Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Миргазиз Укмаси – драматург, Роза Хәлиуллина – шагыйрә Download as iCal file
Җомга, 14 Июнь 2019Караулар : 5945

Миргазиз Каюм улы Укмаси (чын фамилиясе Зәбиров) – татар драматургы.

Ул 1884 елның 14 июнендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Мамадыш өязендәге Иләбәр, Сатыш авыллары мәдрәсәләрендә укый. Соңыннан, Казанга килеп, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә урнаша. Каюм Насыйрины күрү бәхетенә ирешә, мәдрәсәдә Фатих Әмирхан, З.Бәшириләр белән аралаша. 1908 елга кадәр шунда укып, бер үк вакытта һөнәр мәктәбенә дә йөреп, столярлык эшенә өйрәнә. Аннары төрле урыннарда мөгаллимлек итә, халык арасында эшли, сугышка алына. Инкыйлабтан соң кабат балалар укыта башлый, туган авылында мулла булып тора. 1931 елда М.тУкмаси, советка каршы эшчәнлектә гаепләнеп, гаепсезгә кулга алына һәм сигез елга сөргенгә хөкем ителә.

М. Укмасиның яза башлавы 1903 елга туры килә. 1904 елда аның беренче шигырләрь җыентыгы басыла. 1906 елда “Хатирә, яки Дусларыма сүзләрем” китабы, бер елдан "Алданма кызыл алмага” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Поэзиядә ул Тукай шигъри мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче буларак таныла.

Педагогик тәҗрибәсенә таянып, балалар өчен “Алтын таҗ” (1912, 1915) дигән китап бастыра.

Матбугатта әдәбият-тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый.

М. Укмасиның “Наместник урыны өчен көрәш” исемле пьеса язуы мәгълүм. Әлеге әсәр 1917 елда “Сәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.

Төрмәдән азат ителгәч, әдәбият дөньясында ул кабат 1945 елда яңа шигырьләре белән күренеп ала. 1945 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1946 елның көзендә Казанда вафат була.

 

Роза Хәлиуллина – шагыйрә.

Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Татарстанның Актаныш районы Әҗәкүл авылында туган. Гомуми белем мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать профессионал техник училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор хезмәтендә була, бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый. 1952-1956 елларда Роза Хәлиуллина – медицина училищесы студенткасы. Училищены дәвалаучы-акушер дипломы белән тәмамлап чыккач, ул озак еллар Казанның төрле медиина учреждениеләрендә һәм промышленность предприятиеләрендә эшли, 1966-1969 елларда, төп хезмәтеннән аерылмыйча, Казан медицина институтында укый. 1978 елдан Р.Хәлиуллина – профессиональ язучы хезмәтендә.

Р. Хәлиуллина иҗат эше белән 1960 елда шөгыльләнә башлый. Шул вакыттан алып аның шигырьләре республика балалар газетасы “Яшь ленинчы”да, “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” газеталарында, “Ялкын”, “Азат хатын” (“Сөембикә”), “Казан утлары” журналларында еш басыла. Соңга таба шагыйрәнең аерым әсәрләре күмәк җыентыкларга кертелә (“Беренче карлыгачлар”, 1969; “Беренче адымнар”, 1971, “Кызлар җыры”, 1977), кечкенәләр өчен “Бөрлегәнгә медаль”(1973), “Чүкеч нәни булышчы”(1977) кебек мөстәкыйль китаплар булып та чыга. Болар – шагыйрәнең эзләнү, үсү юлындагы беренче тәҗрибәләре.

70нче елларның икенче яртысыннан балап, Роза Хәлиуллина иҗат эше белән аеруча җитди шөгыльләнә. Бу елларда ул “Каенана” исемле поэмасын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Алар соңыннан, 1980 елда, “Агыйдел – аккош иле” исемле җыентыкка тупланып, укучылар хөкеменә тәкъдим ителәләр.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home