Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гамил Афзал – шагыйрь, Фасил Әхмәтов – композитор, Флора Әхмәтова-Урманче – фольклорчы Download as iCal file
Шимбә, 23 Май 2020Караулар : 9459

Гамил Гыймазетдин улы Афзалов – күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре.

Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында крестьян гаиләсендә туган.

Мәктәптә укыганда ул әдәбият түгәрәгенә йөри, Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда "Магнитогорск" исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган "Баку эшчесе" газетасында басылып чыга.

1940-1949 елларда Магниторскидагы Металлургия комбинатының механика цехында слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшләсә дә, шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра. 1949 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә, 1954 елда икенче группа инвалидлык ала.

1958 елдан Гамил СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954-1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-терелүе өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый.

Озак та үтми аның балалар өчен язган бер цикл шигырьләре республика конкурсында премия ала.

Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да крыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Илленче-алтмышынчы елларда Гамил Афзал күбрәк юмор-сатира жанрына игътибарын юнәлтә, җитмешенче еллардан башлап аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган күп санлы хикәяләре белән дә таныла. Шагыйрьнең "Дөнья матур, дөнья киң", "Татарстан таңнары", "Гөлмәрьям", "Газинур", "Әлли-бәлли", "Очрашу" һәм башка күп шигырьләре, музыкага салынып, профессиональ һәм үзешчән җырчылар тарафыннан даими җырланып киләләр.

1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

 

Фасил Әхмәт улы Әхмәтов – күренекле композитор.

Ф. Әхмәтов 1935 елның 23 маенда Татарстанның Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туа. Аларның гаиләсе башта Тулбай авылына, аннары Саба урман хуҗалыгы поселогына күченә, Фасил кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә.

1952 елда Ф.Әхмәтов Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта теория һәм композиция классына да йөри башлый.

1957-1962 елларда Ф.Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең теоретик композиция бүлегендә профессор А.С.Леман классында укый. Консерваторияне тәмамлагач, ул – Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор. Аннары консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. 1975 елда аны Татарстан китап нәшриятына музыка редакторы итеп чакыралар.

Ф.Әхмәтнең халык арасында таныла башлавы аның консерваториядә укыган елларына туры килә. Бер-бер артлы радиодан, эстрададан аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, бөтен дөньяга мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла.

Алга таба да Ф.Әхмәтов камера музыкасы өстендә күп, нәтиҗәле һәм уңышлы эшли.

Композитор төрле уен кораллары өчен музыка язып, үзен төп эшкә – симфоник музыка иҗат итүгә әзерли. Һәм, күп тә үтми, үзен бу жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Ф.Әхмәтов, Россиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Композитор бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр иҗат итә.

1988 елда Ф.Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Татар музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен, Ф.Әхмәтовка РСФСР һәм ТРның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Ф.Әхмәтов 1998 елның 6 сентябрендә вафат була.

 

Флора Әхмәтова-Урманче – фольклорчы.

Флора ханым Әхмәтова 1935 елда ерак Себернең Тубыл районына керүче Күкрәнде авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Себердә Әхмәтовлар гаиләсе булачак академик Диләрә Тумашева белән аралашып яши. Шушы хәл Флораның Казанга укырга килүендә хәлиткеч роль уйный. Кандидатлык дисертациясе яклагач, Ф.Әхмәтова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында халык иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә башлый. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган 12 томлык “Татар халык иҗаты” җыелмасында ул “Дастаннар” һәм “Бәетләр” томнары белән катнашты. Халык эпосы буенча соңрак та ике җитди тыентык әзерләп бастырды. Ул уннан артык китап, 300гә якын фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы. Атаклы рәссам Бакый Урманченың җәмәгате буларак, Флора ханымга сәнгать дөньясы да якыннан таныш. Флора тәрҗемәче һәм текстолог буларак та актив эш алып бара. Ул, иске әлифбадан хәзергегә күчереп, “Дәүре галәме”н һәм “Тәрҗемәи хәл”не (Рәшит казый Ибраһим), “Идегәй”не (Нигъмәт Хәким) матбугатта чыгарды.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home