Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әхсән Баян - шагыйрь, драматург Download as iCal file
Якшәмбе, 08 Декабрь 2019Караулар : 12832

Әхсән Баян (тулы исеме Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) - татар әдибе, шагыйрь, драматург.

Әхсән Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туган. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947–1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе хезмәтендә була. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамлаганнан бирле Әхсән Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли. 1956–1962 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта хәбәрче, соңыннан әдәбият–сәнгать бүлеге мөдире, 1962–1966 елларда «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, 1977–1981 елларда исә шул ук журналның баш редакторы урынбасары вазифаларын башкара.

Әхсән Баянов шигырьләре республика матбугатында 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда «Диңгез шавы» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул шигъри әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Аның күп санлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырләре, балладалары, «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират»(1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнәмә» (1969), «Һәйкәл» (1970), «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары бүгенге татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.

Әхсән Баян проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Нигездә сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Яшьлегемне эзлим» (1966), «Дүрт монолог» (1968), «Тау ягы повесте» (1972), «Төлке тоту кыен түгел» (1975), «Тавыш – табигать бүләге» (1977), «Аязучан болытлы һава» (1978), «Аргы яр» (1979) повестьлары һәм «Ут һәм су» (1971), «Таш китап» (1981) романнары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Әдипнең «Күзләре нинди иде» һәм «Һәйкәл» исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә куелды, ә «Тау ягы повесте» буенча телевидение өчен өч серияле нәфис фильм дә эшләнде.

Әхсән Баян әдәби иҗат эшен җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп бара. Ул 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Шулай ук озак еллар «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахы редколлегияләренең әгъзасы булып торды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home