Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Заһит Хәбибуллин – композитор, Ибраһим Абдуллин – язучы Download as iCal file
Җомга, 20 Сентябрь 2019Караулар : 13268

Заһит Хәбибуллин – татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар музыка сәнгатенә нигез салучы композиторларның берсе.

Ул 1910 елның 20 сентябрендә Орск шәһәрендә туа. 9 яшьтә ятим кала, шундагы балалар йортында тәрбияләнә. Музыка белән дә шунда таныша. Солтан Габәши киңәше белән, скрипка классы буенча 1927 елда Казан музыка училещесына укый башлый. Биредә музыка техникумының скрипка классында укый. Соңрак Мәскәү консерваториясе каршындагы Татарстанопера студиясендә белем алуын дәвам итә. Муса Җәлил белән бергә “Сагыну” җырын яза. Соңрак “Язгы җилләр” һәм “Раушан” балетларын иҗат итә.

Композиторның 50 еллардагы иҗаты республика театрлары белән бәйле. Ул җыр жанрында да актив эшли. Аның олылар өчен язган “Батыр егеткә” (Ә.Ерикәй сүзләре), “Сайра син,тургай” (Г.Насрый сүзләре), “Бормалы су” (Нәкый Исәнбәт сүзләре), “Баулылар” (Нури Арсланов сүзләре), “Яшьлек җыры” (Шәйхи Маннур сүзләре), “Казах дустыма” (Сибгат Хәким сүзләре), балаларга багышланган “Ана белән бала”, “Пионерлар маршы”, “Яшел чыршы”, “Туган илебез” һ.б. шундый җырлары аеруча киң таныла.

Аның «Сагыну», «Гөлләрем», «Бормалы су», «Казан кызы», «Казах дустыма», «Яшьләр вальсы», «Шинель» һәм башка күп җырларында заман яңгырашы ишетелә, халыкның уйлары, кичерешләре чагыла.

Заһит Хәбибуллин 1983 елда вафат була.

 

Ибраһим Әхмәт улы Абдуллин (1920 елның 20 сентябре – 2005 елның 9 июле) – татар-башкорт язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар һәм башкорт телләрендә иҗат иткән.

Ул Шаран районының Зирекле авылында туып үсә. 1957 елда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945—1952 елларда «Совет Башкортостаны» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1946 елда аның «Ул Уралдан иде» дип аталган тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң аның бер-бер артлы проза китаплары басыла башлый. Зур күләмле әсәрләреннән «Хуш, Рим». «Тол хатыннар еламый», «Кош юлыннан барам» дигән романнары укучыларның сөюен яулады. Бу китаплар рус телендә дә басылып чыкты.

Драматургия өлкәсенә килгәндә, аның «Тиле яшьлек», «Их, Өфе кызлары», «Яратам, яратам», «Җыр булып кайтырмын», «Айсылуның айлы кичләре», «Төшләр озын булмый», «Күңелләргә пәрдә кормагыз» дигән пьесалары Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләр театрларында сәхнәләштерелеп, озак еллар репертуардан төшмәде.

Әдипнең шигырьләренә язылган «Үз ягыма кайтсам», «Агыйделдә боз китә», «Яратам, яратам», «Баҗалар», «Зөлфия» һәм башка бик күп исемдәге җырлар әле булса эфирда яңгырый һәм җырчылар репертуарына кертелә.

Ибраһим Абдуллин 2005 елның 9 июлендә 85 яшендә вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home