Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Мәхәммәт Садри – шагыйрь, Миркасыйм Госманов – язучы Download as iCal file
Sunday, 31 May 2020Hits : 13270

Мәхәммәт Садри – татар шагыйре.

Ул 1913 елның 31 маенда Казанда туа. Кече яшьтән ятим калып, әүвәл - әбисендә, аннары балалар йортында тәрбияләнә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, заводта слесарь булып эшли. Мәскәүдә театр институтында югары белем ала. Шуннан соң Татарстан Министрлар Советының Сәнгать эшләре идарәсендә фәнни эш белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач, башта – Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, аннары “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.

М. Садри ФЗӨ мәктәбендә укыган елларда яза башлый. Беренче шигъри җыентыгы 1932 елда дөнья күрә. Хәзерге вакытта аның ике дистәгә якын җыентыгы бар. 50гә якын шигыренә күренекле композиторлар көй язган.

Шагыйрь очерклар, аерым язучылар иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре дә язды, рус һәм тугандаш халыклар әдәбияты вәкилләренең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итте.

Мөхәммәт Садри 1999 елда вафат булды.

 

Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов (1934 елның 31 мае, Кытай — 2010 елның 11 октябре, Казан) — күренекле татар язучысы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим.

Миркасыйм Госманов 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзянь провинциясе Или өлкәсендәге Голҗа (Кульджа) шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның бабалары чыгышлары белән Казан арты төбәгеннән булганнар.

Миркасыйм башта Голҗа шәһәренең Татар мәдәни-агарту оешмасы карамагындагы сигезьеллык татар мәктәбендә дүрт сыйныфлы башлангыч белем ала, аннары рус мәктәбендә укый.

1955 елны Госмановлар гаиләсе СССРга кайта - башта Казакстанның Талды Курган өлкәсендәге Сары Үзәк совхозында яшиләр, аннары шул ук өлкәдәге Кирово бистәсенә күчәләр.

1958-1963 елларда М. Госманов Казан дәүләт университетының башта татар филологиясе бүлегендә, аннары, өченче курстан башлап, тарих бүлегендә укый һәм шунда ук СССР тарихы кафедрасында эшкә кала. Башта гади укытучы булып эшләсә, 1983 елдан - кафедра мөдире, 1985 елдан - университет проректоры итеп билгеләнә. Тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала (1979).

Аның беренче әдәби язмалары студент елларында ук матбугатта күренә башлый. 1962 елда М. Госманов тәрҗемәсендә Чыңгыз Айтматовның "Җәмилә" повесте басылып чыга. Шул ук елларда, үсмер чагындагы истәлекләренә таянып, ул Тянь-Шань тауларының үзенчәлекле табигате, киек-җәнлекләре, аучылык хезмәте турында балалар өчен аҗаралы хикәяләр циклын яза ("Киек сукмакларында", 1966).

Җитмешенче еллардан башлап язучы-галим, укучы яшьләр арасында тарих фәнен киңрәк пропагандалау максаты белән, фәнни-популяр жанрга мөрәҗәгать итеп, "Серле балбал", "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" исемле китапларын бастыра.

1963 елдан башлап ул борынгы кулъязмаларны җыю буенча илнең төрле почмакларына археографик экспедицияләр оештыра башлый һәм әлеге хезмәт 1983 елда "Каурый каләм эзеннән" исеме белән басылып чыга.

Аның иҗат эшчәнлегендәге тагы бер тармак - татар әдәбиятының, гомумән, мәдәнияты һәм иҗтимагый фикер үсешенең үткәндәге тарихын өйрәнү. Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша: шагыйрь Акмулла, татар шагыйре Кол Гали һәм Габделрәхим Утыз-Имәни әл-Болгари әсәрләре басмасының редакторы була.

Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Галим 2010 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды. Миркасыйм Госманов белән хушлашу 12 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үтте. Ул Казанның Иске татар зиратында җирләнде.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home