләп киендереп, Хәйдәрне дә үзләре белән ишегалдына алып чыктылар. Тышта салкын. Кар ява.

Әтисе белән әнисе утын кисәргә кереште. Ә Хәйдәр бер читтә басып карап торды. Бераздан аның бүрек түбәсен, җил кәләрен кар каплап китте.

Әтисе Хәйдәргә таба борылды да, елмаеп:

— Улым, кар күмеп китә күрмәсен үзеңне,— диде. Ә бераздан әнисе:

— Улым, туңмыйсыңмы? — дип сорап куйды.

Хәйдәр ни дияргә дә белмәде. «Туңам» дисә, өйгә кертеп җибәрүләре бар, ә аның өйдә утырасы килми. «Туңмыйм» дияр иде, суык. Әнә бит суык, шаярган кебек кенә итеп, борынны, бит очларын чеметеп алды. Аннары бияләй эчен дәге бармакларга, итекләр эчендәге тәпиләргә үк барып җитте...

Әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр. Кая ул туңу! Тир ләп чыкканнар. Бераздан әтисе Хәйдәр янына килде.

— Улым, туңасың ич,—диде ул.— Йәле, шушыларны утынлыкка илтеп куй, суык синең янда тора алмасын.

Хәйдәр ярып ташлаган утын агачларын берәм-берәм утын лыкка ташлый башлады.

— Менә улыбыз да эшкә ярый хәзер,— дип куаныштылар әтисе белән әнисе.

. Бераздан Хәйдәр, әнисе янына килеп, бүрек колакчын нарын чишәргә кушты.

— Әни, көн җылынды! — диде ул.

Әтисе белән әнисе рәхәтләнеп көлештеләр. Аннары әтисе, Хәйдәрнең аркасыннан сөеп:

— Көн җылынмады, улым, эш җылытты сине,— диде.

Мәхмүт Хәсәнов

Канатларың булса..

Бер кыз кошларның канатлы булуларына кызыгып яшә гән.

— Ник минем канатларым юк икән? — дигән бу кыз әнисенә.

— Кошларның канатына кызыгасыңмы? — дигән әнисе.

— Әйе, бик кызыгам,— дигән кыз.

— Канатың булса нишләр идең, балам? — дигән әнисе.— Әллә очып китәр идеңме? Мине калдырып?

— Очып китәр идем дә... Очып кайтып та җитәр идем, сине сагынып,— дигән бу кыз.

Әнисе кызын кочагына алган. Кыз да әнисен кочаклаган.

— Канатларың булса, кулларың булмас иде. Син мине болай кочаклый алмас идең, кызым,— дигән әнисе.

Кыз шунда әнисен тагын да кысыбрак кочаклаган.

Моннан соң ул кошларның канатлы булуына да кызык маган. Аларга ул бик яратып карый, кызганып та куя... Үзенең бердәнбер әнисе, әнисен кочакларга ике кулы булганы өчен шатланып яши икән.

 

 

Агачлар да авырый

Зәкәрия Әхмәров

Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата.

— Әти, агач төбен нигә казыйсың?

— Агач төбен йомшартам, кызым,— ди әтисе.

— Нигә йомшартасың аны? — дип сорый Рәмилә.

— Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала. Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава да сулый алмыйлар.

— Агачлар да сулыймы?

— Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк.

Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә китә. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгара.

Рәмилә:

— Әти, нигә кәҗәне куасың? — дип сорый.

Әтисе Рәмиләне бакчага алып керә, кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтә.

— Кимерсә ни була?

— Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. Аннан соң ул алма бирми башлый.

— Агач та авырыймы?

— Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә.

— Бу алмагач та корыймы инде, әти? — дип сорый ул, еламсырап.

— Бәлки, корымас,— ди әтисе.— Без хәзер бу агачны дару лап, бәйләп куярбыз.

Шуннан соң Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлый. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта баш лаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куана. Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә-сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керә.

— Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора,— ди ул.

 

Кое чыпчыгы

Назифә Кәримова

Минем апам зур шәһәрдә яши. Әни әйтә, анда өйләр шун дый зур, кемнәр яшәгәнен дә белеп бетереп булмый, ди. Ничек инде ул үзең яшәгән өйдә кем торганын белмисең, ди? Әгәр моны Диләрәгә сөйләсәң ышанмый да. Аннары тагын ялганчы булып калам. Каян белсен инде Диләрә, аның апасы да бик бәләкәй бит әле, читкә китәрлек түгел. Югыйсә ул сөйләр иде Диләрәгә зур өйләр турында.

Чынлап та, менә безнең өйдә, кыр куянын, песине чутла маганда, әти, әни, абый, мин, сеңлем Әлфия. Әле мин безнең өйдәге кешеләрне генә түгел, авылдагы барлык кешеләрне беләм. Кушаматларын да. Безнең авылда Наилләр генә җи дәү. Каян белеп бетерәсең аларны кушаматларын белмәсәң!

Кемдер кереп килә, ахрысы, капка тавышы ишетелүгә, тәрәзәгә карасам... урам кар белән тулган.

— Әни, әни, кар ява икән бит, нишләп әйтмичә торасың? — дип, чөйдә эленеп торган бишмәтем янына атылдым.

Беренче кар! Ур-ра! Әллә кайчаннан мине көтеп яткан чанамны эләктердем дә Диләрәгә йөгердем.

— Диләрә, чык, кар ява! Диләрә, дим, чык инде, кар ява бит.

Диләрә чыкты.

— Нигә шулхәтле кычкырасың?

— Кар яуганын күрми каласың бит.

— Нәрсә дисең?

— Һи, шушының бер! Мактанчык! — дидем мин, аның янына ук килеп.— Харап икән, яңа чаналы булган икән. Ишетмәгән булып кылана! Бик беләсең килсә, былтыр минем чанам да өр-яңа иде, шуа-шуа искерде.

— Ә минем өр-яңа!

— Булса ни!

— Ә минем буявы да уңмаган! — диде Диләрә, чанасын бавыннан күтәреп.

— Ярар, алайса, карап тор шул яңа чанаңа! — дидем дә иске чанамны тартып тауга йөгердем.

— Тукта инде, мин дә барам бит,— дип, мышный-мыш-ный, Диләрә дә минем арттан йөгерде.

Без килүгә абыйлар зур итеп кар бабай ясаганнар, боры нына кызыл кишер, күзләренә кара күмер куйганнар иде.

— Әйдә, без дә үзебезнең кар бабайны ясыйбыз! Кулларыбызның туңуларын да онытып, зур кар бабай

янына кечкенә кар бабайлар ясап куйдык. Алар шулхәтле кечкенә булып чыктылар, без ал арга кар малайлары дип исем куштык.

— Ә абыйлар һаман тәгәрәтәләр дә тәгәрәтәләр карны. Күп яуса да беренче кар бит әле ул.

— Малайлар! Әйдәгез, безнең коега кар тутырабыз. Ну, шапылдап төшә дә ул кое төбенә,— диде Мансур.

Безгә кызык. Карның кое төбенә төшкәнен карыйсы килә. Алар безне коега якын да җибәрмиләр. Аларның коелары тирән, ләкин анда бер тамчы да су юк. Җәй көне олы кеше ләр, күмәргә кирәк дип йөрсәләр дә, тагы калды шул көе. Өч малай, карны зур итеп тәгәрәтеп, коега капладылар. Кар кы сылды да калды.

— Менә шапылдады сиңа,— диде Рифат,— әйттем мин сезгә зур итмәгез дип.

— Һәй, куркаклар,— диде дә Мансур кое авызындагы кар өстенә менеп тә басты. Менеп басты да: «Күрдегезме абза-гызны?!» — дип, кое кырыендагы баганага тотынып, тыпыр датып та алды.

— Баганага тотынма син, тотынгач кем дә сикерә аны,— диде Илнур.

— Әйе, әйе, тотынмыйча сикер бик батыр булсаң,— диеш теләр малайлар.

— Тотынмыйчамы? Һи! Әллә сикермәс дип беләсезме? Бер, ике, өч...

Өч дигән тавыш инде кое астыннан килде. Кары-ние белән Мансур кое төбенә очты.

Безнең тавышка чыккан олылар да, без дә яңадан кое янына җыелдык.

— Кар коймагыз,— диде Мансур кое эченнән тонык кына тавыш белән.

— Әй, яшьти,— диде Рифат,— нәрсәләр бар анда кое тө бендә?

— Монда әйбер күп. Нурсамат абыйның югалган мото циклы да монда икән, малайлар!

Мансурның коега төшү хәбәре бик тиз таралып өлгерде, кое янына халык җыелды. Озын бау тоткан Мансурның әтисе, кое баганасына тотынып басып торган Мансурның әнисенә, инде ничәнче мәртәбә:

— Нигә безнең балалар гына коега төшә? — дип сорый.

Ә әнисе кулын гына болгый, тизрәк чыгарыгыз, янәсе.

Ул арада Мансурны тартып чыгаралар. Менә, бәхете бул гач, бер җире дә сыдырылмаган. Шул көннән башлап Ман сурга «Кое чыпчыгы» дигән кушамат тагылды да калды. Үзе гаепле. Мактанмасын иде.

 

 

 

Сөйкемсез песи

Әминә Бикчәнтәева

Безгә аклы-каралы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр.

Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә. Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә.

Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:

— Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи,— ди.

— Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм,— дидем.

Абыем Шамил дә:

— Сынап карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр,— диде.

Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә баш ладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.

Хәзер Мәйсәрә безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.

— Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле? — дип сорый ул миннән. Шамил дә , мин дә көләбез.

— Син аны куалап чыгарган идең бит, хәзер без аны берәүгә дә бирмибез, дибез.

Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый.

 

 

 

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Әкиятләр 5-6 яшьлек балалар өчен әкиятләр