Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Айрат Арсланов – артист, Зидә Садыйкова – тел белгече, Бикә Рәхимова – шагыйрә Download as iCal file
Җомга, 10 Апрель 2020Караулар : 13629

Айрат Гәрәй улы Арсланов – артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татарстан филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була.

 

Зидә Рәшит кызы Садыйкова – тел белгече.

Ул Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туып үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетында (1954-1960) укыганда ук, ул туган илебезнең тарихы, җирле сөйләшләре белән кызыксына башлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшкә калдырыла. Татар сөйләшләре таралган төбәкләрдә 45 ел буе күптөрле экспедицияләрдә була, фәннәр кандидаты (1986) дигән дәрәҗәгә ирешә.

Бер-бер артлы “Ырымбур татарлары сөйләшләре”, 1985; “Татар телендә зоонимик лексика”,1994; “Татар телендә йорт-каралты һәм хуҗалык инвентарьлары атамалары”,2003 (барысы да рус телендә) кебек әһәмиятле фәнни монографияләр, күпсанлы мәкаләләр бастырып чыгара.

Зидә Рәшит кызы “Татар теленең диалектологик сүзлекләре” (1969,1993), “Урта Идел буе һәм Урал төбәге татар сөйләшләренең атласы” (1989) кебек фундаменталь хезмәтләрдә автордаш буларак катнаша. Зидә ханым – татар тел белеменә лаеклы өлеш керткән галимәләребезнең берсе.

 

Бикә Рәхимова – татар шагыйрәсе.

Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) 1939 елның 10 апрелендә Татарстанның Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа. Башта ул Кичүдә укый, аннан Түбән Әлкидә урта белем ала, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, элеккеге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында, ә 1968 елдан Бикә Рәхимова гаиләсе белән Әлмәттә яши, нефтьчеләрнең фәнни китапханәсендә эшли. 1973 елда Казанга әйләнеп кайткач, шагыйрә сигез ел рус телле мәктәптә татар балаларына татар теле укыта, соңыннан уналты ел буе Татарстан китап нәшриятында башта — кече мөхәррир, аннан мөхәррир вазифаларын башкара.

Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре — шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»). Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.

Бикә Рәхимова элеккеге СССР халыклары әдәбияты үрнәкләреннән тыш байтак кына төрек язучыларының (Җәләлетдин Руми, Юныс Әмрә, Мәхмәт Акиф Эрсой, Омәр Сәйфетдин, Ниһял Атсыз һ.б.) әсәрләрен тәрҗемә итеп матбугатта чыгара. Шагыйрә әле студентлык елларында ук беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың әсәрләрен тәүге мәртәбә китап итеп төзеп дөньяга чыгаручыларның берсе була.

Б.Рәхимованың шигырьләренә композиторлар А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Ф.Галиева, Ф.Шәрифуллин, И.Байтирәк, М.Сөнгәтуллин, Г.Сафина һ.б. тарафыннан көйләр языла.

Шагыйрә публицистика өлкәсендә эшли, мәкаләләрендә тормышыбызның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрә, ул шулай ук каләмдәшләре, сәнгатькәрләр иҗатына да бик игътибарлы. С.Хәким, Г.Афзал, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Т.Әйди, Ф.Зөлкарнәй, Ф.Сафин, Э.Шәрифуллина, З.Мансуров, Ф.Бәйрәмова, рәссам Б.Урманче, композитор Ш.Шәрифуллин, Татарстанның халык артисты М.Сөнгәтуллин һ.б. турындагы мәкаләләре шул хакта сөйли. Ул балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар иҗат итә.

Шагыйрә актив иҗат тормышы белән яши. Ул укучылар белән очрашуларга теләп йөри, «Татарстан», «Яңа гасыр» радио һәм телевидение тапшыруларында да Бикә Рәхимова чыгышларын еш ишетергә мөмкин. Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, Б.Рәхимова — 1991 елдан (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home