Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Әбрар Сәгыйди – шагыйрь, драматург Download as iCal file
Saturday, 13 April 2019Hits : 14005

Әбрар Закир улы Сәгыйди – мәшһүр татар шагыйре, драматург.

Әбрар Сәгыйди 1895 елның 13 апрелендә Татарстанның Апас районы Кече Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. Казанда “Мәрҗания” мәдрәсәсен һәм мөгаллимнәр әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучылык эшен башлап җибәрә.

Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: 1913 елдан башлап “Кояш”, “Тормыш”, “Йолдыз”, “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” кебек ул заманның абруйлы газета-журналлары битләрендә романтик рухта язылган шигырьләрен, поэмаларын бастыра. 1916-1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”, “Ирек азаны” исеме белән ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1922-1924 елларда Ә. Сәгыйди Буа төбәгенең Килдураз авылында мулла булып тора, аннан авыл мәктәпләрендә, мәгариф оешмаларында эшли. Иҗатта да активлык күрсәтә. (Кайбер мәгълүматларга караганда, аның әдәби мирасында кулъязма хәлендә ике дистәдән артык пьесасы саклана.) “Сәхра кызы”, “Кызыл тау” пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела.

Әбрар Сәгыйди, үпкәсенә салкын тидереп, кырык дүрт яше тулар-тулмас вафат була.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home