Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Наип Лаисов – галим, Мулланур Вахитов – сәясәт эшлеклесе Download as iCal file
Шимбә, 10 Август 2019Караулар : 6349

Наип Хәбибназар улы Лаисов – күренекле татар галиме, филолог, әдәби тәнкыйтьче.

Ул 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары, күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1950-1954 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый. 1954 елның көзеннән 1957 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957-1962 елларда Наип Лаисов — Алабуга педагогика студенты. Институтның рус-татар филологиясе бүлеген тәмамлаганнан соң, аны рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда ул 1967 елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли.

1967-1970 елларда Наип Лаисов Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, аны уңышлы тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Алабуга педагогика институтындагы эшенә кайта: рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, доцент, филология факультетында декан урынбасары (1971-1974) һәм декан (1974-1980) вазыйфаларын башкара. 1980 елның сентябрендә ул институтның укыту эшләре буенча проректоры итеп билгеләнә. Наил Лаисов язучы буларак әдәбият белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган “Лирика Тукая (вопросы метода и жанра)” исемле монографиясе (1976) һәм Мөхәммәт Мәһдиев, Ф.Ганиевлар белән берлектә язган “Әдәбият теориясе” дәреслек китабы (1979) матбугатта уңай бәя алды. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Наил Лаисовны күбрәк шигърият проблемалары кызыксындыра. Аның Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгәт Хәким, Ринат Харис, Марс Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклылар.

 

Мулланур Вахитов – күренекле татар сәясәт эшлеклесе.

Ул Казанда 1885 елның 10 августында туа. Рус югары уку йортларында белем ала, инкыйлаб рухлы яшьләр белән аралашып, сәяси ышанычсыз дип бәяләнә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши. Петербургта укыганда рус матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Мулланур Вахитов, татарлар арасында югары белемле техник инженерларның берсе булып, 1915 елдан Казанда эшли башлый. 1917 елның маенда беренче татар сәяси милли партиясен — «Мөселман социалистлар комитеты»н оештыра, 1917 елның июнендә аның басма органы булган «Кызыл байрак» газетасын чыгара башлый.

1918 елның 17 гыйнварында ул Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты рәисе итеп билгеләнә.

Мулланур Вахитов ак чехлар тарафыннан атып үтерелә.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home