Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әхмәт Галиәкбәров – артист, Римма Ибраһимова – җырчы Download as iCal file
Чәршәмбе, 10 Июнь 2020Караулар : 13214

Әхмәт Галиәкбәров – күренекле татар артисты.

Әхмәт Галиәкбәров 1915 елда туа. Сәхнә эшчәнлеген ул 1930 елда туган шәһәре Томскта үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп башлап җибәрә. 1939 елда, армия хезмәтеннән соң, Ташкент татар дәүләт драма театрында актер булып эшли башлый. Театр ябылгач, 1940 елда Мамадыш драма театрына килә. Аннан фронтка китә һәм 1945 елның декабрендә генә әйләнеп кайта. “Алтын йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Әхмәт Галиәкбәров Буа театрында эшли, төп рольләрне башкара. 1949 елда ул Әлмәт театрына күчә һәм 1971 елга хәтле шунда эшли. Төп рольләрне башкару өстенә бик матур итеп җырлау сәләте аңа музыкаль әсәрләрдә дә уйнарга мөмкинлек бирә. Әхмәт Галиәкбәров иҗат иткән образларның саны 52 гә җитә. “Ул кайтты”да Тимербулат, “Бөдрә тал”да Барый, “Рамай”да Рамай, “Тальян гармун”да Илдар, “Аршин мал алан”да Әскәр, “Урланган бәхет”тә Алексей Бабич, “Яшь йөрәкләр”дә Хәйретдин, “Зәңгәр шәл”дә Ишан – ул башкарган рольләрнең кайберләре генә. Әхмәт Галиәкбәров Әлмәт театрының авыр, күчмә эш шартларында төптән җигелеп тартучы иҗат көчләренең берсе була.

 

Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова – татар җырчысы, Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы.

Ул 1950 елның 15 июлендә Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Әнисе оста гармунчы, әтисе моңлы тавышлы җырчы була. Римма балачактан ук җыр-моң дәрьясында булып, күңеленә татарлар моңын сеңдереп үсә. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәренә килә, эшкә урнаша, мәшһүр Сара Садыйкова М.Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Остазының киңәше белән булачак җырчы Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Ул Римманы Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Монда ике ел укып кайткач атаклы җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында укый. Аны 1983 елда тәмамлый һәм озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Римма Ибраһимованың халкыбыз иҗатын тирән белүе, халык көйләрен һәм композиторларыбызның әсәрләрен үзенчәлекле кабатланмас тавышы белән җан җылысын кушып башкаруы, югары сәхнә культурасы татарларның тирән ихтирамын казанды. Аны Татарстанда гына түгел, БДБ илләрендә, Польша, Финляндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз итеп, яратып, алкышлап каршы алалар.

Римма Ибраһимова даими эзләнүчән, иҗади эшләүче сәнгатькәр. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде.

1998 елдан лаеклы ялда булса да ул сәхнәдән аерылмый. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы буларак яшь талантларны үстерүгә үз өлешен кертә. Туган ягы, андагы үзешчән сәнгать коллективлары белән дә якын элемтәдә яши.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1982 елда Татарстанның атказанган артисткасы, 1985 елда исә Татарстанның халык артисткасы исеме бирелде.

Бүгенге көндә Римма Ибраһимованың улы Фәрит Таишев татар эстрадасында ышанычлы адымнар белән килә.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home