Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Галия Кайбицкая – җырчы Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 21 Май 2020Караулар : 13039

Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая – танылган җырчы, Татарстанның халык артисты.

Галия Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек (Уральск) шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе М. Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре аның тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный.

1923 елда ул Казан театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. Тирән белемгә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. Ул елларда татар театр мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Мирхәйдәр Фәйзи, Х. Әбҗәлилов, Ф. Ильская, Г. Болгарская һ.б. белән аралашу Г. Кайбицкаяның иҗади яктан үсүенә зур йогынты ясый.

1934 елда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, 1939 елда ул әле яңа гына ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә, татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән кешеләрнең берсе була.

1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г. Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне, (мәсәлән, «Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наемщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, Галиябануны шул исемдәге операда, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара.

Рус һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне башкаруы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита, «Патша кәләше»ндә Марфа, «Кар кызы»нда Кар кызы) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли. Сирәк очрый торган табигый сәләте, яңгыравыклы ягымлы тавышы белән Г.Кайбицкая башкару осталыгының зур биеклекләрен яулый, тыңлаучылар арасында киң таныла.

Г. Кайбицкая 1993 елның 16 маенда вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home