Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Бакый Урманче - татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, Гыйлем Камай - химик Download as iCal file
Якшәмбе, 23 Февраль 2020Караулар : 10257

Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Бакый Урманче 1897нче елның 23нче февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914нче елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-20нче елларада Казандагы художество училищесында укый. 1920нче елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926-1941нче елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре). 1941-1958нче елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшеп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958нче елда Казанга кайта. 1990нчы елда вафат.

 

 

Гыйлем Хәйри улы Камай — танылган татар галиме, күренекле химик.

Гыйлем Камай 1901 елның 23 февралендә Казан губернасының (хәзер Татарстан Республикасының) Тәтеш шәһәрендә йөк төяүче гаиләсендә туа. Гыйлемгә 9 яшь булганда әтисе үлә һәм аңа төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. 1916-1920 елларда Татар укытучылар мәктәбендә укый, җәй көннәре пристаньдә эшли. 1920 елда Кызыл Армиягә алына. 1922 елда, Армия сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Томск университетына укырга керә. 1926 елда аны тәмамлый, ә аннары Казанга кайтып, Казан дәүләт университетында аспирантурада укый. Шул вакыттан алып, Г.Х.Камайның бөтен тормышы фәнгә хезмәт итүгә, химия кадрлары хәзерләүгә һәм актив җәмәгать эшенә багышлана. Г.Х.Камай зур фән юлы үтә. Профессор А.Е.Арбузов җитәкчелегендә фосфорның органик кушылмалары химиясе өлкәсендә тикшеренүләрдән башлап, ул тиз вакыт эчендә мышьяклы органик кушылмалар өлкәсендә оригинал фәнни юнәлешкә нигез сала һәм аны үстерә. Г.Х.Камай хөкүмәтнең мөһим заданиеләрен үтәүче галимнәр коллективына күп еллар буена уңышлы җитәкчелек итә. Ул үзенең тикшеренүләре белән Бөек Ватан сугышында дошманны җиңү эшенә шактый зур өлеш кертә. Г.Х.Камай – 400гә якын хезмәтнең һәм иллеләп ачыш таныклыкларының авторы. Ул 7 доктор, 40 фән кандидаты һәм йөзләрчә инженер-химиклар әзерли. Г.Х.Камай, күренекле галим һәм педагог булу белән бергә, фәндә күренекле оештыручы һәм республикада танылган җәмәгать эшлеклесе дә була. 1931 елда ул, татарлардан беренче булып, Казан дәүләт университетының химия профессоры исемен ала. 1935-1937 елларда ул – Казан университеты ректоры, 1930-1931 һәм 1944-1945 елларда Казан химия-технология институты директоры урынбасары, 1945-1952 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында гыйльми сәркатип. Г.Х.Камай республиканың фәнни үзәкләрен үстерүгә һәм ныгытуга күп энергия һәм көч куя. Ул – КХТИ һәм СССР ФАнең Казан филиалын оештыручыларның берсе. Г.Х.Камай – фәнни белемнәрне ялкынлы пропагандалаучы, яшьләрне яратып тәрбияләүче. Галимгә СССР Дәүләт бүләге бирелә, ул ике тапкыр Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Г.Х.Камай 1970 елның 17 мартында вафат була.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home