Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Фәнис Яруллин - шагыйрь, язучы, драматург Download as iCal file
Sunday, 09 February 2020Hits : 13471

Фәнис Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы) — татар шагыйре, язучы һәм драматург.

Ул, мәҗбүри гаскәри хезмәттә чагында фаҗигагә очрап, гомергә аяклары йөрмәс хәлдә калган авыр язмышлы шәхес. Ләкин, үзенең фаҗигый хәленнән күңелен төшермичә, бөтен ихтыярый көчен җигеп, тормышта үз урынын үҗәтләнеп эзләгән һәм аны тапкан бәхетле кеше дә. 1963 елда экстернат тәртибендә имтиханнар биреп, әүвәл урта белем, соңрак читтән торып укып, югары белем алуга ирешә. Иң мөһиме – күңеле төбендә яшеренеп яткан иҗади сәләт һәм омтылышларын максатчыл рәвештә үстерә барып, дөньяви хезмәтнең дә иң четереклесен – кешене гомере буена борчулы, тынгысыз тормышка дучар итә торганын – язучылык эшен сайлый. Ни хикмәт, бу юлда да Ф.Яруллин үзен сынатмый, табигатенә хас үҗәтлек белән үр артыннан үрләрне яулый бара. Бүген халкыбызга танылган абруйлы каләм иясе, дистәләгән повесть һәм хикәяләр, йөзләгән шигырь һәм поэмалар, балладалар, театр сәхнәләрендә уңыш казанган пьесалар авторы.
Фәнис Яруллин – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home