Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әнәс Кари – язучы, Мәрзия Фәйзулина – балалар язучысы Download as iCal file
Сишәмбе, 11 Июнь 2019Караулар : 13692

Әнәс Кари – татар язучысы, шагыйрь.

Ул 1925 елның 11 июнендә Азнакай районының Уразай авылында туа. Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәрендә укытучылар институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң башта – Арча педагогика училищесында, аннары Питрәч районына керә торган Янсуар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул елларда аның республика газета-журналларында педагогик-методик темаларга кагылышлы мәкаләләре басыла.

Ул әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Аның “Балаларга бүләк”, “Гөлбакча”, “Күңелле ял”, “Дуслык”, “Беренче адымнар” дигән китапларын балалар яратып укый. 1990 елда шагыйрьнең “Тамчы тамганда” исемле җыентыгы басылды.

Язучы 1954 елда вафат.

 

Мәрзия Низам кызы Фәйзулина (Тәрҗемәнова) – балалар язучысы, шагыйрә.

Ул 1930 елның 11 июнендә Татарстанның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946-1956 елларда Казанда төрле оешмаларда – халык судында сәркатип, милиция бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. 50нче елларда яза башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы – “Салават күпере” дигән китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956-1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М. Фәйзуллинаның иҗаты күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер атлы "Чәчәкләр сәгате", "Ике йөрәк", "Зур дулкыннар", "Гөлнар мәктәпкә бара" дигән шигырь китаплары дөнья күрә.

1958-1964 елларда М. Фәйзуллина читтән торып М.Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укый һәм диплом эше итеп “Балалар өчен шигырләрь” кулъязмасын тәкъдим итә. Шагыйрьнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963-1965 еллар арасында М.Фәйзуллинаның Детгиз, “Малыш” нәшриятларында рус телендә “Цветочные часы”, “Стихи”, “Пропала кошка” исемле өч китабы басылып чыга.

Мәрзия Фәйзуллина – татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрьнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home