Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Кәбир Бәкер — драматург, Әнәс Тумашев — рәссам Download as iCal file
Дүшәмбе, 25 Февраль 2019Караулар : 13129

Кәбир Бәкер — мәшһүр татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе.

Кәбир Бәкер хәзерге Оренбург өлкәсенә керә торган Түбән Әҗүрки авылында казак сословиясендәге татар гаиләсендә 1885 елның 25 февралендә туа. Шунлыктан ул үз әсәрләрен “Казак” псевдонимы куеп бастыра. Кәбир Бәкер Казанда 1907-1908 елларда Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ. б. белән бергә “Әлислах” газетасында эшли. Татар телендә яхшы белем ала, көнчыгыш телләрен камил үзләштерә. Кәбир Бәкернең Казанда берничә әдәби китабы басыла. 1918 елда ул Ташкент шәһәрендә Совет хөкүмәте урнаштыруда актив катнаша. 1917 елда “Олуг Төркестан” исемле татар газетасы чыгара. 1920 елларның беренче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара.[1] 1924 еллар тирәсендә кулга алына, ә иреккә чыккач, яңадан Ташкентка килә. 1930 елларда, Сталин диктатурасы илдә демократияне бөтенләй юкка чыгаргач, Кәбир Бәкер Ташкәнттән Самарага кайтып урнаша, икътисадчы булып эшли. 1944 елда Самарада вафат була.

 

Әнәс Ибраһим улы Тумашев — татар рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Рәссам 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. Казан сәнгать училищесын тәмамлый, соңарак шунда ук укыта. 1947 елда Әнәс Тумашев И Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына укырга керә. 1953 елда, институтны тәмамланып һәм Татарстанга әйләнеп кайтып, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрының рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 1975–1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.

Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата ("Петр I Болгарда", "Бөек Болгар базары", "XX гасыр Казаны" һ.б.).

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home