Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Алмаз Монасыйпов – композитор Download as iCal file
Шимбә, 11 Июль 2020Караулар : 13658

Алмаз Закир улы Монасыйпов – татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Ул 1925 елның 11 июлендә Казанда туа. Башта ул музыка мәктәбендә, аннары училищеда (Р.Л.Поляковның виолончел классында) укый. 1943 елда ул фронтка китә. Сугыштан соң Алмаз Монасыйпов Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Аны ул профессор А. Броунның виолончел классы буенча, А. С. Леманның композиция классы буенча, укып тәмамлый. Уку елларында ул скрипка өчен романс һәм җырлар яза.1959 елдан ул М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижер, 1964 елда аспирантура тәмамлап, консерваториядә композиия классы укытучысы булып эшли. 1972 елдан композитор Мәскәүдә яши.

Алмаз Монасыйпов – музыканың күп кенә жанрларында иҗат итүче композитор. Ул – җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы. Әмма аның иҗатында төп урынны симфоник әсәрләр алып тора. Алмаз Монасыйпов 1963 елда Беренче симфониясен яза. Икенчесендә – Муса Җәлил симфониясендә (ми минор, 1968) – ул шагыйрьнең батырлыгын һәм трагик язмышын сурәтли. 1974 елда ул 3 симфония яза, 1980 елда 4 симфониясенең премьерасын күрсәтә.

Җитди һәм җиңел музыканы бергә бәйләп, яңача яңгырата белүе – композитор иҗатында әһәмиятле алымнарының берсе. Моның иң ачык мисалы – аның “Тукай аһәңнәре” дигән әсәре. Композитор үзе әлеге циклын вокал-симфоник поэма дип билгели.

Композиторның һәрбер симфоник әсәре аның заман турындагы тирән уйланулары нәтиҗәсе. Хәзерге музыкаль техник алымнардан ул үзенең темасына яраклыларын сайлап ала белә. Ул үзен нык дулкынландырган, шул ук вакытта һәркемнең күңелен борчыган яки сөендергән темаларга яза.

Композиторның һәр яңа әсәре – үзе башлаган зур теманың дәвамы булып аңлашыла һәм бу дәвам һәрвакыт югарырак баскычка күтәрелеп иҗат ителүе белән характерлы.

Алмаз Монасыйпов 2008 елның 23 июлендә вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home