|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Еллап карау |
Айлап карау |
Атналап карау |
Бүген |
Эзләү |
Сайланган айга күчү |
|
|
Нәүрүз бәйрәме |
|
|
|
Җомга, 20 Март 2020 | Караулар : 18020 |
|
Нәүрүз. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килгән. Әлеге төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Безнең ата-бабаларыбыз, төрки халык буларак, әлбәттә, Нәүрүзне белгәннәрдер. Һәрхәлдә, Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага – 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар – шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укп, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да күзәтелгән, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча таләп иткәннәр: Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз, Нәүрүз, мөбарәкбад. |
Артка
|