Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Илдар Әхмәдиев – рәссам, Айрат Фазылҗанов – сәнгать остасы Download as iCal file
Җомга, 22 Май 2020Караулар : 13824

Илдар Каюм улы Әхмәдиев – татар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Илдар Әхмәдиев 1935 елның 22 маенда Казанда туган. Казан сәнгать училещесын тәмамлый, аннары соң армиягә китә. Тын океан флотында хезмәт итеп кайткач, «Азат хатын» журналында рәссам, китап нәшриятында сәнгать мөхәррире була, РСФСР Сәнгать фондының татар бүлегендә эшли. 1971 елда Рәссамнар берлегенә кабул ителә, ә 1980 елда берлекнең идарә әгъзасы булып сайлана.

Илдар Әхмәдиевнең Тукайга багышланган картинасы оригиналь һәм шагыйрәнә эшләнгән: Тукай шигъриятендәге күп төрле мотивлар арасыннан ул татар хатын-кызының авыр язмышы темасын сайлаган.

Илдар Әхмәдиев 2011 елның 14 гыйнварында Казанда вафат була.

 

Айрат Мансур улы Фазылҗанов – күренекле сәнгать остасы.

Айрат Фазылҗанов Мансур һәм Сәйдә Фазылҗановлар гаиләсендә 1974 елның 22 маенда Чита шәһәрендә туган. Әтисе хәрби кеше булганлыктан бу гаиләгә күп урыннарга күчеп йөрергә туры килә. 1974-1991 елларда алар Магадан өлкәсендә яшиләр, аннан соң Благовещенск шәһәренә киләләр. Айратка урта белем алганчы күп мәктәпләрдә укырга туры килә. Кечкенәдән биюгә омтылышы һәм сәләте ачыла. Әмма аның биюләре гади бию түгел, пластик хәрәкәтләрдән тора — ул аларны үзе үк эзләп таба, иҗат итә. Бала вакытыннан бию түгәрәкләренә йөрү аның сәләтен киңәйтә, тирәнәйтә. Бигрәк тә Благовещенсктагы «Мы» үрнәк ансамблендә, Казанга кайткач Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар җитәкчелегендә шөгыльләнү аның осталыгын камилләштерүгә уңай йогынты ясый.

Айратның сабый һәм бала чагы, бигрәк тә җәйге чорларда Яңгул һәм Орда үтә, ул Балтач төбәген үзенең туган җире дип саный. Шушында әби-бабайлары йогынтысында татар теле, татар гореф-гадәтләре мохитына керә.

Казанда медицина институтында укыганда да, терапевт белгечлеге алып эшли башлагач та биюләр иҗат итүне, бию белән шөгыльләнүне ташламый. Аның таланты ачыла, киңәя, ул төрле конкурсларда катнаша башлый. 1977 елда татар студентларының Идел буе конкурсында Гран-при яулый, Самарада «Студенческая весна» Бөтенроссия конкурсында лауреат, Сочида «Надежды Европы» Халыкара конкурсында дипломант була. Шушында аның биюләрен күреп сокланган атаклы Мәхмүд Эсамбаев Айратны үзенең дәвамчысы итү максаты белән үз янында шөгыльләнергә чакыра. Табиблык эшен дә ташларга теләмәгән Айрат бу тәкъдимне кабул итә алмый, әмма останың фатыйхасын һәм биюләрдән аерылмаска дигән киңәшен күңеленең иң тирән җиренә салып куя.

А. Фазылҗанов үзе иҗат иткән биюләр белән төрле концертларда бөтен Русия буенча һәм чит илләрдә чыгышлар ясый, белгечләрнең иң югары бәясен ала. Ул иҗат иткән «Изге кош», «Тере сын», «Ялгыз өрәк», «Мөселман» һәм башка күп пластик биюләр ялгыз башкаручы театры буларак кабул ителә — бу исә аның балачак хыялы. Бер үк вакытта табиб буларак ул биюләрне кешеләрне дәвалауда куллану хыялы белән яши, теләге медицина фәнендә яңа юнәлеш — данстерапиягә нигез салу.

Бүгенге көндә А. Фазылҗанов Казан шәһәрендә яши, сәнгать һәм медицина белән шөгыльләнә. 2004 ел аның иҗатында яңа җиңүләр елы булды. Ул Русия кубогында соло номинациясендә һәм Бөтендөнья бию конвенциясе уздырган Аурупа кубогында бию-шоу номинациясендә җиңү яулады, Саранск шәһәрендә узган заман биюе фестивалендә «Мөселман» биюен башкарып Мордовия Республикасы Дәүләт Советы призына лаек булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home