Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Газиз Кашапов – татар язучы, Харрас Әюпов – шагыйрь Download as iCal file
Чәршәмбе, 21 Август 2019Караулар : 13294

Газиз Кашапов, тулы исеме Газизҗан Салих улы Кашапов – татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1983 елдан).

Ул 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында туган. Кечкенәдән әти-әнисез калган Газиз үзенең әбисе тәрбиясендә үсә. 1957 елда ул туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елның көзендә Совет Армиясенә алынып, башта курсант, соңыннан гаскәри частьтә механик булып хезмәт итә, хәрби училище тәмамлый. 1971 елның февраленә кадәр кадровый хезмәттә. 1969 елда хезмәт вазыйфаларын үтәгән чакта алган җәрәхәтләрдән каты авырып китеп, бик озак госпитальдә дәвалана һәм ахырда хәрби эштән китәргә мәҗбүр була.

1973 елда Газиз Кашапов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974—1982 еллар арасында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулвр редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үз хәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре булып эшли.

Газиз Кашапов иҗат эшен хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Ләкин Газиз Кашаповны өметле яшь прозаик итеп таныткан беренче әсәр – «Сәмум җиле» повесте. Авторның «Солдат иртә ир була», «Җир җылысы» исемле повестьлары һәм «Язмышыңа ышан» дигән романы да телгә алырга лаеклы.

Язучы 1991 елның 30 августында вафат була.

 

Харрас Гыйльмегали улы Әюпов – мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Түрештәге башлангыч мәктәпне һәм шул ук районның Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 1964 — 1969 елларда Казан Дәүләт Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1969—1972 елларда Мөслимдә чыга торган район газетасында әдәби хезмәткәр була. 1972 елның апреленнән алып 1983 елның декабренә кадәр ул «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1983 елның декабреннән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе редакторы.

Үзенең беренче шигырен Xаррас Әюпов җиденче класста укыганда яза. Бер елдан шигырьләре белән район газетасында катнаша башлый. Университет елларында исә аның шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 1980–1985 елларда Татарстан китап нәшриятында «Ышаныч», «Кояшлы яңгыр», «Каен балкышы» исемле шигырь китаплары басылып чыкты.

1982 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home