Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Идрис Туктаров — язучысы. Download as iCal file
Friday, 02 October 2020Hits : 14544
Идрис Ильяс улы Туктаров — татар язучысы.
Ул 1896 елның 2 октябрендә Башкортстандагы Благовар районы Булышлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Күп тә үтми, бөтен гаиләсе белән Уралдагы Кучкар алтын приискаларына күченеп киләләләр. Идрискә ун яшь тулгач, ул да приискада кара эшче булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул Кучкардагы өч сыйныфлы рус мәктәбендә, аннары, Уфага барып, дүрт сыйныфлы училищеда укый, аны тәмамлагач, Кучкарга кайтып, приискадагы хезмәтен дәвам иттерә. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми: шул ук елның көзендә аны патша армиясенә алалар. 1917 елның февралендә патша төшерелгәч, ул, фронтны ташлап, яңадан Кучкарга кайта һәм китапханәдә эшли. 1919-1920 елга хәтле аны, Колчакка каршы агитация алып баруда гаепләп, кызыл партизаннар азат иткәнче, Чиләбе төрмәсенә ябып куялар. 1920-1922 елларда Идрис Туктаров үз ирке белән Кызыл Армиягә языла, ак бандаларга каршы көрәшә, 1923-1924 елларда Чиләбе шәһәрендә китапханә һәм клуб мөдире, аннары Свердловск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасы һәм «Шәпи агай» дигән көлке журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1932-1936 елларда Идрис Туктар Казан дәүләт педагогика институтында белем ала, аннары төрле җирләрдә укыта, газеталарда корректор,тәрҗемәче булып эшли, китапханәләрдә китапханәче һәм мөдир вазифаларын башкара. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Идрис Туктар 1924 елда яза башлый. Башта төрле жанрларда көчен сынап карый, ахырда шигърияткә күңелен куя. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Аның эшчеләр тормышы, патша армиясендәге солдат хезмәте һәм гражданнар сугышы эпизодлары гәүдәләндергән “Бала туды”, “Чикерткә”, “Тоткын скрипкәче”, “Үлем эшелоны”, “Партизаннар”, һ.б. хикәяләре сюжетларының җыйнак һәм тормышчан булуы белән истә кала. 1930 елда әдип үзенең беренче күләмле әсәрен – “Сиксән беренче штольня” повестен тәмамлый. Ә инде сугыштан соңгы елларда Идрис Туктар күбрәк балалар әдәбияты өлкәсендә активлык күрсәтә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, нәсер һәм әкиятләре тупланган дистәгә якын җыентыгы басылып чыга. Шулай ук күп кенә рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Язучы 1982 елның 20 октябрендә 87 яшендә Яшел Үзән шәһәрендә вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home