Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Зөлфәт Хәким – җырчы, композитор, драматург Download as iCal file
Tuesday, 11 August 2020Hits : 14691

Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов – татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе.

1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, соңыннан Казан химия-технология институтында читтән торып укый.

1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.

Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” (1991), “Чын ярату” (1991), “Котлы булсын туегыз!” (1991), “Гонорар” (1994) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның 1995-1996 елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.

Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” (1995-1996) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” (1995) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак” (1994), “Зәхмәт”(1994), “Үтермә” (1996), “Килә ява, килә ява” (1997), “Мин төш күрдем” (2001), “Чапты атым Казанга” (2002) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.

Зөлфәт Хәким – тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home