Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Рәшит Ягъфәров – фольклорчы-галим Download as iCal file
Thursday, 06 February 2020Hits : 13067

Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров – фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче.

Рәшит Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының таралган Күчтәнти Баш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем алган егет, 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.

1973 елда Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1995 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Галим дә иде, зыялы да иде.

 

Р.Ягъфәров "Шигърият чишмәләре", "Татар халкының уен кораллары" дигән гыйльми монографияләр, "Балалар фольклоры", "Татар халык уеннары, "Уеннар" кебек егермеләп фольклор җыентыклар, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы.

 

2008 елның 26 августында Казанда вафат була.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home