Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ибраһим Нуруллин – язучы, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Download as iCal file
Шимбә, 18 Апрель 2020Караулар : 13776

Ибраһим Зинатулла улы Нуруллин язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме.

Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Парау авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Малыклы районында җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс (хәзерге Димитровоград) урта мәктәбенең сигез классын тәмамлаганнан соң, 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый.

1941 елның октябрендә үз теләге белән армиягә китә. 1942 елның ноябрендә, Әстерхан шәһәрен саклау өчен барган сугышларның берсендә, ул каты яралана һәм хәрби хезмәттән бөтендәй азат ителеп, туган авылына кайта. Берникадәр вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары яңадан Казанга килеп Казан университетының татар филологиясе кафедрасында эшли башлый. Гади ассистенттан алып профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, фәнни хезмәтләре белән дә күпләргә таныш.

И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: "Ана тойгылары", "Рәхмәтулла абзый", "Кунакта" һ.б. Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый. "Тукайның әдәби пародияләре" (1948), "Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре" (1953), "Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты" (1955) кебек мәкаләләре, шулай ук Фәтих Әмирхан, Шәриф Камал иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән илленче елларда ул үзен әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда галим татар әдәбиятында иҗат методлары һәм әдәби юнәлешләр, критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре турында теоретик гомумиләштерүләргә бай булган монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китабын бастырып чыгара ("XX йөз башы татар әдәбияты", "Әдәбият теориясе" һ.б.) Әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендә актив эшләү белән бергә, илленче еллардан башлап И.Нуруллин әдәби әсәрләр язуга игътибарын көйчәйтә. Ул балалар өчен бер төркем хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый.

"Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен И. Нуруллинга 1982 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Ул 1995 елның 1 июлендә Казанда вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home