Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Фиринат Халиков – рәссам Download as iCal file
Wednesday, 28 August 2019Hits : 13057

Фиринат Халиков – татар рәссамы.

Ул 1957 елның 28 августында Донецк шәһәрендә туган. Әтисе Габделхәй Халиков Шода авылыныкы, әнисе Фирдәвес — Кунырдан. Фиринатка бер яшь тулганда Халиковлар гаиләсе Шодага кайтып урнаша. Әмма тормыш көйсезлекләре аларны кабат урыннан кузгалырга мәҗбүр итә — алар Киров өлкәсенең Лазаревка авылына килеп урнашалар. Фиринат 1972 елда шушында сигез сыйныф тәмамлый һәм Мари АССРның Нартас авылындагы академик В.П.Мочалов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә аны тәмамлап агроном белгечлеге ала.

Кечкенәдән үк һәвәскәр рәссам булган әтисеннән рәсем сәнгатенә мәхәббәт алган Фиринат техникумда укыганда Мәскәүдәге Надежда Крупская исемендәге читтән торып укый торган сәнгать университетына укырга керә, әмма анда ике ел гына укып өлгерә — аны армия сафларына алалар.

1979 елда армиядән кайту белән Киров шәһәрендәге сәнгать училищәсына укырга керә. 1982 елда училищены тәмамлый һәм Киров шәһәренең 3-урта мәктәбендә рәсем, сызым дәресләре укыта. Шушы чорда актив иҗат эше белән шөгыльләнә. 1989 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә, яшь рәссамнар берләшмәсенең актив әгъзасы була, зона, союз, халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Ф.Халиков 1992-1996 елларда сәнгать академигы Харис Якупов җитәкчелегендәге иң югары квалификацияле рәссамнар хәзерләү мәктәбен (аспирантура) үтә. Шушы чорда татар халкы тарихы, Казан тарихы белән якыннан кызыксына, археолог А.Халиков, архитектура академигы С.Айдаров, архитектура докторы Н.Халитов һ.б. белгечләр белән таныша һәм иҗади хезмәттәшлек итә башлый. Бу аның иҗатына яңа милли импульс бирә. Моңа кадәр пейзажлар, шәһәр күренешләре сурәтләү белән шөгыльләнгән рәссамдә татар халкы, аерым алганда Казан шәһәре тарихын рәсемдә сурәтләү хыялы уяна. Рәссам еллар дәвамында шуңа багышланган тарихи документларны эзли, өйрәнә.

Рәссам Фиринат Халиковның бүгенге иҗаты тулысынча шушы мәңгелек тарихи темага багышлана. Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәлеше, Казан метросының «Тукай» һәм «Кремль» станцияләренең бизәлеше эскизларын эшли. Ул Казан шәһәренең туграсын иҗат итүдә катнашты. Фиринат Халиков Казан тарихына багышланган алты серияле телефильмның куючы рәссамы. Бу документаль нәфис фильмда ул үзе дә татар бәге ролен башкарды.

Фиринат Халиковның рәсемнәре Казан, Мәскәү, Петербург һәм башка күп шәһәрләрдә, Алмания, Польша, АКШ, Төркия кебек илләрдә булган зур күргәзмәләрдә күрсәтелде.

Рәссам бүген иҗатының гөрләп чәчәк аткан чорында. Аның Казан шәһәренә багышланган тарихи картиналары 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home