Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Кәшшаф Әмиров – драматург, Фәридә Шакирова – журналист Download as iCal file
Сишәмбе, 07 Апрель 2020Караулар : 13852

Кәшшаф Әмиров (тулы исеме Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров) – татар драматургы.

Кәшшаф Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында туа; үсмер чагы, мәктәп еллары Үзбәкстанда уза. Сугыш алдыннан Бохара укытучылар институтында укый. 1940—1945 елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Ташкентта юридик курсларны тәмамлаганнан соң, Таҗикстанда тикшерү органнарында хезмәт итә, төрле җитәкче эшләрдә эшли.

1960 елда Кәшшаф Әмиров Татарстанга кайта һәм беркадәр вакыт Азнакай Мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективын җитәкли, аннары Лениногорск шәһәренә килеп төпләнә һәм җитәкче урыннарда эшли.

Кәшшаф Әмиров — дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның барысы да диярлек профессиональ һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар. Нефтьчеләргә багышланган "Шөгер моңнары", милиция хезмәткәрләренең тормышын яктырткан "Хөкем алдыннан" пьессалары Республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Драматургның "Гаделлек җиңә", "Вөҗдан әмере", "Упкын", "Кодалар", "Туй алдыннан", кебек пьесалары Татарстан театрларында гына түгел, Үзбәкстан һәм Оренбург халык театрларында да куела. Авторның "Зөлфия" пьесасы аеруча уңыш казана — ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган һәм совет халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне заманча яктырткан бу әсәр, рус теленә тәрҗемә ителеп", "Театр" журналында да басылып чыга (1983, №5). Бу пьеса 1983 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала.

Кәшшаф Әмиров 1985 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

Фәридә Шакирова – татар журналисты.

1942 елның 7 апрелендә Бөрбаш авылында ишле гаиләдә туа, бик яшьли әтисез кала. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң дүрт ел колхозда эшли — хисапчы, плугарь була. 1960 елда Урал ягына чыгып китә. Металл кою заводының мартен мичен ремонтлауда, торба коюда һәм башка шуның ише авыр хезмәтләрдә була. Шундый шартларда кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала. 1964 елда туган ягына кайта һәм Бөрбаш авыл клубы мөдире булып эшли башлый. Шушы елда Арчада чыга торган «Коммунизмга» газетасында аның беренче шигырьләр бәйләме басылып чыга. Балачактан ук күңелендә булган әдәби иҗатка омтылыш аны 1969 елда Кукмара район газетасына әдәби хезмәткәр итеп китерә. 1970 елда ул вакытта Балтач район газетасы редакторы булып эшләгән шагыйрь Дифгат Сирай Фәридәне үзе янына эшкә чакыра. Егерме ел дәвамында «Хезмәт» газетасының хатлар бүлеге мөдире, аннан соң җаваплы секретаре булып эшли.

Шушы чорда аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, юморескалары, уйлануларын чагылдырган публицистик язмалары «Ватаным Татарстан», «Идел», «Чаян» һәм башка басмаларда дөнья күрә, шигырьләре коллектив җыентыкта нәшер ителә. Ф. Шакирова, инде өлгереп җиткән иҗатчы буларак, хикәя, повесть кебек зур күләмле чәчмә әсәрләр иҗат итүгә алына. Тормышны тирәннән, төпкеленнән белүе, кешеләрне яратуы аңа зур уңышлар китерә — әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның әсәрләрендә гыйбрәтле кеше язмышлары, нечкә психологик кичерешләр белән үрелеп барып, йөгерек матур тел белән, мавыгып укый торган итеп сурәтләнә, гыйбрәт һәм сабак алырга өнди. Әнә шундый әсәрләре 2002 елда «Күңел ярларында ак дулкын» исеме белән аерым китап булып басылып чыкты.

1974 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала.

Ф. Шакирова озак еллар район архив бүлеген җитәкләде, киң җәмәгать эше алып барды. Ул — район хатын-кызлар хәрәкәтенең әйдәп баручыларыннан берсе. Киң җәмәгать эшчәнлеге өчен 1996 елда «Районның хезмәт батыры» исеменә лаек булды. Шул ук елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

Ф.Шакирова бүгенге көндә лаеклы ялда, актив иҗат белән яши.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home