3-4 яшьлек балалар өчен әкиятләр

Принтерга
(23 тавыш, уртача 3.26 )

Аю белән Бабай, Камыр малай, Өч аю, Теремкәй, Төлке, Куян һәм Әтәч, Куян кызы, Кем нәрсә ярата? Елак әтәч, Җиләккә барганда, Кыз һәм икмәк, Сания инде зур үсте... Бәби әйтә, Карлар ява, Зилә бакчага бара, Яңа чана, Рөстәм әкиятләре.

 

Аю белән Бабай

(Татар халык әкияте)

Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:

—        Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.

Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.

—        Мин шалканның яфрагын алам! — дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.

—        Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.

Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.

 

Камыр малай

(Рус халык әкияте)

Борын-борын заманда бер Карт белән Карчык торган. Аларның балалары булмаган.

Беркөнне Карт келәттән он себереп алып керә. Карчыгы, онны иләп, каймакка гына камыр баса. Камыр әзер булгач, аңардан бала башы, аннан аякларын, кулларын ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.

Камыр-курчак кипкәч тәрәзәдән сикереп төшә дә бала булып йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә, урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.

Куян әйтә:

—        Мин сине ашыйм,— ди.

—        Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын,— ди Камыр малай.

—        Җырла! — ди Куян.

—  Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Синнән китәм дә китәм, —

ди. Куяннан качып китә.

Бара-бара Аюга очрый. Аю әйтә:

—        Мин сине ашыйм,— ди.

—        Син мине ашама,— ди Камыр малай,— мин сиңа җы җырлармын,— ди.

—        Җырла! — ди Аю.

— Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Синнән китәм дә китәм, —

дип, качып китә.

Бара-бара Төлкегә очрый.

—        Мин сине ашыйм,— ди Төлке.

—        Син мине.ашама, мин сиңа җыр җырлармын,—ди Камыр малай.

—        Җырла! — ди Төлке.

—  Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Мин аюдан киттем,

Синнәм китәм дә китәм, —

дигән икән.

Төлке әйткән:

—        Һай, матур да җырлыйсың икән. Йәле, якынрак килеп, минем борын очыма утырып бер җырлап бир әле,— дигән.

Камыр малай, якынрак килеп, тагын бер җырлаган икән, Төлке аны капкан да йоткан.

 

Өч аю

(Рус халык әкияте )

Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.

Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.

Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берселәре, аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе - кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.

Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе — ашханә, икенчесе  йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе — бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе — кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе — зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. Һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.

Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң, уртача кашыкны алып, уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.

Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе— кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган. Һәм монда утыру шундый җайлы икән — Кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бетергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.

Урындык ватылып киткән, һәм Кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм Кыз шунда ук йокыга китә.

Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар һәм ашарга утырганнар.

Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп җибәргән:

—        Минем савытымнан кем ашаган?

Настасия Петровна, үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:

—        Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.

Ә Мишутка, үзенең буш савытын күргәч, нечкә тавыш белән:

—        Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.

Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаю тавыш белән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.

Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:

—        Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? - дип чинаган.

Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.

Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:

—        Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?

Йомшаграк тавыш белән:

—        Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка, аяк астына кечкена эскәмия куеп, караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:

—        Минем урында кем ята?

Ул кинәт анда яткан Кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:

—        Менә ул! Тот, тот!

—        Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!

Ул Кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган: Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.

 

Теремкәй

(Рус халык әкияте )

Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

—        Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бака-Бакылдык булам.

—        Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар төремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

—        Терем-теремкәй! Төремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

—        Мин куян-Куркаккай булам.

—        Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин төлке-Хәйләбай булам.

—        Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Сорыколак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

—        Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бүре-Сорыколак булам.

—        Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына, лап-лоп атлап, аю-Камытаяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Мин, бүре-Соры колак.

—        Ә син үзең кем буласың? Мин аю-Камытаяк булам. Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

—        Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди Камытаяк.

—        Син безне сытарсың бит!

—        Юк, сытмыйм,— ди.

—        Мен, алайса! — диләр.

Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт!

Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.

Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Сорыколак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.

 

Төлке, Куян һәм Әтәч

Абдулла Алиш

Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.

Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:

—        Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың? — дигән аңа Эт.

—        Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:

—        Ьау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.

Эт курыккан да чыгып качкан.

Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:

—        Нигә елыйсың, Куян?

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.

—        Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Аю.

Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.

—        Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю.

Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган.

Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.

—        Нигә елыйсың, Куян? — дигән Үгез.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.

—        Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Үгез.

Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:

—        Бар, Төлке, чыгып кит! — дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.

Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.

—        Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян? — дигән Әтәч.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.

—        Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, Аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Әтәч.

Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

lигән Әтәч.

Төлке, моны ишеткәч, бик курыккан һәм:

—        Хәзер, аягыма гына киям...— дигән.

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

дип, тагын да ныграк кычкырган Әтәч.

—        Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.

 

 

 

 

Куян кызы

Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

—        Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,— дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр

укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, ал арны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган.

Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

—        Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

—        Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән.

—        Инде ни эшләргә? — дип уйга баткан Куян.— Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? — дип кайгырган.

Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:

—        Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,— дигән.

Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айбо-литның өенә үзе илтергә булган.

Куян кызын күтәргән дә Доктор Айболитка киткән, Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.

Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. «Балаларны чиратсыз карыйм мин»,— дигән Доктор Айболит. Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа болай дигән:

— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,— дигән.

Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

 

Кем нәрсә ярата?

(Татар халык әкияте)

Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» дип бәхәсләшәләр икән.

—        Иң тәмле сый,— сөт,— ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.

—        Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.

—        Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

—        Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — Ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән әле — һаман килешә алганнары юк, ди.

 

Елак әтәч

Батулла

Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

—        Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.]

Әтәч һаман елый:

—        И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

—        Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. |

—        Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.

—        Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык,—

дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.

Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорам Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый ал массың.

 

Җиләккә барганда

Җәвад Тәрҗеманов

Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай[1] урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр...»

Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...»

Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә киттек хәзер үк!» — дип кычкырган.

Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз,— дигәннәр.— Әйдә, син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр».

Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.

Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Ьауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам...» Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына...

Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.

 

Кыз һәм икмәк

Балалар матбугатыннан

Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән. Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.

Шулвакыт бөтен өйне дер селкетеп, тәрәзә янына Трактор килеп туктаган:

—        Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе, биек булып үсте, башаклар алтын-сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен Гөлназга мин бик ачулы! — дигән.

Аның артыннан Комбайн килеп кергән:

—        Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны! Мин юкка гына ашлыкны урдым, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым,— дип ачуланган.

Өй янына тырылдап Йөк машинасы якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:

—        Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем, бик үпкәләдем. Без шофер белән ару-талуны белмичә ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!

Тәрәзә артында шакылдаган, гүләгән, шыгырдаган тавышлар килгән, өй дер селкенгән. Канатларын әйләндереп, Тегермән ашыгып килеп туктаган.

—        Монда ничек шауламаска, ачуланмаска! Мин бер файда-сызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да!

Мич тә капкачларын шалтыраткан:

—        Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем,— дигән.

Әбисе, аңа шелтәле карап:

—        Күрдеңме, кызым, сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр, тырышканнар,— дигән.

Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:

—        Әби, миңа аш ашарга ипи бирче,— дип пышылдаган. Ашны ипи белән ялт итеп ашап та бетергән. Аннан соң ишегалдына чыккан. Трактор йөртүчегә, шоферга, тегермәнгә, комбайнчыга һәм әбисенә:

—        Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! — дигән.

 

Сания инде зур үсте...

Госман Бакир

(Өзек )

Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма»,—ди. Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга. «Кайчан дәү үсәрмен икән, кайчан өстәл өстендәге әйберләрне күрә алырмын икән?» — ди торгандыр инде ул.

Кайчакта Сания әнисе белән күрше кибеткә керә. Кибеттән чыкканда әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. «Әни, мин дәү үстем инде, сумканы үзем күтәрим, миңа бир!» — ди ул. Кая әле аңа сумка күтәрергә! Ул үзе дә сумка хәтле генә диярлек! Шулай да әнисе: «Әйдә, алайса, икәү күтәреп барыйк!» — ди. Сумканы икәү күтәрәләр. Билгеле инде, ул әле сумканы күтәреп бара алмый, тик әнисе күтәргән сумкага асылынып кына бара. Урамдагы кешеләр, моны күреп:

— Ай-яй, нинди зур үскән бу кыз! Әнисенә ничек булыша! — дигән шикелле елмаеп калалар.

 

Бәби әйтә

Мирсәй Әмир

Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр, җырларлар, белгән шигырьләрен сөйләрләр. Ә соңыннан чыршыга эленгән бүләкләрне алырлар. Әй кызык булыр!

Айгөл, шуларны уйлап, кычкырып көлеп җибәрде. Зур бүлмәнең бер почмагында торган тәгәрмәчле карават өстендә кечкенә бәбиләре йоклап ята иде. Айгөл кычкырып көлгән тавышка бәби уянды. Әнисе әйтте Айгөлгә:

—        Айгөл, кызым, тавышланмыйча гына бәбине селкет әле, тагын әзрәк йокласын. Минем эшем бар.

Айгөл тәгәрмәчле караватны бер — алга, бер артка йөртә башлады. Ә бәби йокламый. Әллә йокысы туйган, әллә Айгөл селкетә белми. Бәби нәрсәдер әйтергә тырышкан кебек, мыгыр-мыгыр килә. Ул арада кычкырып та җибәрде:

—        Үә, үә!

Бәби шулай кычкыргач, Айгөл әнисенә әйтте:

—        Әни, бәби әйтә, әни, ал! — ди.

Әнисе бәбине кулына алды. Әнисе кулына кергәч, бәби тешсез авызы белән кызык итеп көлде. Нәрсәдер әйткән төсле әйтте:

—        Анна... Илл!..

—        Яңа ел шул, улым, Яңа ел! — диде әнисе.

Айгөл аптырап китте. Ул бәбине сөйләшә алмый дип белә иде.

—        Әни,— диде ул,— бәби «Яңа ел» дип әйтә беләмени? Сөйләшә белми бит ул.

—        Нигә белмәсен, белә.

—        Бәбичә сөйләшә белгән кеше дә буламы? — дип сорады Айгөл.

—        Зур кешеләр бәби белән сөйләшә беләләр. Менә син дә, бәбине яратсаң, аның белән сөйләшергә өйрәнерсең,— диде әнисе Айгөлгә.

 

Карлар ява

Зиннур Хөснияр

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар:

—        Ай-яй, нинди матур булды!

—        Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

—        Әйдә, әйдә!

Балалар кардан ак аю һәм Кар бабай сыны ясап куйдылар. Ал арның шатлыгы тагы да арта:

—        Кулына таяк тоттырыйк!

—        Күзенә күмер куйыйк!

—        Борын да ясыйк! Борыны кып-кызыл булсын!

Балалар шулай эшләделәр дә. Берсе өйдән кишер алып чыкты. Шуннан Кар бабайга борын ясап куйдылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.

Зилә бакчага бара

—        Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк!

Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән.

—        Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе.

—        Үз кызым, үз кызым! — диде әтисе. Зилә күнегүләр ясарга кереште:

—    Бер, ике, өч, бер, ике, өч.

Миңа керә көч,

Миндә була көч.

Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа ә песи карап тора.

Песи, песи, пескәем,

Уеннан һич туймыйсың,

Ник битеңне юмыйсың?

Тычканнарың күрерләр

Һәм үзеңнән көләрләр...

Песи бик тә оялды, кулына сабын алды. Зилә урамга чыкты, күреп алды чыпчыкны, үзенә дәште кошчыкны. Чыпчык канат җилпеде, аннары телгә килде:

—    Хәерле иртә, хәерле иртә,

Зилә бакчага китә.

Бары ялкау Акбай гына

һаман да черем итә.

Акбай моны ишетте һәм шартларга җитеште. Зилә аны оялтты:

Бакчага кәҗә кергән,

Кәбестәне кимергән.

Ишетмәгән, күрмәгән:

Акбай йоклап симергән.

Кызарынды, бүртенде, Акбайга кыен булды, һау-һаулап кәҗә куды.

Зилә бакчага китә, аны әтисе илтә. Зилә җәяүләп бара-ерак түгел ич ара.

—        Бер атлыйсы... ике, өч, дүрт, биш...

Инде юлның яртысы, әнә бакча капкасы, тәрбияче апасы Килеп җитә ул бик тиз:

—        Бер, ике, өч, дүрт, биш.

—        Исәнмесез! — ди Зилә. Тәрбияче апа елмаеп килә. Әтисе китеп бара, Зилә бакчада кала.

Ә бакчада — бәбиләр, бик күп, бик күп тәтиләр.

 

Яңа чана

Рәисә Ишморатова

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:

—        Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.

Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:

—        Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.

—        Ярар,— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» —дип шатландылар. Раилә горурланып шуды да шуды чанада. Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.

—        Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле,— диде ул. Кыз аңа кулын гына селтәде:

—        Кит, кит, бирмим, йә ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып китте. Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч:

—        Ул чанасын кызгана, саран, саран,— дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.

 

Рөстәм

Дәрҗия Аппаковадан

Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә. Алмалары: «Мине ал, мине ал!»; конфетлары: «Кулыңны суз! Ах,тәмле без, ах тәмле!»; карбызлары: «Ал-кызыл без! Ал-кызыл! Кап авызыңа, эрербез»,— диешә сыман, алдыбызда кызыктырып яталар.

Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карады ул. Аннан әбисенә карады.

Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса салды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы аның алдына конфет, бер телем карбыз куйды.

Улым үзен бик әдәпле тотты. Ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады.

 

 



[1] Һәркем үз улының яки кызының исемен әйтеп сөйли (автор искәрмәсе ).