Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Фатих Кәрим - шагыйрь, Диләрә Зөбәерова – язучы, журналист Download as iCal file
Thursday, 09 January 2020Hits : 18276

Фатих Кәрим – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь.

 

Диләрә Зөбәерова –  язучы, журналист.

Татарстанның Актаныш районы Күтәмәле авылында туып үсеп, 1952 елда Казан педагогика институтының татар филолгиясе бүлеген кызыл диплом белән тәмамлаган Диләрә Гази кызы Зөбәерова үзенең бөтен аңлы гомерен татар журналистикасына һәм әдәбиятына хезмәт итүгә багышлаган романтик җанлы каләм остасы иде. Нәшрият, район һәм республика газеталары редакцияләрендә беренче журналистлык чыныгуы алганнан соң, ул егерме өч елга якын (1962–1985) «Азат хатын» (хәз. «Сөембикә») журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде, һәрчак юлда, кешеләр арасында булу, киң хәбәрдарлык аңа журналистлык эшендә һәм әдәби иҗаты өчен бай тормыш материалы тупларга мөмкинлек бирде. Аның әдәби иҗат мирасы – хикәяләре, нәсерләре, очерклары, «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, «Халкым хаклы» (1990) дигән җыентыгына кергән публицистик язмалары үз заманы чынбарлыгын, бигрәк тә яшьләр тормышын оптимистик, романтик рухта гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле иде.

Диләрә Зөбәерова 2000 елда вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home