Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Наил Сәхибуллин – галим, Марсель Галиев – шагыйрь Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 08 Октябрь 2020Караулар : 14153

Наил Габдулла улы Сәхибуллин – татар галиме, астрофизик, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе мөдире, профессор, КДУның астрономия кафедрасы җитәкчесе[1].

Ул 1940 елның 8 октябрендә туа.

 

Марсель Галиев – татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда армиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.

Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home